Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





бү Хәнифәнең шәкертләре



2.8.Әбү Хәнифәнең шәкертләре

 

Әбү Хәнифәнең иң танылган шәкертләре:

Әбү Йосыф Якуб ибне Ибраһим әл-Күфи

Мәхаммәд әш-Шәйбани

Әбу Хузәйл Зөфәр

Габдуллаһ ибне Мөбарәк әл-Мәрзави

Хәсән ибне Зияд әл-Лүэлүи

 

 

2.9.Әбу Хәнифә хезмәтләре

әл-Фикһе әкбәр

Мөснәд Әбү Хәнифә

Китаб әл-Галим вәл-Мөтәгаллим

әл-Әсл

2.10. Имам Шәфигый хәзрәтләре

 

 

Һөнәре  имам, ислам галиме

Туу датасы    767 ел (һ. 150)

Туу җире Газзә, Фәлистыйн

Үлем датасы  820 ел (һ. 204)

 

 

Әбү Габдуллаһ Мөхәммәт ибне Идрис әш-Шәфигый (гарәп) 767—820) — Исламдагы дүрт сөнни мәзһәбнең берсенә нигез салучы, бөек ислам галиме.

 

2.11.Тормыш юлы

 

Мөхәммәт ибне Идрис әш-Шәфигый томышы буенча корәешләр (Исламга нигез салучы Мөхәммәт пәйгамбәр дә шушы ыругтан чыга) ыругыннан була, аның нәсел шәҗәрәсе Мөхәммәт пәйгамбәр шәҗәрәсе белән кисешә. Әш-Шәфигый һиҗри 150 елда, имам Әбу Хәнифә үлгән елны, Фәлистыйндагы Газзә шәһәрендә туа. Кечкенәдән әтисез кала һәм аны әнисе берүзе тәрбияли. Аңа ике яшь тулгач, әнисе белән Мәккәгә күченәләр һәм Хәрам мәчетеннән ерак түгел урнашалар. Мөхәммәд анда белем ала башлый. Җиде яшендә Коръәнне яттан белә. Мәктәптән соң ул Хәрам мәчетендә белем ала башлый. Гарәп теле нечкәлекләрен һәм аның төрле сөйләмнәрен өйрәнүгә игътибар бирә. Бу өлкәдә белем туплагач, фикһ, Коръән һәм Сөннәткә бәйле фәннәрне өйрәнә башлый. 15 яшендә инде Мәккә мөфтие тарафыннан аңа фәтвалар чыгару хокукы бирелә. Мөхәммәд Мәккәдә, аннары Мәдинәдә, Йәмәндә, Гыйракта (Куфә) була. Мәдинәдә ул үзенең иң төп укытучыларының берсен - имам Мәлик ибне Әнәсне очрата һәм аның янында 8 ай тирәсе була. Куфәдә имам Әбу Хәнифәнең укучысы - Мөхәммәд ибне Хәсәннән белем ала. Шулай ук ул Фарсы, Рим һәм башка гарәп булмаган халыклар җирләрендә сәяхәт итә. Аннан соң ике елга Фәлистыйн җирләрендә туктала.

Күп ел сәяхәтләрдән соң, имам Шәфигый Мәдинәгә укытучысы - имам Мәлик янына кайта һәм аның янында 4 ел тора. 179 елда имам Мәлик вафат була.

 

Тиздән Мәдинәгә Йәмәннең башлыгы килә һәм ул имамга үзе белән китәргә тәкъдим итә. Имам әш-Шәфигыйны анда бар да хөрмәт итә, ярата башлыйлар һәм, шул ук вакытта, аның дошманнары да барлыкка киләләр. Милади 805 нче елда алар, имамга яла ягып, аны хәлифәгә каршы фетнәдә гаеплиләр. Мөхәммәд ибне Идрисне җәзалау өчен Багдадка хәлифә Һәрун әр-Рәшид янына җибәрәләр. Ләкин белеменең зур булуы сәбәпле, ул үзен аклый ала, һәм аның өстеннән гаеп алына. Бу вакыйгалардан соң, Мәккәгә кайта (һиҗри 180 ел).

Бервакыттан соң имам әш-Шәфигый, Багдадка барып, бер ай анда белем бирә. Аңардан шулай ук имам Әхмәд ибне Хәнбәл дә белем ала. Аннары Мөхәммәд ибне Идрис, имам әл-Ләйтәдән белем алыр өчен, Мисырга китә. Мисырга һиҗри 198 елда Шәүвәл аенең 27 көнендә килеп җитә. Ул килгәнче имам әл-Ләйтә вафат булган була, ләкин ул аның мәзһәбен укучылары аша өйрәнә алган.

Имам Малик хәзрәтләрендә тәрбия гыйлем алуларына унөч яшьләренә кадәр дәвам итеп аннан соң бераз вакыт Ямән тарафларына китеп, анда бөтен Ямән кешеләренең мәхәббәтен узен җәлеп кылганнардыр.

