Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





РОССИЯНЕҢ КЛИМАТЫ



РОССИЯНЕҢ КЛИМАТЫ

1 нче вариант

1.Россия территориясенең зур өлеше кайсы клима­тик пояста урнашкан?

1. Арктик.

2. Субарктик.

3. Уртача.

4. Субтропик.

2.Рәсемдә нинди атмосфера фронты күрсәтелгән?

1.Салкын фронт.

2. Җылы фронт.

Рәс. 3

3.Изобаралар — ...

1.Уртача температуралары бертөрле булган урыннарны картада тоташтыручы сызыклар.

2.Билгеле бер вакытта еллык явым-төшемнәре тигез бул­ган урыннарны картада тоташтыручы сызыклар.

3.Атмосфера басымы бер үк дәрәҗәдә булган урыннарны картада тоташтыручы сызыклар.

4.Антициклонга нинди һава торышы хас?

1. Болытлы һәм яңгырлы.

2. Коры һәм кояшлы.

5.Кояш радиациясе җир өслегенең нинди өлешеннән күбрәк кайтарыла?

1. Урманнар өстеннән.

2. Комнар өстеннән.

3. Кар өстеннән.

6.Климатның бу төренә түбәндәге үзенчәлекләр хас: ел эчендә континенталь УЬМ өстенлек итә, ә кыш көне континенталь АҺМ нык тәэсир ясый: һаваның еллык, сезонлык һәм тәүлеклек температурасының аермасы бик нык үзгәрә, еллык явым-төшем күләме 200—400 мм; аз карлы бик салкын кышлар һәм уртача җылы җәй. Бу-...

1. Континенталь климат.

2. Кискен континенталь климат.

3. Муссонлы климат.

7.Кола ярымутравына нинди климат төре хас?

1. Арктик.

2. Субарктик.

3. Уртача континенталь УКП.

8.Россия территориясендә һаваның иң югары темпе­ратурасы кайсы районда күзәтелә?

1. Кавказның Кара диңгез яр буенда (Сочи шәһәре).

2. Түбән Идел буенда (Эльтон һәм Баскунчак күлләре янында).

3. Калмык Республикасында (Нарын-Худук авылында).

9.Бик озак коры һәм эссе һава торышы нәтиҗәсендә барлыкка килгән корылык нинди һава массаларына бәйле?

1. Тропик диңгез.

2. Континенталь тропик.

3. Уртача диңгез.

10.Ь.ава торышын билгеле бер вакытка фаразлау өчен кулланыла торган картаның исемен атагыз.

1. Климатик карта.

2. Синоптик карта.

3. Изотермалар картасы.


1. Россия территориясендә климатның континенталь­леге кайсы юнәлештә көчәя?

1. Көнбатыштан көнчыгышка таба.

2. Төньяктан көньякка таба.

2. Рәсемдә нинди атмосфера өермәсе күрсәтелгән?

1. Циклон.                  v

2. Антициклон.

Рәс. 4

3. Изогиеталар — ...

1.Уртача температуралары бертөрле булган урыннарны картада тоташтыручы сызыклар.

2.Билгеле бер вакытта еллык явым-төшемнәре тигез бул­ган урыннарны картада тоташтыручы сызыклар.

3.Атмосфера басымы бер үк дәрәҗәдә булган урыннарны картада тоташтыручы сызыклар.

4.Җылы фронт узганда һава торышы ничек үзгәрә?

1. Озак һәм дәвамлы яңгырлар ява.

2. Кыска вакытлы коеп яуган яшенле яңгырлар күзәтелә, яңгырдан соң тиз аяза һәм кояшлы, аяз көннәр башлана.

5.Россия территориясендә кояш радиациясенең иң аз күләме кайсы районда күзәтелә?

1. Кавказның Кара диңгез яр буенда.

2. Уртача киңлекләрдә (урман зонасы).

3. Төньяк Арктикада.

6.Климатның кайсы төренә түбәндәге үзенчәлекләр хас: кыш көне — коры һәм салкын континенталь НМ, ә җәй көне — җылы һәм дымлы диңгез Ь.М; уртача һава температурасы tr = -24 °C, -16 °C, ә t = +16 °C, +20 °C, еллык явым-төшем күләме 600—80б мм һәм аның иң күп күләме җәй көне күзәтелә, сезонлы җилләрнең тәэ­сире зур. Бу — ...

1. Континенталь УКП.

2. Кискен континенталь УКП.

3. Муссонлы УКП.


 


7.Каспий буе түбәнлегенә нинди климат төре хас?

1. Субарктик.

2. Уртача континенталь УКП.

3. Континенталь УКП.

8.Россия территориясендә иң көчле җилләр (тизлеге 67—69 м/с яки 240—250 км/сәг) кайсы районда күзә­телә?

1. Яңа Җир архипелагында.

2. Төньяк Кавказда.

3. Ладога күлендә.

9.Көчле циклоннар түбәндәге табигать күренешләре­нең кайсын китереп чыгаруда төп сәбәп булып тора?

1. Давыллар.

2. Ком бураннары.

3. Корылык.

10.Күпьеллык күзәтүләр нигезендә төзелгән һәм тер­риториянең климат үзенчәлекләрен сурәтләүче карта­ның исемен атагыз.

