Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Энҗебикә берәм-берәм мендәрләрен кага.

Портфель тотып, Камил чыга. Энҗебикәне күреп, портфелен куя да көрәк ала.

Камил(көйли). Буран дулый, буран тынмый, бураны шундый көчле. Ап-ак буран эчләреннән килеп чыгарсың, бикәм.

Нихәлләрдә, Энҗебикә?

Энҗебикә. Зарланырлык түгел, шөкер, дип әйтә иде әбием. Үзегез әйбәт кенәме? Әни нихәл? (Көрәген ала.)

Камил. Көрәк тоту хатын-кызга бер дә килешми, бикәм!

Энҗебикә. Өлешеңә төшсә, көрәген дә, балтасын да тотарсың. Килешми дип утырып булмый.

 

Тәрәзәләреннән Зөбәрҗәт карап ала.

 

Камил (хатынын күреп). Бар кер, карны үзем көрәп бетерермен.

Энҗебикә. Соңгы арада Зөбәрҗәт апаның бер дә кәефе юк. Минем белән дә исәнләшер-исәнләшмәс. Берәр җире авыртамы әллә?

Камил.Теле тезенә җиткән, йозак кына салып булмый!

Энҗебикә.Зөбәрҗәт апаның бер генә дә кадерен белмисез! Чын асыл таш бит ул!

Камил (кулын селтәп). Асыл таш, асыл таш... Йөрәге дә - таштыр.

Энҗебикә.Апаның йөрәге тулы мәхәббәт! Бүгенге көнне әнкәйне дә ул карый бит, аңа бик рәхмәтле булырга тиешбез.

Камил.Булмаган кая ул?.. Менә синең йөрәгең дә, бикәм...

Энҗебикә. Ничә тапкыр кисәттем үзеңне, “бикәм” дип әйтмә! Башкалар ишетсә, әллә ниләр уйларлар.

Камил. Ярый, бикәм, дип тормый, турысын гына әйтәм: ник һаман кияүгә чыкмыйсың?

Энҗебикә.Әбәү, куркыттың бит!

Камил. Гөлнара да үсеп буй җитте... Һаман җиде йозакка бикләнеп яшисең!

Энҗебикә. Җиңгәңә шундый сорау бирергә оят түгелме?

Камил. Нигә оят булсын?! Мин бер парта артында утырган классташымнан сер итеп кенә  сорыйм бит.

Энҗебикә.Әле бит классташлар очрашуы түгел!

Камил.Син безнең очрашуларга йөрмисең!

Энҗебикә. Ирле хатыннар арасында нишләп утырыйм?

Камил.Кавалерларың капка төбеңдә әнә чират торалар! Кичә дә кар өстендәге эзләрне, апаң күргәнче, чак юк итеп өлгердем!

Энҗебикә. Ә-ә-ә, кичәге эзләр? Син мине кияүгә бирергә тырышып йөрисеңме әллә?

Камил.Эш миндә торса, Шамил абыема да кияүгә бирмәс идем әле мин сине!

Зөбәрҗәт (тәрәзәләрен ачып). Камил! Коймагым өлгерде, эшкә ашап та китәрсең. Хәзер үк кер!

Энҗебикә. Чәйләрегез тәмле булсын!

Камил. Ә бит апаң синең кебек коймак пешерергә барыбер өйрәнә алмады.

Энҗебикә. Төрле чаклар була. Кайчак барысын да шулай ук эшлисең, әмма уңмый да куя.

Камил. Белмим, белмим, синең кулдан уңмаган коймак ашаган булмады. Әнкәй әле дә синең коймагыңны мактап телгә ала.

Энҗебикә(сөенеп). Чынлапмы? Шаяртмыйсыңмы? Әнинең безгә кергәне дә юк бит. Иртәгә пешерәм әле, бәлки, бергәләп чәй эчәргә ризалашыр. Рәхмәт! (Китә.)

Зөбәрҗәт.Камил!!!

Камил. Ни өчен тышта буран тынган? Чөнки безнең өйгә кереп тулган!

 

Зөбәрҗәт чыга.

 

Зөбәрҗәт. Ник озак? Кар-буранда җилләтеп, кага-кага кабарткан мендәрләренә әллә синең дә башыңны саласың киләме?

Камил. Нинди мендәрләр?

Зөбәрҗәт. Әнкәй туйларына бирнә итеп биргән ястыкларны әйтәм. Безгә бер мендәрен күтәреп чыкты. Аңа ике зур ястыгын калдырды. Шул мендәрләрне җилләтә бит. Менә күрегез, минем чигүле мендәрләремне дигәндәй, безнең якка каратып куйган.

Камил. Безгә мендәр җитмимени?

Зөбәрҗәт. Әзер дөньяда типтереп яши. Ә без калактан җыйдык. Өстәвенә, әнкәй дә, үз йортын ташлап, безнең белән яши!

Караватына җәйгән япмасын да элгән. Анысын да утырып чиккән. Кем өчен икән?

