Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Ваһһабчылар идеологиясен ничек җиңәргә?



3.8. Ваһһабчылар идеологиясен ничек җиңәргә?

    «Бүген Татарстан мөселманнары алдында исламның һәм аның кыйммәтләрен торгызу мәсьәләсе генә тормый. Хәзерге вакытта безнең региондагы традицион исламның яисә аның формаларын торгызылуы турында сөйләшү мөһим. Монда исламның йола ягы гына түгел, ә эчке тоемлау, дөньяга карашлар исәпкә алынган аның рухи тәшкилияте дә күз уңында тотыла. Идел-Урал регионының мөселманнар фикһ өлкәсендә Әбү Хәнифә мәзһәбенең дини практикасын яңарталар. Ислам игътикадый тәгълиматы өлкәсендә — Әбү Мансур әл-Матуриди хәзрәтләренең хезмәтләре, имам Әбү Хәнифәнең идеологик инанычын системалаштырылган дөньяви карашларының тәгълимате генә булып тора. Ягъни бернинди уйдырма фикер өстәлмәгән. Ә Исламның әдәбе өлкәсендә — шулай ук хәнәфи булган Бохарадан Баһаведдин Нәкшбандиның суфичылык тәгълиматы. Бу өч төп фигуралар, берничә гасырлар буена татар, башкортлар һ.б. күрше мөселман халыкларының ислам галимнәренең маяклары булып торган. XX гасырның җитмеш елы дәвамында илебезнең мөселманнары үз гореф-гадәтләреннән аерылган булалар. Примитивлык дәрәҗәсендә генә булса да, аерым гаиләләрдә аларны саклап калырга тырышканнар. Нәтиҗәдә,1990-нчы елларда мөселманнар җәмәгате, чыннан да үткәннәр белән бәйләнешне югалткан, үз әби-бабаларының бөек мираслары белән таныш булмаган һәм, ислам турындагы белемнәре азлыктан, акны карадан аера белмәгән башлыкларны, имамнарны билгелиләр. Алар, яхшы финанслары булган идеологик интервенциягә каршы тора алмадылар. Чит илдәге «яхшылык теләүчеләр» безнең мөселманнарның наданлыгын кулланып, араларына халкыбыз өчен традицион булмаган үзләренең аңлатма — тәгълиматларын һәм мәзһәбләрен чәчәләр. Без кайбер мөселманнарыбызның, күпгасырлы илаһи (теологик) мирасын кире кагуларына һәм хәнәфи мәзһәбенең беренче галимнәренең абруйларын танымауларына (инде соңрак буыннардагы галимнәрен әйтәсе дә юк) шаһит булып торабыз. Мөселман яшьләре арасында гына түгел, хәтта хөрмәткә ирешкән руханилар арасында да без ислам дөньясының «сәләфичелек» глобализациясенең пропагандасы нәтиҗәсен күрәбез. Шуның өчен, мондый төркемдәге проблемаларны аңлаучы мөселман руханилары һәм мөселман мәгариф системасына ярдәм итәрлек ислам белгечләре тарафыннан, кичекмәстән хәлиткеч эшкә тотынырга вакыт җитте, дип уйлыйм. Күз уңында мәгариф оешмаларының уку программаларындагы үзгәрешләр, конференцияләр, квалификацияне күтәрү курслары, теле-радио проектлары, махсус әдәбият чыгарулар тора. Диния нәзаратенең үзенең уставында күрсәтелгән юлны алып баруда төгәл һәм җитди булуы таләп ителә.

