Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ТАТАРСТАН ЖӨМҺҮРИЯТЕ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ



ТАТАРСТАН ЖӨМҺҮРИЯТЕ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ

КАЗАН ЮГАРЫ МӨСЕЛМАН МӘДРӘСӘСЕ «МӨХӘММӘДИЯ»

 

Ислам шәригате. Гарәп теле.

 

Яклауга кертелде

Читтән торып уку бүлегенең проректоры

_______________Вәлиуллин Камил хәзрәт

     (имза)

                  “___”_____________________2012ел

Белгечлек буенча иҗади эш

Темасы: «Мәзһәбсезлекнең әфәте»

 

Башкаручы:

Вәлиуллин Шамил Наил улы

Төркем:

Читтән торып уку бүлеге 4 курс

Җитәкче:                                                              

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин

 

                                           

“_______________”билгесе                    Тапшырылды

белән якланды                                         “___”_____2012ел __________________

“____”______________2012ел

 

__________________________

                      (имза)                                                               

 

Казан 2012

           Эчтәлек

        Кереш...................................................................................................................4бит

1. Бүлек.

1.1. Ислам дине таралуы...............................................................................................................7

1.2. Мөхәммәд Пәйгамбәр килер алдыннан...................................................................................................................10

1.3. Мөхәммәд галәйһиссәламнең дөньяга килүе вә балалык дәвере...........................................................................................................................11

1.4. Мөхәммәд галәйһиссәламнең егетлек дәвере................................................................................................................14

1.5. Мөхәммәд галәйһиссәламгә Пәйгамбәрлек килү......................................17

1.6. Дингә ачык сурәттә өндәү вә мөшрикләрнең пәйгамбәргә каршы төшүләре.................................................................................................................19

1.7. Ислам дине - нинди дин?.............................................................................21

 

2. Бүлек.

2.1. Дүрт Мәзһәб имамнары...............................................................................23

2.2. Мәзһәбләр турында уйланулар.........................................................................................................24

2.3. Хәнифә мәзһәбе....................................................................................................25

2.4. Хәнбәли мәзһәбе..........................................................................................25

2.5. Шафигый мәзһәбе.......................................................................................25

2.6. Мәликийләр мәзһәбе...................................................................................25

2.7. Әбү Хәнифә хәзрәтләре.........................................................................................................26

2.8. Әбү Хәнифәнең шәкертләре.....................................................................31

2.9. Әбу Хәнифә хезмәтләре.............................................................................31

2.10. Имам Шәфигый хәзрәтләре.....................................................................32

2.11. Тормыш юлы.............................................................................................32

2.12. Имам Мәлик хәзрәтләре..........................................................................35

2.13. Имам Хәнбәл хәзрәтләре.........................................................................37

2.14. Тормыш юлы............................................................................................38                       3. Бүлек.

3.1. Мәзһәбләрдән баш тарту............................................................................41

3.2. «Мәзһәб ни өчен кирәк?» — дип сораучылар булырга  мөмкин........................................................................................................................53

3.3. Мәзһәб буенча яшәү зарурлык..................................................................55

3.4. Тәкълид — иҗтиһад....................................................................................59

3.5.Тәкълид проблематикасы...................................................................................................62

3.6. Фикъһе белгечләре (факиһләр) нинди төркемнәргә бүленәләр?...........................................................................................................71

3.7. Ваһһабчык хәрәкәте....................................................................................74

3.8. Ваһһабчылар идеологиясен ничек җиңәргә?.............................................82

Йомгак.................................................................................................................84

Кулланылган әдәбият........................................................................................86

Чыганаклар.........................................................................................................86

Кереш

       Галәмнәрнең Хуҗасы, адәмнәрнең һәм җеннәрне бөек максат белән яраткан Раббыбызгаа мактауларыбызны ирештерәбез! Бу дөньяга мәрхәмәт өммәт, Хак юлга өндәргә һәм дөнья-ахирәт бәхетенә юл күрсәтергә яратылган Пәйгамбәр Мөхәммәд с.г.в. салаватларыбыз һәм сәламнәребез булса иде. Аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә бәрәкәт сорыйбыз.

         Ислам дине кеше аңына юнәлдерелгән һәм моңа зур игътибар бирә. Шул вакытта дөнья-ахирәт бәхетенә ирешү өчен зиһен булу гына җитми. Шуңа күрә Аллаһу Тәгалә пәйгамбәрләрен һәм Изге китапларын җибәргән һәм аларга буйсынырга боерган.

            Пәйгамбәрләр һәм Изге китаплар-кешелек дөньясының котылу чарасы һәм Аллаһу Тәгаләнең әдәмнәргә иңдергән иң зур мәрхәмәте.

          Аллаһ илчесе с.г.в. үз өммәтенең җитмеш өч төркемгә бүленәчәген һәм берсеннән кала барысының да җәһәннәмгә эләгәчәген искәрткән. Бу төркемдә кемнәр булачагын сорагач, Пәйгамбәребез с.г.в “Мин һәм минем сәхабәләремә иярүчеләр”,-дип җаваплаган.

