Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Кемнең күңелендә



 

БЕЗНЕҢ ӨЙНЕҢ ЙОЗАГЫ

                                                                                                    Кемнең күңелендә

нинди шайтан утыра?

Энҗебикә- ялгыз хатын, 37 яшь.

Садыйка – 70 яшьләрдә, Шамил белән Камилнең әнисе, Зөбәрҗәт белән Энҗебикәнең каенанасы.

Зөбәрҗәт – Энҗебикәнең бертуган апасы һәм килендәше, 39 яшь.

Камил – Зөбәрҗәтнең ире, 37 яшь.

Шамил – Энжебикәнең ире.

Уф (Туфан) – эчкече, Шамилнең сыйныфташы, 42 яшь.

Чү (Чулпан) – урманда ялгыз яшәүче умартачы, Камил һәм Энҗебикәнең сыйныфташы.

 

I АКТ

I КҮРЕНЕШ

 

Авыл табигате. Район үзәгендә урнашкан бер ихата эчендә ике йорт. Берсе - иске генә бүрәнә йорт, читтән караганда, асылмалы йозак сыман. Тутыккан ачкычтай мунчасы бер якка кыегаеп, морҗасы ишелә башлаган. Алтын ачкыч итеп салынган, заманча бизәлгән ике катлы яңа йорт бу хәерчелек, ир-ат кулы тимәгән дөньяга югарыдан масаеп карап тора.

Кыш, буран. Җил-давыл, ак кар бөртекләре. Шомлы көй. Башы тыныч, моңлы, аннан аңлашылыр-аңлашылмас: “Шайтан”, дигән сүзләр яңгырый. Мунча морҗасыннан Уф чыга. Кар бөртекләре юк була.

Уф җиргә сикереп кенә төшеп, Энҗебикәнең өе тирәли йөри башлый. Тәрәзәләрдән карана. Нәрсәгәдер бик борчылганы сизелә. Чү килә.

 

Чү (Уфның койрыгыннан тартып). Уф, син нишлисең монда?

Уф (куркып). Шайтан алгыры! Чү, син икән! Нишлим, нишлим? Сине көтәм.

Чү. Тагын күзәтәсеңме?

Уф. Күзәтә, ди. Сине көтәм, дидем бит.

Чү. Уф, мин сиңа ышана дип уйлыйсыңмы?

Уф. Чү, үзең нишләп йөрисең соң?

Чү. Авыл клубында маскарад.

Уф. Ә-ә-ә. Мин соңрак барырга иде, бәйрәмнең иң кызган өлешенә туры китереп.

Чү. Синсез бәйрәм бәйрәм буламы соң? Иртәгә авыл буйлап сүзе дә китәр.

Уф. Ә мин гайбәт яратам! Үзең беләсең, еш кына үзем дә уйлап чыгарып, авыл башыннан хәбәр җибәрәм. Бик кызык бит! Аннан авылның икенче очына барып, тыңлап торасың! Ха-ха-ха, ниләр генә уйлап чыгармый халык...

Чү. Уф, бу сүзләреңнән күңел болгана. Кайчан авыл кешеләрен алдаудан туктыйсың инде?

Уф. Шайтан гына белсен! Дөнья беткәч. Кыямәт көнне.

Чү. Әйдә, читкәрәк китик! Энҗебикәне куркытып куймыйк, болай да тыныч кына йоклаганы юктыр.

Уф. Чү, ялгыз хатыннарның төннәре озын. Ник борчылырга?

Чү. Әйе, озын, еш кына керфек тә какмый. Һәр шырт иткән тавышка дертләп уяна.

Уф. Чү-чү! Син кайдан беләсең? Әнә йокы бүлмәсендә уты да сүнмәгән. Әллә сине көтәме?

Чү. Шайтан төсле сүзләр сөйләп торма, ичмасам. Әйтәм бит йоклый алмый, борчымыйк.

Уф. Ә, бәлки, ул үзе генә түгелдер. Карап килим әле.

Чү (аны туктатып). Уф, тукта! Нишләвең бу?

Уф. Чү! Кара әле, көнләшүең йөзеңә бүртеп үк чыккан!

