Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Ваһһабчылык хәрәкәте



 3.7. Ваһһабчылык хәрәкәте

Иҗади эшемнең төп булегенә мөселманнар арасында булган бугенге көнгә кадәр бик әфәтле, безнең җирлеккә туры килми торган “Ваһһабизм” фетнәсен әйтеп үтәсем килә.

   "Ваһһабчы" "саф исламчы"ларга тагылган ярлык кынамы, әллә бу реаль адашкан сектамы? Бу сорауга җавап табу өчен тарихка мөрәҗәгать итү кирәк. Бу буш ярлык кына түгел, әлеге экстремистик сектага нигез салучы Ибн Габделваһһаб  реаль кеше. Ваһһабчылар аны бөек галим, олуг шәех дип күккә чөеп мактый, әмма ни өчендер үзләрен "Ибн Габделваһһаб иярченнәре" ягъни "Ваһһабчы" дип атаудан читенсенәләр, хәтта, хурланалар. Бу, әлбәттә, юкка гына түгел, димәк, хурланырлык сәбәпләре бар. Мәсәлән, без, традицион ислам вәкилләре - Хәнәфичеләр - имам Әбү Хәнифәгә иярүчеләр дип горурланабыз. Чөнки беләбез Хәнәфи мәзһәбенең Аллаһы тәгалә каршында да, җәмгыять каршында да оялырлык, хурланырлык гамәлләре юк, без бит меңләгән гаепсез кешене шартлатмадык. Башка мәзһәб әһелләре дә - без шәфигыйләр, без Мәликиләр, без хәнбәлиләр, дип горурланалар. Хәтта, традицион булмаган шигыйлар да, әһле шига булуларыннан читенсенми. Ваһһабчылар бу хурлануларына төрле акланулар таба, янәсе аларны ваһһабчы дип атаганда шәехләренең "Ибн Габдел-" дигән сүзләре төшеп кала. Әхмәд ибн Хәнбәл мәзһәбе әһелләре үзләрен хәнбәлиләр дип атауда бернинди хурлык сизми һәм Имам Габделкадир Җәйләни мәшрабы әһелләре дә үзләрен кадиричеләр дип атаудан оялмый. Бу оялчанлыкның сәбәбе, әлбәттә, башка. Ваһһабчылыкның тарихын кыскача гына искә төшереп үтик.

  Ваһһабилык — XVIII гасырда уйлап табылып, мөселманнар арасында таркаулык тудырып, шул рәвешле Госманлы хәлифәлеге белән көрәшү өчен инглизләр тарафыннан "ислам" кыяфәтендә таратылган секта. Нигә соң әлеге секта бүгенгә кадәр исән? Беренче сәбәбе: әлеге секта тарафдарларының ата-бабаларыннан калган, ваһһабилык йолаларына һәм гореф-гадәтләренә мөкиббән китүләре аркасында яшәвен дәвам итә ул. Әлбәттә, аларга Аллаһ боерыклары хакында искә төшереп торалар, тик алар кискен рәвештә үз йолалары һәм бәдәви стереотиплары таләп иткәнне үти бирә. Коръәндә моның аңлатмасы бар: "(Кәферләргә): Аллаһтан иңгәнгә генә иярегез", — дигәч, алар: "Юк, без аталарыбыз нинди юлдан йөргән булса, шул юлны тотачакбыз", — дигән. Аталары берни дә аңламыйча, дөрес юлны тапмаган булсалар? (Бәкара, 170). Сәбәбе шунда: бәдәвиләрнең бернәрсә дә аңламавы ачык булса да, ваһһабилар, кабилә башлыклары адашуларын илаһилаштырып, аларга табынуларын дәвам итә бирә.

   Бүген татарлар арасында Ваһһабилар күп, аларның балаларын айнытырга, мөселман вәгазенә колак салдырырга, акылга сыймаслык ваһһаби ширкенә сукырларча  иярмәскә чакырырга кирәк. Коръәндә әйтелгәнчә: "Аларга: "Аллаһ иңдергәнгә кайтарылыгыз, Рәсүл янына килегез", — дигәч, алар: "Аталарыбыз тоткан юл безгә кадерле", — диләр. Аталары надан булып, яман юлдан киткән булсадамы?" (Маидә, 104). Коръәндә ваһһабилыкның барлыкка килү чыганагы күрсәтелгән: "Аларга: "Аллаһ иңдергәнгә иман китерегез", — дип әйтсәң, алар: "Юк, без бабаларыбыз тоткан диндә калачакбыз", — диячәк. Шайтан котыртуы илә аталарының дине җәһәннәмнең хәтәр газабына илтсәдәме? (Локман, 21). Менә кем аларны мөселманнар арасында таркаулык чәчергә өнди һәм, нәтиҗәдә, әлеге таркаулык таратканнары өчен, җәза алуга китерә. Ваһһабилар, аталары юлының тупик икәнен аңлап, аларга сукырларча иярү гадәтеннән баш тартырлар һәм дөрес юлга кайтырлар, дип ышанасы килә.

