Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Чыбыркы шартлаткан тавыш.

Камил - миләш астында, Зөбәрҗәт икенче яклап басып тора. Садыйка чыбыркы тоткан. Ике арада йөри. Әле бер якта, әле икенче якта чыбыркысын шартлата.

 

Садыйка. Зөбәрҗәт! Син ялгышмыйсыңмы?

Зөбәрҗәт. Ялгышырлык булсам, килер идемме?

Камил. Ялганлый, әнкәй, ялганлый! Булмаганны сөйли!

Зөбәрҗәт. Юк! Икмәк тотып, ант итәм!

Садыйка. Оятсызлар!

Зөбәрҗәт. Безме оятсыз?

Садыйка. Кайсыгызда гаеп?

Зөбәрҗәт. Сезнең улыгыз гына гаепле!

Камил. Минме?

Садыйка. Таң белән шундый хәбәр китерсеннәр, йөрәгең ярылыр!

 

Садыйка чыбыркысы белән Камилне кыйный башлый.

Зөбәрҗәт. Туктагыз, Садыйка апа!

Садыйка. Әтиең килсен! Сез хәл итә торган хәл түгел бу!

Зөбәрҗәт. Әти белми...

Садыйка.Нишләвегез бу? Бала-чага гына бит Сез!

Зөбәрҗәт.Бала-чагадан бала тумый ич!

Садыйка.Ярый, зурларча сөйләшик! Нишләмәкче буласыз?

Зөбәрҗәт. Туй ясыйк!

 

Шамил Туфан һәм Чулпан белән кайтып керә.

 

Туфан. Туй, туй, туй! Мәхереңне әзерләп куй!

Шамил. Әнкәй! Безгә эштән соң берәр чынаяк чәй булмасмы?

Садыйка. Булыр. Ничә калак шикәр салыйм?

Чулпан(берни сизми).Исәнмесез, Садыйка апа! Сәлам, Камил, Зөбәрҗәт!

Туфан. Зөбәрҗәт! Ни булды? Төнге сменага эшкә дә чыкмадыгыз?

Садыйка.Җәй буе төнлә эшләп йөрүегез бер дә хәерлегә булмаган! (Чыбыркысын шартлатып). Җимеш җыяр вакыт җиткән икән!

Чулпан. Уңыш әйбәт быел...

Туфан. Мимо.

Садыйка(кызып). Мин Сезне берүзем, тырыша-тырыша, йөземә кызыллык китерер өчен үстердемме?

Туфан. Ә хәзер бито!

Чулпан.Чү, Садыйка апа! Ни булды?

Садыйка. Сез икәү (Чулпан белән Туфанга) иртәнге чәйләрегезне өегездә эчәрсез! Бездә бүген сөтсез, шикәрсез чәй!

Чулпан. Гафу итегез!.. Сау булыгыз.

 

Чулпан белән Туфан китмәкче.

Камил(Чулпанны туктатып).Чулпан сөтсез, шикәрсез дә чәй ярата!

Туфан(кире борылып). Ә мин чәемә борыч салсалар да күземне йоммый да эчәм.

Зөбәрҗәт. Монда гаилә җыелышы!

Туфан. Гаилә? Мин – Шамилнең дусты, Чулпан – Камилнеке.

Садыйка. Ярый, сезнеңчә булсын! Шундый мәсьәлә: тугызынчы сыйныфта укучы кыз бала... бәби көтә...

Туфан. Кем кызы?

Садыйка. Кем кызы түгел? Ә кем улы? Әйтегез, күземә карап әйтегез: кайсыгызның эше?

Чулпан. Чү! Монда ниндидер хата.

Туфан. Таш салам да шунда ук әйтәм.

Зөбәрҗәт. Ничек инде? Садыйка апа! Камил, дидем бит!

Чулпан, Туфан. Камил?

Камил. Мин түгел! Мин түгел, егетләр!

Шамил(Туфанның ташларын тартып алып). Мин!

Садыйка (чыбыркысын шартлатып). Син? Мин сезне алдашырга өйрәттемме?

Зөбәрҗәт. Әйе, әйе, алдый ул! Бу мөмкин түгел!

Садыйка. Кеше баласының язмышын пычратырга өйрәттемме?

Туфан. Шамил! Ник гаепне үз өстеңә аласың?!

Зөбәрҗәт(Шамилгә). Син шулкадәр яхшы кеше! Әле дә туганыңны якламакчысың!

Шамил. Син мине белмисең! Ярый әле, белмисез!

Туфан. Камил балигъ түгел! Бәлки, аны җаваплылыкка да тарттырмаслар.

Шамил. Бала минеке!..

Камил (абыйсының якасыннан тотып ала). Синеке? Ничек? Нигә?

Шамил (Камилнең кулларын каерып). Минеке!.. Әмма мин өйләнмим!

 

Камил белән Шамил алышкан арада, Шамилнең кулындагы ташлар тәгәрәп китә.

Садыйка (чыбыркысын шартлатып). Өйләнмисең? Башыңны төрмәдә черетергә телисеңме? Минем агарган чәчләр җитмиме сиңа!

Зөбәрҗәт. Садыйка апа! Алдый ул, алдый. Бала аныкы түгел! Камилнеке!

Чулпан. Чү, туктагыз! Мин өйләнәм!

Садыйка. Син?

Чулпан. Мин үз теләгем белән Зөбәрҗәткә өйләнергә риза!

Зөбәрҗәт. Син? Миңамы? Мәҗнүн! Ни сөйлисең син?

Чулпан. Кирәк икән, өйләнәм.

Зөбәрҗәт. Уян! Мин синең Ләйләң түгел!

Шамил. Әтисе килеп сорагач кына, алдымда тезләнгәч кенә, өйләнәм! (Китә.)

Садыйка.(Туфан, Чулпан, Зөбәрҗәткә). Җыелыш тәмам! Таралышсагыз да була.

 

Чулпан Зөбәрҗәтне җитәкләмәкче, кыз кулын тартып ала. Зөбәрҗәт белән Чулпан китә.

 

Туфан (ташларын җыеп). Энҗебикә?.. Өчпочмак, юк, дүртпочмак. Әһә, бишенче почмак та бар. Бик кызык, кызык...

Садыйка. Я раббым, күрәселәрем алда икән.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.