Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Мөхәммәд галәйһиссәламнең дөньяга килүе вә балалык дәвере



1.3. Мөхәммәд галәйһиссәламнең дөньяга килүе вә балалык дәвере

 Гайсә пәйгамбәрнең килүенә 600 еллар булганда, Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр дога кылып сораган, Тәүрат вә Инҗилдә аның хакында сөенеч бирелгән Мөхәммәд пәйгамбәр дөньяга килгән. Ул Гәрәбстан исемендәге мәмләкәтендә Мәккә шәһәрендә туган. Аның дөньяга килүе рабигуль-әүвәл аеның тугызында, дүшәмбе көн иртә белән булган. Милади белән хисаплаганда бу көн 571 нче ел, апрельның 17 сенә туры киләдер. Мөхәммәд пәйгамбәр туган елны гарәпләр «Фил елы» дип йөртә торган булганнар.

 Мөхәммәд галәйһиссәлам гарәп нәселеннәндер. Гарәп халкы хәзердәге кебек үк ул вакытларда да Гарәбстан ярым утравында тора торган булганнар. Алар бик күп кабиләләргә бүленгән булып, Кахтан вә Гаднан исемендә ике ерак атага барып терәләләр. Гаднан гарәпләренең төп нәселләре Исмәгыйль пәйгамбәргә барып терәлә. Кахтан гарәпләре дә, Гаднан гарәпләре дә Нух пәйгамбәрнең Сам исемендәге углы нәселеннәндер.

Кахтан гарәпләренең күбрәге Гарәбстанның шимәл вә җәнүб тарафларында, Гаднан гарәпләре урта Гарәбстанда тора торган булганнар. Гаднан гарәпләреннән булган кабиләләрнең иң мәшһүре Кораеш кабиләседер. Кораеш гарәпләре Мәккә шәһәрендә вә аның тирәсендәге сахраларда тора торган булганнар. Мәккә шәһәре Ибраһим вә Исмәгыйль пәйгамбәрләр тарафыннан бәрәкәт теләнеп дога кылынган бер шәһәр булганга, һәм дә анда алар бина кылган мөбарәк Кәгъбәтулла булганга, Кораеш гарәпләре башка кабиләләрнең барысыннан да өстен, барысыннан да артык, барысыннан да кадерле вә хөрмәтле иделәр.

 Гарәп кабиләләреннән һәрберсе үзе әллә ничә ыруга  бүленәләр. Кораеш кабиләсе ул вакыт 12 ыруга бүленгән булып, боларның иң алдынгысы Һашим ыруы иде. Мөхәммәд галәйһиссәлам менә шушы гарәп кабиләләренең иң алдынгысы, иң шәрифе булган Кораеш кабиләсеннән, Кораеш кабиләсенең дә иң артыгы булган Һашим ыруыннандыр.

 Мөхәммәд галәйһиссәламнең атасы Габделмөтталиб углы Габдулла, анасы Ваһеб кызы Әминәдер.

 Габделмөтталиб Мәккә гарәпләренең вә Кораеш гарәпләренең иң олуг кешесе иде. Вәһеб тә билгеле кешеләрдән иде. Мөхәммәд галәйһиссәламнең атасы Габдулла, ул дөньяга килүдән 2 ай элек вафат булган. Ул Шам дигән җиргә барышлый Мәдинә шәһәрендә авырып, шул авыруыннан дөньядан кичкән. Кабере Мәдинә шәһәрендәдер. Бу вакыт аның яше 25 тирәсендә генә булган. Мөхәммәд галәйһиссәламгә атасыннан калган мал бик аз булган: 5 дөя, берничә баш сарык, Умму Айман исемендә бер җәрия.

 Мөхәммәд галәйһиссәлам башта анасы хәзрәти Әминә кулында тәрбияләнгән. Ул вакытларда Мәккә гарәпләрендә баланы имезү вә тәрбияләү өчен сахра гарәпләренә тапшыру гадәте бар икән. Сахрада бала таза вә әрсез булып үскәнгә күрә шулай итәләр икән. Шул гадәт буенча хәзрәти Әминә дә баласын Мәккәгә якын бер сахрада тора торган Бәни Сәгъд дигән бер кабиләдән булган Хәлимә исемле хатынга тапшырган. Шулай итеп Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәти Хәлимә сөте белән тәрбияләнгән. Шунлыктан Хәлимә, Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөт анасы дип аталадыр. Мөхәммәд галәйһиссәлам Хәлимә кулында бишенче яшенә кадәр торган. Ошбу вакытларда бу гаиләгә күп бәрәкәтләр килгән. Елның ачлык, туклык ел булуына карамыйча, хайваннарның җилеме тулы сөт була торган булган. Шул вакытларда ук Мөхәммәд галәйһиссәламнең киләчәктә олуг бер кеше булачаклыгы сизелгән.