Камил. Кызына бирнә әзерлидер. Гөлнарабыз бит бүген-иртәгә кияүгә бирерлек.

Зөбәрҗәт.Белмим-белмим.

Камил. Апамы син, түгелме?

Зөбәрҗәт. Нишләп апа булыйм? Мин – әнкәйнең яшь килене! Ул – карт килен, өлкән килен...

 

Камил көрәген ташлап, портфелен алып чыгып китә.

 

Зөбәрҗәт. Әни! Улың миңа көрәк белән кизәнде! Юк, суга язды. Юк, сукты! Әнкәй! – дим!

 

Садыйка йөгереп чыга.

 

Садыйка.Кызым! Ни булды? Анда... коймакларың да көйде бит.

Зөбәрҗәт(еларга җитешеп). Коймак кына көйсә иде, әнкәй!

Садыйка.Нәрсә көйде тагын? Янгынмы? Кайда? Я, раббым! Сакла, берүк!

Зөбәрҗәт. Йөрәктә, әнкәй! Йөрәктә ут! Тын да алдырмый...

Садыйка. Камилме?

 

Зөбәрҗәт башын селки.

 

Садыйка. Киленме?

 

Зөбәрҗәт башын кага.

 

Садыйка. Авыр сүз әйтеп, үпкәләттеме әллә тагын?

Зөбәрҗәт. Әйе...

Садыйка. Тагын нинди сүзләр чыкты инде имансыз авызыннан?

Зөбәрҗәт.Сүз дип... Сүзсез генә...

Садыйка. Сүзсез генә?! Бигрәк астыртын шул!

Зөбәрҗәт. Әни, синең мендәрләреңә теләсә-ниләр тегеп бетергән. Йөрәкләр чиккән! Әйтмәм дигән идем.

Садыйка. Минем ястыкларымамы?..

Зөбәрҗәт. Бигрәк кулы тик тормый. Кешенекен алырга гына тора!

Садыйка. Әйе, кулы эшсез тормый шул! Электән шундый иде. Утырды да кисте, текте, чикте...

Зөбәрҗәт. Шамилгә дә шул сихер тегеп, тагып кына үзенә каратты инде ул...

Садыйка. Син, кызым, эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма!

Зөбәрҗәт. Анысы ни дигән сүз, әни?! Әллә, мин әйтим: сиңа да сихере төштеме?

Садыйка. Бәхетегезгә күз тидермә диюем! Дөньяңның, иреңнең кадерен белеп яшә!

Зөбәрҗәт. Белмим дисезме әллә? Башка хатын-кызларның ничек иремә ябышырга торганын күрмим дисезме әллә? Еще как беләм һәм күрәм!

Садыйка. Яхшы, балам! Күз дә тидермә, сүз дә тидермә! Мин үз мәхәббәтемне саклый белмәдем. Син сакла! Нык тот!

Зөбәрҗәт. Әнкәй! Ә син мәхәббәттең нәрсә икәнен беләсеңме соң?

Садыйка. Беләм дип, яратышып өйләнешкән кебек иде. Бер ел күтәреп кенә йөртте. Аннан улыбыз туган кичне: “Егетләр белән пиво эчәргә җибәрмәсәң, кызлар белән вино эчәргә барам”, дип чыгып китте.

Зөбәрҗәт. Син җибәрдеңме?

Садыйка. Улы туды бит! Тәпиен дуслары белән юасы килде! Күкрәк баласын кочаклап, төне буе аның кайтканын көттем. Таң белән генә кайтты да: “Әйдә, бүген сөйләшмибез, иртәгә сөйләшәбез”, - диде.

Зөбәрҗәт. Башына уклау белән бирмәгәч!

Садыйка. Мин дәшмәгән саен, озакка югала башлады. Ә бер кичне шул кызлар белән вино эчәргә киткән җиреннән кайтмады. Зур шәһәрдә укып, зур урыннарда эшләгән, миллионлаган кеше арасында яшәп тә, үзенә ир генә дә таба алмаган классташым, авылга кайткан җиреннән минем иремне ияртеп, Санкт-Петербургка ук алып чыгып китте.

Зөбәрҗәт. Беткә үч итеп, тунымны яндырсам яндырам, әмма иремне беркемгә дә бирмәячәкмен!

Садыйка. Бәхете шул булдымы?.. Сабыр булырга тырыштым. Башкалар бәхете өчен юл да куя белергә кирәктер... дип уйладым.

Зөбәрҗәт. Мин юл куймыйммы?! Кайберәүләр кебек уналты яшемдә кияүгә чыкмадым әле! Башта сеңелкәшне кияүгә биреп, егерме алты яшемә кадәр үз өлешемә төшкән көмешемне көттем! Бүген килеп, сабыр итәм дип, пар канатымны сындырасым юк! (Китә.)