Исламны калдырып, Ваһһаби күп Аллалыкка күчүнең тагын бер сәбәбе итеп ваһһаби патшалыкларның байлыгына кызыгуны атарга мөмкин. Байлык, нефть һәм акча күплеге алар өчен әлеге патшалыклар юлына басу өчен нигез булып тора, чөнки алар икътисади муллыкка ирешкән. Шулай итеп, кешеләр әлеге корольлек белән Аллаһ арасында беренчесен сайлый.

Әлеге корольлектә иҗтимагый бүленеш — касталар системасы тудырылган, ә бит Ислам кешелеккә бердәм өммәт идеясе белән килгән иде. Кызганычка каршы, кабиләле гражданлык кебек мәҗүси гадәтләре ваһһабилар тарафыннан янә торгызылган. Алар «ихван», «ахи», «ухти» сүзләрен кулланырга, русча "брат", "сестра" дияргә ярата. Шул ук вакытта Исламга кадәр булган өстенлек иткән сословиеләргә бүленеш һәм касталыкны алга сөрә. Корольлектә миллионлаган мөселманнар кол хәлендә яши. Мисал өчен, 2007 елда Согуд Гәрабстаны Корольлегендә чит илдән килүчеләр саны 6 млн. 408,7 мең кешене тәшкил иткән, бу исә — бар халыкның 27%ы, эшчеләрнең 43,3%ы дигән сүз.1 Шунысы үзенчәлекле: шәхси сеторда чит илдән килгән эшчеләр саны 87% тан артып киткән2.

Согуд Гарәбстаны халкының паразитлыгы эшләргә теләмәүдә чагыла, шуңа күрә җирле халык арасында эшсезлек феномены киң җәелгән, 2001 елда эшсезләр саны — 8,34%, ә 2007 елда 11,05% тәшкил иткән3. А. Яковлев моны болай аңлата: "Яшь гарәпләр техник белгечлекләргә укырга бармый, сәнәгать оешмаларында эшче һәм техник булып эшләргә теләми, алар идарә өлкәсен өстен күрә4".

Ваһһабиларның хорафатлары гарәп халкы берләшмәвенең төп сәбәбе булып тора, хәзер алар 22 дәүләткә чәчелеп беткән. Ислам бердәмлекне, каршылыкларны үтүне, берләшүне таләп итә, ләкин ваһһабилар, бабалары — Рәсүлебез с. дошманнары кебек, үз йолаларыбызга, бәдәви хорафатларына каршы бара алмыйбыз, диләр. Дөрестән дә: "Ышану әле аларның йөрәкләренә кермәгән".

Шулай итеп, Аллаһка гыйбадәт кылып, корольлекләргә, ваһһабиларның ялган дин хезмәтчеләренә коллык итүдән туктарга кирәк.

