Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Дүрт Мәзһәб имамнары



2. Бүлек

 2.1Дүрт Мәзһәб имамнары

Иң элек «мәзһәб» сүзенә аңлатма биреп китик. Ул дингә кагылышлы мәсьәләләрне шәригать дәлилләреннән чыгып хәл итү, хөкемнәр җыентыгы дигәнне аңлата.

Әбү Хәнифә, Мәлик, Шәфигый, Әхмәд ибен Хәнбәл кебек мәшһүр имамнар, Аллаһ алардан риза булсын, бер гаилә кебек иделәр. Алар Аллаһның шәригатенә хезмәт итүдә бер-берсенә ярдәм иттеләр, бер-берсенең гыйлеменнән файдаландылар, һәм шулай итеп ислам фикыһы аларның кулы белән тәмам җитлекте һәм камиллеккә иреште – аларның, фазыйләтле чорлар үтеп үзгәртүчеләрнең кулы тиеп үзгәргәнче, сөннәттә булган барлык нәрсәләрне туплап алулары аркасында, вәхи иңгән дәвердән соң вакытлар үтеп гарәп теленә мәгънәләрне үзгәртүче яңалыклар кергәнче, Аллаһның китабында һәм расүленең сөннәтендә булган мәгънәләрне аңлау өчен бирелеп эшләүләре аркасында.

 Сахабәләрдән соң ислам дөньясына Коръән вә хәдис гыйлемнәрен таратучы, дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәтүче кешеләр табигыйн хәзрәтләредер. «Табигыйн»дип сахабәләрдән соң килгән буынга әйтәләр. Болардан бик галим кешеләр чыгып соңгы буыннарга гыйлем мирасын калдырганнар. Болардан иң мәшһүрләре җиде кешедер: Сәгыйд бин әл-Мусайб, Әбү Бәкер бин Габдрахман, Касыйм, Гобәйдулла, Гүрвә, Сөләйман, Хариҗә — болар табигыйннәрнең фикъһе галимнәреннән булып, ислам дөньясына дин гыйлеме шулар васитәсе белән таралган.

Болардан соң ислам дөняьсына Әбү Хәнифә, Мәлик бин Әнәс, Шәфигый, Әхмәд бин Хәнбәл исемнәрендә бик олуг дүрт галим килгән. Болар «фикһ» гыйлеменең әсәсен корганнар. Болар ислам дөньясында «дүрт имам» дип йөртеләләр. Фикһ гыйлемендә болардан һәркайсының үзләренә тоткан аерым юллары бар. Моңа «мәзһәб» диләр. Бервакытлар дөньядагы бөтен мөселманнар фикһ мәсьәләләрендә ошбу галимнәрнең мәзһәбләренә ияргәннәр.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.