Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





РОССИЯ ТЕРРИТОРИЯСЕНЕҢ РЕЛЬЕФЫ, ГЕОЛОГИК ТӨЗЕЛЕШЕ ҺӘМ ФАЙДАЛЫ КАЗЫЛМАЛАРЫ



РОССИЯ ТЕРРИТОРИЯСЕНЕҢ РЕЛЬЕФЫ, ГЕОЛОГИК ТӨЗЕЛЕШЕ ҺӘМ ФАЙДАЛЫ КАЗЫЛМАЛАРЫ

1 нче вариант

1.Россия территориясендә нинди рельеф формалары өстенлек итә?

1. Таулы рельеф формалары.

2. Тигезлекле рельеф формалары.

2.Тигезлекле рельеф формалары өстенлек иткән өлкәләр нигезендә нинди геологик структуралар ята?

1.Платформалар.

2.Җыерчыклану өлкәләре.

3.Кристаллик калкан — ...

1. Платформаның нигезендә утырма каплам урнашкан участоклар.

2. Платформаның кристаллик нигезе өскә чыккан киң участоклар.

4.Каледон тау ясалуының төп фазасы кайсы чорда барган?

1. Кайнозой эрасының неоген чорында.

2. Мезозой эрасының юра чорында.

3. Палеозой эрасының силур чорында.

5.Алтай тауларының көнбатыш өлеше кайсы тау ясалу чорында барлыкка килгән?

1. Мезозой.

2. Герцин.

3. Каледон.

6.Өстенлек итүче абсолют биеклеге буенча Ока-Дон тигезлеге — ...

1. Түбәнлек.

2. Калкулык.

3. Яссы таулык.

7.Иң биек тау түбәсенә тиешле рельеф формасын ту­ры китереп әйтегез:

Тау түбәләре:

A. Таш (Камень) түбәсе.

Б. Халык (Народная) түбәсе.

B. Җиңү (Победа) пигы.

Г. Белуха түбәсе.

8.Экзоген процессларга алар барлыкка китергән кече рельеф формаларын туры китереп җавап бирегез:

Экзоген процесслар:                 Кече рельеф формалары:

1. Бозлык эшчәнлеге.              А. Елга үзәне.

2. Җил эшчәнлеге.                  Б. Дюна.

3. Агым суларның эшчәнлеге. В. Морена түбәнлекләре

(калкулыклары).

9.Файдалы казылмаларның төрләренә алар таралган районнарны туры китереп җавап бирегез:

Таралу районнары:

A. Якутия (Саха).

Б. Көнбатыш Себернең төньяк өлеше.

B. Тунгуска бассейны.

10.Үткән геологик чорларда җирдә яшәгән хайван һәм үсемлекләрнең казылма калдыкларын өйрәнә тор­ган фән — ...

1. Геохронология.

2. Геотектоника.

3. Палеонтология.


1.Россия территориясе өслегенең күпчелек өлеше кайсы якка таба авыш?

1. Төньякка.

2. Көньякка.

2.Таулы рельеф формалары өстенлек иткән өлкәләр нигезендә нинди геологик структуралар ята?

1.Платформалар.

2.Җыерчыклану өлкәләре.

3.Россия территориясендә сүнгән һәм ата торган вул­каннарның күп санлы конуслары кайсы регионда күзә­телә?

1.Камчаткада.

2.Кавказда.

3.Алтайда.

4.Альп тау ясалу эпохасының төп фазасы кайсы чор­да барган?

1. Кайнозой эрасының неоген чорында.

2. Мезозой эрасының юра чорында.

3. Палеозой эрасының силур чорында.

5.Төньяк-Көнчыгыш Себер таулары кайсы тау ясалу эпохасында барлыкка килгәннәр?

4. Мезозой.

2. Герцин.

3. Каледон.

6.Өстенлек итүче абсолют биеклеге буенча Төньяк Уваллар — ...

1. Түбәнлек.

2. Калкулык.

3. Яссы таулык.

7.Иң биек тау түбәсенә үзенең рельеф формасын ту­ры китереп җавап бирегез:


Рельеф формалары: Тау түбәләре:
1. Тянь-Шань. 2. Памир. 3. Кавказ. 4. Саяннар. A. Мунку-Сардык түбәсе. Б. Җиңү пигы. B. Коммунизм пигы. Г. Эльбрус түбәсе.

 

8.Экзоген процессларга алар барлыкка китергән кече рельеф формаларын туры китереп җавап бирегез:

Экзоген процесслар: Рельеф формалары:
1. Тайга-туңлык. 2. Агым суларның эшчәнлеге. 3. Җилнең эшчәнлеге. A. Барханнар. Б. Ерымнар, коры елга үзәннәре. B. Булгунняхлар.