Моннан соң тагын Гыйрак тарафларына барып анда да камиллеге яхшы сыйфатлары бөтен Гыйрак җиренә таралгандыр. Шул вакыт мәшһүр иҗатчылардан булган (Габдерахман бине Мәһди) хәзрәтлере тарафыннан шәригать ысулларына язылды соралды. Шафигый хәзрәтларе дә моның соралуын кабул итеп “Фәкырлеккә нигез” исемендә унбиш томнан гыйбарәт бер бөек әсәр барлыкка китерделәрдер. Шуңа күрә бу фәнгә бәйленешле иң әүвәл китап язып дөньяга тараткан  Шафигый хәзрәтләре булгандыр. Болардан башка тагын Китабел-Кадим вә Китабел-Хәҗҗәт кебек әсәрләренең саны йөз утызга ирешкәндер.

Шафигый хәзрәтләренең гаклының үткәнлеге Гыйрак кешеләрен хайранга калдырган. Хәзинәи гыйлем булган Шәфигый хәзрәтләренең читен вә авыр мәсьәләләрне хәл чиштермәк өчен һәр көн жиде, сигез йөз кадәр кеше мөрәҗәгать итәрләр иде. Мөрәҗәгать кылган адәмнәрнең кыенлыкларын Ислам шәригатенә муафикъ итеп туры китереп хәл итәргә артык тырышлыкларын сарыф кылырлар иде. Һәр төрле урыннарда булсын, биргән җаваплары бөтен адәмнәрне гаҗәпкә калдырыр иде. Һиҗрәттән 199 елда Мисырга килеп, анда гыйлемнәр тарату белән тырышлыкларын артык сарыф иттеләр. Мәҗлес шәрифләрендә булган адәмнәр Шәфигый хәзрәтләренең сөйләгән сүзләренә ләззәтләнеп сүзнең дәвам вә сузылуын теләрләр иде. Һәр мәсьәләнең асылына төшенеп, хакны батыйльдән ялганнан аеру Шафигый хәзрәтләренә бер гадәт кебек булган иде.Үзенә күп хәдис шәрифләр риваять кылынып һәрбересе галимнәр арасында бик яхшы кабул ителгәннәрдер. Вә һәр вакыт хикмәтле сүзләр белән һәрбер урыны булган әдәмнәрне файдаландырырлар иде. Сөйләгән сүзләрнең һәрбересе җир кагыйдә иде.

Әйттеләр иде “Гыйлем өстәү нәфел намаздан артыктыр. Дөнья вә ахирәтнең бәхетен теләгән адәм гыйлем алуны үзенә юлбашчысы итеп алсын. Галимнәрнең бизәге эшләренә туры килүедер. Күркәм холыклы булган адәмнәр явыз холыклы булганнар белән бергә катышып тора алмаслар. Гакыл иясе-изгелек белән явызлыкны аерып белгән адәмдер. Һич бер вакыт юктыр ки уку-өйрәнү кайгы вә хәсрәтне бөтермәсен. Уку-өйрәнү күңелең иң тирән вә иң нечкә нокталарын уяндырыр. Иң чын дус, шатлык вә куанычны иптәш булгандыр. Ике адәм сөйләп йөрү икейөзлелек галәмәтедер” Бер көн Мәлик Ибне хәзрәтләре, имам Шафигый Рәхмәтуллаһи галәйһигә эндәшеп әйткәндер: Я Шафигый! Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә сиңа гыйлем нурын күндерде аны гөнаһ белән сүндерә күрмәгез”. Әхмәд бине Хәнбәл хәзрәтләре: Шафигый Сәнгадан (Ямәннең башкаласы) Мисырга килгән вакыт галимнәр белән безнең арабызда барлыкка килгән бер кадәр бәхәсле мәсьәләләрне хәл итте дип боерганнардыр. (Әбел-Касим бине Сәлам әйткәндер: “Гомерем өчендә төрле-төрле мәмләкәтләрдә бик күп галим вә яхшы холыклы адәмнәр белән күрештем, ләкин (Шәфигый) кебек акыл иясе вә галим адәмгә очрамадым. Шафигый хәзрәтләренең гыйлем вә гыйрфанына һич бер чик юк иде. Гарәп теленең иң нечкә нокталарына белгеч иде. Шул сәбәптән бөтен галимнәрнең мөрәҗәгать итә торган кешесе булып, җирдәге иң гыйлемне зат дәрәҗәсен алгандыр. Һиҗрәтнең 195 нче елында Багдадка килеп, анда 3 ел кадәр торып 198 нче елда Мәккәи Мөкәррәмгә сәфәр кылганнардыр. Сабый вакытларында мөгаллимнән өйрәнгән дәресләрен бик тиз истә калдырып, мөгаллим булмаган вакытларда үзе белән бергә укый торган балаларга сабакларын өйрәттеләр иде. Шуның өчен дә белемлеге камиллеге аз бер заман эчендә дөньяга җәелмештер. Шафигый хәзрәтләре кичләрдә ян тарыфына ятып һәр даим китап укып вә анда булган мәсьәләләрне тикшерерләр иде. Бик күп мәртәбәләр йокы өчен ятканнан соңра яңадан торып вә шәм яндырып укуда булганнары риваять ителгән.

 

 Мөхәмәд ибне Идрисне Пәйгамбәребез һиҗрәтенең 204 елда Рәҗәб аеның соңгы җомга кичендә бу фәни дөнядан ахирәткә сәфәр кылганнардыр (ягъни пәнҗешәмбедән җомгага булган кичтә) ястүдән соң вафат була. Кайбер шәрифләре Мисыр шәһәрендәдер.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.