1. Климатик карта.

2. Синоптик карта.

3. Изотермалар картасы.

3 нче вариант

1.Россия климатына кайсы океан иң зур тәэсир ясый?

1. Тын океан.

2. Атлантик океан.

3. Ь.инд океаны.

2.Рәсемдә нинди атмосфера фронты күрсәтелгән?

 
Салкын һава
1. Салкын фронт. 2. Җылы фронт.
Җылы һава

3.Изотермалар — ...

1.Уртача температуралары бертөрле булган урыннарны картада тоташтыручы сызыклар.

2.Билгеле бер вакытта еллык явым-төшеме тигез булган урыннарны картада тоташтыручы сызыклар.

3.Атмосфера басымы бер үк дәрәҗәдә булган урыннарны картада тоташтыручы сызыклар.

4.Циклонга нинди һава торышы хас?

1. Болытлы һәм яңгырлы.

2. Коры һәм кояшлы.

5.Кояш радиациясе Җир өслегенең нинди өлешлә­реннән иң аз кайтарыла?

1. Урман өстеннән.

2. Комлыклар өстеннән.

3. Кар өстеннән.

6.Бу климат төренә түбәндәге үзенчәлекләр хас: бу климат, нигездә, көнбатыш күчерү йогынтысына бәйлән­гән Атлантиканың уртача, кыш көне чагыштырмача җылы, ә җәй көне салкынча, ләкин һәрвакыт дымлы ЬМ нәтиҗәсендә барлыкка килә: уртача һава температу­расы tr= -8 °C, -12 °C, tu= +16 °C, +24 °C, еллык явым- төшем күләме 500—800 мм. Бу — ...

1. Субарктик климат.

2. Уртача континенталь УКП.

3. Континенталь УКП.

7.Урта Себер яссы таулыгының зур өлешенә нинди климат төре хас?

1. Уртача континенталь УКП.

2. Континенталь УКП.

3. Кискен континенталь УКП.

8.Россия территориясендә һаваның иң түбән темпе­ратурасы кайсы районда күзәтелә?

1. Байкал аръягында (Чита шәһәре).

2. Якутия (Саха) Республикасында (Верхоянск шәһәре).

3. Якутия (Саха) Республикасында (Оймякон шәһәре).


9.Арктик һәм уртача һава массаларын аера торган климатик фронтның исемен атагыз:

1. Поляр фронт.

2. Арктик фронт.

3. Тропик фронт.

10.Түбәндә саналган табигый зоналарның кайсында дымлылык җитәрлек түгел?

1. Ярымчүлләр зонасында.

2. Далалар зонасында.

3. Тундра зонасында.

4 нче вариант

1. Кояш радиациясенең күләме нәрсәгә бәйле?

1. Явым-төшем күләменә.

2. Кояш нурларының Җиргә төшү почмагына.

2. Рәсемдә кайсы атмосфера өермәсе күрсәтелгән?

1.Циклон.                         (

2.Антициклон.

-s Рәс. 6

3.Россия территориясендә һава массаларының күчүе­нә (хәрәкәт итүенә) күбесенчә нинди җилләр тәэсир итә?

1.Төньяк-көнчыгыш җилләр.

2.Көнбатыш җилләр.

3.Муссоннар.

4.Салкын фронт узганда һава торышы ничек үзгәрә?

1. Озак һәм дәвамлы яңгырлар ява.

2. Кыска вакытлы коеп яуган яшенле яңгырлар күзәтелә, яңгырдан соң тиз аяза һәм кояшлы, аяз көннәр башлана.

5.Россия территориясендә кояш радиациясенең иң аз күләме кайсы районга туры килә?

1. Кавказның Кара диңгез яр буе.

2. Уртача киңлекләр (урман зонасы).

3. Төньяк Арктика.


6.Бу климат төренә түбәндәге үзенчәлекләр хас: кыш көне — АЬМ, ә җәй көне — УҺ.М, кыш озын һәм кырыс (уртача t = -24 °C, -32 °C), бигрәк тә климатның кырыслы­гы көнбатыштан көнчыгышка киткән саен көчәя, ә җәй айлары кыска һәм салкынча (уртача t = +4 °C, +12 °C), уртача еллык явым-төшем күләме 200—400 мм, артык дымлану хас. Бу — ...

1. Субарктик.

2. Уртача континенталь УКП.

3. Кискен континенталь УКП.

7.Ямал ярымутравының үзәк һәм көньяк өлешләре­нә нинди климат төре хас?

1. Субарктик.

2. Континенталь УКП.

3. Кискен континенталь УКП.

8.Россия территориясендә иң җылы кыш кайсы районда күзәтелә?

1. Кавказның Кара диңгез яр буенда (Сочи шәһәре).

2. Түбән Идел буенда (Эльтон һәм Баскунчак күлләре янында).

3. Калмык Республикасында (Нарын-Худук авылында).

9.Уртача һәм тропик һава массаларын аера торган климатик фронт ничек атала?

1. Поляр фронт.

2. Арктик фронт.

3. Тропик фронт.

10.Түбәндә күрсәтелгән табигый зоналарның кайсы­на артык дымлану хас?

1. Ярымчүлләр зонасына.

2. Далалар зонасына.

3. Тундра зонасына.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.