Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Шиксез, Аллаһ хозурында ислам дине генә дин.



19. Шиксез, Аллаһ хозурында ислам дине генә дин.

 

1.2.Мөхәммәд пәйгамбәр килер алдыннан

 Аллаһ Тәгаләнең бәндәләренә мәрхәмәте гаять дәрәҗәдә зурдыр. Ул безне юктан бар кылып, безгә дөнья көтү өчен кирәк нәрсәләрнең барысын да биргән. Без шул нәрсәләрдән теләгәнчә файдаланабыз. Аллаһ Тәгалә безне шулардан файдалана алырлык итеп яраткан вә шул нәрсәләрдән файдаланырга тәмам ирекле кылган. Ләкин адәм баласы күп вакыт үзен яраткан Ходасын оныта, аңа биргән олуг нигъмәтләренең кадерен белми, шөкранасын кылмыйдыр. Аллаһ Тәгалә аңа аң вә гакыл биреп, ул шул аң вә гакылы белән яхшылык вә яманлыкларны, үзенә киләчәктә файдалы вә зарурлы булачак нәрсәләрне аера алса да, күп вакыт нәфсенә булышып, шайтанына алданып, Аллаһ Тәгаләгә булган бурычларын үтәми, үзенә зарур булып төшәчәк нәрсәләрдән тыелмыйдыр.

Менә адәм балалары шундый булганга күрә, Аллаһ Тәгалә аларны үз башларына гына калдырмыйча, аларга юлбашчылар, дин вә шәригать өйрәтәчәк кешеләр җибәрә торган. Иң башлап адәм балаларына юлбашчылык килеп, дин вә шәригать өйрәткән кеше Адәм пәйгамбәрдер. Аңардан соң да бик күп пәйгамбәрләр килгән. Шуңа адәм балалары бер пәйгамбәр вафат булып озак вакыт үтте исә юлдан адаша торган булганнар: Аллаһ Тәгаләне оныта, аңа тиешенчә гыйбадәт кылмый, әллә нинди нәрсәләрне Аллаһ дип белеп шуларга гыйбадәт итә торган булганнар. Шунлыктан рәхмәте киң булган Ходай Тәгалә боларга бер пәйгамбәр, соңында икенче пәйгамбәр җибәрә генә торган, кайвакытларда бер үк вакытта берничә пәйгамбәр заманына килеп җителгән.

 Мөхәммәд пәйгамбәр килер алдыннан да эшләр шул югарыда әйтелгән рәвешчә булган: Гайсә пәйгамбәрнең килүенә 600 еллап озак вакыт үтү сәбәпле җир йөзендәге халыкларның күбрәге тугры юлдан адашып киткәннәр. Ташлар, агачлар, әллә нинди сурәтләрне Аллаһ дип белеп, шуларга гыйбадәт итә вә шулардан теләкләр сорый торган булганнар. Күк, җирне вә бөтен нәрсәләрне яраткан бер Аллаһны бөтенләй онытканнар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең үз кавеме булган гарәпләр дә шулай ук таш вә агачларга, төрле сурәтләргә гыйбадәт итә торган булганнар. Ул вакыт хәзрәт Муса вә Гайсә шәригатьләре белән гамәл кылучылар күп булса да, әүвәлгесе озак вакыт үтү сәбәпле онытыла язган, икенчесенә ияргән халыклар үзара ихтиляфләшеп төрле мәзһәбләргә аерылган булганнар. Аның соңында ул вакытлар төрле кавем вә төрле милләтләр арасындагы низаг вә гаугаларның, бер-берсенә җәбер вә золымларның иге чиге булмаган. Шунлыктан боларны тугры юлга күндерәчәк, аларга әдәп вә тәрбия бирәчәк, гүзәл холыкларга димләячәк бер пәйгамбәрнең килүенә хаҗәт бик төшкән булган.

Иске диннәрдә, хосусан Муса вә Гайсә галәйһиссәламнәр, шәригатьләренең Ибраһим нәселеннән бер пәйгамбәрнең киләчәклеге хакында сүз булганлыктан, бу вакытларда Мөхәммәд галәйһиссәламнең килүе бик көтелә икән. Яһүд голәмәсе моны бик тиз булачак эш дип бөтенләй ышанып көтә торган булганнар. Хәтта гавәм арасында да бу сүз сөйләнә торган булган. Ләкин яһүдиләр ошбу пәйгамбәрнең үз араларыннан вә үз нәселләреннән килүен өмет итә торган булганнар. Насара голәмәсе дә моны бик ышанып көтәләр икән. Менә шул көтелгән пәйгамбәр, пәйгамбәрләрнең иң олугысы булган Мөхәммәд галәйһиссәламдер. Аңа бирелгән Коръән һичбер вакыт югалмаячак вә онытылмаячак булганга күрә, ул пәйгамбәрләрнең иң ахыргысыдыр. Аңа бирелгән шәригать тә иң соңгы вә ахырзаманга кадәр калачак шәригатьтер.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.