Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Шомлы көй. “Шайтан”, дигән сүзләр яңгырый.

Мунча морҗасыннан Уф чыга. Кулында пима.

Уф җиргә сикереп кенә төшә, Чү аны көтеп тора.

 

Чү. Уф, син тагын нишлисең монда?

Уф. Шайтан алгыры! Чү, син икән! Таптым! Таптым!

Чү. Нәрсә таптың?!

Уф. Пимамның икенче сыңарын таптым. Менә!

 

Садыйка чыга.

 

Садыйка. Чү, нишләп йөрисез?.. Хәбәр бармы әллә?

Чү. Әлегә юк. Камил дәваханәдә калды.

Садыйка. Энҗебикә табиблар кулында, без аңа берничек тә ярдәм итә алмыйбыз.

Камил хатынын алып кайту ягын кайгыртсын иде. Төрмәгә утыртсалар, тәмам акылдан яза бит ул бала!

Чү. Икесенең дә хәле авыр.

Садыйка. Берсен кызганып, икенчесен каһәрләп булмый. Икесенә дә шифалар сорап, дога кылдым. Хәерлесе булсын!

Уф. Яхшы хәбәр бар, Садыйка апа! Таптым! Сез югалткан пиманы таптым.

Садыйка. Әйе, әйе, Шамилнеке! Кайдан таптың, рәхмәт яугыры?

Уф. Мунча миче белән бүренә стена арасындагы кирпечтән ясалган аралыкка төшкән булган.

Садыйка. Кем анда ташлады икән?

Уф. Хәзер пималарым икесе-ике төрле булмаячак! Кая әле, киеп карыйм.

 

Бер пимасын салып, аягын тыгуы була, куркып, кире тартып ала. Пиманы читкә ташлый.

 

Чү. Нәрсә булды? Тычкан оялаганмы әллә?

 

Чү пиманы барып ала һәм эченнән калын дәфтәр чыгара.

 

Уф. Бу ни бу?

Чү. Өзек-өзек, калтыранган куллар белән чирле кеше язган моны.

 

Садыйка дәфтәрне Чүнең кулыннан тартып ала.

 

Садыйка. Шамилнең көндәлеге... Баламның соңгы хаты, соңгы сүзләре...

 

Караңгы. Бер почмакта гына ут. Шамил каләм, дәфтәр тоткан.

Туфан керә.

 

Туфан.Уф! Бәйрәм җитми!

Шамил. Мин арыдым! Бер әйбер дә эшлисем дә килми...

Туфан. Уф, күңелсез! Музыка булса да тыңлыйк әле. (Шомлы музыка).

 

Чулпан керә.

Шамил. Хәтта яшисе килми! Мин - шулкадәр начар кеше. Мине берсе дә яратмый.

Чулпан. Чү! Син авырыйсың, Шамил абый...

Туфан. Ә син беләсеңме, яшисе килмәгән кешеләрне, шайтаннар гармун уйнап, үзләре янына чакырып тора ди!

Чулпан. Алар начар гамәлне яхшы итеп күрсәтә. Акылы томаланган бәндәне юлдан яздыра.

Шамил. Шайтаннар янына китәрсең дә! Хатын өстемнән йөри!

Туфан. Уф! Энҗебикә түгел, син үзең хыянәт итәсең!

Чулпан. Чү! Күзеңә генә күренә. Син ялгышасың...

Шамил. Берегез – “Уф”, ди. Икенчегез – “Чү”, ди.

Чулпан.Табиб ярдәме кирәк!

Туфан.Уф, нинди табиб?

Чулпан. Беренче тапкырга психолог булса да ярый. Әмма монда психиатр ярдәме кирәк!

Туфан. Чирлегә сабыша гына ул.

Шамил. Башым авырта. Йоклап булмый. Ачу килә!

Чулпан. Күңел төшенкелеге. Депрессия. Чир бу!

Туфан. Соң эчтәге ачуны чыгарырга кирәк! Яратырга, алдарга, хет берәрсен тукмарга!

Шамил. Берегез – нәфес, икенчегез – намус. Кайсыгызны тыңлыйм?