Саф Ислам сивак белән төшләрне чистарту, чалбар кыскарту һәм намаз вакытында кулларны болгау көче хакында гына уйлаган эшсезләр дине булмаган. Ислам тормышның сәяси-икътисадый һәм иҗтимагый өлкәләренә караган кеше ара мөнәсәбәтләрне тәртиптә тотучы практик дин булган. "Ислам" сүзе дә җәмгыятьтә тынычлык, тәртип, сәламәтлек булдыру мәгънәсен белдерә. Ә ваһһабиларның җәмгыятькә нәфрәт, террор һәм хәсрәт кенә алып килүен күреп торабыз. Исламда кешенең — җәмгыять белән, иҗади гамәлләрнең ихлас гыйбадәт белән гармониясенә ирешелә. Безнең рәсүлебез Мөхәммәд с. хыялый теоретик кына булып калмаган, ул кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек, мәнфәгатьләр тигезлеген сакларлык гамәли система булдырган. Хәнәфи-матуриди гакыйдәсендә үзенең дөрес чагылышын тапкан пәйгамбәри Исламда кеше күңелендәге тән, акыл һәм рухи ихтыяҗлары үзара баланска ирешә. Шундый ук баланска аерым кеше һәм гомумән җәмгыять мәнфәгатьләре арасында да ирешелгән. Ваһһабилар исә Исламның әлеге гармониясен бозган. Аларда  ирек ике клан әгъзалары — тәхеттә утыручы нәсел һәм ваһһаби каһин-шаманнары өчен генә каралган, алар гына башкаларның хезмәтен эксплуатацияләп үзләштерергә хаклы булып чыга. Башка мөселманнар исә ваһһабилар тарафыннан үзләре генә бернинди мәгънәгә ия булмаган шөрепләргә әверелдерелгән. Алар ваһһаби оккупантларга яулап алучыларга үзләренең канәгатьсезлекләрен белдерү яки үз хокуклары үтәлүне таләп итү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән. Ваһһабилар үз өерләренең абсолют хакимиятен булдырган. Исламда исә барлык мөселманнар — бертигез хокукларга ия гражданнар, анда мөэминнәрне катламнарга: патшазадә-"шәехләр"гә, патшалыкта туучыларга һәм гади "кара халыкка" бүлү юк. Ваһһабилар мөселманнарның бер-берсенә карата булган миһербанлылыгы урынына нәфрәт һәм каста ара ызгыш тудырып, Исламга пычрак ата. Алар пәйгамбәри Исламның, бер кеше икенчесеннән бары тик тәкъвалык дәрәҗәсе белән генә өстен була ала, дигән казанышын мыскыллап, мәсхәрәләп, аяк астына салып таптаган.

Исламда исә ваһһабиларга дөньяны аклы-каралы рәвештә кабул итүгә нигезләнмәгән, нәфрәт һәм ачуга корылып үстерелмәгән, ә мәхәббәт һәм чын туганлыкка ирешүне күздә тоткан, бар кешеләр өчен яхшылык хакына начарлык белән көрәшүче мәзһәб бар: ул — матуриди-хәнәфи гакыйдәсендә сакланган Ислам. Нәкъ менә ул кешеләргә файда китерүен һәм мөселманнарны мәдәният юлыннан алга алып барырга сәләтле булуын күрсәтте. Нәкъ ул мөселманнарны террор богауларыннан азат итүче булачак.

 

Мөселман яшьләренә ваһһабилар мифологиясеннән азат ителергә кирәк. Ваһһабиларның "изгеләре"нең Ислам битлеге астында иҗат иткән мифлары шактый күп. Әмма алардан арыну дәвере килеп җитте. Матуридичел тәүхид кешеләрне чын Аллаһ юлына ансат һәм кеше акылына аңлаешлы формада кайтара. Дин белән фән арасында каршылык тудырмас өчен, әлеге гакыйдәдә басым акылга ясала. Аллаһның күктә урнашуы хакындагы акылга сыймаслык, Аның әс-Самәд сыйфатын мәсхәрәләүче идеяләр, Кыш бабайга ышану кебек сызып ташланырга тиеш.

   Ваһһабилар еш кына үзләрен бидгать белән көрәшүче буларак тәкъдим итә. Чынлыкта исә, әлеге лозунг мәзһәби Исламның катгый тәүхиде белән көрәшү өчен генә кулланыла. Мисал өчен, мәчетләрдә ай урнаштыруда ваһһабилар бидгать тапмый. Ә бит аларның кагыйдәләре буенча бу — коточкыч ширек. Күк Аллаһка караганда олырак дип ышанулары сәбәпле, алар айларны рөхсәт итә. Ай алар өчен — Күк илаһы, Аллаһ һәм Тәхет илаһысыннан торучы ваһһаби троицаның иң олысы — Күк илаһы символы. Аллаһка тиңдәш — Күк һәм Тәхеткә ышануларын күрсәтмәс өчен, ваһһабилар маскировка өчен татарларның Коръән мәҗлесләрен тәнкыйтьли.

  Ислам үз-үзенә кул салуны катгый тыя, ваһһабилар исә аны мактый. Барыбызга да билгеле тарихи мисал: "Әфганнарның Советлар Союзына каршы алып барылган 10 еллык сугышы дәверендә анда бер генә үз-үзен үтерүче террорчының һөҗүм итү очрагы да теркәлмәгән".

  Бу әфганнарның хәнәфи булулары белән аңлатыла, шунлыктан диндә үзгәртүләр булмаган, ләкин үткән гасырның 90 нчы елларында анда ваһһабилар күбәеп, шунда ук үз-үзен үтерүче террорчылар проблемасы пәйда булган.

