Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Хәбәр һәм аның белдерелүе



 Ия турында хә бә р итә яки ү зе генә дә хә бә рлекне белдерә торган баш кисә к хә бә р дип атала. Нинди сү з тө ркеме белә н белдерелү енә карап, хә бә р ике тө ркемгә бү ленә:

· фигыль хә бә р ( фигыль белә н белдерелә )

· исем хә бә р (фигыльдә н кала сү з тө ркеме белә н белдерелә ).

Тө зелеше буенча хә бә р ө ч тө ркемгә бү ленә:

· г ади хә бә р. Гади хә бә р бер сү з белә н белдерелә.

· кушма хә бә р. Кушма хә бә р мө стә кыйль сү згә ярдә млеклә р (бә йлеклә р, ярдә мче фигыльлә р, кисә кчә лә р) ялганып ясала.

· тезмә хә бә р. Тезмә хә бә рлә р таркалмый торган берә млеклә р (тезмә сү злә р һ ә м фразеологизмнар) белә н белдерелә.

Фигыль хә бә рлә рнең дә, исем хә бә рлә рнең дә тө зелеш ягыннан шундый ө ч тө ре бар.

 

 

 


 

 

 

 


Исем хә бә рлә рнең тө зелеше ягыннан тө рлә ре:

1. Гади исем хә бә рлә р бер мө стә кыйль сү здә н генә торалар: Халыкны халык иткә н, дө ньяга таныткан сыйфат – аның кү ң ел байлыгы, теле, сә нгате (Г. Ахунов).

2. Тезмә исем хә бә рлә р таркалмый торган берә млеклә рдә н (тезмә сү злә р, фразеологизмнар) тора. Безнең тамырлар – туган-ү скә н җ ирдә . (М. Юныс); Ә хә ле аның җ илкә кашырлык (Ә. Еники).

3. Кушма исем хә бә рлә р гади һ ә м тезмә исем хә бә рлә р нигезендә ясала. Кушма исем хә бә р составында бә йлеклә р (ө чен, шикелле, тө сле, сыман, аша, белә н һ. б. ) Мин синең белә н; ярдә мче фигыльлә р (бул, иде, икә н, тор): Иртә белә н кө н томанлы иде (Ш. Камал); Иң кадерле нигъмә т – су икә н (Г. Афзал); кисә кчә лә р (тү гел, генә, бугай, ич, бит, шул, лә баса, ахры, соң ) килә: Кешелә р дә хә зинә бит (Г. Ахунов); Мин зур тү гел. Мин – ү зем кадә р генә . (Р. Фә йзуллин); 3 зат алмашлыгы ( ул, алар) кулланыла. Шигърият – ү зе җ ыр ул (И. Юзеев).

Фигыль хә бә рлә рнең тө зелеше ягыннан тө рлә ре:

1. Гади фигыль хә бә рлә р бер сү здә н генә торалар: Кеше табигатьтә н кыюлыкка, батырлыкка, сабырлыкка ө йрә нә (Ф. Яруллин).

2. Тезмә фигыль хә бә рлә р таркалмый торган берә млеклә рдә н (тезмә фигыльлә р, фразеологизмнар) тора. Ул як-ягына кү з салды (Г. Бә широв); Юлыбыз һ аман дә вам итә (М. Галиев).

3. Кушма фигыль хә бә рлә р гади һ ә м тезмә фигыль хә бә рлә р нигезендә ясала. Кушма фигыль хә бә рнең дү рт тө ре бар:

· Процессның ү тә лү дә рә җ ә сен белдерү че хә бә р. Бу очракта кушма фигыль хә бә р составында килгә н ярдә мче фигыль башлану, дә вам итү, тә мамлану, кинә тлек мә гънә лә ре ө сти: Соң гы кө ннә рдә ялгыз йортка ямь кереп китте (Г. Гобә й); Бу турыга килеп җ иткә ч, тагын да дә ртлә небрә к уйный башладылар (М. Гафури).

· Модаль мә гънә белдерү че хә бә р. Бу тө р хә бә рлә р сө йлә ү ченең процесска мө нә сә бә тен (боеру, телә к, ният, ирония, мө мкинлек, ихтималлык һ. б. ) белдерә лә р. Гадә ттә, мондый фигыль хә бә рлә р составында тиеш, кирә к, бул, бел, иде, ал, кү р сү злә ре килә: Халык матур уйлаган, авылына, җ иренә суына матур исемнә р бирә белгә н. (Ә. Еники).

· Заман белдерү че хә бә р. Болар – тә мамланмаган ү ткә н заман, кү птә н ү ткә н заман, кабатлаулы ү ткә н заман, килә чә к-ү ткә н заман формалары. Составында иде, бул ярдә мче фигыльлә ре килә: Хафаза, миң а килгә н саен, бу дә фтә рне актарып утырырга ярата иде (Ә. Еники).

· Эзлекле яки параллель процессларны белдерү че хә бә р. Мондый кушма хә бә рлә рдә -ып/-еп/-п яки -а/-ә формасын алган фигыль – ү зенә аерым, ярдә мче фигыль ү зенә аерым бер процессны белдерә: Мин китапханә нә кереп чыктым; Газизә ялгыз утыра калды (Ш. Камал).

Кушма фигыль хә бә р составында кисә кчә лә р, хә бә рлек сү злә р, модаль сү злә р, бә йлеклә р дә килергә мө мкин.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.