Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





бү Хәнифә хәзрәтләре



2.7. Әбү Хәнифә хәзрәтләре

 

Имам Әгъзам Әбү Хәнифә Ногман ибне Сабит ибне Зута әл-Фариси (699—767, һиҗри 80—150) — бөек ислам галиме, фәкыйһ, мөхәддис, 4 сөнни мәзһәбнең берсенә нигез салучы. Әбү Хәнифә табигыйн буыны вәкиле. Гыйракның Күфә шәһәрендә туа һәм белем ала. Аның укытучылары арасында Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) сәхабәләре дә (разый Аллаһу ганһум) була.

Әбү Хәнифә гаиләдә бердән-бер бала була. Аның әтисе тукыма һәм кием сату буенча кибет тоткан сәүдәгәр. Әтисеннән соң ул кибет аңа кала. Инде кечкенәдән үк Әбү Хәнифә Коръәнне яттан өйрәнә, ләкин кибеттә эшләгәнлектән, дәресләрдә һәм мәҗлесләрдә утырырга аның җае булмый. Ул урта буйлы, юкарак гәүдәле, сөйкемле һәм матур йөзле, сөйләме эчтәлекле һәм кызыклы кеше була. Һәрбер эшендә чисталыкны сөя.

Әбү Хәнифә хәзрәтләре һиҗрәтнең 80-нче елында дөньяга килгән. Ул бик галим кеше булу өстенә гыйлеме белән гамәл кыла торган суфи, тәкъва, дөньядан кул селкегән бер кеше булган. Ул вакыт хәлифә булган әл-Мансур моны ишетеп Багдадка чакырган һәм аңа бик зур хөрмәт күрсәткән. Хәлифә әл-Мансур аны казый итеп куймакчы булса да ул кабул итмәгән. Ул күп вакытлар Багдадта калып һиҗрәтнең 150-нче елында Багдадта вафат иткән. Аның үзенә бик ихласлы берничә шәкертләре булып, шулар эчендә иң олуглары Әбү Йосыф вә Мөхәммәд бин әл-Хәсән хәзрәтләредер. Имам Әбү Хәнифәнең мәзһәбен ислам дөньясына таратучы кешеләр күбрәк ошбу затлардыр. Имам Әбү Йосыф Һарун әр-Рәшид заманында булып күп вакытлар аңа казый булып торган.

Әбү Хәнифә Әфганстанның төньягындагы затлы фарсы гаиләсендә, Габдел-Мәлик ибне Мәрван хәлифәлек иткәндә, туа. Аның бабасы исламны Гомәр ибнел-Хәттаб хәлифә булган вакытта кабул итә. Әбү Хәнфәнең әтисе Күфә шәһәрендә ефәк һәм кием-салым белән сәүдә иткән, аның үлеменнән соң, әтисенең эше аңа күчә.

 

  16 яшендә Әбү Хәнифә әтисе белән хаҗ һәм Мәдинәдә Мөхәммәднең (саләллаһу галәйһи вәссәләм) каберен зиярәт кыла. Ул анда Габдуллаһ ибне Харисны (разыйаллаһу ганһу) күрә һәм аңардан хәдисләр ишетә. Шулай ук ул Әнәс ибне Мәлик белән дә очраша.

Әбү Хәнифә гыйлемне туган шәһәрендә - Күфәдә ала. Аның остазлары - күренекле галимнәр - Гата ибне Рабах, Һишам ибне Гурвә, Нәфигъ була. 22 яшеннән мәшһүр Гыйрак галиме - Хәммад ибне Әби Сөләйман әл-Әшгаринең шәкерте була. Ул аңардан 18 ел дәвамында, остазы үлгәнче, белем ала. Ә аннары үзе шунда белем бирә башлый, Күфә һәм Бәсраның иң абруйлы фәкыйһе булып саналган. Аңардан Әбү Йосыф әл-Кади, Мөхәммәд ибне Хәсән, Зөфәр ибне л-Хузәйл, Нух әл-Җәмига кебек күренекле галимнәр белем алганнар.

Әбү Хәнифәне тәкъва (Алладан куркучан), юмарт, аз сөйләүчән, уйга бирелүчән, буш, файдасыз сөйләшүләрдән читләнүчән булган дип сөйлиләр. Ул намазның бер рәкәгатендә Коръәнне укып чыга торган булган.

Гомере буена Әбү Хәнифә җитмеш мәртәбә хаҗ кыла, сәхабәләр һәм тәбигыйннәр белән очраша.

Хәнифә, Хәниф сузенең хатын-кыз җенесенә караганыдыр Гыйрак кешесе теленчә хәзер да кулланылган кара савыты мәгънәсендәдер.

