Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ТАТАРСТАННЫҢ ИКЪТИСАДИ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ГЕОГРАФИЯСЕ» КУРСЫ БУЕНЧА ЙОМГАКЛАУ ТЕСТЫ



«ТАТАРСТАННЫҢ ИКЪТИСАДИ ҺӘМ СОЦИАЛЬ ГЕОГРАФИЯСЕ» КУРСЫ БУЕНЧА ЙОМГАКЛАУ ТЕСТЫ

1 нче вариант

1.Татарстан Республикасында халык санының 1959—1979 елларда тиз үсүе нәрсә белән аңлатыла?

1. Үлүчеләр саны кимү.

2. Туучылар саны арту.

3. Зур промышленность төзелешләре.

2.1989 елдагы халык санын алу нәтиҗәләре буенча республикада иң зур этник төркем — ...

1. Руслар.

2. Татарлар.

3. Башкортлар.

3.Татарстанда хезмәт ресурслары гомуми халык са­нының ничә процентын тәшкил итә?

.1.56%.     2.58%.    3.68%.

4.Промышленность (сәнәгать) структурасында, аның җитештерелгән продукциясе күләменә карап, нинди тармак өстенлек итә?

1. Азык-төлек промышленносте.

2. Машина төзелеше комплексы.

3. Ягулык-энергетика комплексы.

5.Республикада иң куәтле электр станциясе — ...

1. Казандагы 1 нче номерлы ТЭЦ.

2. Урыссу ГРЭСы.

3. Зәй ГРЭСы.

6.Республикада машина төзелеше үсешенә төп этәр­геч — ...

1. Чимал булу.

2. Аңа мохтаҗлык.

3. Квалификацияле кадрлар һәм фән үзәкләре булу.

7.Республикада төп техник культура— ...

1. Рапс.

2. Шикәр чөгендере.

3. Кукуруз.

8.Йөк ташу буенча республика елгалары арасында бе­ренче урында — ...

1. Идел. 2. Кама. 3. Нократ.

9.Административ районнарга икътисади-географик ра шарны туры китереп җавап бирегез.

Икътисади-географик Административ
районнар: районнар:
1. Промышленностьлы Идел буе. А. Алабуга районы.
2. Авыл хуҗалыклы Идел алды. 3. Авыл хуҗалыклы- Б. Аксубай районы.
промышленностьлы В. Мамадыш районы.
Көнбатыш Кама аръягы. 4. Промышленностьлы Көнчыгыш Кама аръягы. Г. Буа районы.
5. Промышленностьлы Кама буе. Д. Питрәч районы.
6. Авыл хуҗалыклы Кама алды. Е. Баулы районы.

 

10.Әлеге икътисади-географик район төп нефть чыгару районы булып санала. Промышленность тармаклары үсеше нефть һәм табигый иярчен газ чыгаруга бәйле. Үз эченә Әлмәт—Бөгелмә ТПКын кертә. Бу — ...

1. Промышленностьлы Идел буе.

2. Авыл хуҗалыклы Идел алды.

3. Авыл хуҗалыклы-промышленностьлы Көнбатыш Кама аръягы.

4. Промышленностьлы Көнчыгыш Кама аръягы.

5. Промышленностьлы Кама буе.

6. Авыл хуҗалыклы Кама алды.


1.Республикада халык саны үсешенең кимүенә төп сәбәп — ...

1. Халыкның табигый үсешенең түбән булуы.

2. Халыкның фәкать читтән килүе («тышкы миграция»).

2.Татар теле нинди телләр төркеменә карый?

1. Иран төркеменә.

2. Төрки телләр төркеменә.

3. Монгол телләре төркеменә.

3.Татарстандагы иң яшь шәһәр — ...

1.Нурлат (Норлат).

2.Азнакай.

3.Баулы.

4.1975 ел белән чагыштырганда Татарстанда нефть чыгару ...

1. Артты.

2. Кимеде.

3. Бер үк күләмдә калды.

5.Республикада иң эре промышленность берләш­мәсе — ...

1. «Казаньоргсинтез» АҖ.

2. «КамАЗ» АҖ.

