Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ТАТАРСТАННЫҢ ФИЗИК ГЕОГРАФИЯСЕ» КУРСЫ БУЕНЧА ЙОМГАКЛАУ ТЕСТЫ



«ТАТАРСТАННЫҢ ФИЗИК ГЕОГРАФИЯСЕ» КУРСЫ БУЕНЧА ЙОМГАКЛАУ ТЕСТЫ

1 нче вариант

1.Татарстан территориясенең чик нокталары геогра­фик урнашулары буенча кайсы административ район-

нарга туры килә? Административ районнар: Чик нокталары:
1. Балтач районы. А. Иң көньяк нокта (Хансөяр ав.).
2. Баулы районы. Б. Иң көнбатыш нокта (Югары Каракитә ав.).
3. Актаныш районы. В. Иң төньяк нокта (Югары Сэр дек ав.).
4. Чүпрәле районы. Г. Иң көнчыгыш нокта (Тынламас ав.).

 

2. Торак пункт исеменең административ-территори- аль берәмлек тибына тәңгәллеген ачыклагыз.

Административ-территориаль              Торак пункт:

берәмлек тибы:

1. Республика карамагындагы шәһәр. А. Питрәч.

2. Район карамагындагы шәһәр.          Б. Лаеш.

3. Шәһәр тибындагы поселок.             В. Әлмәт.

4. Авыл.                                                Г. Мамадыш.

3. Татарстан рельефы өчен кайсы үзенчәлекләр хас?

1.Түбәнлекләр һәм калкулыклар өстенлек итә.

2.Калкулыклар һәм яссы таулыклар күбрәк.

3.Тәбәнәк таулар өстенлек итә.

4.Республика территориясендә иң борынгы утырма токым катламнары ...

1. Кайнозой эрасының антропоген чорына карый.

2. Палеозой эрасының пермь чорына карый.

3. Баулы свитасына (девонга кадәрге утырма токымнарга) карый.

5.Республикадагы күпчелек казылма байлыклар бар­лыкка килүгә төп сәбәп — ...

1. Магматик токымнар ясалышы.

2. Метаморфик токымнар ясалышы.

3. Утырма токымнар ясалу юлы.

6.Ьаваның абсолют температура амплитудасының иң зур булган урыны — ...

1. Кама Тамагы метеостанциясе.

2. Чулпан метеостанциясе.

3. Алабуга метеостанциясе.

7.Республика территориясендә климатның континен­тальлеге нинди юнәлештә арта бара?

1. Төньяктан көньякка.

2. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка.

3. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка.

8.Татарстан Республикасының елгалары кайсы океан бассейнына карый?

1. Төньяк Боз океаны бассейнына.

2. Атлантик океан бассейнына.

3. Эчке агымсулы бассейнга.

9.ТРның тулай җир фондының күпчелек мәйданы ...

1. Кәсле-көлсу туфрак.

2. Соры һәм куе соры-урман туфраклары.

3. Кара туфрак.

10.Бу табигый-географик район республиканың иң зур, табигатенең иң күп төрле булуы белән аерыла. Аның составына Камадан көньякка, Иделдән көнчы- гышкарак урнашкан территорияләр керә. Бу— ...

1. Идел алды. 2. Кама алды. 3. Кама аръягы.

2 нче вариант

1. Татарстанның административ чикләре өлешчә Рос­сиянең кайсы регионнары чикләренә туры килә?

Регион исеме:

1. Башкортстан Республикасы.

2. Удмурт Республикасы.

3. Чуваш Республикасы.

4. Марий Эл Республикасы.

2. Торак пункт исеменең административ-территори- аль берәмлек тибына тәңгәллеген ачыклагыз:

Административ-территориаль берәмлек тибы: Торак пункт:
1. Республика карамагындагы шәһәр. 2. Район карамагындагы шәһәр. 3. Шәһәр тибындагы поселок. 4. Авыл. A. Урыссу. Б. Чистай. B. Чирмешән. Г. Тәтеш.

 

3. ТР территориясенең абсолют биек нокталары ...

1.Сарапул калкулыгында.

2.Идел буе калкулыгында.

3.Бөгелмә калкулыгында.

4.ТР территориясенең барлык җирләрендә ...

1. Кайнозой эрасының антропоген чоры катламнары ята.

2. Палеозой эрасының пермь чоры катламнары ята.

3. Баулы свитасы (девонга кадәрге) катламнары ята.

5.Республика икътисады өчен иң мөһим казылма байлык:

1. Нефть. 2. Ташкүмер. 3. Торф.

6.Татарстан Республикасының климат тибы ...

1. Уртача континенталь.

2. Континенталь.

3. Кискен континенталь.

7.Циклоннар Татарстанга күбесенчә кайсы яктан үтеп керә?

1. Төньяк Боз океаны ягыннан.

2. Атлантик океан ягыннан.

3. Тын океан ягыннан.

8.Су режимы буенча Татарстан елгалары нинди тип­ка керә?

1. Кинәт су арту елгалары.

2. Язгы ташулы елгалар.

3. Җәйге ташулы елгалар.

9.Республиканың иң уңдырышлы туфраклары — ...

1. Кәсле-көлсу туфраклар.

2. Соры һәм куе соры-урман туфраклары.

3. Кара туфраклар.

10.ТРның әлеге табигый географик районы Идел буе калкулыгында урнашкан һәм «Тау ягы» дип атала. Күп өлеше Зөя бассейнына туры килә, үсемлек капламы буен­ча район урман-далага карый. Бу — ...

1. Идел алды. 2. Кама алды. 3. Кама аръягы.

