Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Мәзһәбләр турында уйланулар.



2.2.Мәзһәбләр турында уйланулар.

Коръән, Хәдисләр, Кыяс (үлчәү), йә чагыштырма куланмасы) һәм иҗмагъ (галимнәр килешүе). Шәригать бер көндә генә төзелмәгәннәр, ә галимнәр арасында чәнечкеле әңгәмә урын алып торган мохиттә төзелгән. Аларның арасында шәригатькә нинди мәсьәләләрне күбрәк ассызлауга, Кәлямнеме ( Коръән, Хәдис) Кыясныме, Иҗмагьнымы, фикыһнымы? Әңгәмә бикрәк тә фикыһ проблемаларын хәл кылганда, күп кенә килешмәүчелек урын алып торган. Нәтиҗәдә сөнни ислам хәрәкәте кысасында дүрт мәзһәб барлыкка килә. Аларның нигезләре Хәнифә, Хәнбәли, Шәфигый, һәм Мәлики хезмәтләренә бәйләнә һәм аларның исемнәре белән атала башлыйлар.

2.3Хәнифә мәзһәбе.

             Бу мәһзәб 8-9 гасырларда Гыйракта барлыкка килгән. Дини йогынтыга чагыштырмача түземлек аркасында Ислам динен шактый җиңел кабул иткән, гарәп булмаган халыклар арасында, хәнәфилек тиз таралган. Бу мәзһәб төрки-татарлар арасында киң таралган.   

2.4.Хәнбәли мәзһәбе.

   

Башка сөнни мәзһәбләрдән аермалы буларак, бу юнәлеш элек сәяси хәрәкәт рәвешендә барлыкка килә. Тик соңрак кына дини хокук мәктәбенә әверелә. Хәнбәличелек 9 нчы гасырда, ислам Хәлифәтенә, социаль-сәяси кризис хөкем сөргәндә барлыкка килә. Хәнбәличелекнең файдалы ягы-ислам диненең биш баганасын үзгәрешсез саклап тору тырышлыгыннан гыйбәрәт.                                                  

2.5.Шафигый мәзһәбе.

Бу мәзһәб Мөхәммәд ибн Идрис әш Әафигый (820 елда вафат) исеме белән бәйле. Ул фикыһ фәненә һәм методологиясенә нигез салучы булып таныла. Бу мәзһәбнең нигезләре “Китаб әл-умм” дигән хезмәттә чагылдырылган. Фикъның төп чыганакларына карата бу мәзһәб хәнәфиләр һәм мәликиләр концепцияләре арасында тора. Шәфигый мәзһәбе Мисырда, Бахрейнда, Көнчыгыш Африкада, Малайзия, Буркней дә таралган.  

2.6.Мәликийләр мәзһзбе.

Бу мәзһәбкә нигез салучы Мәлик ибн Әнәс (795 елда вафат) санала. Аның “Әл-Мәүттә дигән китабы мәликийләрнең төп чыганагы булып хезмәт итә. Бу мәзһәб исламның башлангыч  дәверендә, Мөхәммәд (с.г.в) исән чагында оешкан фикһ нигезләренә өстенлек бирә. Шуңа күрә дә фикһның төп чыганаклары буларак Коръән һәм Хәдисләргә таяна. Заманында бу мәзһәбтарафдарлары Төньяк Африкада һәм мөселман Испаниясендә таралыш тапкан булган. Бүгенге көндә исә, ул Морокко, Тунис, Алжир, һәм Ливия илләрендә таралган. 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.