  Татарстанда матуридичылык адашкан булып санала алмый, бу хакыйки әһле сөннәт вәл-җәмәгать, ягъни бербөтен җәмәгать булып Сөннәт белән баручылар була да инде (бу терминны ваһһабчылар уйлап тапмаган!). Моны бөтен җирдә хөтбәләрдә һәм мәҗлесләрдә игълан итәргә кирәк. Гарәб һәм мөселман дөньясыннан булган традицион ислам вәгазь сөйләүчеләрен публикалы лекцияләр өчен чакырырга тырышырга кирәк. Дөньяда секталарга каршы ислам хәрәкәте булуын күрсәтергә кирәк. Без, татарлар өчен искә алынган өч абруйлы исемнәр: Әбү Хәнифә, Матуриди, Нәкшбанд белән бәйле традицияләрне торгызу мөһим. Чөнки традицияләре көчле булган мөселман илләрендә һәм регионнарында ваһһабчылык көчсез. Традицион ислам мөселманнарының үзләренең дә актив торышлары таләп ителә, вакыт җитте. Боларның барысы да ваһһабчылык идеологиясен генә түгел, ә традицион исламда булмаган башка агымнарны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Аллаһы Тәгалә безгә хаклыкны күрсәтеп, аның буенча барырга насыйп итсен».

     Кулда корал белән яисә коралсыз, ваһһабчылык Татарстанга да, бөтен Россиягә дә глобаль куркынычлык белән яный. Бу агым ислам эчендә иң зур куркынычлык. Ислам өчен башка бер идеология дә, ваһһабчылык дискредитация һәм кан төсләренә буяу белән салган зыян кебек, күбрәк зыян күрсәткәне юк иде әле.

 

Йомгак

 

Ислам дине максат-кешеләргә һәм җеннәргә хак юлны күрсәтү һәм аларга мәңгелек бәхеткә ирешергә ярдәм итү. Изге Коръән кешелек дөньясына кулланма буларак иңдерелгән, ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.-кешеләргә һәм җеннәргә илче итеп һәм ике дөнья яклаучысы итеп җибәрелгән. Ислам акыл белән фикерли белүче һәр җан иясенә тәүхид нурын тоярга ярдәм итә. Кемне дә булса хак юлга өндәү иң мәрхәмәтле гамәлләрдән санала.

Хәдистә болай әйтелә: “Әгәр Аллаһ синең аркылы кемне дә булса тугры юлга күндерсә, синең өчен моннан да яхшысы булмас”,-диелгән.

“Мин мөселман һәм тәүхид яклы” дигән, иман шартларына ышанган һәм шәһәдәт кәлимәсен әйткән кеше мөэмин, мөселман һәм мүвәхил була. Аны кәфер яки мөшрик (әгәр аның сүзләренә һәм гамәлләрендә чагылмаса) дип әйтергә ярамый. Көферлектә нигезсез гаепләү шәригатькә һәм Ислам мәгънәсенә каршы килә.        

Исламны әһле-сөннәт галимнәре тәкъфир (көферлектә гаепләү) сорауларында һәрвакыт сак булган. Имам Әбү Хәнифә: “Кыйблага караган беркемне дә көферлектә гаепләмибез”,-дигән.

  Мөселманнар әһле-сөннәт юлы белән яши, зарурлык тумыйча тәкъфир кылмый. Аларның максаты-бөтен кешелек дөньясына хак яшәеш теләү, Коръәндә күрсәтелгән туры юл юлдан бару һәм шуңа хезмәт итү.  

  Дүрт мәзһәб арасындагы туганлык гасырлар буе дәвам итте, чөнки аларның гыйлеме бер чыганактан иде, юнәлешләре бер юнәлеш иде, һәм барысының да байрагы – ихласлык булды.

Болгар һәм башкорт җирләрендә хәнәфи мәзһәбенең генә таралуы, төрле батыл фиркаләрнең булмавы, мөселманнарның башка бер җирдә дә булмаганча бердәм булулары – бу җирләргә ислам диненең саф рәвештә, мөбәрәк кешеләр аша килүен аңлата. Әбү Хәнифәнең гыйлем чишмәсеннән безнең җирләрне сугарган мөбәрәк фәкыйһларга Аллаһ үзенең чиксез рәхмәтләрен бирсен. Ә Әбү Хәнифәне сүгеп, фетнә таратып, төрле фиркаларның, төрле мәзһәбләрнең һәм мәзһәбсезлекләрнең таралуына, бердәмлекнең бетүенә сәбәп кылучыларга әйтер идем: җитте, инде аздыгыз һәм чиктән уздыгыз, бит Аллаһ чиктән узучы залимнарны сөйми!

