Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





РОССИЯНЕҢ ТУФРАКЛАРЫ ҺӘМ ТУФРАК РЕСУРСЛАРЫ



РОССИЯНЕҢ ТУФРАКЛАРЫ ҺӘМ ТУФРАК РЕСУРСЛАРЫ

1 нче вариант

1.Нинди туфраклар барлыкка килүгә балчыклы грунт сәбәп була?

1. Тиз юылучы туфраклар.

2. Начар юылучы сазлыклы һәм тозлы туфраклар.

2.Төрле туфракларның уңдырышлылыгын билгели торган төп горизонтны атагыз.

1. Черемә-аккумулятив (гумус) горизонты.

2. Элювий (юылып төшү) горизонты.

3. Иллювий (юылган тозларны сеңдерү) горизонты.

4. Туфракны барлыкка китерүче тау токымы (ана токым).

3.Туфракның уңдырышлылыгын билгели торган иң яхшы структуралы туфрак — ...

1.Кантарлы оешкан.

2.Чикләвексыман-төерлё.

3.Төерле-бөртекле.

4.Туфракның бу төренә түбәндәге үзенчәлекләр хас: борынгы бозланыш чоры үткәч барлыкка килгән, суда эрегән матдәләр туфракның аскы горизонтына үтеп ке­рә, элювиаль горизонты ачык, аксыл төстә. Бу — ...

1. Көлсу туфрак.

2. Соры-урман туфрагы.

3. Кара туфрак.

5.Туфрак төренә туры килүче табигый зонаны бил­геләгез:

Табигый зона:

A. Дала.

Б. Елга үзәне (азональ зона).

B. Ярымчүлләр һәм чүлләр.


1.Әгәр туфракның составында 20% балчык һәм 80% ком булса, механик составы буенча ул — ...

1. Балчыклы туфрак.

2. Балчыксыл туфрак. '

3. Комсыл туфрак.

4. Комлы туфрак.

2.Туфракның механик составын һәм теге яки бу төре формалашуын билгели торган горизонт — ...

1. Черемә-аккумулятив (гумус) горизонты.

2. Элювий (юылып төшү) горизонты.

3. Иллювий (юылган тозларны сеңдерү) горизонты.

4. Туфракны барлыкка китерүче тау токымы (ана токым).

3.Тузансыман туфрак — ...

1. Структуралы.

2. Структурасыз.

4.Туфракның бу төре башка төрләр арасында иң уң­дырышлы туфрак дип санала һәм дөньядагы бу төр туф­ракның 45% чамасы Россия территориясенә туры килә. Бу - ...

1. Көлсу туфрак.

2. Соры-урман туфрагы.

3. Кара туфрак.

5.Туфрак төренә туры килүче табигый зонаны бил­геләгез:

Туфрак төре:                   Табигый зона:

1. Көлсу туфрак.           А. Киң яфраклы урман.

2. Кәсле-көлсу туфрак. Б. Катнаш урман.

3. Соры-урман туфрагы. В. Ылыслы урман.

1. Нинди туфраклар барлыкка килүгә комлы һәм комсыз грунт сәбәп була?

1. Тиз юылучы туфраклар.

2. Начар юылучы сазлыклы һәм тозлы туфраклар.

2. Гумуслы органик матдәләрнең туплануы акрынлап кимү, туфракта беренчел минераллар таркалу һәм кар­бонатлар (сода) арту күзәтелә торган горизонт — ...

1. Черемә-аккумулятив (гумус) горизонты.

2. Элювий (юылып төшү) горизонты.

3. Иллювий (юылган тозларны сеңдерү) горизонты.

4. Туфракны барлыкка китерүче тау токымы (ана токым).

3. Россия территориясе мәйданының иң зур өлешен нинди туфрак төре алып тора?

1.Көлсу туфрак.

2.Соры-урман туфрагы.

3.Кара туфрак.

4.Бу төр туфраклар зур елга үзәне тугайларында очрый һәм, елга китермәләре белән чиратлашуы арка­сында, «катламлы бәлеш» төзелеше белән аерылып тора. Бу-...

1. Аллювиаль туфрак.

2. Тозлаклар.

3. Кара туфрак.

5.Туфрак төренә туры килүче табигый зонаны бил­геләгез:

     
 


1.Әгәр туфракның составында 70% балчык һәм 30% ком булса, механик составы буенча бу— ...

1. Балчыклы туфрак.

2. Балчыксыл туфрак.

3. Комсыл туфрак.

4. Комлы туфрак.

2.Туфраклар арасында кайсының гумус горизонты иң юка?

1. Кара туфракның.

2. Кәсле-көлсу туфракның.

3. Тундра-глей туфракларның.

3.Дала районнарында нинди туфрак эрозиясе күб­рәк күзәтелә?

1. Су эрозиясе.

2. Җил эрозиясе.

4.Бу төр туфрак барлыкка килү процесслары акрын бара, туфрак профиле ярлы, аларның формалашуына күпьеллык туңлык көче йогынты ясый. Бу— ...

1. Арктик туфрак.

2. Кәсле-көлсу туфрак.

3. Тайга-туңлык туфраклары.

5.Туфрак төренә туры килүче табигый зонаны бил­геләгез:

Туфрак төре:                       Табигый зона:

1. Тайга-туңлык туфрак- А. Коры далалар һәм

лары.                                    ярымчүлләр.