Чү(бик нык ачуланып). Исерекме әллә син? Бүтән эчмим дип ант иттең бит! Кил әле, кил якынрак!

Уф(Чүдән качарга тырышып, абынып егыла). Шайтаныма да ярамый бу пималар!

Чү. Өченче көн “терелт” дип, үлем хәлендә ятканыңны оныттыңмыни? Терелсәм, авызыма да алмас идем, дип антлар иттең!

Уф. Садыйка карчык кына биргән иде, кызганып. Берсе истәлеккә картыннан калган, икенчесе – Шамилнеке, ахырсы.

Чү. Я инде! (Ишек тавышын ишетеп). Югалыйк! Әнә, Энҗебикәне уяттың!

 

Энҗебикә җиңелчә күлмәк өстеннән шәл бөркәнеп, кулына таяк тотып чыга.

Чү белән Уф читкәрәк китеп өлгерә. Энҗебикә туктап, тирә-якны күзәтә.

 

Энҗебикә(җил уйнаткан чәчләрен төзәткәләп). Тагын син икән! Кемне көткәнемне беләсең! Белә торып, рөхсәтсез киләсең дә кагасың тәрәзәмне! Ә мин... менә хәзер кочагыма алып сөям дә башка беркая да җибәрмәс идем дип, сөенә-сөенә, ишеккә ашыгам... И хыялый күңел!

Уф. Акыллы хатын диярсеңме? Эчке күлмәктән төн уртасында урамга чыккан!.. Әллә буйга узган инде? Кара әле, корсагы борына җиткән түгелме?

Чү. Т-с-с-с.

Энҗебикә (дертләп, тавыш килгән якка). Кем бар? Әбәү! Нишлисез анда?

Чү (алгарак чыгып). Энҗебикә, Яңа ел белән! Куркытсак, гафу ит, маскарадтан кайтып килеш иде.

Энҗебикә. Рәхмәт! Чү! Син икән! Икенчең... Уф! Караңгы бит, күреп бетмим.

Уф. Бу - без! Шайтаннар...

Энҗебикә. Чыршы бәйрәменә шайтан булып киендегезмени? Кемнедер танымасаң, озын гомерле була, дип әйтә иде әбием. Озак һәм бәхетле яшәгез!

Уф. Кыямәт көненнән соң да яшәргә иде...

Энҗебикә.Шайтан арбасына бер утырсаң, төшеп кала алмассың, дип тә әйтә иде әбием.

Уф. Ә минем шайтан арбасыннан төшкәнем дә юк! Кыш көне хәтта чанага да алыштырып тормыйм!

Энҗебикә. Алай икән. Хәерлегә булсын.

Уф. Әйдә, безнең белән бәйрәмгә! Бергә-бергә бик күңелле булачак!

Энҗебикә. Рәхмәт! Бәйрәмнәрегез матур үтсен (Китә).

Чү. Сау бул, Энҗебикә!

Уф. Тукта, тукта, Энҗе!

Чү (Уфны туктатып). Чү, тагын нишлисең инде?

Уф. Шайтан суың юкмы? – дип кенә сорарга иде. (Энҗебикә кереп китеп өлгерә.)

Чү. Нигә чакырасың аны?  

Уф. Риза булмады ич! Башка берәүне көтә! Бәлки, каененесе ялгыз кичләрен җылытып йөридер. Күршедә генә ялгыз хатын яши, ничек чыдап ятмак кирәк?

Чү. Синең сүзләреңнән шайтаның да тончыгыр. Газиз кешесен көтә ул!

Уф. Бу кадәр дә фәрештә җанлы булма инде. Камилне әйтәм, Зөбәрҗәтне кочаклап йоклый, төшләрендә Энҗебикәне күрә.

Чү. Уф, башка сине тыңлап торасым юк!

Уф. Әйтимме бер хәбәр?

Чү. Тагын күкләргә күтәрелеп, йолдызлардан атылып төштеңме?

Уф(кесәсеннән ташларын чыгарып). Юкка минем ташларга ышанмыйсың! Менә шушы җимерек мунча зур сер саклый. Ул сер ачылса, берсе акылдан язар, икенчесенә дә җиңел булмас.

