|
|||
Ислам дине - нинди дин?1.7. Ислам дине - нинди дин? Ислам дине - Адәм балаларын үз ихтыярлары белән эшләргә күндерүче Илаһи бер канун булып, Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән Мөхәммәд галәйһис-сәлам аркылы җир йөзендәге халыкларга ирештерелде һәм шуны кабул кылулары белән Адәм балаларына йөкләтелде. Бу Илаһи канун кешеләрнең хәлләрен төзәтергә, дөнья тормышы һәм яшәү тәртипләрен, гомер сөрү тәртипләрен саклауга һәм Ахирәттә мәңгелек бәхеткә ирешүгә сәбәп булган һәм дә халыкка туры килеп төзелгән кагыйдәләрдән тора. Ислам дине – мәрхәмәтлек, шәфкатьлек кылырга һәм бер береңне гафу итәргә чакыра. Шәригатебез гадел булу, кешенең намусын саклау, ихтирам итү мөселманнарга карата гына түгел, бәлки бүтән дин әһелләренә дә яхшы мөгамәләдә булырга куша. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезне “Галәмнәргә рәхмәт өчен” җибәрде. Ул – безнең өчен үрнәк булып тора. Әгәр пәйгамбәр бүтән дин әһелләренә, мөселман булмаган кешеләргә карата гаделсезлек, начарлык кылса, аларны җәберләсә, әлбәттә кешеләр Исламнан качырлар иде, яратмаслар иде һәм тәмугка тулырлар иде. Әмма Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезне кешеләрне тәмугтан коткарыр өчен җибәрде, хәдис-шәрифтә пәйгамбәребез: “Мин изге, әхләкый гамәлләр кылырга җибәрелдем”, - ди. Ислам дине исә көчләп динне беркемгә дә такмый. “Кем тели ышана, теләмәгәне – ышанмасын”, - диелә. Исламда бернинди көчләп дингә китерү дигән әйбер юк. Шулай итеп, дингә чакыру – тик гыйлем-хикмәт белән генә, яхшы киңәш, сабырлык белән сөйләшеп нәтиҗәгә ирешергә була, көч куллану исә гөнаһлы булуга сәбәп кенә була. Ислам изге гамәлләр кылуны әмер итә, бозык, фәхеш гамәлләрдән тыя: “Яхшылык белән явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкка файда һәм сәваб бар, явызлыкка зарар һәм ґазаб бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп яхшылык кыл, ул кеше сиңа явызлыкны дошманлык илә кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына карты һәрвакыт изгелек ит, соңра ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм тәүбә итеп синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз.” - диелә “Фуссыләт” сүрәсендә.
“Ислам” сүзенең асылы (тамыры) – “сәләм” сүзе. “Әс-Сәләм” – ул Аллаһы Тәгаләнең 99 күркәм исемнәреннән берсе. Гарәп теленнән “сәләм” сүзе – иминлек, тынычлык дигәнне аңната. Көн саен исәннәшәбез – “әссәләмү гәләйкем”, - дип исебезгә төшереп торабыз – тынычлык тарату ул һәр мөселманның вазифасы. Аннары һәрбер намаздан соң тәүлегенә биш тапкыр Ислам сәләме белән намаз укучы ике тарафка сәләм әйтә. Бу дәлилләр бөтенесе Ислам тынычлык, иминлек һәм гаделлек дине икәнен аңната. Динебездә көчләүгә, экстремизмга, терроризмга, җәберләүгә урын юк. Кешеләрне куркыту, аларның малларына яки тәннәренә зарар китерү олуг гөнаһлардан санала, Аллаһы каршында бу бәндә гөнаһка батып, газабына дучар була. Маидә сүрәсендә: “Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кеби булыр” , - диелә.
“Ий мөэминнәр, бер кавем икенче бер кавемне кимсетмәсен, ул кимсетелгән кавемнең кимсетүче кавемнән яхшырак булуы ихтималдыр, шулай ук хатыннар икенче хатыннарны кимсетмәсеннәр, кимсетелгән хатын кимсетүче хатыннан яхшырак булуы ихтималдыр, вә дин кардәшләрегезне ґәебләп кимсетмәгез, вә бер-берегезгә яман кушым исемнәр илә дәшмәгез, мөэмин булганнан соң, фасыйк исеме ни яман исемдер. Бу эшне эшләүчеләр тәүбә итеп төзәлмәсәләр, алар залимнәрдер.”, - диелә “Хуҗурат” сүрәсенең 11 аятендә. Динебез һәрбер кешегә, аның тәненең төсенә, диненә, милләтенә карамастан хөрмәтлек, изгелек кылырга куша. “Сез беркайчан да Оҗмахка керә алмассыгыз, мәгәр бөек Аллаһыга иман китермичә! Иман китерә алмассыз – бер берегезне яратмыйча! Моңа юл күрсәтимме? – иминлек һәм тынычлык таратыгыз!”, - дип өйрәтте сөекле пәйгамбәребез. Шулай итеп күрәбез – Җәннәткә керүнең асылында – иминлек һәм тынычлык тарату. Бөтен ачуланышу, сүгенү, сугышу, җәбер-золым кылу, скандал чыгарулар иманның зәгыйфлегеннән, әхләкый тәрбия булмаганлыктан киләдер. Кайбер кеше хайваннан да азып китә: ата-аналар балаларын ташлый, балалар ата-анасына кул күтәрә, зина кылып йөри. Кеше хайваннан аермалы буларак – Аллаһы Тәгалә тарафыннан акыл белән бүләкләнгән. Ул үзенә дә, башкаларга да зарар китерергә һич тә тиеш түгел.
Гыйлемле, Көръән аятләре буенча тәрбияләнгән мөселман һәрбер кешегә тик мәхәббәт һәм хөрмәт белән карый, сабырлык белән кешеләрнең фикерен тыңлый, ул фикерләр хактан ерак булса да. Кешеләр арасында ызгыш булганда да ул аларны килештерергә тырыша. Һәрбер мөселман Аллаһы Тәгалә кушканча сабыр булып, хак Ислам диненең кануннарын үтәсә – безнең җәмгыять иң күркәм, тыныч, чәчәк атучы урын булачак.
|
|||
|