3. «Нижнекамскшина» АҖ.

6.Химия промышленносте комплексы үзәкләренә ал арның урнашу үзәкләрен туры китереп әйтегез:

     


 


7.Республика авыл хуҗалыгының терлекчелектә әйдәп баручы тармагы — ...

1. Кошчылык.

2. Сарык асраучылык.

3. Мөгезле эре терлек үрчетү.

8.Республика елгалары арасында пассажирлар һәм ту­ристлар йөртү буенча беренче урында торучы елга — ...

1. Идел.

2. Кама.

3. Вятка (Нократ).

9.Административ районнарга икътисади-географик районнарны туры китереп җавап бирегез:

Икътисади-географик районнар:

1. Промышленностьлы Идел буе.

2. Авыл хуҗалыклы Идел алды.

3. Авыл хуҗалыклы-промышлен- ностьлы Көнбатыш Кама аръягы.

4. Промышленностьлы Көнчыгыш Кама аръягы.

5. Промышленностьлы Кама буе.

6. Авыл хуҗалыклы Кама алды.

10.Әлеге икътисади-географик районда ТР өчен иң куәтле ТПК формалашкан. Специальләшү тармаклары булып нефть химиясе һәм машина төзелеше тора. Авыл хуҗалыгы шәһәр яны хуҗалыгы юнәлешендә үскән һәм шәһәр халкының көндәлек ихтыяҗларын канәгатьлән­дерүгә юнәлтелгән. Бу — ...

1. Промышленностьлы Идел яны.

2. Авыл хуҗалыклы Идел алды.

3. Авыл хуҗалыклы-промышленностьлы Көнбатыш Кама аръягы.

4. Промышленностьлы Көнчыгыш Кама аръягы.

5. Промышленностьлы Кама буе.

6. Авыл хуҗалыклы Кама алды.

1.Татарстанда сан буенча күпчелекне ...

1. Шәһәр халкы алып тора.

2. Авыл халкы алып тора.

2.Идел Болгарстанында ислам дине рәсми рәвештә кайсы елда кабул ителгән?

1. 998 елда.

2. 992 елда.

3. 1058 елда.

3.Татар халкының күпчелеге республиканың кайсы төбәкләрендә яши?

1.Көньяк-көнбатыш һәм көньяк районнарында.

2.Эре (зур) елгаларга якын булган урыннарда.

3.Казан артында һәм Көнчыгыш Кама аръягында.

4.Республика халык хуҗалыгының күпчелек кереме ...

1. Ягулык-энергетика комплексына туры килә.

2. Машина төзелеше комплексына туры килә.

3. Төзелеш комплексына туры килә.

5.Машина төзелеше предприятиеләренә аларның ур­нашу үзәкләрен туры китереп атап чыгыгыз:

Машина төзелеше                      Урнашу үзәкләре:

предприятиеләре:

1. «Нефтеавтоматика» заводы. А. Казан шәһәре.

2. «Теплоконтроль» АҖ.         Б. Чистай шәһәре.

3. «Восток» сәгать заводы. В. Лениногорск шәһәре.

6.Республиканың иң зур азык-төлек промышленнос­те үзәге — ...

1. Әлмәт шәһәре.

2. Чаллы шәһәре.

3. Казан шәһәре.

7.Республикада чәчү мәйданнары һәм еллык продук­циясе буенча беренче урында торган культура — ...


1. Уҗым арышы.

2. Сабан бодае.

3. Арпа.

8.Нефть, газ һәм аларның продуктларын күчерү өчен иң уңае һәм икътисади яктан отышлысы — ...

1. Тимер юл транспорты.

2. Су юллары транспорты.

3. Үткәргеч торба транспорты.

9.Административ районнарга икътисади-географик районнарны туры китереп җавап бирегез:

Икътисади-географик районнар:

1. Промышленностьлы Идел буе.

2. Авыл хуҗалыклы Идел алды.

3. Авыл хуҗалыклы-промышлен- ностьлы Көнбатыш Кама аръягы.

4. Промышленностьлы Көнчыгыш Кама аръягы.

5. Промышленностьлы Кама буе.

