Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Мөхәммәд галәйһиссәламнең егетлек дәвере



1.4. Мөхәммәд галәйһиссәламнең егетлек дәвере

 Югарыда сөйләгәнчә Мөхәммәд (г.с.) балалык дәверен әүвәл сөт анасы Хәлимә кулында, аннан соң анасы хәзрәти Әминә кулында, ул вафат булгач бабасы Габделмөтталиб кулында, анардан соң атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб кулында кичергән. Анасы вафат булгач, аңа аналык тәрбиясен әлеге Умму Айман исемендәге хатын биргән. Ул бик акыллы, бик яхшы бер хатын булган. Ул Мөхәммәд (г.с.)не бик ярата, аңа һәрвакыт шәфкать вә мәрхәмәт күзе белән карый торган булган. Соңыннан Мөхәммәд (г.с.) дә аны бер дә онытмый, аңа кулыннан килгәнчә кадер вә хөрмәт күрсәтә торган булган. Аның хакында ул: «Умму Айман минем анам, соңында анамдыр», дия торган булган. Менә шулай итеп Мөхәммәд (г.с.) балалык дәверен кичергән. Ул шул бала чагында ук бик әдәпле, бик инсафлы булып аңардан балаларда була торган җүләрлекләр бер дә булмаган. Ул олуглар кебек сабыр, басынкы булып, киләчәктә аның аерым бер кеше булачаклыгы беленеп үк торган. Шулай итеп Мөхәммәд (г.с.) егетлек дәверенә кергән. Егет булып җиткәч ул күбрәк сәүдә белән көн иткән. Ул вакыт гарәпләрдә төрле җирләрдә зур базарлар була торган булган. Ошбу базарларның иң мәшһүре «Гуказ базары» дигән базар булган. Мөхәммәд (г.с.) менә шул базарга да баргалаган. Бервакыт ошбу базарга ул Кассу ибн Сәгидә исемле бер карт гарәпнең халыкка карап вәгазь сөйләгәнлеген ишеткән. Бу кеше башка гарәпләр кебек потка табынучы булмыйча, бер Аллаһка гына гыйбадәт кыла икән. Мөхәммәд (г.с.)гә бу вәгазь бик охшап, бик әсәрләнгән. Мөхәммәд (г.с.) егетлек дәверләрен бик яхшылыкта кичергән. Ул башка гарәпләр кебек бер дә потларга табынмаган. Башка кешеләрдә булган бозыклыклар аңарда бер дә булмаган. Гарәпләрдә ул вакыт хәмер эчү бик таралган хәлдә, ул хәмерне үзенә дә алмаган. Потлар исеменә чалынган хайван итләрен ашамаган, мөшрикләрнең дине бәйрәмнәренә бер дә катышмаган. Ул бик сабыр, бик түбәнчелекле, бик юмарт, бик тугры сүзле бер егет булган. Аңарда ялган сөйләү, хыянәт итү асла булмаган. Шуның өчен дә Мәккә халкы аны бик ярата торган булганнар. Халык арасында ул тугрылык белән исем чыгарган.

 Мөхәммәд галәйһиссәлам 20 яшьләрендә вакыт, Кораеш кабиләсе белән икенче бер кабилә арасында зур бер сугыш чыккан. Ошбу сугыш ике ел рәттән булып, беренче елда Кораеш гарәпләре җиңелеп Кәгъбәтуллага сыенганнар. Икенче елда Кораеш гарәпләре җиңгәннәр. Бу сугышта мөкаддәс Кәгъбәтуллага хөрмәтсезлек күрсәтелгәнлектән «Явызлар сугышы» дип атала. Менә шушы сугышта якыннары белән бергә Мөхәммәд (г.с.) дә хәзер булган. Ошбу сугыштан соң Кораеш олуглары җыелышып Мәккәдә җәбер вә золымны бетерү, ватанчылык урынлаштыру өчен бер киңәш мәҗлесе ясаганнар. Ошбу мәҗлестә якыннары белән бергә Мөхәммәд (г.с.) дә хәзер булган. Ул пәйгамбәр булгач та ошбу мәҗлесне исенә төшереп бик яратып сөйли торган булган.

Мөхәммәд галәйһиссәлам 25 яшьләрендә вакыт, зур хак алып, Хәдичә исемендәге бай бер тол хатынның малы белән Шәмгә сәфәр иткән. Ошбу сәфәрендә ул бик зур файда итеп кайткан. Мөхәммәд галәйһиссәлам бик тугъры, бик ышанычлы бер егет булганлыктан Хәдичә электән үк аңа сокланып йөри икән. Ошбу сәфәрдә ул зур файда итеп кайткач, Хәдичәнең күңеле аңа тагы да ныграк утырган. Шунлыктан ул Мөхәммәд галәйһиссәламгә кияүгә чыгарга теләп сүз салдырган. Хәдичә бай хатын булу өстенә бик гакыллы, бик күркәм холыклы, олуг нәсәбле бер хатын булганлыктан, Мөхәммәд галәйһиссәлам үзе дә, бабасы Әбү Талиб тә моны бик мәсләхәт күргәннәр. Шулай итеп, Мөхәммәд галәйһиссәлам Хәдичәгә өйләнгән. Моннан соң инде ул зур дәүләткә чумган. Шулай да булса, ул кәсебен һаман да ташламаган. Һаман да маңгай тиресе белән мал тапкан. Моннан соң аның фәкыйрь-фокарага, ятим һәм мескеннәргә ярдәме бик күбәйгән.

 Мөхәммәд галәйһиссәлам 35 яшьләрендә чакта, зур яңгыр вә ташкын сәбәпле Кәгъбәтулланың бәгъзе җирләре җимерелгән икән. Шунлыктан, аны төзәтергә керешкәннәр. Кәгъбәтулла, искедән бирле гарәпләр каршында бик мөкатдәс бер гыйбадәтханә булганлыктан, аның өчен хәләл көч белән җыелган малларыннан иганәләр җыйганнар. Шулай итеп эшкә керешкәннәр. Кораеш гарәпләренең иң олуг кешеләре дә бу эшкә катнашып, таш вә кирпечләрне үз аркаларында ташыганнар. Ошбу вакыт Мөхәммәд галәйһиссәлам дә мөбарәк җилкәләрендә таш күтәреп китерә торган булган. Бина тәмам булгач мөбарәк Хәҗәру әсвәдне (кара таш) әүвәлге урынына кую мәсьәләсе кузгалган. Кораеш ыругларыннан һәрберсе моны үзләре алып куймакчы булганнар. Шулай итеп арада зур шау-шу күтәрелгән, сугышыр дәрәҗәгә җиткәннәр. Ахырда Кәгъбәтулла ишегеннән иң элек кем килеп керсә, шуның хөкеменә разый булырга булганнар. Ходайның туры китерүе белән шул вакыт Кәгъбә ишегеннән Мөхәммәд галәйһиссәлам килеп кергән. «Мөхәммәд — тугъры вә ышанычлы кеше», — дип моңа һәркайсы шатланганнар. Шуннан соң Мөхәммәд галәйһиссәлам Хәҗәр әсвәдне бер киемгә салдырып, тирәсеннән Кораеш ыругларының башлыкларыннан тоттырган. Шулай итеп әүвәлге урынына җиткергәч ташны үз кулы белән алган да, урынына куйган. Шуның белән шау-шу басылып калган.

 

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.