Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Мәхәллә мәчетләребездә булган хыляфлы дини мәсъәләләр



قوله تعالى: "يا أيها الذين آمنوا أطيعوا الله وأطيعوا الرسول وأولي الأمر منكم"

Аллах Тәгалә әйтә: “Әй иман китергән бәндәләр! Аллахка, Пәйгамбәргә һәм сездән өстен булган кешеләргә итагать кылыгыз”. (Ниса:59). Галимнәр әйттеләр: бу аятьта أولى الأمر дигән кешеләргә фәкыйхларны-мөҗтәһидларны кертәләр. Димәк, аларга итәгать итү, алар артыннан иярү вәҗиб буладыр[3].

  Шулай ук хәдистә дә тәклиднен әһәммияте искә тешерелгән: “Минем артымнан иярегез, сездән килгән кешеләр сезнен артыгыздан иярерләр”[4]. Ибн Хәҗәр әл-Гәскаләни үз китабында “Фәтх әл-Бәри” бу хадисне китергәч әйтте: “Хадис шундый мәгьнә белән килә: Сез миннән шәрият хөкемнәрен өйрәнегез, сездән килгән кешеләр сездән өйрәнерләр һәм шулай дәвам ителер”.

Чыннан да безнен кебек гади мөселманнарга берәр имамны сайлап, анын фәтвалары белән яшәү бары тик зур хәергә әйләнә. Безнен очракта Имам Әгъзамны Әбү Хәнифә мәзһәбен сайлау һәм анын белән бару бик уңайлы булыр.

Әдәм баласы мәзһәб белән яшәмәсә, ул үз шәһвәтьләр артыннан ияреп туры юлдан чыгырга мөмкин. Бетен мәзхәбләрдән җиңел хөкемнәрне сайлап ул үз диненә бары тик зарар гына китерә. Диндә җиңеллек тә, авырлык та бар, һәм сабыр итүче, динне камил рәвешендә тотучы бу дөнъяда да ахыйрәттә дә савабын ала.

Ахырдан, барча әйтелгән сүзләрдән соң нинди нәтиҗәгә килдек? Чыннан да мәзһәб – меселманнын тормышында бик мөһим нәрсә, һәм аны инкарь итүче – безгә хәтле килгән галимнәрнең, сәләф ас-салих юлыннан чыгуны аңлата, дингә бидәгать керту дип санала. Хәзерге вакытта иң атаклы Сирия галимы Рамазан әл-Буты әйтте: “Мәзхәбләрне кире кагу – шәригатькә зыян китерүче бидәгать.

 

Мәхәллә мәчетләребездә булган хыляфлы дини мәсъәләләр

Бүгенге көндә без үзебезнең мәхәллә мәчетләребездә кайбер хыляфлы, бәхәсле мәсъәләләрне очратып, аларны хәл итү мөмкинчелекләрен өзлибез. Безнен җирдә гасырлар дәвамында Әбү Хәнифә мәзхәбе кулланылган. Һәр бер фикхый мәзхәб аерым хас урында урнашып андагы булган халыкның тору шартларын, гореф-гадәтләрен, төрле-төрле факторларны игътибарга алып уңайлы хөкемнәр китергән. Шулай, Малики мәзхәбе зур Магрибта (ягъни Африка дәүләтләрендә), шәфи’и мәзхәб Мисрда, Шәмдә, Малай архипилагында, ә Ханбали мәзхәб Сәгуд гарәбстанында урнашкан. Хәнәфи мәзхәб күбесенчә Азия җирләрендә урнашып, андагы халыкка уңайлы хөкемнәр китереп, аларнын үзенчәлекләрен искә алып - кабул ителүенә лаеклы булды.

   Безнен бабайларыбыз Хәнәфи мәзхәбне кабул иткәч, бер юлдан атлагач төрле-төрле хыляфлыктан, бәхәслектән имин булганнар. Шунын белән дөнъяны алып барганнар, ахыйрәт өчен дә гамәл кылганнар.

Кызганычка каршы, хазерге вакытта мәчеттә элекке булган тынычлык, берюллык селкенә башлаган. Намаз укый башлагач кемдер кулларын еш күтәрә, әйтерсең намаз бары тик кул күтәрүдән генә тора. Кемдер колакларны саңгыраулатып, чиркәүдәге кебек “Әмин” сүзен бөтен тавышка акыра. Кемдер, атка атланган кебек аякларын сузып, ун һәм сул якта булган күршесен үз урыннарыннан кузгалта...

Чыннан да, бу гамәлләр наданлыктан чыккан, һәм алар калган кешеләрнен йөрәкләренә шик кертергә мөмкиннәр. Моңардан инша Аллах имин булыр өчен, һәм, гомүмән, безнен мәзхәбнең тугрылыгын күрсәтер өчен кайбер хыляфлы мәсъәләргә Көръән белән Хәдискә таянып анализ бирергә телим.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.