6. Авыл хуҗалыклы Кама алды.

10.Татарстандагы әлеге икътисади-географик район­ның икътисади нигезен авыл хуҗалыгы (ит-сөт терлек­челеге, сарык асраучылык һәм кошчылык, бөртекле аш­лык һәм техник культуралар игү) тәшкил итә. Промыш­ленность тулысынча авыл хуҗалыгы чималын эшкәр­түгә һәм төзелеш материалларын чыгаруга юнәлтелгән; ул республикада төп бакчачылык зонасы. Бу — ...

1. Промышленностьлы Идел буе.

2. Авыл хуҗалыклы Идел алды.

3. Авыл хуҗалыклы-промышленностьлы Көнбатыш Кама аръягы.

4. Промышленностьлы Көнчыгыш Кама аръягы.

5. Промышленностьлы Кама буе.

6. Авыл хуҗалыклы Кама алды.


1.Халык саны буенча Татарстан Россия регионнары арасында ...

1. 1 нче урында тора.

2. 5 нче урында тора.

3. 7 нче урында тора.

2.Татарстанда русларның күпчелеге кайсы төбәк­ләрдә яши?

1. Көньяк-көнбатыш районнарда.

2. Зур елгаларга якын булган урыннарда.

3. Казан артында һәм Көнчыгыш Кама аръягында.

3.Хезмәт ресурсларының күпчелек өлеше ...

1.Промышленностьта кулланыла.

2.Авыл хуҗалыгында кулланыла.

3.Төзелеш эшләрендә хезмәт итә.

4.Татарстанның төп экспорт продукциясе — ...

1. «КамАЗ» автомобильләре.

2. Нефть һәм нефть продуктлары.

3. Авыл хуҗалыгы продуктлары.

5.Азык-төлек промышленносте предприятиеләренә аларның урнашу үзәкләрен туры китереп атап чыгыгыз:

Азык-төлек                                Урнашу үзәкләре:

предприятиеләре:

1. Шикәр заводы.                     А. Казан шәһәре.

2. Балык эшкәртү заводы.       Б. Чаллы шәһәре.

3. «Холод» АҖ.                      В. Буа шәһәре.

6.ТРда химия һәм нефть химиясе предприятиеләре­нең иң зурысы һәм бу тармак продукциянең 40% тан артыгын эшләп чыгаручы предприятие — ...

1. «Казаньоргсинтез» АҖ.

2. «Нижнекамскнефтехим» АҖ.

3. «Нижнекамскшина» АҖ.


7.Зур промышленность үзәкләре тирәсендә мөгезле эре терлекчелекнең һәм, гомумән, терлекчелекнең нин­ди тармаклары үскән?

1. Ит-сөт терлекчелеге.

2. Сөт-ит терлекчелеге.

3. Сарык асраучылык.

8.Татарстанда йөк һәм пассажирлар ташу ягыннан транспортның кайсы төре беренче урында тора?

1. Тимер юл транспорты.

2. Су юллары транспорты.

3. Автомобиль транспорты.

9.Административ районнарга икътисади-географик районнарны туры китереп ждвап бирегез:

Икътисади-географик районнар:

1. Промышленностьлы

Идел буе.

2. Авыл хуҗалыклы Идел алды.

3. Авыл хуҗалыклы-промышлен-

ностьлы Көнбатыш Кама аръягы.

4. Промышленностьлы Көнчы­гыш Кама аръягы.

5. Промышленностьлы Кама буе.

6. Авыл хуҗалыклы Кама алды.

10.Татарстанның әлеге икътисади-географик районы — ТРның иң алга киткән өлеше. Аның нигезен Казан про­мышленность үзәге тәшкил итә. Авыл хуждлыгы шәһәр яны тармагы тибында үскән. Бу — ...

1. Промышленностьлы Идел буе.

2. Авыл хуҗалыклы Идел алды.

3. Авыл хуҗалыклы-промышленностьлы Көнбатыш Кама аръягы.

4. Промышленностьлы Көнчыгыш Кама аръягы.

5. Промышленностьлы Кама буе.

6. Авыл хуҗалыклы Кама алды.




 

 




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.