Чү. Уф, дидем, җитәр. Ташлар диясең дә торасың! Нигә бу шайтан уенын дәвам итәсең? Энҗебикә аз күз яше түкмәде бит!

 

Күрше йортта ут кабына.

Уф. Әнә, кара инде, сөяркәсе дә йокламый. Хәзер мәхәббәтбикәсенә юл тотачак!

 

Камил көрәк тотып чыга

 

Чү. Әйдә, китик моннан. Ул бит Энҗебикә түгел, койрыгыңа да басып өзәр.

Уф. Өзде, имеш. Көн-төн хатыны аның үзен өзгәли. Вәт, ичмасам, хатын! Кигән туфлиләренең үкчәсе дә биек, ди! Бик каты баскан!

 

Камил Энҗебикәнең йорты янына килеп, бераз таптана. Кар өстендәге эзләргә карап тора. Искереп беткән койма такталарын тотып карый.

 

Уф. Әнә кара, нәрсә уйлаганын әйтимме?

Чү. Коймасы искергән, төзәтергә кирәк, ди.

Уф. Мимо. Аның ни уйлаганын син дә беләсең, чөнки шундый ук уйлар синең күңелеңә дә кереп чыккалый.

Чү. Уф, синең әкиятеңне тыңлап торам. Мин киттем.

Уф. Т-с-с.

 

Зөбәрҗәт чыга, әкрен генә ирен күзәтә. Камил кар өстендәге чит эзләрне юк итәргә тырышып, тиз-тиз кар чистарта.

 

Зөбәрҗәт.Мәҗнүн шикелле кай тарафларга карап бактың?!

Камил(эшеннән бүленеп). Энҗе бөртекләренең биюнә хәйран калып тордым әле.

Зөбәрҗәт. Энҗе дисеңме? Әйе шул, әйлән-бәйлән уйный-уйный, җиргә төшәләр. Шул биюләре белән синең башыңны да әйләндереп куйганнар шикелле.

Камил. Балачактан кар яуганын яратам.

Зөбәрҗәт(кинәт кычкырып). Соң күрше йортта яшәмисең бит! Ник сукмакны ул якка ярасың? Менә безнең капка, онытмаган булсаң! (Камилне үзләренең өйләре янына тартып китерә.)

Уф, Камил (бергә).Уф!!!

Уф. Әйттем бит каблук! Баскан, тик баскан!

Чү. Чү, чү!

 

Камил көрәген нишләтергә белми, тотып тора да ташлап кереп китә.

 

Зөбәрҗәт. Әни! Улың миңа көрәк белән кизәнде! Юк, суга язды. Юк, сукты! Әни! – дим! (Китә.)

Уф. Менә, сиңа иртәгәлеккә авылны тутырырлык гайбәт: Зөбәрҗәт Камилне абыйсының хатыны белән тоткан! Өстәвенә Энҗебикәсе бәби дә көтә икән!

Чү. Уф! Син мондый юк-бар хәбәрне беркемгә дә сөйләмәячәксең!

Уф (Ташларына күрсәтеп). Ташлар...

Чү (Уфны бүлеп). Ташламас! Беркем дә беркемне дә ташламас!

Уф. Чү, бер ир белән хатынның юктан гына сүзгә килүләренә төкерәм мин. Бүген әрләшәләр, иртәгә чөкердәшәләр. Кызык түгел. Ә менә бу мунча эчендә нәрсәдер бар!

Чү. Уф! Иске мичтән башка анда берни юк.

Уф. Шул-шул. Менә шул мичтән зур янгын чыгачак. Аның ялкыны шушы ике йортта яшәүчеләрнең йөрәкләрен яндырачак.

Чү. Шайтан кыяфәтендә шайтан сүзләре сөйләп йөрисең. Уф! Син бит – педагог! Шайтан суларын эчүеңне туктат син! (Китеп бара.)

Уф(артыннан).Мин шайтан суларын эчәмме? Үзең син – шайтан! Умарталыгыңда шүрәлеләр белән яшисең! Су аналары да килеп китәдер әле яныңа!

Чү(аңа каршы). Бал корты янында балга батарсың, тирес корты янында тирескә батарсың, дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Китәләр.

 

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.