Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Сәүбәнова Л. И., Тайсин Ә. С.



 

Л. И. Сәүбәнова, Ә. С. Тайсин

РОССИЯ ГЕОГРАФИЯСЕ
БУЕНЧА ТЕСТЛАР

Татар урта гомуми белем мәктәбенең

8 нче сыйныфы өчен

I

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы

тарафыннан тәкъдим ителгән

Каһан
«Мәгариф» нәшрияты
2003~~

УДК 373.167.1

ББК 74.262.6я72

С93

Охраняется Законом РФ «Об авторском праве и смежных правах». Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства.

Сәүбәнова Л. И., Тайсин Ә. С.

С93 Россия географиясе буенча тестлар: Татар урта гомуми бе­лем мәкт. 8 нче с-фы өчен.— Казан: Мәгариф, 2003.— 80 б.

ISBN 5-7761-1273-7

Әлеге ярдәмлектә контроль һәм йомгаклау тестлары туплан­ган. Алар һәр тема буенча укучыларның белемнәрен тикшерергә һәм курсның йомгаклау дәресләрен үткәрергә ярдәм итәчәк.

БЗ—9(68)—55—2002/2003

     
 


1 нче вариант

1.Географик атамаларга аларның географик урынна­рын туры китереп җавап бирегез:

Географик урыны:

A. Россиянең иң төньяк ноктасы.

Б. Россиянең иң көньяк ноктасы.

B. Россиянең иң көнбатыш ноктасы.

4. Балтыйк комборыны. Г. Россиянең иң көнчыгыш ноктасы.

2.Бу дәүләтләрнең кайсылары Россия белән коры җир буенча чикләшә?

1. Әрмәнстан, Төркмәнстан, Ниндстан.

2. Украина, Эстония, Корея Халык Демократик Республикасы.

3. Болгария, Төркия, Әфганстан.

3.Административ-территориаль берәмлекләргә алар­ның үзәкләрен туры китереп җавап бирегез:

Административ-территориаль берәмлекләр: Үзәкләр:
1. Чуваш (Чаваш) Республикасы. 2. Хакасия Республикасы. 3. Приморье крае. 4. Эвенк автономияле округы. A. Владивосток шәһәре. Б. Чабаксар шәһәре. B. Тура шәһәре. Г. Абакан шәһәре.

 

4.Мәсьәләне чишегез һәм дөрес җавапны сайлап алы­гыз. Әгәр Анадырь шәһәрендә пояс вакыты көндезге 12 сә­гать булса (төш вакыты), Санкт-Петербург шәһәрендә пояс вакыты күпме булыр?

1. Төнге 12.

2. Иртәнге 5.

3. Иртәнге 3.


5.Мәсьәләне чишегез һәм дөрес җавапны сайлап алыгыз. Әгәр башлангыч меридианда вакыт иртәнге 8 сәгать булса, Тура шәһәрендә (географик озынлыгы якынча 101° кч. оз.) җирле вакыт күпме булыр?

1. 12 сәгать 18 минут.

2. 14 сәгать 44 минут.

3. 15 сәгать 44 минут.

2 нче вариант

1.Россиянең коры җир буенча иң озын чиге кайсы дәүләткә туры килә?

1. Кытайга.

2. Казахстанга.

3. Монголиягә.

2.Бу дәүләтләрнең кайсылары Россия белән диңгез буйлап чикләшә?

1. Алжир, Сүрия, Кытай.

2. Польша, Греция, Германия (Алмания).

3. Эстония, Япония, АКШ.

3.Административ-территориаль берәмлекләргә алар- ның үзәкләрен туры китереп җавап бирегез:

Административ-территориаль берәмлекләр: Үзәкләр:
1. Ямал-Ненец автономияле округы. 2. Саха Республикасы. 3. Калмык Республикасы. 4. Дагстан Республикасы. A. Махачкала шәһәре. Б. Элиста шәһәре. B. Якутск шәһәре. Г. Салехард шәһәре.