2. Сары туфрак.                Б. Ылыслы урманнар.

3. Каштан туфрак.            В. Дымлы субтропик

урманнар.


1 нче вариант

1.Бу табигый зона Россия территориясендәге Рус тигезлегенең иң көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Ул — ...

1. Субтропиклар зонасы.

2. Ярымчүлләр һәм чүлләр зонасы.

3. Муссонлы катнаш урманнар зонасы.

2.Нинди табигый зонага түбәндәге үзенчәлекләр хас: субарктик климат өстенлек итә, июльнең уртача темпе­ратурасы +8° С, + 10 С, гыйнварның -32°С, еллык явым- төшем күләме 200—400 мм?

1. Арктик чүлләр зонасына.

2. Тундра зонасына.

3. Катнаш урманнар зонасына.

3.Дымлы субтропик урманнар зонасына нинди туф­рак төре хас?

1.Сары һәм кызыл туфраклар.

2.Кәсле-көлсу туфрак.

3.Каштан туфрак.

4.Тайга зонасының ылыслы агачлары (чыршы һәм нарат) Россия территориясенең кайсы өлешендә өстен­лек итә?

1. Көнчыгыш Европа тигезлегендә.

2. Көнчыгыш Себердә.

5.Тундрада яшәүче җирле халыкның төп һөнәре — ...

1. Җир эшкәртү һәм аучылык.

2. Аучылык һәм болан асрау.

1.Кайсы табигый зона Россия территориясенең V8 өлешендә өстенлек итә һәм Төньяк Боз океанында урнашкан утрауларны, материкның көньяк яр буйларын били, ә кайбер урыннарда Төньяк поляр түгәрәккә кадәр сузыла?

1. Арктик чүлләр зонасы.

2. Тундра зонасы.

2.Бу зонага түбәндәге үзенчәлекләр хас: зур өлешен­дә уртача континенталь климат өстенлек итә, гыйнвар­ның уртача температурасы 0°С, ә июльнеке +20°С тан артыграк, явым-төшем күләме 200—400 мм, дымлылык коэффициенты берәмлектән кечерәк, кызу җилләр исә һәм корылык булырга мөмкин. Бу— ...

1.Яфраклы урман зонасы.

2.Далалар зонасы.

3.Чүлләр зонасына нинди туфрак төре хас?

1.Кара туфрак.

2.Каштан туфрак.

3.Көрән ярымчүлләр туфрагы.

4.Тайга зонасында нинди хайваннар яши?

4.Тиен, ак куян, поши, соры аю, бүре, төлке, кеш һ. б.

2. Тюлень, морж, ак аю, диңгез кошлары.

5.Тундра җирләре кеше эшчәнлегендә нәрсә сыйфа­тында файдаланыла?

1. Көтүлекләр.

2. Чәчүлекләр.


1. Кавказның Кара диңгез яр буйларында нинди та­бигый зона өстенлек итә?

1. Субтропиклар.

2. Ярымчүлләр һәм чүлләр.

3. Муссонлы катнаш урманнар.

2. Кайсы табигый зонага муссонлы климат хас?

1. Көнчыгыш Европа тигезлегенең катнаш урманнар зонасына.

2. Яфраклы урманнар зонасына.

3. Ерак Көнчыгышның көньягында урнашкан катнаш ур­маннар зонасына.

3. Тайга зонасына нинди туфрак хас?

1.Кара туфрак.

2.Көлсу туфрак.

3.Кәсле-көлсу туфрак.

4.Кайсы табигый зонада ылыслы һәм вак яфраклы агачлар белән беррәттән киң яфраклы (имән, өрәңге, юкә һ. б.) агачлар үсә?

1. Тайгада.                      - -

2. Катнаш урманнарда.

3. Киң яфраклы урманнарда.

5.Тайга районнарында авыл хуҗалыгының төп юнә­леше — ...

1. Сөт терлекчелеге.

2. Игенчелек.

3. Ит терлекчелеге.


1.Нинди табигый зона Россия территориясенең 60% тан артыграгын алып тора?

1. Урман зонасы.,

2. Далалар зонасы.

2.Бу зонага түбәндәге үзенчәлекләр хас: озакка су­зылган бик салкын кыш һәм кыска салкын җәй, гыйн­варның уртача температурасы -30°С, ә июльнеке 0°С, явым-төшемнәр аз (еллык күләме 250 мм дан артмый), көчле җилләр һәм бураннар булып тора. Бу — ...

1.Арктик чүлләр зонасы.

2.Урман-тундра зонасы.

3.Дала зонасына нинди туфрак төре хас?

1. Соры-урман туфрагы.

2. Кара туфрак.

4.Поши, уссури юлбарысы, кеш, таплы болан, кабарга һ. б. хайваннар нинди табигый зонада яши?

1. Ерак Көнчыгышның көньягындагы катнаш урманнарда.

2. Көнчыгыш Европа тигезлегенең яфраклы урманнарында.

5.Далалар зонасында кайбер хайваннарның (кыргый ат, дүдәк, дала бөркете) юкка чыгуының төп сәбәбе — ...

1. Чамадан тыш күп аулау һәм браконьерлык.

2. Хайваннарның табигый яшәү урыннары кимү.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.