Садыйка. Бигрәк эчендәге тышында. Уйлап өлгерми, теленә төшерә. Үзе бер катлы, шөкер, пар канатлы! Тегесе (Энҗебикәнең йортына ишарәләп) мең катлы. Уф! (Китә.)

 

Уф керә.

 

Уф. “Уф”, дия-дия, чакыралар да аннан “Ния-ния килдең син?” – дип сорап торалар! (Ташларын алып). Бер катлысы пар канатлы? Мең катлысы кайрылган, аерылган канатлы?

 

Зөбәрҗәт чыга. Телефоннан сөйләшә.

Зөбәрҗәт. Такси? Юньлерәк машинагыз юкмы? Все машины заняты? Я, ярый. Номеры ничә дидегез? 13? Шайтан номерлы машинагыз. Утырмыйм. Башканы җибәрегез! “Три один три”. Я, ярый, алай булгач.

Уф. Саулыкмы, Зөбәрҗәт?!

Зөбәрҗәт. Уф! Ния килдең инде тагын?

Уф. Үтенеч бар иде.

Зөбәрҗәт. Синең кайгың юк әле.

Уф. Бик нык кирәк иде.

Зөбәрҗәт. Ишәй белән Кушай булып йөрисез. Дустың кайда соң?

Уф. Чү, аңа әйтергә ярамый. Аңардан качып кына килдем. Чирлегә саный мине!

Зөбәрҗәт. Икегез дә тилергән, җүләр инде сез!

Уф. Аның каравы, син - прям шик! Гүзәлләрдән-гүзәлем...

Зөбәрҗәт. Телеңә салышма! Нәрсә кирәк?

Уф. Шикарная моя! Ярдәм ит! Зинһар өчен!

 

Зөбәрҗәтнең телефоны шалтырый.

Зөбәрҗәт. Бар, әнә... Энҗебикәгә! Выхожу.

Уф.Кайда китте инде? Үзе болай шик, күңелендә дә – шик, бөтен нәрсәсе пшик! Уф, үләм.

 

Уф Энҗебикәнең тәрәзәсенә шакый.

Уф. Энҗебикә, мәең юкмы?

Энҗебикә(тәрәзәсен ачып). Нәрсә булды? Ник тәрәзә кагасың? Котым очты бит!

Уф. Хәлем юк. Бер генә йотым мәй... чәй бирче? Салкын чәй! Үтереп эчәсе килә...

Энҗебикә. Яңа гына чәем кайнап чыкты. Коймак куйдым.

Уф. Миңа салкын чәй генә кирәк иде... һәм капкаларга ни дә булса.

Энҗебикә. Юньле-рәтле ашаганың бармы соң? Әйдә, нинди капкалау? Коймаклап, кайнар чәй эчерәм. Хәл кереп китәр.

Уф. Миңа шул салкын чәй, бер тамчы булса, хәлләнәм мин...

 

Чыбыркы тотып, Садыйка чыга.

Садыйка. Кулыңнан килсә, дөньядагы бар ир-атны минем өйгә чакырыр идең!

Энҗебикә. Әнкәй! Хәлләрегез ничек?

Садыйка. Әдәбе, әхлагы булган хатын-кыз чит ир-ат белән сөйләшү түгел, күз карашын да күтәрми!

Энҗебикә. Кул-аякларыгыз сызламыймы? Дарулар кирәкмиме?

Садыйка. Кирәк! Беренче чиратта, тынычлык кирәк миңа!

Энҗебикә. Иртәгә үзәккә барам. Давлениедән алыйммы? Шикәр даруын вакытында эчәсезме? Ашаган саен онытмыйсызмы?

Садыйка. Онытырсың сезнең белән! Авыртмаган җир юк. Сез генә рәхәтләнеп, типтереп, ачысына-төчесенә төкереп яшисез!

Энҗебикә. Әнкәй! Сезнең өчен генә коймак куйдым. Хәзер пешереп тә алам.

Садыйка. Ялгыз башыңа ялгыз ирне кунак итмәкче син!

Энҗебикә. Әйдәгез, бергәләп чәй эчик!

Садыйка.Эчмим. Чәеңне сихерләп бирерсең, я! (Энҗебикәнең тәрәзәсен ябып куя.)

Энҗебикә. Әнкәй, дим, әнкәй!..

Садыйка. Тәрәзә капкачларын әйтәм, искерделәр. (Уфка.) Син дәбар юлыңда бул!

Уф. Барыр идем дә, менә шушы Сез биргән пималар үзләре алып килә. Алар бит икесе ике төрле. Берсе Сезгә тарта, берсе – бу йортка.

Садыйка. Төсләре туры килгәч тә җиткән! Шамилнең яхшы пимасын бирдем мин сиңа. Рәхмәтле бул! Бер сыңары гына юк булды да куйды. Ә бу пиманың икенчесендә зур тишек – тычкан оялаган булган...

Уф.Садыйка апакаем!Шамил классташ хакына... тамак чылатырлык кына бирче! Буш итмәм!Нинди эшең бар, шуны эшлим.

