Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





СЕБЕР (КӨНБАТЫШ СЕБЕР ТИГЕЗЛЕГЕ, КӨНЧЫГЫШ ҺӘМ ТӨНЬЯК-КӨНЧЫГЫШ СЕБЕР, КӨНЬЯК СЕБЕР ТАУЛАРЫ)



СЕБЕР (КӨНБАТЫШ СЕБЕР ТИГЕЗЛЕГЕ, КӨНЧЫГЫШ ҺӘМ ТӨНЬЯК-КӨНЧЫГЫШ СЕБЕР, КӨНЬЯК СЕБЕР ТАУЛАРЫ)

1 нче вариант

1. Көнбатыш Себер тигезлегенең табигый чикләренә горизонт ягын туры китереп җавап бирегез:

Табигый чикләр:

1. Казах вак таулыгы.

2. Урал таулары.

3. Енисей елгасы.

4. Төньяк Боз океаны. Г. Көнчыгышта.

2. Байкал алды һәм Байкал аръягы таулары кайсы тау ясалу чорында барлыкка килгәннәр?

1. Альп тау ясалуы чорында.

2. Борынгы Каледон һәм Байкал тау ясалуы чорында.

3. Герцин тау ясалуы чорында.

3. Көнчыгыш Себернең үзәк һәм көньяк өлешләрендә нинди климат тибы өстенлек итә?

1.УКПның уртача континенталь климаты.

2.УКПның континенталь климаты.

3.УКПның кискен континенталь климаты.

4.Себер елгаларының мул сулы булуының төп сәбә­бе — ...

1. Мәңгелек туңлык.

2. Явым-төшемнең муллыгы.

3. Парга әйләнүчәнлекнең түбәнлеге.

5.Себернең бу өлешендә ылыслы урманнар өстенлек итә, агач токымнарыннан иң күп таралганы — карагай; туңлык-тайга туфрагы хас. Бу— ...

1. Көнбатыш Себер.

2. Көнчыгыш Себер.

3. Көнбатыш һәм Көнчыгыш Саян таулары.


1.Көнчыгыш Себер тигезлегенең табигый чикләренә горизонт ягын туры китереп җавап бирегез:

Табигый чикләр:

1. Көньяк Себер таулары.

2. Енисей елгасы.

3. Лена елгасы.

4. Төньяк Боз океаны.

2.Көнбатыш Себер тигезлегенең нигезендә ...

1. Борынгы (кембрийга кадәр барлыкка килгән) платформа ята.

2. Яшь (палеозой вакытында барлыкка килгән) платформа ята.

3. Каледон җыерчыклану өлкәләре урнашкан.

3.Көнчыгыш һәм Төньяк-Көнчыгыш Себер террито­риясендә кыш көннәрендә нинди һава торышы өстенлек итә?

1. Циклон.

2. Антициклон.

4.Мәңгелек туңлык нинди рельеф формаларын бар­лыкка китерә?

1. Термокарст күл казанлыкларын һәм бозлы лакколитларны.

2. Морена калкулыкларын.

5.Көньяк Себер таулары территориясендә табигый зоналарның бүленеше нинди законга бәйле?

1. Киңлек зональлеге законына.

2. Биеклек пояслыгы законына.

1.Тау системаларына иң биек тау түбәсен туры ките­реп җавап бирегез:

Тау системасы: Тау түбәсе:
1. Алтай. 2. Көнчыгыш Саян. 3. Черский сырты. A. Мунку-Сардык тавы. Б. Җиңү тавы. B. Белуха тавы.

 

2.Көнбатыш Саян тау системасы кайсы тау ясалу чорында барлыкка килгән?

1. Каледон тау ясалуы чорында.

2. Герцин тау ясалуы чорында.

3. Мезозой тау ясалуы чорында.

3.Көнбатыш Себер тигезлеге өчен нинди климат тибы хас?

1.УКПның уртача континенталь климаты.

2.УКПның континенталь климаты.

3.УКПның кискен континенталь климаты.

4.Россия территориясендәге иң зур дельталы елганы атагыз.

1. Лена.

2. Енисей.

3. Индигирка.

5.Көнбатыш Себер территориясендә нинди туфрак ти­бы өстенлек итә?

1. Арктик һәм тундра-глей туфраклары.

2. Көлсу туфрак.

3. Кәсле-көлсу туфрак.


1. Тигезлек исеменә анда өстенлек итүче рельеф фор­масын туры китереп җавап бирегез:

Тигезлекнең исеме: Рельеф формасы:
1. Көнбатыш Себер. 2. Урта Себер. 3. Лена буе. A. Яссы таулыгы. Б. Калкулыгы. B. Түбәнлеге.

 

2. Көнчыгыш Себернең зур өлешенең нигезендә ...

1. Борынгы (кембрийга кадәр барлыкка килгән) платфор­ма ята.

2. Яшь (палеозой вакытында барлыкка килгән) платфор­ма ята.

3. Каледон җыерчыклану өлкәләре урнашкан.

3. Көньяк Себер тауларының зур өлеше өчен нинди климат тибы хас?

1.Субарктик.

2.УКПның континенталь климаты.

3.УКПның кискен континенталь климаты.

4.Кайсы елгаларда иң күп су энергоресурслары туп­ланган?

1. Көнчыгыш Европа тигезлеге елгаларында.

2. Көнбатыш Себер елгаларында.

3. Көнчыгыш Себер елгаларында.

5.Көнбатыш Себер территориясендә табигый зона­ларның урнашуы нинди законга бәйле?

1. Киңлек зональлеге законына.

2. Биеклек пояслыгы законына.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.