Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





КӨНЧЫГЫШ ЕВРОПА ТИГЕЗЛЕГЕ



КӨНЧЫГЫШ ЕВРОПА ТИГЕЗЛЕГЕ

1 нче вариант

1.Көнчыгыш Европа тигезлеге нигезендә ...

1. Борынгы (кембрийга кадәр барлыкка килгән) платформа ята.

2. Яшь (палеозой вакытында барлыкка килгән) платформа ята.

3. Каледон җыерчыклану өлкәләре урнашкан.

2.Урта Рус калкулыгы барлыкка килүенең сәбәбе — ...

1.Көнчыгыш Европа платформасының фундаменты күтә­релү.

2.Бозлык утырмалары.

3.Көнчыгыш Европа тигезлегенең җайсы өлешендә явым-төшем күләме максималь була?

1.Төньякта.

2.Көньяк-көнчыгышта.

3.Көнбатышта.

4.Көнчыгыш Европа тигезлегенең елгаларына нинди су режимы хас?

1. Кинәт су арту режимы.

2. Язгы ташулы.

3. Җәйге ташулы.

5.Мещера түбәнлеге — ...

1. Борынгы бозлык белән капланмаган тигезлек, һәм аның өсте елга үзәннәре, чокырлар һәм ерымнар челтәре белән кис­кәләнгән. Ул урман-дала зонасында урнашкан.

2. Зандр тигезлеге, эрегән боз сулары утырмалары туплану нәтиҗәсендә барлыкка килгән һәм аңа бик күп санлы күлләр һәм уйсулык сазлыклар хас. Күбрәк наратлыклар очраса да, ул катнаш урманнар зонасында урнашкан.


1.Көнчыгыш Европа платформасының фундаменты кайсы урында калкан булып җир өстенә чыккан?

1. Идел буенда.

2. Кола ярымутравында.

3. Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешендә.

2.Валдай калкулыгы барлыкка килүнең сәбәбе — ...

1. Платформаның утырма токымнарында эре җыерчыклар китереп чыгарган процесслар.

2. Бозлык утырмалары.

3. Көнчыгыш Европа тигезлегенең кайсы өлешендә климатның континентальлеге иң көчле?

1.Төньякта.

2.Көньяк-көнчыгышта.

3.Көнбатышта.

4.Идел елгасын туендыручы чыганаклар арасында иң мөһиме — ...

1. Кар сулары.

2. Яңгыр сулары.

5.Печора түбәнлеге — ...

1. Тигезләнгән морена калкулыклары һәм зандр тигез­лекләре өстенлек иткән тигезлек. Төньягында яңа бозлык утырмалары очрый. Тигезлекнең күп өлеше тайга зонасында урнашкан.

2. Бозлык астыннан аккан елгалар эшчәнлеге аркасында барлыкка килгән зандр тигезлеге. Монда күлләр һәм сазлык­лар күп. Наратлыклар еш очраса да, бу район катнаш урман­нар зонасына керә.

1. Көнчыгыш Европа тигезлегендә нинди рельеф фор­малары өстенлек итә?

1. Яссы таулыклар.

2. Түбәнлекләр.

3. Түбәнлек һәм калкулыклар.

2. Каспий буе түбәнлегенең ничек барлыкка килүе­нең сәбәбе — ...

1.Көнчыгыш Европа платформасы фундаментының тирән һәм бик киң бөгелеше.

2.Эрегән боз сулары утырмалары тәэсире.

3.Көнчыгыш Европа тигезлегенә кыш көннәрендә үтеп керүче диңгез һава массалары һава торышын ничек үзгәртәләр?

1. Һава салкыная.

2. Һава җылына.

4.Көнбатыш Двина, Свирь, Волхов, Нева елгалары һәм Ладога, Онега күлләре кайсы бассейнга керә?

1. Төньяк Боз океаны бассейнына.

2. Атлантик океан бассейнына.

3. Эчке агымсулы бассейнга.

5.Валдай калкулыгы — ...

1. Тигезлек һәм аңа мореналы бозлык рельефы хас. Море­на калкулыклары күлле иңкүлекләр белән чиратлаша. Күл­ләр саны 600 дән артык (Селигер күле һ. б.).

2. Тигезлек, өслеге елга үзәннәре, ерымнар һәм балкалар челтәре белән бүлгәләнгән. Урман-дала табигый зонасында урнашкан.


1.Көнчыгыш Европа платформасы фундаментының зур өлеше ...

1. Җир өслегенә чыгып тора.

2. Утырма тау токымнары белән капланган.

2.Гомуми Сырт барлыкка килүенең сәбәбе — ...

1.Көнчыгыш Европа платформасының фундаменты күтә­релү.

2.Бозлык утырмалары.

3.Көнчыгыш Европа тигезлегенең зур өлешендә нин­ди климат өстенлек итә?

1.УКПның уртача континенталь климаты.

2.УКПның кискен континенталь климаты.

3.Субарктик климат.

4.Төньяк Двина, Онега, Печора елгалары һәм Иманд­ра, Кубена күлләре кайсы бассейнга керә?

1. Төньяк Боз океаны бассейнына.

2. Атлантик океан бассейнына.

3. Эчке агымсулы бассейнга.

5.Урта Рус калкулыгы — ...

1. Тигезлек, өслеге елга үзәннәре, ерымнар һәм балкалар белән бүлгәләнгән, урман-дала табигый зонасында урнашкан.

2. Тигезлек, һәм аның күпчелек өлеше океан тигезлеген­нән түбәндә ята, ярымчүлләр зонасында урнашкан.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.