  Россия һәм Татарстандагы сугышчан экстремистик исламның традицион җирлектә булмавын, аның чит илдә шытуы һәм аннан тәэмин ителүе хакында ышаныч белән әйтеп була. Хәзер мөселман җәмгыятенең җитез рәвештә таркалу процессы бара, ул исә радикальлек, дөньяны архаик күрү белән агулана, буыннар арасында күзгә күренерлек ерагаю бара.

   Ихлас, фикерли белүче, укымышлы мөселман яшьләре хакыйкатьне табар, аны эзләүдән арымас дип ышанасы килә. Яшьләр чын Исламны аңламасын өчен, Көнбатышның көчле пропагандасы алар арасында ваһһаби уйдырмалар тарата. Ваһһаби троица руханилары хәйләкәр рәвештә яшьләрне адаштыра. Чөнки аларның колонизатор хуҗалары яшьләрнең лаеклы, рухи тирәнлек юлына басып, ваһһаби ширек һәм йолаларга табынуга каршы чыгуларыннан, Аллаһ юлына басуларыннан курка.

 

    Ибн Габделваһһаб идеологиясенең традицион дүрт мәзһәб гакыйдәсеннән төп аермасы нәрсәдә соң? Ул яшәгәндә Хиҗаз гарәпләре һ.б. гарәпләр дә төрекләрнең Госманлы хәлифәт-солтанлыгына буйсынган иде. Ибн Габделваһһаб сәгудлар ыруы белән Хиҗаз җирләрендә үз хакимиятләрен урнаштырырга җыенгач бер проблемага килеп төртеләләр. Аларга мөселман солтанына - хәлифәгә каршы фетнә чыгарып мөселман гаскәрләренә каршы сугыш башлауны акларга туры килә. Бу исә дүрт мәзһәбнең гакыйдәсендә дә олуг гөнаһ булып санала. Менә шунда Ибн Габделваһһабның башына фикер килә: дүрт мәзһәбтән аермалы буларак мөселманнарга каршы сугыш ачуны рөхсәт иткән яңа идеология уйлап чыгару. Бу идеологиянең традицион Исламнан асыл аермасы - мәзһәбләрне "саф Ислам"га кертелгән кичерелмәслек бидгать-хорафат дип игълан итү, төрекләрне дингә иң зур зыян салучы бозыклыклар кертүче дип игълан итеп, гарәп халкын аларга каршы сугышуга котырту. Төрекләр хәнәфи мәзһәбендә булу сәбәпле ваһһабчылар хәнәфи мәзһәбен аеруча өнәми, бу бүген дә сизелеп тора. Моңа "дәлил" дә табыла: хәнәфи мәзһәбе мәрхүмнәрне искә алуны, каберләрне зиярат кылуны тыймый. Ибн Габделваһһаб моны сөякләргә, үләксәләргә табыну ди һәм төрекләргә каршы сугышу хәләл дип фәтва чыгара. Гәрчә Пәйгамбәребез с.: "Мин элек каберләргә баруны тыйсам да, хәзер мәрхүмнәрегезне зиярат итегез", - дип, каберстанга барып сәлам бирү догаларын өйрәтеп калдырса да, ваһһабчылар бүген дә, традицион ислам тарафдарлары, ягъни хәнәфиләр һ.б. мәзһәб әһелләре "сөякләргә, үләксәләргә барып табыналар" дип, мөселманнарны да, Пәйгамбәребезнең хәдисләрен дә мыскыллыйлар. Тарихыбызны онытмау, истә тоту, иманлы бабаларыбызны хөрмәт итү, аларга рәхмәтебезне белдерү ниятеннән Изге Болгарга баруыбызны, каберстаннарда яткан дин остазларыбызны зиярат итүне моңа дәлил итеп китерәләр. Гакыйдәләренең калган бозыклары да мөселманнарны үтерүгә сылтау булсын өчен уйлап чыгарылган. Мәсәлән, мәчетләрдә таратылган ваһһабчыл газетадан цитата: «Кем Аллаһ күктә дип инанмый - шул кяфер». Ә сөнниләр: «Аллаһ урынга, юнәлешкә һәм башка һичнәрсәгә дә мохтаҗ түгел», - диләр. Ваһһабчыларның гамәлләре мөселманнарга каршы мондый боһтаннар, яла ягу, бәхәсләшү белән генә чикләнми. Шул уйдырма игътикадларын дәлил итеп «җиһад»ка күчәләр. Алда әйтеп үткәнемчә, Дагыстанда, Ингушетиядә, Кабарда-Балкариядә көн саен диярлек террактлар оештырылып тора. Мәсәлән, ваһһабчыларның Сәид Бурятский дигән мәшһүр пропагандисты теория белән генә чикләнмичә практик «җиһад»ка күчеп «шәһит»ләргә кушылды. Бу "җиһад" беренче чиратта традицион мөселманнарга һәм дин остазаларыбызга каршы алып барыла. Аллаһ тәгаләгә шөкер, Ул Татарстанны мондый кан коюдан саклады. Ләкин онытмыйк, трубопроводларга, электрүткәргечләренә каршы террактлар бездә дә булды. Бу эшләрне башкарган егетләр гарәп илләреннән укып кайтмаган бит, урмандагы землянкаларга барып ваһһабчылык та эзләп йөрмәгәннәр. Алар татар халкы салган мәчетләргә намаз укырга, вәгазь тыңларга килгән, әмма ваһһабчылык тозагына эләккән. ТҖМДН уставында Татарстан мәчет-мәдрәсәләрендә вәгазьләү, укыту, гыйбадәт кылу хәнәфи мәзһәбенә тәгълимәте белән алып барыла диелгән, әмма ни өчендер дини белем алырга дип мәчеткә килгән егетләр ваһһабчы лекторларга, вәгазьче затларга юлыга. Әлеге лекторларның вәгазьләреннән тыш неофитларны ошбу җәмәгатьтәге романтик брадәрлек рухы да җәлеп итә. Әмма бу романтик хисләр озакка сузылмаячак. Тәүбә иткән "вовчик" таҗик хәтирәләреннән: "1991 ел. Бер авылга кергәч, "Жигули" күрдек, ике "вовчик" хәрби табыш бүлешергә йөгерде. Арттарак калганы табыш кулыннан ычкынуын аңлагач, үзен узган брадәрен атып үтерде..."