 

9.Файдалы казылмаларның төрләренә алар таралган районнарны туры китереп җавап бирегез:

Файдалы казылмалар: Таралу районнары:
1. Нефть. 2. Көрән күмер. 3. Апатитлар. A. Мәскәү яны бассейны. Б. Хибин таулары. B. Печора бассейны.

 

10.Җир өслеге рельефы үзенчәлекләре нинди карта­да күрсәтелә?

1. Физик картада.

2. Геологик картада.

3. Тектоник картада.


1.Россиядә таулар көньяк-көнбатышта, көньякта һәм көнчыгышта урнашкан, чөнки бу территория ...

1. Литосфера плиталарының чигендә урнашкан.

2. Җир кабыгының төрле типлары тоташкан урында ята.

2.Эндоген (эчке) рельеф ясалу процесслары нинди ре­льеф формаларын барлыкка китерә?

1.Эре рельеф формаларын.

2.Кече рельеф формаларын.

3.Рәсемдә нинди платформа күрсәтелгән?

1. Борынгы (протерозой эрасында барлыкка килгән) платформа.

2. Яшь (палеозой эрасында

барлыкка килгән) платформа.

4.Герцин тау ясалу эпохасының төп фазасы кайсы чорда барган?

1. Кайнозой эрасының дүртенчел чорында.

2. Мезозой эрасының триас чорында.

3. Палеозой эрасының ташкүмер чорында.

5.Геологик эраларга алардагы тереклек үсеше этап­ларын туры китереп җавап бирегез:

     
 


 


6.Өстенлек итүче абсолют биеклеге буенча Лена буе платосы — ...

1. Түбәнлек.

2. Калкулык.

3. Яссы таулык.


7.Россия территориясендә абсолют биеклеге буенча иң түбән нокталар кайсы регионда урнашкан?

1. Көнбатыш Себер тигезлегендә.

2. Колыма түбәнлегендә.

3. Каспий буе түбәнлегендә.

8.Валдай калкулыгының хәзерге рельефы ясалу нәр­сә белән бәйле?

1. Җил эшчәнлеге.

2. Борынгы бозланыш.

3. Күпьеллык туңлык.

9.Файдалы казылмаларның төрләрен алар таралган районнарга туры китереп җавап бирегез:

Файдалы казылмалар:

1. Нефть.

2. Тимер рудасы.

3. Аккургаш рудалары.

10.Җир кабыгы тау токымнарының барлыкка килү ва­кытларын, төп геологик вакыйгаларны өйрәнүче фән — ...

1. Геохронология.

2. Геотектоника.

3. Палеонтология.

4 нче вариант

1.Россия территориясендә төрле рельеф формалары таралуның сәбәбе — ...

1. Тектоник структураларның төрлелеге.

2. Тау токымнарының геологик яше төрлелеге.

2.Экзоген рельеф ясалу процесслары нинди рельеф формаларын барлыкка китерә?

1.Эре рельеф.

2.Кече рельеф.

3.Россия территориясенең төньяк һәм төньяк-көнба- тышының зур өлешен каплап алг|ан!җат-кат бозлану кайсы чорда күзәтелгән?


1.Кайнозой эрасының дүртенчел чорында.

2.Мезозой эрасының триас чорында.

3.Палеозой эрасының ташкүмер чорында.

4.Рәсемдә нинди платформа күрсәтелгән?

1. Борынгы (протерозой эрасында барлыкка килгән) платформа.

2. Яшь (палеозой эрасында барлыкка килгән) платформа.

5.Геологик эраларга алардагы тереклек үсеше этапла­рын туры китереп әйтегез:

Җир шарында тереклек үсеше этаплары:

A. Бик гади бер күзәнәкле бактерияләр чоры.

Б. Җир өсте үсемлекләре килеп чыга.

B. Ачык орлыклы үсемлекләр өстенлек итә.

Г. Ябык орлыклы үсемлекләр өстенлек итә.

6.Өстенлек итүче абсолют биеклеге буенча Көнбатыш Себер тигезлеге — ...

1. Түбәнлек.

2. Калкулык.

3. Яссы таулык.

7.Россиянең иң биек тау түбәсе кайсы тау система­сында урнашкан?

1. Кавказ тауларында.

2. Алтай тау илендә.

3. Сихотэ-Алинь тау илендә.

8.Якутиянең хәзерге рельефы ясалу нәрсә белән бәйле?

1. Җил эшчәнлеге.

2. Борынгы бозланыш.

3. Күпьеллык туңлык.

9.Файдалы казылмаларның төрләренә алар таралган районнарны туры китереп җавап бирегез:


     
 

10.Нинди картада утырма тау токымнарының бар­лыкка килү вакыты һәм аларның составы күрсәтелә?

1. Физик картада.

2. Геологик картада.

3. Тектоник картада.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.