Имам хәзрәтлере һәр вакыт мәшкүр кара савытын узе белән бергә янында йөртуне гадәт иткәнгә моның белән кушамат тагылуына сәбәп булгандыр. Юкка имам хәзрәтләренең Хәнифә исемле кызы булып та шул кызына нисбәт белан Абу Ханифә дип кушамат алды дигән кебек халык арасында мәшһүр булган сүзләр    тулысынча хатадыр.

Чөнки имам хәзрәтләре Хаммад исемендә бер улыннан башка һич баласы булмагандыр.

Имам хәзрәтләре башта сату-алу белән мәшгуль булып бер аз вакыттан соңра гыйлем алу өчен остазлары булган имам Шагъби хәзрәтләренә тапшырылдылар. Бу заттан башлангыч гыйлем алуын бетергәннән соңра (Хаммад бине Сөләйман) исемле олуг бер галимнән унөч ел (шәригать хөкемнарен тулысынча өйрәнгәндер.Бер вакыт имам хәзрәтләре Басра шәһәренә килеп анда булган укымышларның җыелышларында төрле-төрле бәхәсләшүләрдә булдылар. Вә шул вакыт һәркем имам хәзрәтләренең артык зирәклекләренә вә гакылының куәтлелегенә гаҗәпкә калдылар. Имам хәзрәтләренең иҗтиһад тырышлык мәсьәләсендә гадәттән тыш булачакларын белдерткән берникадәр хәдис шәрифләр һәм риваятьлар әйтелгәндер.

Остазлары булган (Хаммад бине Сөләйман) хәзрәтләре вафат булганнан соң да, аның урынына утырачак зат хакында адәмнәр арасында беркадәр каршылыклар төшкән исә дә, ахырда гомум барлык халык җәмәгат тарафыннан имам хәзрәтләре ихтияр сайланган. Имам хәзрәтләре артык зирәк вә камиллек иясе булып ихтирамга лаек бер зат иде. Хәтта Куфада йөргән вакытларында бөтен Куфә кешеләре тарафындан югары дәрәҗәдә ихтирам ителде. Бу дөньядагы галимнәренең галиме тавышлары күкләргә чыга иде.

Мәҗелес шәрифләренә булу белән хермәтле булганнар да, йөзләрендә һәр вакыт шатлык галәмәтләре күренеп, һәр икенче адәмнәр тарафыннан кадер хөрмәт тотуларына — олугъ бер сәбәб булыр иде. Сәхабәләрдән Мөхәммәд пәйгамбарнең замандашы булып, аны күргән кешеләрдән дурт затны куреп кара-каршы сөйләшеп утыруда булганнардыр. Алар исә Куфәдә Әнас ибне Малик вә Габдулла бине Уфи Мәдинаи Мөнавәрәдә Саһл бине Сәгдел бәгиди Мәккәи Мәккәрәмәдә Абел-Фазыл Гамир бине Вәсил Аллаһ Тәгалә алардан разыйлыгы булсын. Имам хәзратларе һәр ел Багдадтан Куфәгә һәр төрлемаллар жибәреп сәүдә итәрләр иде. Вә шул малдан хасил булган файдасын мөхәддисләр вә галимнәрнең хаҗәтләре өчен сарыф итеп күп адәмнәрнең аларның гыйлемнареннан өлеш алуларына сәбәп булганнардыр. Хәттә имам Әбу Йссыф хәзрәтләренең анасы сәүдә итү өчен угылын гьийлем алудан тыярга телаган иде. Шул вакыт фәкать имам хәзрәтләре моңа риза булмый чыгымнарны үзе тарафыннан сарыф итеп, яңадан гыйлем алуына сәбәп булган нардыр.

Болардан башка гыйлем юлына сарыф кылган урынары санап бөтермәслек. Моның белән бергә имам хәзрәтләренә фәкыйрь мохтаҗ адәмнәр хәлләрен бераз хәл иткән вакытларында һич бер кәеф хәтер шәрифләре бозылмыйча, кулындан килган кадәрле ярдәм берәр яхшы эш өчен халыктан җыелган акчадан мәхрүм куймаслар иде. Яз көннәрендә өйлә вә икенде намазлары арасында вә кыш көннәре тагын ястү намазын үтәүләре соңында беразгына вакыт йоклап алырлар иде. Файдасыз вә буш сүзләрне һич вакыт сөйләмәгәннәре кебек вакытларын да беркайчан бушка уздырмаслар иде. Хәтта “Я имам! Сез ни өчен ял итмисез” дигән әдәмнәргә каршы, начарлыкның иң олуглысы вакытны бушка уздырудыр” мәгънәсендә булган:

Фазыл бине Гаяз исемле зат дигәндер ки: Әбү Хәнифә гыйлем белән мәшһүр, суфилык вә тәкъвалык белан танылган һәр төрле гыйлемнәр һәм фәннәрдән тагын мәгълүмәте булгандыр. шәригать хөкемнәренең кануннары аның тырышлыклары белән беленгәндер. Фарызлар китабы Шартлар китабы кебек күркәм әсәрләрне майданга куючы әбу Хәнифәдер. Имам хәзрәтләре бер көн Мансур хәлифәнең янына килгән иде, шул вакыт хәлифә янында Гайса бине Муса исемле галим утырмакта булып, әйтелгән галим имам хәзрәтләрен күрсәтеп, бу дөньядагы галимнәрнең галиме дигән фикерен раслады.  Сурия исемле имам хәзрәтләре хакында шул сүзләрне сөйләгәндер: Һәркем Әбу Хәнифә яныннан килдем дияр булса, дөньяның иң галиме яныннан килгән дигәндер.

Чөнки имам хәзрәтләренең хезмәте гыйльми хезмәте белән дүрт мең кадәр хөрмәтле галимнәр җитешкән.

Угыллары Хәммадның сүзенә күрә имам хәзрәтләре һәр көн гүзәл исле майлар белән майланыр иде. Вә күбрәк вакытларда башына кара чалма чорнар иде. Вә дүрт мең кадәр хөрмәтле хәдислар риваять иткәннәрдер.

Имам хәзрәтлере һиҗрәтнең 150 нче елында дөньядан киткән. Үзләренең васыяте буенча Багъдадның шәркъ тарафында булган Хизра каберстанына дәфен җирләнгәндер.

Әбү Хәнифә хәзрәтләре гаять динле бер зат булып Рамазан шәрифләрдә һәр көн хәтем кылырлар Коръән укыйлар иде. Һәр вакыт төннәрне Аллаһ Тәбарәкә вә Тәгаләгә кычкырып егълап үткәрерләр иде. Җеназа шәрифләрендә 50 мең кеше катнашкандыр. Хәттә кешенең тыгызлыгыннан өйләдән икенде вакытына кадәр аны җирләү мөмкин булмагандыр. Имам хәзрәтләренең яхшылыгы вә мактаулы эшләре хакында бик күп китаплар язылгандыр ләкин бу заманга кадәр татар телендә язылганы юк хөкемендәдер. Боларныц арасында Ибнел-Җәузи тарафыннан язылган. Әл-интисар ли-имам әиммәл-әмсар исемендә булганы бик гүзәл тулыдыр.  

   Әбү Хәнифә укытучысы әйткәннәрне күңеленә беркетеп барган, аның өйрәтүләреннән чыкмаган. Укучысының тырышлыгын күреп, дәрес вакытында Хамад түгәрәк эчендә бары тик аны гына каршысына утырта торган булган. Имам Әгъзам укытучысына һәрвакыт хөрмәт күрсәткән, аңа һәрдаим ярдәм иткән, хәтта үз өендә утырганда, хөрмәт йөзеннән, аягын укытучысы өенә табан сузмаган. Ул үз укытучысында унсигез ел, ягьни укытучысы вафат булганчы укыган. Остазлары үлеменнән соң, барлык укучылар да Әбү Хәнифәне укытучылары итеп сайлыйлар. Әбү Хәнифәнең укытучылары арасында җидесе – сәхабәләр, ягъни Мөхәммәт Пәйгамбәребез салләлла­һу галәйһи вә сәлләмне бер тапкыр булса да күреп, аның сүзен ишеткән мөселманнар була.

  Җитмеш еллык гомере эчендә ул 55 тапкыр хаҗ кыла. Һәрбер барган саен галимнәр белән күрешеп, алардан дәрес ала торган була.

 

  Әбү Хәнифәгә ил башлыгы хәлиф Мансур казый булырга тәкьдим итә. Ләкин ул ризалашмый. Хәлиф, үзенең сүзен кире кагуына ачуы чыгып, аны төрмәгә утыртырга әмер бирә һәм көн саен 10 тапкыр камчы белән сугарга куша. Бу җәзаны ул имам ризалашсын өчен эшләтә. Шулай булуга карамастан Әбү Хәнифә риза булмый. Соңрак аны ашаудан өзәләр, үлемен теләп, биргән ризыгына агу да кушалар. Һиҗри буенча 150нче (милади буенча 767нче) елда Багдадта Әбү Хәнифә сәҗдәгә (маңгайны, борынны, аяк бармаклары очларын, ике тезне, ягъни барлыгы җиде әгъзаны җиргә тигезү) китеп, җан бирә. Васыяте буенча аны Хәйразан җирлегендә күмәләр. Җеназага илле меңнән артык кеше җыела. Кеше күп булу сәбәпле, җеназа намазын алты тапкыр укыйлар. Ахыргы булып җеназаны имамның улы Хамад үткәрә.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.