Садыйка. Нинди эш булсын миндә? Аллаһыга шөкер, балаларым өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар!

Уф. Ә телисезме, гайбәт сөйлим! Бушка.

Садыйка.Чү! Сине тыңлап, намазым кала.

Уф. Бал бабай киләме? Яшерегез мине! (Садыйканы кочаклап, артына кача.)

Садыйка (чыбыркысын шартлатып). Тәһарәтемне боздың, имансыз! (Ашыгып кереп китә.)

 

Савыты белән бал тотып, Чү керә.

 

Чү. Син тагын монда нишләп йөрисең? Энҗебикә өйдәме?

Уф. Өйдә, өйдә. Чү! Садыйка карчык кына аны бикләп куйды.

Чү. Ничек инде бикләп куйды?

Уф. Чит-ят ир-атка күз карашыңны да күтәрмә, ди! Пәрәңҗә генә кидерәсе калды.

Чү. Күрше хакы – Тәңре хакы. Ник чит булыйк? Бергә укыдык та.

Уф. Син дә – классташ, Камил дә – классташ! Шайтан алгыры, бүген минем башта гел саташ!

Чү. Чатнап авыртамы?

Уф. Аха... Үләмме?

Чү. Тиздән исемеңне дә онытачаксың! Әти-әниең зур өметләр баглап, сиңа бөек исем сайлаган! Аның да нибары ике хәрефе калган.

Уф. Дөрес, исемем юк минем.

Чү.  Димәк, барлы-юклы акылыңны дашайтанга сатып бетерәчәксең!

Уф. (Чүнең кулындагы савытка үрелеп). Акыл дигәннән, бал балы коеп сатсаң, синнән дә бай кеше булмас иде. Миңа шунда дару урынына бер йотым эчерсәң дә рәхәт булыр иде.

Чү.Уф!Бер генә көн эчми тора аласыңмы син?!

Уф. Чү, кызма!

Чү. Туфан бит син! Туфан! Уф булып йөрисең!

Уф. Ә син хәтерлисең икән! “Туфан” дия-дия, артымнан кызлар чапты. Ә иң яратканы, “Уф” дия-дия, миннән качты!

Чү. Бал саткан акчага дәваханәгә алып барам дидем бит! Менә шунда рәхәтле дә, рәхмәтле дә булыр идең! (Балын Энҗебикәнең тупсасына куя.)

 

Секундомер тотып, Зөбәрҗәт килеп керә.

Уф.Әнә шик-хатын кайтты!

Зөбәрҗәт. 17 минут! 17 минут! Ә ул өйгә ярты сәгать кайта. 13 минутын кем белән үткәрә? Нәрсә эшләп йөридер, шайтан гына белсен?

Чү. Исәнме, Зөбәрҗәт! Сезгә бал кирәкмиме? Энҗебикә сораган иде. Аңа китердем.

Зөбәрҗәт. Юк, бал кирәкми! Үзебез бал һәм майда йөзеп яшибез. Тик кемдер бал кортыдай бөртекләп, тамчылап җыйган дөньяма кул сузмакчы!  

Уф. Димәк, тикшерергә, расследование үткәрергә кирәк!

Зөбәрҗәт.Әйе, әйе! Ни әле? Компас кирәк миңа!Сул якка тартса? (Баскан җиреннән, сул якка күрсәтеп). Асылъяр, димәк! (Борылып баса). Энҗебикә? Юк, Юк! (Кире борылып баса). Асылъяр!!!

Уф(Чүгә). Кара әле, шизакатьле бит бу! Синең пациент!

Зөбәрҗәт. Ни дисең?

Уф. Нәзакәтлесең дә инде үзең!

Зөбәрҗәт. Уф! Әллә нинди сүзләр беләсең! Заманында юкка гына укытучыга укымагансың да инде.

Уф. Таш салыйммы? Сихер кайсы якта икәнен тиз генә ачыкларбыз!

Зөбәрҗәт. Әйдә, әйдә, тиз бул! Ни ди шунда ташларың?

 

Уф ташларын тәгәрәтеп җибәрә.

 

Уф. Ике түгәрәк күрәм.

Зөбәрҗәт. Шуннан?

Чү. Бер түгел, ике пациент...

Уф. Әйе, әйе. Табиб ярдәме кирәк. Окулистка алып бар иреңне!

Зөбәрҗәт. Нигә?

Уф. Күзләре алдашмыймы икән? Табиб шунда ук әйтеп бирә. Өстәвенә, сул якка тарткан ирнең сул як күзе дә тартыша.

Зөбәрҗәт. Мине шаяртырга булдыңмы? Шулай да син хаклы кебек...

Уф(ташларга карап). Хыянәтчене гастроэнтерологка да алып барырга кирәк. Бәлки, кайда һәм нәрсә ашаганын белерсең... Тик мин бушка киңәш бирмим.

Зөбәрҗәт. Аңладым, хәзер, хәзер! (Китә.)