 

4.Мәсьәләне чишегез һәм дөрес җавапны сайлап алы­гыз. Әгәр Уфа шәһәрендә пояс вакыты 19 сәгать булса, Николаевск-Амур шәһәрендә пояс вакыты күпме булыр?

1. Төнге 12.

2. Иртәнге 5.

3. Иртәнге 3.

5.Мәсьәләне чишегез һәм дөрес җавапны сайлап алы­гыз. Әгәр Иркутск шәһәрендә (географик озынлыгы 129 43' кч. оз.) җирле вакыт белән төнге 12 булса, Ека­теринбург шәһәрендә җирле вакыт (географик озынлы­гы 60° 36' кч. оз.) күпме булыр?

1. 8 сәгать 2 минут 24 секунд.

2. 9 сәгать 30 минут 40 секунд.

3. 8 сәгать 15 минут 25 секунд.

3 нче вариант

1.Россия территориясе көнбатыштан көнчыгышка бик озынга сузылган, шуның нәтиҗәсе буларак, ...

1. Илдә 3 климатик пояс бар.

2. Климатның континентальлек дәрәҗәсе төрлечә үзгәрә.

2.Бу дәүләтләр арасында кайсылары Россия белән ко­ры җир буйлап чикләшә?

1.Молдова, Венгрия, Словакия.

2.Иран, Гыйрак, Үзбәкстан.

3.Литва, Финляндия, Норвегия.

 


 


4.Мәсьәләне чишегез һәм дөрес җавапны сайлап алы­гыз. Әгәр Иркутск шәһәрендә пояс вакыты 18 сәгать бул­са, Казан шәһәрендә пояс вакыты күпме булыр?

1. 8 сәгать.

2. 13 сәгать.

3. 15 сәгать.

5.Мәсьәләне чишегез һәм дөрес җавапны сайлап алы­гыз. Әгәр Чита шәһәрендә (географик озынлыгы 113° 30' кч. оз.) җирле вакыт 15 сәгать 32 минут булса, Калинин­град шәһәрендә (географик озынлыгы 20° 31' кч.оз.) җир­ле вакыт күпме булыр?

1. 9 сәгать 20 минут 4 секунд.

2. 9 сәгать 52 минут 23 секунд.

3. 10 сәгать 31 минут 14 секунд.

4 нче вариант

1.Россия территориясенең өч климатик пояста урна­шуы нәрсә белән аңлатыла?

1. Илнең төньяктан көньякка сузылышы белән.

2. Илнең көнбатыштан көнчыгышка сузылышы белән.

2.Бу дәүләтләрнең кайсылары Россия белән диңгез буенча чикләшә?

1. Төркия, Азәрбайҗан, Норвегия.

2. Таҗикстан, Кытай, Вьетнам.

3. Гыйрак, Бельгия, Югославия.

3.Административ-территориаль берәмлекләргә алар- ның үзәкләрен туры китереп җавап бирегез:

Административ-территориаль берәмлекләр:

1. Чукот автономияле округы.

2. Татарстан Республикасы.

3. Чечен (Ичкерия) Респуб­

ликасы.

4. Таймыр автономияле округы.

4.Мәсьәләне чишегез һәм дөрес җавапны сайлап алы­гыз. Әгәр Смоленск шәһәрендә пояс вакыты иртәнге 9 бул­са, Магадан шәһәрендә пояс вакыты күпме булыр?

1. 20 сәгать.

2. 15 сәгать.

3. 17 сәгать.


5.Мәсьәләне чишегез һәм дөрес җавапны сайлап алы­гыз. Әгәр Владивосток шәһәрендә (географик озынлыгы 131° 55' кч. оз.) җирле вакыт 15 сәгать 18 минут 22 се­кунд күрсәтсә, Казанда (географик озынлыгы 49° 08' кч. оз.) җирле вакыт күпме булыр?

1. 10 сәгать 32 минут 11 секунд.

2. 9 сәгать 9 минут 14 секунд.

3. 21 сәгать 29 минут 30 секунд.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.