Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Ислам дине таралуы



الحمد لله رب العالمين و الصلاة و الصلام علي رسوله الكريم و علي اله و اصحابه اخمعين

1. Бүлек

 

1.1. Ислам дине таралуы

Ислам сүзе гәрәпчәдән буйсыну дигән мәгънә бирә. Ислам термины Коръәндә сигез тапкыр зикер ителә. Мәсәлән Аллаһының дине ислам (3 сүрә 17 нче аят).Ислам дине Көнбатыш Гарәбестанда 7 нче гасыр башында формалашкан. Ул чорда да Көнбатыш Гарәбестанда патриахаль ыруглык общинасының таркалуы, кабиләләрдә югары катлау белән гади халык арасында мөлкәт ягыннан тигезсезлекнең үсүе, каршылыкларның көчәюе гомумгарәп дәуләтенең барлыкка килүе өчен алшартлар  тудырган. Дәүләт барлыкка килү исә кабиләләр арасында таркаулыкны һәм үзара дошманлыкны бетерергә тиеш булган. Әнә шундый мәсьәләләрне хәл итү өчен гарәп җәмгыяте яңа дини сестемага-мәҗүсилекнең күп Аллага ышану кебек якларыннан азат булган яңа дингә-мохтаҗ булган. Шуңа күрә бер генә Аллага ышану, кабиләара дошманлыкка каршы мөселманнарның бердәмлегенә өндәү идеясенә корылган ислам нәкъ менә шундый идиология буларак кабул ителгән. Һәм ислам дине гарәп дәүләтен төзү өчен барган көрәшнең, ә соңрак Гарәбстаннан башка илләрдә алып барылган хәрби-политик экспансиясенең дә идеологик тышчасы булып әверелгән. Хиҗазда патриахаль община җәмгыятенең таркалуы һәм колбиләүчелек укладының формалашуы кебек социаль-экономик шартлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән исламдине 7-8 гасырларда гарәпләр алып барган яулап алу сугышлары нәтиҗәсендә генә феодаль җәмгыять дине булып өлгереп җитә. Гарәбстан халкының ислам диненә кадәрге чордагы тормышын һәм иҗтимагый аңы дәрәҗәсен күзаллау өчен исламгача поэзия үрнәкләре зур әһәмияткә ия. Соңрак фәкыйһлар гарәпләрнең исламга кадәрге тарихын әл-җаһилия (гар.-томанлык, мәҗүсилек эпохасы) дип атый башладылар. Ислам диненең башлангыч чорын өйрәнү һәм тасвирлау өчен Коръән төп чыганак булып хөзмәт итә. Бу яктан караганда, ул ислам историографиясе өчен бик мөһим чыганак. Гарәп басып алулары аркасында, хәлифәт составына борынгы феодаль мөнәсәбәтләр хөкем сөргән илләр дә кергән. Ул мөнәсәбәтләр басып алучы гарәпләрнең үзләренә дә тәэсир иткән, ә бу, үз чиратында, ислам идеологиясендәге үзгәрешләргә сәбәп булган. Туып килүче феодаль җәмгыять интересларыннан чыгып, ислам дине идеологлары сыйнфый җәмәгать булып яшәүче күршеләренең югарырак үсеш алган дини системаларыннан (яһүд, христиан диннәре, зороастризм) шактый күп элементларны кабул итеп алганнар. Тәгълимат буларак формалашу процессында ислам дине хәнифләр өйрәтүләренә, гарәпләрнең борынгы традицион дини ышануларына кагылышлы элементларны да үзләштерә. Ниһаять, феодаль, стройга яраклаштырылган өйрәтүләр җыелмасы буларак Сөннә барыкка килә һәм аның барлыкка килүе ислам дине үсешендәге яңа этап булып санала. Сөннә 9 гасырда кодификацияләнә һәм, Коръән кебек үк, ислам диненә изге саналган китаплар рәтенә кертелә башлый. Шуннан ислам диненең догматларын һәм йолаларын эшкәртү ихтыяҗы туа. Үзе яши башлаган гасырда ук ислам дине ике төп юнәлешкә аерыла һәм шул чордан башлап мөселманнарны Сөннә тарафдарларына (сөнниләр) һәм шига (шига Гали – Гали группасы дигән сүздән) тарафдарларына (шыгыйларга) бүлеп йөртә башлыйлар. Мондый бүленүгә хакимлек итүче сыйныфтагы ике группа арасында барган власть өчен көрәш сәбәп булган. Мөселманнарның гомуми массасыннан хәлифә Гали тарафдарлары аерылып чыккан (661 ел). Башта бу төркемдә Ирак гарәпләре генә булган, соңрак аларга Иран мөселманнары да кушылган. Өмәвиләр династиясе халифәләренә буйсынган Азия һәм Африка мөселманнарының иң зур күпчелеге сөнниләрне тәшкил итә башлаган. Феодаль мөселман җәмгыятенең үсә баруы феодаль хокук белемен-фикыһны эшләү мәсьәләсен көн тәртибенә куйган. Сөнниләрдә аның нигезе итеп, Коръән һәм Сөннә белән бергә, иҗмагъ һәм кыяс алынган. Мөселман хокукы белгечләре-фәкыйһлар феодалларның сыйнфый өстенлеген изгеләштерә һәм аларның интересларын якларга тиешле мөселман хокукы кодексын-шәригатьне төзегәннәр. Борынгы община строе көчен саклаган кабиләләргә һәм халыкларга хас булган һәм аларның иҗтимагый мөнәсәбәтләрен билгеле бер дәрәҗәдә тәртипкә сала торган гадәтләр (гадәти хокук) шаригатькә әзме-күпме яраклаштырыла, яки шәригать законнары белән тиңләштерелә. 9 гасырда мөселман хокукы нормаларын эшләү тәмамлана. Аны эшләү процессында сөнни мөселманнар дурт мәзһәбкә аерылалар: хәнәфиләр, маликийлар, шафигыйлар, хәнбәлиләр. Ул мәзһәбләргә нигез салучылар (Әбү Хәнифә, Мәлик ибне Әнәс, әш-Шафигый, Ибн Хәнбәл) хәзерге көнгә кадәр мөселманнар арасында зур авторитетлардан саналалар. Алардан соң иҗтиһад заманы үтте дип исәпләп, мөселман хокукын яңа иҗтимагый-политик күренешләргә яраклаштыру фәтвалар чыгару юлы белән генә хәл итә башлый. Ислам диненең йолалар системасы да шәригатькә туры китереп тәмам эшләнеп бетә.

    Ислам — җәмгыятьтә уйларга күнеккәнчә, башка диннәр рәтендәге гади дин түгел. Ислам — бөтен фәнни гыйлемнәрне үзендә туплаган һәм барлыгыбызның абсолют рәвештә бөтен аспектларына тиюче, дини тәгълимат системасының башы. Ислам, кешелек тарихының беренче көненнән булган һәм соңгы көннәренәчә булачак.

 Аллаһ Тагәлә әйтә:

 

إِنَّ الدِّينَ عِندَ اللّهِ الإِسْلاَمُ

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.