Чү. Уф! Син нишлисең? Уеннан уймак чыгарасың бит!

Зөбәрҗәт. (Чәйнек тотып).Такси белән эшенә бардым һәм кайттым. Светофорларда да туктап тордык. (Чүнең ризасызлыгын күреп). Чәй бу, чәй! Юлга нибары 17 минут вакыт кирәк булды. Менә кара, секундомерым да алдашмый.

Уф. (Чәйнектән салып эчә). Яшим әле, болай булгач!

Чү. Уф! Син вәгъдәңне боздың!

Уф. Чү! Мин - авыл исерегенең анты белән синең ничәмә-ничә ат кадәрле антыңны чагыштырып буламы соң?

Зөбәрҗәт. Тукта әле! Нинди ат кадәрле сер яшерәсез?

Чү. Нинди сер булсын бездә?

Зөбәрҗәт.Әллә, мин әйтәм, ул хатынны умарталыктагы йортка йөртәме?

Чү.Зөбәрҗәт ханым! Сез бит акыллы кеше! Бер наданның тузга язмаган сүзләренә ышанасыз.

Уф. Мин наданмы? (Бармакларын бөкләп). Гиппология – атлар турында фән. Гиппотерапия – атлар ярдәмендә дәвалау. Гиппопотам – су аты. Ничәмә-ничә ат – ул Гиппократ! (Йодрыгын төйнәп). Әйдә, Гиппократ өчен! (Тагын эчеп куя).

Зөбәрҗәт.Җитте! Башка бирмим! (Чәйнеген алып куя). Миңа Гиппократың нигә кирәк?

Уф.Авыру кешене дәвалау өчен!

Зөбәрҗәт.Әйе, дәваларга, сихерен кайтарырга...

Чү. “Бред ревности” дип атала бу чир. Монда чынлап та табиб ярдәме кирәк!

Уф. Бүген миңа кирәкми! Точно!

Зөбәрҗәт.Сез мине авыру дисезме? Районыбыз хакимияте башлыгының дүртенче урынбасарының урынбасарының хатынын мыскыллаган өчен җавап бирергә туры килмәсен!

Чү. Гафу итегез, Зөбәрҗәт ханым! Әмма сез бик ялгышасыз!

Зөбәрҗәт. Ә син өйрәтмә безне!

Чү. Адәм баласыннан акыл, иман китсә, шайтан белән икәүдән-икәү генә кала.

Зөбәрҗәт(Уфка). Бу Мәҗнүн күземнән югалсын!

Уф. Чү! Син кайт! Кайт!

Зөбәрҗәт. Миңа аның ярдәме кирәк түгел! Күрәсем дә килми үзен! Бермәл хәтта өйләнәм сиңа, дип куркытты!

Чү. Ә менә ул вакытта мин ялгышканмын! Сукыр мәхәббәт кенә булган.

Зөбәрҗәт. Үзең син сукыр! Әллә мине яратырлык түгелме?

Уф. Шик...ле... шикарный хатын!

Чү. Ярый, Сезнеңчә булсын! Бары тик тынычланыгыз! Башка вакытта сөйләшербез. (Китә.)

Зөбәрҗәт. Энҗебикәнең башын әйләндергәне җитмәгән! Миңа да акыл сатмакчы!

Уф(чәйнеккә үрелеп). Ул – акыл, китте. Ә мин, димәк... (Зөбәрҗәтнең чәйнекне җиңел генә бирмәвен күреп). Нинди сорауда тукталдык әле без? Әйе, димәк, эшендәге хатын-кызларны караштыргалаштырырга кирәк. Һичшиксез, араларыннан берсе!

Зөбәрҗәт (чәйнеген нык тотып). Күрше Асылъярмы? Әнә бит, ничә еллар бергә эшлиләр!

Уф. Аның ире бар бит! Яшь кызларны, я булмаса ялгыз хатын-кызларны күзәткәләштергәләштерергә кирәк.

Зөбәрҗәт. Ялгыз дисең?..

Уф. Ялгыз хатыннарның эче тулы сер. Әнә, Энҗебикәңә генә күз сал.

Зөбәрҗәт. Энҗебикәгә нәрсә булган? (Уфка чәйнеген суза).

Уф. Маскарадка мин төн уртасында гына бардым. Уты сүнмәгән иде. Һичшиксез, берүзе түгел иде.

Зөбәрҗәт. Әйе, әйе, икенче көнне мендәрләрен дә җилләтте...

Уф (Эчеп куя). Вәт!Соңгы арада түгәрәкләнеп тә киткән төсле.

Зөбәрҗәт (чәйнеген тартып алмакчы). Нәрсә?! Ни сөйлисең? Акылдан яздыңмы?

Уф(буш чәйнекне сузып). Ә син аның үзеннән сорап кара! Әйткәндәй, төнлә әйбәт йоклыйсызмы?

Зөбәрҗәт. Моңарчы зарланмый идем. Соңгы вакытта йокым качты.