Чулпан. Табибка барасың килмәсә, уйларыңны бер дәфтәргә яз! Мин аны укытучыма гына укытырмын. Нәрсәдән куркасың? Нинди эшләрең өчен ояласың? Нинди вакыйгаларны оныта алмыйсың? Кемнән гафу үтенәсең килә, яз!

Туфан.Язма, чит кеше укыса, гайбәт булып, авыл буйлап таралыр!

Чулпан. Гайбәт өчен түгел, табиб өчен кирәк. Укытучым - бик яхшы психиатр, кирәкле даруларын язар.

 

Шамил каләмгә үрелә.

 

Туфан. Язма! Язсаң, имза куйма! Имза куйсаң, шундый итеп яшер, беркем дә таба алмаслык булсын!

 

Шамил яза да яза. Берәм-берәм битләрне очыра бара, Садыйка дәфтәр итеп җыя. Гармун тавышы.

 

Шамил. Мине чакыралар! Гармун уйнап, мине чакыралар! Хәзер! Хәзер! Көтегез!

 

Шамил китә. Садыйка артыннан карап кала.

 

Чү. Чү, Садыйка апа, укымагыз. (Дәфтәрне алмакчы).

Садыйка. Беркемгә дә бирмим!

 

Садыйка дәфтәрне тотып, догаларын укый-укый кереп китә.

 

Уф, пиманы киеп, биеп ала.

 

Уф. Хәзер икесе-ике якка тартмый! Бары тик Энҗебикәнең йортына алып киләчәк!

Чү. Туктат, дидем, бу шайтан уеныңны! Зөбәрҗәт белән бергә сине дә дәваханәгә салачакмын!

 

Камил керә. Чүне кочаклап ала.

 

Камил. Хирург нәрсә диде дип уйлыйсыз? Вакытында дөрес ярдәм күрсәткәнсез. Ярый әле, якында табиб булган, ди. Табиб! Шөреп боргыч бөеренә кадәр үтеп кергән. Күп кан югалтудан үләр иде, диде. Чулпан дус! Син – чын табиб!

Чү. Мин... мин белгәнемне генә эшләдем.

Камил. Рәхмәт, сабакташ! Бер генә гомерне коткармадың син. Безне дә нинди зур хәсрәттән алып калдың...

Чү. Энҗебикәнең хәле ничек?

Камил. Аңына килү белән, бар гаепне үз өстенә алды. Тикшерүче генә ышанмады, ахырсы... Тик бала турында берни әйтмәделәр.

Чү. Бала? (Күкрәк кесәсеннән алып). Зөбәрҗәткә бирерсең...

Камил. Нәрсә бу?

Чү. ДНК анализы.

Камил. Син беләсеңме... нәтиҗәләрен?

 

Уф, документны кулыннан тартып алмакчы, Камил нык тота.

Уф (ташларын таратып). Башка таш салмам дигән идем... Тик барысын да Сезгә генә белергә дигәнме?..  

Чулпан. Аның чире көчәйгән иде. Ремиссия чоры үтеп, рецидив башланган. Бу юлы шеш төпкәрәк төшеп үскән.

Камил. Энҗебикә авырлы түгелмени?

Уф. Ничек инде авырлы түгел?! Мин ташларым алдашмый! Бер түгел, ике бала туачак!

Камил. Син белә идеңме?

Чү.Әйе... Ә хәзер Садыйка апа янына ашык син!

Камил. Әнигә ни булды? Кан басымы күтәрелдеме?

Чү. Шамил хат калдырган булган.

Уф. Мин мунчадан таптым.

 

Камил йөгереп кереп китмәкче, каршысына тәгәрмәчле чемодан тартып, дәфтәрне күкрәгенә кыскан Садыйка чыга һәм үзенең өенә кереп китә. Өй түбәсендәге йозак та бикләнә.

 

Сәхнә артында Гөлнараның тавышы.

 

Гөлнара. Әнием, әнием! Мин кайттым!

 

ТӘМАМ

Дилә ХӘЙРЕТДИНОВА, Уфа - 2020



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.