Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





РОССИЯ ТЕРРИТОРИЯСЕН ЮУЧЫ ДИҢГЕЗЛӘР



РОССИЯ ТЕРРИТОРИЯСЕН ЮУЧЫ ДИҢГЕЗЛӘР

1 нче вариант

1. Бу диңгезләрнең кайсылары Атлантик океан бас­сейнына керә?

1. Карский, Лаптевлар, Чукот диңгезләре.

2. Кара, Балтыйк, Азов диңгезләре.

3. Беринг, Охота, Япон диңгезләре.

2. Җир шарында һәм Россиядә иң сай диңгез — ...

1. Ак диңгез.

2. Азов диңгезе.

3. Баренц диңгезе.

3. Океан төбенең кайсы өлешендә тирәнлек 0 м дан 200 м га кадәр була?

1.Материк сөзәклегендә.

2.Материк сайлыгында (шельф).

3.Улаксыман упкыннарда.

4.Бу океан диңгезләренә хас булган үзлекләр: шельф­лы һәм аз тозлы диңгезләр, табигать шартлары кырыс. Болар — ...

1. Тын океан диңгезләре.

2. Атлантик океан диңгезләре.

3. Төньяк Боз океаны диңгезләре.

5.Россия территориясен юучы диңгезләр арасында мәйданы буенча иң зур (2315 мең кв. км) һәм тирән (уртача — 1640 м, максималь — 5500 м) диңгез — ...

1. Көнчыгыш Себер диңгезе.

2. Беринг диңгезе.

3. Охота диңгезе.


1.Бу диңгезләрнең кайсылары Төньяк Боз океаны бассейнына керә?

1. Балтыйк, Кара, Азов диңгезләре.

2. Каспий һәм Арал диңгезләре.

3. Ак, Баренц, Көнчыгыш Себер диңгезләре.

2.Россия территориясе яр буйларында иң биек су кү­тәрелеше кайсы култыкта күзәтелә?

1. Мезень култыгында.

2. Фин култыгында.

3. Пенжина култыгында.

3.Бу диңгезләргә аларның промысел балыкларын туры китереп җавап бирегез:

Диңгезләр: Промысел балыклары:
1. Балтыйк. А. Сельдь, камбала, сайра, сөләйман балыклары.
2. Япон. Б. Осетр балыклары, судак, корбан балыгы, вобла.
3. Каспий. В. Килька, салака, тәрәч, еланбалык.

 

4.Океан төбенең кайсы өлешендә тирәнлек 6000— 7000 м дан да артыграк?

1. Материк сөзәклегендә.

2. Материк сайлыгында (шельф).

3. Улаксыман упкыннарда.

5.Россия чикләрендә мәйданы буенча иң зур утрау — ...

1. Врангель утравы.

2. Яңа Җир архипелагы.

3. Сахалин утравы.

1.Бу диңгезләрнең кайсылары эчке агышлы бассейн­га керә?

1. Балтыйк, Кара, Азов диңгезләре.

2. Каспий һәм Арал диңгезләре.

3. Ак, Баренц, Көнчыгыш Себер диңгезләре.

2.Россиянең башка диңгезләреннән аерылмалы бу­ларак, бу диңгез 150—200 м тирәнлектән алып төбенә кадәр агулы сероводород газы белән тулган. Бу— ...

1. Япон диңгезе.

2. Лаптевлар диңгезе.

3. Кара диңгез.

3.Түбәндә саналган диңгезләргә аларның промысел балыкларын туры китереп җавап бирегез:

Диңгезләр: Промысел балыклары:

1.Баренц. А. Осетр балыклары, скумбрия, ставрида.

2.Охота.  Б. Сельдь, камбала, сайра, сөләйман балыклары.

3.Азов.    В. Тәрәч, пикша, диңгез алабугасы.

4.Түбәндәге үзенчәлекләр кайсы океан диңгезләренә хас: тирән сулы диңгезләр, аларның кырыйларында вул­каннар урнашкан, төпләрендә һәм яр буйларында җир тетрәүләр еш була һәм алар цунамилар китереп чыгара.

1. Тын океан диңгезләре.

2. Атлантик океан диңгезләре.

3. Төньяк Боз океаны диңгезләре.

5.Россия чикләрендә иң салкын һәм бозлы диңгез — ...

1. Көнчыгыш Себер диңгезе.

2. Чукот диңгезе.

3. Баренц диңгезе.


1.Бу диңгезләрнең кайсылары Тын океан бассейнына керә?

1. Карский, Лаптевлар, Чукот диңгезләре.

2. Кара, Балтыйк, Азов диңгезләре.

3. Беринг, Охота, Япон диңгезләре.

2.Кайсы диңгезләр моннан 25 млн еллар элек булган Тетис океаны бассейнына кергәннәр?

1.Каспий, Кара, Азов диңгезләре.

2.Балтыйк, Кара, Азов диңгезләре.

3.Су чигенеше — ...

1. Океан һәм диңгезләрдә вакыты белән суның периодик рәвештә күтәрелүе.

2. Океан һәм диңгезләрдә вакыты белән суның периодик рәвештә төшүе.

4.Кайсы бугаз ике диңгезне һәм океанны тоташтыра, ә ике материкны һәм дәүләтләрне аера?

1. Беринг бугазы.

2. Босфор бугазы.

3. Татар бугазы.

5.Россия чикләрендә иң җылы диңгез — ...

1. Япон диңгезе.

2. Кара диңгез.

3. Балтыйк диңгезе.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.