Уф. Ә ялгыз хатыннар бөтенләй йокламый. Аларның төннәре озын! (Күтәренке кәеф белән китеп бара.)

Зөбәрҗәт. Азмыни авылда ялгыз хатыннар?! Ялгызы гына түгел, ирле хатыннарын да әйтер идем. Ничә еллар эшкинмәгән ир белән дөнья көткән Асылъяры гына ни тора!

Яңа йозак кирәк! Өемне дә, иремне дә биклим! Беркемгә дә бирмим!

Зөбәрҗәт кереп китә һәм тәгәрмәчле чемодан тартып чыга. Кая куярга, нишләргә белми йөри-йөри дә чемоданы өстенә утыра.

Камил керә.

Камил.Зөбәрҗәт! Һаман миңа ачуланып утырасыңмы әллә монда?

Зөбәрҗәт.Ник болай иртә?

Камил. Төшке ашка кайттык. Эш буенча юлыбыз бу якка иде.

Зөбәрҗәт. Кайттыгыз?.. Ә Асылъяр да кайттымы?

Камил. Әйе. Бергә кайттык, юл уңае бит. Хәзер капкалап алабыз да “Дружба” хуҗалыгына барабыз.

Зөбәрҗәт. “Дружба”. Ник кенә “Любовь” түгел шунда?

Камил. “Надежда” дигән колхоз бар әле бездә. Һаман өмет, ышаныч белән эшли, бөлгенлеккә төшеп бетсә дә.

Зөбәрҗәт. Соңгы арада иртән тешеңне озак итеп чистартасың! Сызламыйдыр бит?

Камил. Юк. Ник алай сорарга булдың? Табиблар кушканча, иртәле-кичле өчәр минут чистартам.

Зөбәрҗәт. Ванна бүлмәсендәге тәрәзәдән, Асылъярларның йорты уч төбендәгедәй күренеп тора...

 

Садыйка чыга.

Садыйка. Улым! Син икән. Оеп киткәнмен. Баягы... сүзләрегездән бөтен зиһенем чуалды.

Камил. Күршеләр ванна тәрәзәсен ник безнең бакча ягына ачтыгыз дип, ачуланмыйлардыр бит?!

Садыйка. Юк, юк, андый-мондый зар ишетелмәде.

Зөбәрҗәт. Кухня тәрәзәсеннән иске өйгә карап утырасың!

Садыйка. Туган, үскән йорт бит... (Чемоданны күреп). Килен! Син кайда болай чемодан белән?

Зөбәрҗәт. ...

Садыйка. Улым, әллә син ерак юлгамы?

Камил. Юк, бүген мин район буйлап кына.

Зөбәрҗәт. Йозагы ватылган... Бу чемодан белән башка җылы якка самолетта да оча алмыйсың, ял йортына да йөреп булмый.

Садыйка. Рәтләп буладыр бит?

Камил. Эштән кайткач, карармын.

Зөбәрҗәт. Әйбереңә чит куллар сузылмасын дисәң, һәрнәрсәгә йозак кирәк! Чүпкә ыргытам!

Камил. Ярый, яңасын алырбыз.

Садыйка.Тизрәк чүпкә ыргытырга димәгән! Миңа базарга йөрергә, яисә әйберләремне салып торырга ярар. Кечкенә сандык итеп кулланырмын.

Зөбәрҗәт. Ә Сез авылдагы соңгы хәбәрләрне ишеттегезме әле?

Садыйка. Кем мәрхүм? Я раббым, туганнарына сабырлык бир, урыннары оҗмах түрләрендә булсын.

Зөбәрҗәт. Үләрсең дә оятыңнан.

Садыйка.Берсе дә үлмәгәнме?! Я раббым, мең шөкер!

Камил.Ни булды?

Зөбәрҗәт. Ничек әйтергә дә, ни уйларга да белмим.

Садыйка. Йөрәкне ярма, ничек бар, шулай әйт!

Зөбәрҗәт. Туганымны бәби көтә, диләр.

Садыйка. Гөлнара? Шуңа авылга кайтмыймыни? Я раббым, я раббым!

Зөбәрҗәт. Гөлнара белән сөйләшергә кирәк булыр, гарьлегеннән гомерендә дә авылга аяк басмаячак.

Камил. Ни сөйлисез сез? Уфага баргач, әнисе җибәргән күчтәнәчләрне кертеп чыктым. Хәлләре әйбәт кенә иде.

Зөбәрҗәт. Мин Гөлнара дип әйтеммени?..

Камил. Кем соң?

Зөбәрҗәт. Әнисе! Ә аның хәлләре әйбәт дип уйлыйсызмы?

Садыйка. Киленме? Энҗебикәмени? Тукта! Энҗебикә авырлы дисеңме?..

Камил. Ни сөйлисез?

Садыйка. Бер дә аптырыйсы түгел!

Камил. Бер дә аптырыйсы түгел?

