Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ТӨНЬЯК КАВКАЗ. УРАЛ



ТӨНЬЯК КАВКАЗ. УРАЛ

1 нче вариант

1.Урал таулары кайсы тау ясалу чорында барлыкка килгән?

1. Альп тау ясалуы чорында.

2. Мезозой тау ясалуы чорында.

3. Герцин тау ясалуы чорында.

2.Тау сыртларының куэсталы төзелеше нинди тау­ларга хас?

1.Урал тауларына.

2.Кавказ тауларына.

3.Уралның кайсы өлешендә явым-төшем күләме мак­сималь була?

1. Көнбатыш өлешендә.

2. Көнчыгыш өлешендә.

4.Кавказ тауларының итәкләреннән башлана торган елгаларга нинди су режимы хас?

1. Җәйге ташулы.

2. Язгы ташулы.

3. Кинәт су арту режимы.

5.Түбәндә саналган үзенчәлекләр Урал тауларының кайсы өлешенә хас: Урал тауларының иң түбән өлеше, абсолют биеклекләре 500—800 метрдан артмый, рельеф­ның хәзерге үзгәрүе күбрәк тышкы көчләр тәэсирендә бара; тауларда тайга «патшалык» итә.

1. Төньяк Урал.

2. Урта Урал.

3. Көньяк Урал.


1.Абсолют биеклеге буенча Урал тауларының күпче­лек өлеше нинди төркемгә керә?

1. Тәбәнәк тауларга.

2. Урта биеклектәге тауларга.

3. Биек тауларга.

2.Бу территориядә химик составы, температурасы һәм башка үзенчәлекләре буенча төрле булган мине­раль су чыганаклары бик күп. Бу — ...

1. Урал таулары.

2. Төньяк Кавказ.

3. Көнчыгыш Европа тигезлегенең төньяк өлеше.

3.Төньяк Кавказның кайсы өлешендә климатның континентальлеге көчлерәк?

1. Көнбатыш өлешендә.

2. Көнчыгыш өлешендә.

4.Урал тауларының кайсы өлешендә биеклек пояс­лыгын тулысынча күрергә мөмкин?

1. Поляр алды Уралында.

2. Төньяк Уралда.

3. Көньяк Уралда.

5.Түбәндә саналган үзенчәлекләр Төньяк Кавказның кайсы өлешенә хас: абсолют биеклеге 150 м дан артмый, климаты һәм бик уңдырышлы туфраклары аркасында бу өлкәләрне Россиянең ашлык амбары дип атарга була. Бу-...

1. Ногай даласы.

2. Кубань буе тигезлеге.

3. Ставрополь калкулыгы.

1.Кавказ таулары кайсы тау ясалу чорында барлыкка килгән?

1. Альп тау ясалуы чорында.

2. Мезозой тау ясалуы чорында.

3. Герцин тау ясалуы чорында.

2.Урал тауларының тектоник хәрәкәт нәтиҗәсендә соңгы тапкыр күтәрелүе кайсы тау ясалу чорында бул­ган? ,

1. Мезозой эрасының триас чорында.

2. Кайнозой эрасының палеоген чорында.

3. Кайнозой эрасының неоген-дүртенчел чорында.

3.Төньяк Кавказның кайсы өлешендә явым-төшем күбрәк була?

1. Көнбатыш өлешендә.

2. Көнчыгыш өлешендә.

4.Төньяк Кавказ елгаларының туену чыганагы була­рак нинди сулар өстенлек итә?

1. Җир асты сулары.

2. Бозлык сулары.

3. Яңгыр сулары.

5.Түбәндә саналган үзенчәлекләр Урал тауларының кайсы өлешенә хас: тауларның иң биек өлеше, хәзерге рельефы салкынлыктан ашалу һәм борынгы бозланыш белән билгеләнә. Табигый зона — тау тундрасы, ә тау түбәләрендә мәңгелек кар поясы ята. Бу — ...

1. Поляр Урал.

2. Поляр алды Уралы.

3. Көньяк Урал.


1.Россия территориясендә иң озын таулар— ...

1. Сихотэ-Алинь таулары.

2. Кавказ таулары.

3. Урал таулары.

2.Урал тауларының кайсы өлеше рудалы файдалы казылмаларга баерак?

1. Көнчыгыш итәкләре.

2. Субүләр сырт.

3. Көнбатыш итәкләре.

3.Фен дип атала торган күренеш — ...

1. Бик көчле салкын җил һәм ул салкын җил һава масса­лары үтеп кергәндә барлыкка килә.

2. Җылы һәм коры, кайнар диярлек җил, ул 2500 м лы тау­лардан төшкән һава массасыннан барлыкка килә.

4.Төньяк Кавказның күпчелек елгалары агымы буенча — ...

1. Тау елгалары.

2. Тигезлек елгалары.

5.Урал тауларының бу өлешендә яссы Урал алды һәм текә битле Урал арты үзенчәлекләре ачык күренә; табигатьтә кеше эшчәнлеге тәэсире яхшы ук күзәтелә. Бу-...

1. Төньяк Урал.

2. Урта Урал.

3. Көньяк Урал.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.