            Икенче хәдискә таянып Ислам тарихында карашлары буенча аерылган ике төркемне, ике төп агымны билгеләргә мөмкин.

            Беренче төркем- Ислам чыганакларын дөрес кулланучы һәм әһле- сөннәт юлын төгәл үтәүче ихлас мөселманнар. Икенче төркем- бер яктан икенче якка бәрелүче,фетнә чыгаручы, шикле дәлилләргә таянучы һәм зыянлы бидгать кертүче адашканнар төркеме.

          Хак юл- әхле-сөннәт юлы. Аның дүрт чыганагы бар- Корьән, Сөннәт, Иҗмагъ һәм Кыяс. Теге яки бу сәяси ихтыяҗларны кайгыртып һәм матди байлыкларга кызыгып, беренчел чыганакларны дөрес аңламаганлыктан адашкан төркемнәр килеп чыга. Шуларның иң куркынычы-ваһһабичылык.

           Ваһһабчылар мәзхәбләрне танымый. Бу мөселманнарның бердәмлеген җимерә, дип саный. Мәзхәбләр- бидгать ( яман яңалык), ди алар.

           Аллаһ илчесе Мөхәммәд с.г.в. әйткәнчә, гасырлар дәвамында аның өммәтендә төрле агымнар барлыкка килгән, килә торган. Аларның кайберләре Ислам кысаларында калган, кайберләре, Аллаһ сакласын, адашып көферлеккә бирелгән. Хак юлда калган төркем “Фирка-и Наҗия”-“Котулычылар төркеме” дип аталачак. Аллаһ илчесе с.г.в. “....Минем өммәтем җитмеш өч төркемгә бүленәчәк, берсеннән кала –барысыда, Җәһәннәмгә эләгәчәк”,-дигән. Аннан: “Нинди төркем соң ул?” –дип сораганнар. Пәйгамбәребез с.г.в. “Инануларында һәм гамәлләрендә минем, һәм минем сәхабәләрем юлын тотканнар”,-дигән. (Тирмизи)

           Әһле-сөннәт мөселман өммәтенең күпчелек өлешен алып тора. Аллаһ илчесе: “Минем өммәтемдә килешмәүчәнлек туса, күпчелеге белән булыгыз”,-дигән.

           Гасырлар дәвамында мөселман дөньясында төрле агымнар һәм адашкан төркемнәр барлыкка килә торган. Фетнә капкалары әле Гомәр р.г. икенче хәлифә булган заманда ук ачылган һәм хәзергә-1400 елдан соң да ябылганы юк. Шунда бернигә карамыйча хак юл булган һәм ул ачык рәвештә билгеләнгән. Бу юл әһле-сөннәт вәлҗәмәгать дип атала.

           Гакыйдә-инануда әһле-сөннәт яклылар имам Матруди яки Имам Әшгари мәзһәбен тота.

          Сөнниләрнең гамәлләрендә дүрт мәзһәб бар: Әбү Хәнифә мәзһәбе, Шәфигый мәзһәбе, Хәнбәли мәзһәбе, Мәликий мәзһәбе, Аларның һәр бересе дөрес.

           Әһле-сөннәт вәкиле булыйм дисә, мөселман түбәндәгеләрне эшләргә тиеш:

         А) гакыйдәдә имам Матуриди яки имам Әшари юлын тотарга:

         Б) гамәлләрендә дүрт мәзһәбнең мәзһәбнең тугры булырга;

         В) һәр нәрсәдә сайланган мәзһәб карашлары кулланылырга тиеш.

         Ваһһабчылар кебек матуриди мәзһәбен хурлаучылар сөнни мөселманнар түгел, ә адашкан сектантлар. Адашкан агымнар йөз еллар дәвамында Исламны эчтән какшатырга мәзһәбләрне җимерергә тырыша. “Бу мәзһәбләр каян килгән? Ислам-бердәмлек дине .....” дип чырайларын сыта ваһһабчылар һәм: “Коръән һәм Сөннәт җитә.... Мәзһәбләрне гамәлдән чыгарырга кирәк: һәркем Коръән һәм Сөннәт белән рухлансын”,-дип дәвам итә. Әмма сөнниләр шайтанга ияргән сектантлар белән бергә була алмый.

          Шуңа күрә мин бу иҗади эшемне Мәзһәбсезлекнең әфәте дигән темасын күтәрергә булдым, чөки бүгенге көндә Мәзһәбне танымыйча йөрүчеләр бик күп. Әмма аларның фикерләре дөрес түгел, Мәзһәб ул юл! Туры юлдан гына барсаң тайпылмыйсың туры барасың. Аллаһ Тәгалә аларга бу туры юлдан барырга, тайпылмаска насыйб итсен иде.

  

 

                              



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.