Садыйка. Мондый хәл булыр дип күптән көткән идем инде. Шамилнең классташы... исеме тел очында да тормый, каһәрем, кем әле... килеп йөри бит.

Камил. Туфан! Шуннан?..

Садыйка. Әйе, әйе! Энҗебикә коймаклар пешереп көтә иде үзен.

Зөбәрҗәт. Уф, ул түгел! Киресенчә, Энҗенең төнлә утын сүндерми башка берәүне көткәнен күргән.

Камил. Кызыннан башка кемне көтсен ул?

Садыйка. Кемнең эчендә нинди шайтан утырганын алдан белеп булмый шул.

Зөбәрҗәт. Безнең тирәдә урман шүрәлесе дә чуала. Балын да, утынын да китерә Энҗебикәгә. Озак кына сөйләшеп тә утыралар.

Камил.Сезләргә оят түгелме? Белер-белмәс сүз сөйлисез!

Зөбәрҗәт. Миңа оятмы? Ә аңа оят түгелме? Бер тырмага икенчегә баса бит!

Камил. Үзе белән сөйләштеңме соң?

Зөбәрҗәт. Абортка акча сорар, шул булыр. Әнә шүрәлесеннән алсын!

Камил. Авырлы булса, шуннан ни булган? Бала – ул зур бәхет, аның бер гөнаһы юк.

Зөбәрҗәт(чинап). Ничә еллар бер бәби дә таба алмадың? – дип әйтәсең киләме?

Камил.Син бит табарга теләмисең! Куркасың! Ә Энҗебикә әнә..., сезнең сүзгә ышансаң,  куркып тормаган!

Зөбәрҗәт. Бәлки, мин таба алмыймдыр. Синең кызыксынганың да булмады бит!

Садыйка(икесен-ике якка аерып). Җитте! Энҗебикә турында башка бер сүз дә ишетәсем килми!

Камил. Тәмле булды ашларым! Рәхмәт!

 

Камил чыгып китмәкче.

Зөбәрҗәт(артыннан кычкырып). Камил! Сиңа йозак алырга кушкан идем. Алдыңмы?

Камил (сәгатенә карап). Әйе, алдым. Шунда гына ята. Тартмасына “Булат” дип язылган. (Китә.)

 

ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

 

Зөбәрҗәт кулына йозак тоткан. Энҗебикәнең тәрәзәсенә шакый һәм капкачларын ача.

 

Энҗебикә. Исәнме, апа! Хәлләрегез ничек?

Зөбәрҗәт. Күрәм: синеке әйбәт. Әмма синең аркада әнинең тагын кан басымы, шикәре күтәрелде.

Энҗебикә. Фельдшер чакырттыгызмы?

Зөбәрҗәт. Отчет белән үзәккә киткән.

Энҗебикә. Даруларын бирдеңме?

Зөбәрҗәт. Ник сорамыйсың: әнинең давлениесе ник күтәрелде? – дип.

Энҗебикә. Минем гаеп белән, дидең бит.

Зөбәрҗәт. Чык әле, чык тизрәк!

 

Энҗебикә чыга һәм күрше йортка ашыга.

 

Зөбәрҗәт. Кайда барасың? Мин сине кунакка чакырмадым!

Энҗебикә. Әнкәй чирли, дидең бит!

Зөбәрҗәт. Сал туныңны! Эчеңдә нәрсә яшерәсең?

Энҗебикә. Син беләсеңмени?

Зөбәрҗәт. Мин генә түгел, бөтен авыл белә!

Энҗебикә. Кем әйтте? Чү?

Зөбәрҗәт. Уф! Кайчанга кадәр яшерергә идең!

Энҗебикә. Әнигә әйтергә кирәкми иде. Болай да сәламәтлеге какшаган бит.

Зөбәрҗәт. Әнинең уйласаң, упкынга салмас идең.

Энҗебикә. Сорап, теләп алмадым.

Зөбәрҗәт. Бер тапкыр авызың пеште бит инде, хет, өреп кабарга өйрәнер идең! Безне күпмеләр оятка калдыра аласың?

Энҗебикә. Оятка?

Зөбәрҗәт. Бу юлы балаңның әтисе кем?

Энҗебикә (эчен тотып). Баламның?

Зөбәрҗәт. Беләсеңме соң?

Энҗебикә (йөзе үзгәреп). Беләм, апа, беләм... 

Зөбәрҗәт. Оятсыз! Малаймы? Иреңә кыз таптың, сөяркәңә малай алып кайтасыңмы?

Энҗебикә. Малай?!

Зөбәрҗәт. Исемен дә сайлап куйдыңмы?

Энҗебикә (Зөбәрҗәтнең кулындагы йозакка карап). Булат! (Укшый һәм читкәрәк китә башлый.)

Зөбәрҗәт. Булат?! Тукта! Кайда йөгерәсең әле син?

Энҗебикә. Синең сүзләрдән, апа, күңелем болганды.

