Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

 

Зөбәрҗәт көтү каршыларга чыккан. Шамил эскәмиядә утыра.

Зөбәрҗәт. Уф, Азамат белән Асылъярга кара әле.

Шамил. Чү! Уйларымны чуалтасың! Шаулама!

 

Чү белән Уф керә. Шамил белән Зөбәрҗәт аларны күрми.

 

Уф. Безне чакырдылармы?

Чү. Авылда бар гайбәт көтү куганда һәм каршылаганда туа. Әйдә, соңрак килербез.

Уф. Чү, мин соңга калдым дип торам әле. Иң кызыгы шунда бит!

Зөбәрҗәт. Уф-уф! Ничек бер сыерны икәүләп куып кайтып киләләр бит? Кулга-кул да тотынышканнар! Адәм мәсхәрәсе!

Шамил. Килештерәләрдер инде.

Уф. Әй, бала-чага мәшәкате юк аларда. Шуңа бәхетлеләр!

Чү. Уф, ташла әле шул шайтан сүзләреңне! Тиздән мәхәббәтләренең җимешен дә кочакларына алып сөярләр!

Уф. Мин әйтте диярсең, бәхетләренә аяк чалучылар да табылыр.

Чү. Күз тидереп, начарын юрама!

Зөбәрҗәт. Күр, күр! Ничек Асылъяр ирен шулкадәр авызына каратып кына тота ала, ә? Безнең өч сыер өч якка йөгерә. Хет, бер тапкыр куышып, абзарга ябышсын!

Уф. Ә менә кеше бәхетенең бер зур кисәген кабып йотарга торган авыз ачылган да инде.

Зөбәрҗәт. Сыерларының корсагы ике битлек гәзит кадәр генә... Хатынын җитәкләгән ир мал карыймы инде?

Шамил. Зөбәрҗәт! Камил кайда соң?

Зөбәрҗәт. Уфага командировкага җибәргәннәр аны. Бүген кайтмый. Өйдә ремонтның очы-кырые юк. Шул эшенә күчергәннән бирле кайтып кергәне дә юк!

Берәр яшьрәк утырган тавык  ияртеп кайтмаса дим... Бухгалтер итеп Асылъярны алганнар...

Уф. Чү, ишетәсеңме? Бу хатынның күңеленә шик дигән шикарный корт кергән! “Бито” булачак!

Шамил. Балагыз булмауда кем гаепле соң?

Зөбәрҗәт. Кем дип?

Шамил. Ярдәм кирәкмиме диюем? Бездә тәҗрибә бар.

Чү. Уф!

Зөбәрҗәт. ...

Шамил. Ник сүзсез калдың?

Зөбәрҗәт. Шаяртасың... Ә бит минем ышанып куюым да бар.

Шамил. Берүзең кунарга курыкмыйсыңмы? Әни дә, Гөлнараны ияртеп, бүген апаларына киткән.

Зөбәрҗәт. Син бар бит, нәрсәдән куркып торырга?!

Шамил. Мин дә иртүк юлга чыгарга иде.

Зөбәрҗәт. Энҗебикәнең хәле ничек?

Шамил. Иртәгә операция.

Зөбәрҗәт. Бер күкрәген кисәләр...

Шамил. Әйе...

Зөбәрҗәт. Үсмер чактан Энҗенең күкрәкләренә кызыгып карадым. Миндә булсамы?.. Минекеләр балачаганың имезлеге кадәр генә...

Шамил. Яшь кызларныкы кебектер.

Зөбәрҗәт. Ошыймы сиңа? Кара әле..

 

Шамил Зөбәрҗәткә карап тора. Хатын ирнең кулларын үз кулына ала һәм күкрәгенә куя.

 

Чү. Уф! Бу ни бу?

Уф. Шайтан котыртуы да кирәкми! Бито!

Зөбәрҗәт. Энҗене көчләп алдыңмы?

Шамил. Ник үзеннән сорамыйсың?

Зөбәрҗәт. Әйтми ич. Ә бит мин сине ошата идем...

Шамил. Кладовойдан кайтканда озата чыктым. Буш йортның эскәмиясендә сөйләшеп кенә утырырбыз дип алдадым.

Зөбәрҗәт. Мине дә алда әле!

Шамил. Төшке аш та ашамадым бүген. Чәйгә генә чакыр әле.

Зөбәрҗәт. Без кунакларга шат!

Шамил. Зөбәрҗәтнең йөккә узганын да үзем беренче булып аңладым. Ә менә аңа әйтмәдем.

Зөбәрҗәт. Нәрсә көттең?

Шамил. Кызымны кияүгә ал инде дип ялынганнарын...

Зөбәрҗәт. Ну, син кабахәт! Әтине яраткан кызы хакына тезләндердең!

 

Караңгы төшә.

Энҗебикәнең Җил белән монологы дәвам итә.

 

Энҗебикә. ...Сиңа гына сөйлим серләремне! Сөйлим! Ә син һаман усал шаяртасың! Киләсең дә тәрәзәмне кагасың! Серләремне таратасың! Үзәкләргә үтәсең! Әллә көнләшәсең?..

Реанимациядән палатага чыгаргач, Шамил белән апа килде. Зур гөлләмә тотканнар. Шамилнең миңа бервакытта да чәчәкләр бүләк иткәне булмаган иде. Дулкынландым, каушадым. Кулларымның калтыранганын әле булса хәтерлим.

Зөбәрҗәт апа шулпа пешереп алып килгән иде. Ашны тәлинкәгә бушатты да, савытын юып, чәчәкләрне шунда утыртты. Мендәремне уңайлырак итеп куеп, калак белән аш эчерде. Бер дә ашыйсым килмәгән иде. Икесе дә артык сөйләшми. Хәл генә белештеләр. Ниндидер сәер тынлык иде арада. Шамил минем күкрәгемә бер генә күз салды да: “Тирәнме ярасы?” дип сорады....

Алар кайтып киткәч, үтереп елыйсым килде. Әллә якыннарым янымда булганга, шулкадәр сөендем, әллә нидер сизеп, бик каты көендем. Тешемне кыстым да, битемне одеялым белән каплап, күз яшьләремне чак йоттым.

Иртән күземне ачуга, гөлләмәмнең бер генә чәчкәсе дә калмаган иде. Кар бөртекләредәй сибелеп, тумбочканы каплаганнар. Иремнең беренче һәм соңгы тапкыр бүләк иткән гөлләмәсенең гомере бер көнлек кенә булды.

Үземне әнә шул кипкән коры сабакка охшатам. Шамил үз куллары белән яшьлегемнең ап-ак саф чәчәкләрен коеп төшерде дә китеп барды...

 

Җил исә. Кар бөртекләре. Чүкеч каккан тавышлар.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.