Аллаһы Тәгалә мөэминнәрнең калебләрен берләштерсен халыкка өндәүчеләргә уңыш юлдаш итсен, ә адашканнарны туры юлга күндерсен. Кодрәт иясе Аллаһ Тәгалә әлеге хезмәтемне кабул итсен, ялгыш-хаталарыбызны гафу итсен. Әмин!  

 

Кулланылган әдәбият:

1. Коръән тәфсире.-Казан: РИЦ <Дом печати>. 2000.-520 бит.

 

2. Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб “Ислам асылына кайту” <Иман> нәшрияте Казан 1427/2006

 

3. Ислам журналы “Иман нуры” 1997 ел  Баш мөхәррир: Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб  

 

4. Нәҗметдин Шәехмәрдани “Ваһһабчылыкның хакыйкый йөзе” <Иман> нәшрияте Казан 1431/2010

 

5. Илдар Гали, Камил Бикчәнтәй “Ислам хакыйкатьләре һәм диннәр тарихы. <Дом печати> Казан 2008 

 

Чыганаклар:

 

“Дин вә мәгыйшәт" №19(116) 23-12-2012

 

"Дин вә мәгыйшәт" №39(136) 11-05-2012

http://tayanallaga.ru/

 

http://www.tatar-islam.ru/

 

http://hanafit.narod2.ru/

 

http://www.musulman.su/

 

http://www.tatar-islam.ru/news


[1] Нәсх – ул бер хөкемне икенче хөкем белән алмаштыру.

[2] “Нәсыйхәт әһел әл-хәдис” – Хатыйб әл-Бәгдади.

[3] Абдуллы ибн Аббас, Джабир ибн Абдуллах (радыялЛаху анхум), Хасан Басри, Ата ибн аби Рабаха, Ата ибн Ассайб, Абуль Алия(рахматулЛахи алейхим)

[4] Бухари

[5] "اجتمع الإمام الأوزاعي بالإمام أبي حنيفة في دار الخياطين بمكة . فقال الأوزاعي ما بالكم لا ترفعون أيديكم عند الركوع والرفع منه؟ فقال أبو حنيفة : لم يصح عن رسول الله (صلى الله عليه وسلم) في ذلك شيء، فقال الأوزاعي : كيف وقد حدثني الزهري عن سالم عن أبيه عن رسول الله (صلى الله عليه وسلم) أنه كان يرفع يديه إذا افتتح الصلاة وعند الركوع وعند الرفع منه. فقال أبو حنيفة: حدثنا حماد عن إبراهيم عن علقمة والأسود عن ابن مسعود أن رسول الله (صلى الله عليه وسلم) كان لا يرفع يديه إلا عند افتتاح الصلاة . ولا يعود لشيء من ذلك فقال الأوزاعي متعجبا: أحدثك عن الزهري عن سالم عن أبيه ، وتقول حدثني حماد عن إبراهيم عن علقمة...... !
فقال له أبو حنيفه : كان حماد أفقه من الزهري. وكان إبراهيم أفقه من سالم وعلقمة ليس بدون ابن عمر، إن كان لابن عمر صحبة أوله فضل صحبه فالأسود له فضل كثير. وعبد الله هو عبد الله فسكت الأوزاعي ."

[6] Бу хәдис сәхих, Әбү Дәуд, Әхмәд, Тирмизи, Насаи һәм Бәйхаки хәдис җыентыкларында китерелә.

[7] Насаи һәм Әхмәд

[8] Игләу сунан, 2/749

[9] Шул ук биттә

[10] Табари риваять итә.

[11] 2/748, 753

[12] Игләү Сунан 1/1441.

[13] Игләү Сунан 1/1442.

[14] Әбү Дауд һәм Насаи

[15] Тирмизи

[16] Әбү Дәүд



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.