Зөбәрҗәт. Токсикозмы? Картаеп барасың бит! Бу яшьтә бала табалар димени?

Энҗебикә. Ачуланма!

Зөбәрҗәт. Акылсыз булдың да инде! Баш белән уйларга өйрәнә алмадың!

Энҗебикә. Соңрак сөйләшербез...

Зөҗәрҗәт. Әтисе кем? Шуны гына әйт! Калганын апаң хәл итәр! Нишләр идең, мин булмасам!

Энҗебикә. Бераз ятып торыйм. (Китә.)

Зөбәрҗәт. Ничек инде ачуланмыйсың? Уф!!! Уф!!! (Кулындагы йозакны төшереп җибәреп). Булат?!! Ничек инде Булат! Туачак баласының хөрмәтенә йозак та алып кайткан! Әллә бар байлыкны Энҗебикәнең улына калдырырга тели инде?!

Чү, чү! Тынычлан!

Иремне дә, өемне дә беркемгә дә бирмәм! (Энҗебикәнең тәрәзә капкачларын ябып куя.)

Нәрсә диде әле әни? Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма! – дидеме?  Ә мин утын тагын ныграк кайнатып, төтене белән тончыктырам әле!

 

Шомлы музыка.

 

Уф һәм Чү керә. Койма өчен кирәк-яраклар күтәргәннәр. Садыйка чыга.

Садыйка.Кызым! Ни булды?

Зөбәрҗәт. Әни! Ихатаны яңартам. Менә шунда ике метрлы койма куябыз!

Садыйка. Камил беләме?

Зөбәрҗәт. Ул бит үзе абзыйканың йорт коймасы искергән, ди. Менә шуннан сузарбыз.

Садыйка. Тукта, тукта, ашыкма!

 

Зөбәрҗәт белән Садыйка ике арада йөгерешә башлыйлар. Зөбәрҗәт Энҗебикәнең йортына якынрак итеп, үзләренә күбрәк җир алырга тели. Садыйка, киресенчә, үзенең иске йортына күбрәк җир калдырырга ниятли. Койма сузу өчен арканны икесе-ике якка тарткалый.

 

Зөбәрҗәт. Әнкәй! Син бездә яшисең! Шулай булгач, бакчаң безнең якта калырга тиеш!

Садыйка. Гомер буе сездә яшәп булмас. Ул (иске йортка күрсәтеп) кияүгә чыгып китсә, йорт бушап каламы?

Зөбәрҗәт. Китмәс шул. Кияүне йортка гына кертер. Мин монда, яхшылык эшләргә тырышып, үз акчама койма эшләтәм.

Уф(Чүгә). Син сөт яратасыңмы? Әллә кымызмы?

Чү. Бал яратам мин.

Уф. Юк, сөт яратасың! Ә миңа кымыз ошый. Ул шундый...

Зөбәрҗәт. Күршең үзеңнән байрак булсын, дип юкка әйтмәгәннәр инде.

Уф(ташларын тәгәрәтеп). Әйдәгез, минем акыллы ташлардан сорыйк!

Садыйка.Я, раббым, гафу ит!

Зөбәрҗәт(Энҗебикәнең өенә күрсәтеп). Әйдә, әйдә, ташларыңны бу яккарак ыргыт! Я, ни диләр?

Уф. Ике ябык савыт, күрәм. Берсендә – сөт, икенчесендә – кымыз. Оеган сөтнең өстен хәтта күгәрек каплаган. Ә кымыз ташар чиккә җиткән!

Зөбәрҗәт. Фу! Ни сөйлисең син, Уф?! Тот бауны, койманы нәкъ шуннан сузарбыз!

Садыйка (Энҗебикәнең тәрәзә капкачларын ачып). Килен! Чык дидем! Хәзер үк!

 

Энҗебикә чыга.

Уф. Энҗебикә! Син ник оеп басып торасың? Сиңа җир кирәкмимени?

Садыйка.Кирәк! Ник кирәкмәсен?

Чү.Чү! Сез нишлисез? Ник бүгеннән тотып дөнья бүлешергә тотындыгыз?

Зөбәрҗәт.Дөнья бүлешмим мин, киресенчә, саклыйм.

Энҗебикә. Апа! Миңа берни кирәкми!

Зөбәрҗәт. Камил ванна бүлмәсендәге тәрәзәдән, тешен чистарта-чистарта, Асылъярның бакчада чүп утаганын күзәтә. Аш бүлмәсендә, озаклап чәй эчеп, йортында йөргән Энҗебикәгә карап утыра!

Уф. Бито!

Энҗебикә. Апа! Апакаем!..

Зөбәрҗәт. Апа, димә миңа! (Уф белән Чүне Энҗебикәнең каршысына китереп бастыра).

Кайсысы?

Энҗебикә. ...

Уф(Чүгә). Оеган сөт оеган сөт инде...

Зөбәрҗәт(Энҗебикәгә пышылдап ә



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.