3 нче вариант

1.Татарстанның административ чикләре өлешчә Рос­сиянең кайсы чикләренә туры килә?

Регион исеме:

1. Киров өлкәсе.

2. Ульяновск өлкәсе.

3. Самара өлкәсе.

4. Оренбург өлкәсе.

2.Торак пункт исеменең административ-территори- аль берәмлек тибына тәңгәллеген ачыклагыз:

Административ-территориаль

берәмлек тибы:                                        Торак пункт:

1. Республика карамагындагы шәһәр. А. Балтач.     •

2. Район карамагындагы шәһәр.           Б. Җәлил.

3. Шәһәр тибындагы поселок.              В. Әгерҗе.

4. Авыл.                                                 Г. Бөгелмә.

3.Республиканың хәзерге рельефына тәэсир итүче эк- зоген көчләрнең иң мөһиме — ...

1.Җил эшчәнлеге.

2.Җир өсте сулары эшчәнлеге.

3.Җир асты сулары эшчәнлеге.

4.ТР территориясендә утырма токымнар катламнары­ның иң яшьләре кайсы чорда хасил булганнар?

1. Кайнозой эрасының антропоген чорында.

2. Палеозой эрасының пермь чорында.

3. Девонга кадәр (Баулы свитасы).

5.Республика промышленносте өчен әһәмиятле бул­ган нефть ятмалары ...

1. Девон системасына туры килә.

2. Ташкүмер системасына туры килә.

3. Акбур системасына туры килә.

6.Явым-төшемнәрнең максималь өлеше ...

1. Кыш һәм яз айларында күзәтелә.

2. Җәй һәм көз айларына туры килә.

7.Корылыклы, көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан искән эссе, коры җилле җылы һәм эссе һава торышы нинди һава массаларының килеп керүенә бәйле?

1. Диңгезчел урта киңлекләр һавасы.

2. Диңгезчел тропик һава.

3. Континенталь тропик һава.

8.Елгаларның туенуы һәм халыкны су белән тәэмин итү өчен җир асты суларының кайсы катламнары иң әһәмиятле?

1. Девон һәм ташкүмер катламнары.

2. Юра һәм акбур катламнары.

3. Пермь һәм дүртенчел система катламнары.

9.Республиканың күпчелек өлеше нинди табигый зонада урнашкан?

1. Урман зонасында.

2. Урман-дала зонасында.

3. Дала зонасында.

10.Урман белән каплану дәрәҗәсе кайсы администра­тив районда күбрәк?

1. Нурлат районында.

2. Түбән Кама районында.

3. Яшел Үзән районында.

4 нче вариант

1.Мәйданы буенча республикада иң зур администра­тив район — ...

1. Зәй районы.

2. Мамадыш районы.

3. Спас районы.

2.Торак пункт исеменең административ-территори- аль берәмлек тибына тәңгәллеген ачыклагыз:

Административ-территориаль                Торак пункт:

берәмлек тибы:

1. Республика карамагындагы шәһәр. А. Теләче.

2. Район карамагындагы шәһәр.              Б. Чаллы.

3. Шәһәр тибындагы поселок.                В. Болгар.

4. Авыл.                                                                  Г. Кукмара.

3.Рельеф формаларына аларны хасил итүче тектоник структураларны туры китереп җавап бирегез:

Рельеф формалары: Тектоник структуралар:
1. Идел аръягы түбәнлеге. А. Токмов күтәренкелеге­нең көнчыгыш гөмбәзе.
2. Можга һәм Сарапул. Б. Татар күтәренкелегенең төньяк гөмбәзе.
3. Бөгелмә калкулыгы. В. Татар күтәренкелегенең көньяк гөмбәзе.
4. Идел буе калкулыгы. Г. Казан һәм Мәләкәс батынкылыклары.

 

4.Татарстанда киң таралыш алган карст формаларын кайсы экзоген көчләр эшчәнлеге хасил итә?

1. Җил эшчәнлеге.

2. Җир өсте сулары эшчәнлеге.

3. Җир асты сулары эшчәнлеге.


5.Кайнозой эрасы (неоген һәм дүртенчел системалар) утырмалары таралган урыннар — ...

1. Калкулык өслекләре.

2. Түбәнлекләр һәм елга үзәннәре.

6.Республика климаты формалашуга нинди һава мас­салары күбрәк йогынты ясый?

1. Арктик массалар.

2. Урта поясның континенталь массалары.

3. Континенталь тропик һава массалары.

7.Республика территориясенең уртача еллык явым- төшемнәр күләме кайсы районда күзәтелә?

1. Көнбатыш Кама алдында.

2. Көнбатыш Кама аръягында.

3. Көнчыгыш Кама аръягында.

8.Елгаларның туенуында нинди төр су чыганаклары беренче урында тора?

1. Җир асты сулары.

2. Яңгыр сулары.

3. Кар сулары.

9.Табигый географик зонага биредә киң таралган хайван төрләрен туры китереп җавап бирегез:

Табигый зона:               Хайван төрләре:

1. Урманнар зонасы. А. Йомран, байбак, җир куяны

(кушаяк), дала көзәне.

2. Урман-дала зонасы. Б. Тиен, ак куян, бурсык, сусар.

3. Дала зонасы.           В. Үр куяны, кабан дуңгызы, кыр

кәҗәсе, кыр тычканнары.

10.Татарстанның әлеге табигый географик районы республика территориясенең төньягын алып тора, җир өсте башлыча тигез, тулысынча урманнар зонасына керә. Бу район — ...

1. Идел алды.

2. Кама алды.

3. Кама аръягы.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.