Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Мөхәммәд галәйһиссәламгә пәйгамбәрлек килү



1.5. Мөхәммәд галәйһиссәламгә пәйгамбәрлек килү

 Гарәп халкы бер кавем булып, таш вә агачларга, төрле сурәтләргә гыйбадәт кылып итсәләр дә, Мөхәммәд галәйһиссәлам андый эшләрдән пакь булган. Аллаһ Тәгалә аны андый начарлыктан саклаган. Ул гарәпләрнең бу эшләренә бик начар карый торган булган. Үзе белгәнчә бер Аллаһка гына гыйбадәт итә торган булган. Ул 40 яшьләргә килгәч аңарда бертөсле үзгәреш сизелә башлаган. Аның төшләре бик ачык, бик тугъры була торган булган. Бу эшләр пәйгамбәрлек галәмәтләре икән. Моннан соң ул күбрәк гыйбадәт белән шөгыльләнә башлаган. Ул күбрәк Мәккәгә якын Хира исемендәге тауга барып шунда 10-15 көн, хәтта бер айга кадәр ялгызы гына гыйбадәт белән кичерә башлаган. Азыгы бетсә хәзрәти Хәдичәгә кайтып, яңадан азык алып китә торган булган.

Менә шул рәвешчә Хира тавында гыйбадәт кылып яткан кичләрнең берендә аңа Җәбраил фәрештә килеп: «Аллаһ Тәгалә сиңа халыкны тугъры юлга өндәргә кушты, син пәйгамбәрсең», дип пәйгамбәрлек китергән. Һәм аңа Аллаһ Тәгалә тарафыннан «Икъра» сүрәсен иңдергән. Җәбраил фәрештә аркылы пәйгамбәргә Коръән килүгә «вәхи килү» дип әйтелә. Менә ошбу кич иң башлап пәйгамбәргә вәхи килгән кичтер. Бу кич бик хөрмәтле, бик кадерле, бик мөбарәк кичтер. Шуның өчен дә аңа «Кадер кичәсе» диләр. Бу кич Рамазан аеның 27 нчы кичәсенә туры киләдер. Бу вакыт пәйгамбәр 40 яшендә булган.

 Башлап фәрештә белән күрешү пәйгамбәргә әлбәттә бик авыр булган. Ул шунда ук куркып өенә кайткан. Хәзрәти Хәдичәгә вакыйганы бер-бер сөйләгән. Хәзрәти Хәдичә аңа: «Син бер дә борчылма. Син бит бик яхшы, бик изге кешесең. Сиңа пәйгамбәр булырга кирәк», дип аны тынычландырган. Аның Варака исемле атасы берлә бертуган агасы бар икән. Ул галим кеше икән. Ул христиан динендә булып, Инҗилне күп укый вә андагы ахырзаман пәйгамбәре хакындагы сөенечне дә белә икән. Хәзрәти Хәдичә пәйгамбәрне менә шул кешегә алып барган. Пәйгамбәр моңа вакыйганы сөйләгәч, ул: «Ул Муса пәйгамбәргә вәхи китергән Җәбраил фәрештә иде. Син пәйгамбәр булачаксың. Син халыкны хак дингә өндәгәндә сиңа җәбер итәчәкләр. Шул вакыт исән булсам сиңа ярдәм итәр идем», дигән. Моннан соң озак тормыйча Варака вафат иткән. Ул бу вакыт сукыраеп беткән бер карт икән. Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлегенә иң башлап ышанучы кеше менә шушы Варакадыр.

Мөхәммәд галәйһиссәлам пәйгамбәр булгач иң башлап халыкны яшерен сурәттә генә дингә өнди башлаган. Ул гомерендә бер тапкыр ялган сөөйләмәгән тугъры вә ышанычлы бер кеше булганлыктан, дус-ишләре аның пәйгамбәрлеген бик тиз кабул иткәннәр. Аңа ир-атлардан иң башлап иман китерүче Әбү Бәкер, хатыннардан хәзрәти Хәдичә, балалардан Гали булган. Шулай ук аның азатлысы Зәед бин Харис белән әлеге бәләкәй вакытта тәрбия иткән Умму Айман да иман китергәннәр. Хәзрәт Әбү Бәкер яхшы гына хәлле, халык арасында игътибарлы, бик яхшы күңелле бер кеше булган. Ул Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлеген бик тиз кабул иткән: «Сиңа атам анам фида. Син тугъры сүзле кешесең, син ялган сөйләрсең дип күңелемә
 дә китермим. Әшхәдү әнлә иләһә иллә Аллаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән рәсүлүллаһ», дигән.

 Моннан соң Госман бин Гаффан, Зөбаер бин Әль-Гаввәм, Габдрахман бин Гауф, Тальха, Сәгъд бин Әби Ваккас, Гәммәр, Габдулла бин Мәсгуд, Әбү Зарр вә болардан башка байтак кешеләр дә иман китергәннәр. Рәсүлүллаһка иман китергән вә аның белән көрәшкән кешеләргә сәхабә диләр. Шулай итеп сәхабәләрнең саннары әкрен-әкрен арта башлаган. Бу вакытларда алар диннәрен халыктан яшерәләр, гыйбадәтләрен дә яшереп кылалар икән.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.