Хәлимә кулыннан алынгач Мөхәммәд (г.с.) анасы кулында тәрбия кылына башлаган. Хәзрәти Әминә һәр ел диярлек сөекле иренең каберен зиярат итү өчен һәм дә иренең якыннарын күрү өчен Мәдинә шәһәренә бара торган булган. Мөхәммәд галәйһиссәлам 6-7 яшькә җитеп аз-маз уңны-сулны аера башлагач, хәзрәти Әминә аны да үзе белән бергә Мәдинәгә алып киткән. Яннарында әлеге Умму Айман да булган. Ләкин хәзрәти Әминәнең бу вакыт әҗәле җиткән икән. Ул Мәдинәдән кайтышлый Әбвә исемендәге бер авылда авырып вафат иткән һәм шунда күмелгән. Шулай итеп Мөхәммәд (г.с.) анасыннан аерылып Умму Айман кулында Мәккәгә кайткан.

 Моннан соң Мөхәммәд (г.с.) бабасы Габделмөтталиб тәрбиясенә күчкән. Габделмөтталиб аны гаять дәрәҗәдә ярата вә үз балаларыннан да артык сөя торган булган. Аның киләчәктә олуг бер кеше булачаклыгын сизгәнгә күрә тәрбиясенә дә әһәмият бирә торган булган. Шунлыктан Мөхәммәд (г.с.)гә ятимлек ачысын татырга артык туры килмәгән. Ләкин озак үтмәгән, ул 8 яшькә җиткәндә бабасы Габделмөтталиб тә дөньядан кичкән. Шулай итеп аңа сөекле бабасыннан да аерылырга туры килгән. Габделмөтталиб вафат иткәч Мөхәммәд (г.с.) бик каты кайгырган вә елаган.

 Габделмөтталибтән соң Мөхәммәд (г.с.) аның өлкән углы Әбү Талиб тәрбиясенә күчкән. Әбү Талиб Мәккә халкы арасында бик игътибарлы вә хөрмәтле бер кеше булган. Ул бәни Һашим ыруының башлыгы да булган. Ул Мөхәммәд (г.с.)гә бик шәфкатьле, бик мәрхәмәтле булып, аны үз балаларыннан да артык ярата торган булган. Әбү Талиб уртарак хәлле булып, өй эче дә бик зур булмаганлыктан, Мөхәммәд (г.с.)гә аның кулында бераз мәшәкать тә күрергә туры килгән: ул 9-10 яшьләрендә чакта ук үз якыннарының малларын көтеп бер төсле кәсеп белән маташкан. Болай көтү көтү бер Мөхәммәд (г.с.) пәйгамбәрдә генә булмыйча, башка пәйгамбәрләрнең дә бик күбесе яшь чакларында көтү көткәннәр икән.

Кораеш гарәпләре һәрвакыт кәрван белән Шәм җиренә мал итеп, аннан Гарәбстанга мал алып кайта торган булганнар. Мөхәммәд (г.с.)нең тәрбиячесе Әбү Талиб та шул кәрванга кушылып гелән Шәм тарафларына бара торган булган. Бервакыт Әбү Талиб кәрван белән Шәмгә чыгарга торганда Мөхәммәд галәйһиссәлам бабасыннан аерыласы килмичә елаган. Шунлыктан Әбү Талиб үзе белән моны да алып киткән. Ошбу вакыт ул 9 белән 12 яшьләр арасында булган. Шәмнән кайтышлый кәрван Бусра шәһәре янында ял иткәндә болар янына христиан динендә булган бер суфи кеше килгән. Ул Мөхәммәд галәйһиссәламне күреп, аның Тәүрат вә Инҗилдә сөенеч бирелгән пәйгамбәр булачаклыгын уйлаган һәм бу турыда Әбү Талибка да сөйләгән.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.