     Голәмә әйтүенчә, Кыямәттә һәр мөселман үз имамы артына басыр, иншә Аллаһ. Хәнәфиләр имам Әбү Хәнифә артына, шәфигыйләр имам әш-Шәфигый артына. Ә ибн Габделваһһабны мактап телләре талмаган лекторларның лекцияләренә атлыгып торучылар һәм безгә традицион Ислам кирәкми, безгә яңасын бирегез диючеләр кем артына басыр соң? Әлбәттә, үз имамнары - ибн Габделваһһабның артына. Тагын да аның артына кем басар икән? Әлбәттә, белем алу юлына чыккан 300 дән артык Беслан баласын үз идеологияләре өчен корбан итүче хәшәрәтләр басыр. Ибн Габделваһһаб иярченнәренең бу ике төркемен нәрсә көтәр ул көнне. Әлбәттә, уртак язмыш, әстәгизү билләһ. Шуңа күрә, «без кеше шартламыйбыз бит, без традицион Исламны тәнкыйтьләүче лекцияләргә генә йөрибез» дип юатмагыз үзегезне, нетрадицион Ислам тарафдарлары. Нетрадицион ориентация хәерлегә илтмәс ул.

Озын сүзнең кыскасы, ваһһабчылыкның маршруты ересь, зиндиклык, соңгы тукталышы: фетнә. Бу секта шуның өчен булдырылган һәм бүген дә шул эшен дәвам итә. Пәйгамбәребез әйткән: «Аллаһы тәгалә зиндиклык кылучыны ягъни һәм зиндикны (еретикны) яклаучыны ләгънәт итте»”. аль-Бухари 4/73, Муслим 1371.

  Соңгы тукталышка җиткәнне көтеп утырмыйча, маршрутны үзгәртергә вакыт җитте. Һәр ситуациядән чыгу юлы бар. Аллаһ тәгалә авыруларны да биргән, һәрбер авыруның дәвасын да биргән. Балык башыннан бозыла, дип юкка гына әйтмиләр. Кичекмәстән югары белемле, наданлык томаналыгына гыйлем нуры сибәрлек, дини бәхәсләрдә ваһһабчы  дәгъватчыларга каршы тора алырлык, хәнәфи мәзһәбенең рухиятен-мәгърифәтен күрсәтерлек имамнар, вәгазьчеләр, традиционалист галимнәр әзерләү кирәк. Яңа мөфтиебез дә бер интервьюсында дини яңарышыбыздагы мәчет биналары төзү этабы бетте, рухият-мәгъфирәт үстерү этабына күчәбез дигән иде. Сектантларның бидгать-хорафатлары бетерү эшендә Раббыбыз ярдәмен биреп, милләтебезгә сөннәт бәрәкәтен иңдерсә иде.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.