Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ЧЕНЧЕ АКТ. БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



ӨЧЕНЧЕ АКТ

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Камил белән Чулпан койманы сүтәләр.

Чү. Соңладың син, Камил, соңладың!

Камил. Эштән иртәрәк кайткан булсам, бу койманы суздыра идеммени?

Чү. Бер кичкә түгел, бер гомергә соңладың син! Су өстендәге яфрак шикелле, кайда куалар шунда йөзәсең.

Камил. Чыбык белән куып торганга гына, кеше булмадым мин. Чүт кенә булса да, үз башым да бар.

Чү. Килешәм. Бу кадәр үрләр яулый алмас идең. Әмма каршы йөзә белмисең син. Шул каршылыкларга кермәгәнең өчен эшеңдә дә яраталар. Бер дәрәҗәдән икенчегә күтәрәләр.

Камил. Мин сине аңламыйм.

Чү. Бүген менә беренче тапкыр каршы йөзгәнеңне сиздеңме?

Камил. Барыбер аңламыйм. Адәмчә сөйли аласыңмы син, юкмы?

Нормаль профессия алып, табиб булып эшләп йөргән җиреңнән әллә нишләдең. Психиатр – эшмени ул?

Чү. Кайчак тән ярасына караганда, күңел ярасы тирәнрәк була.

Камил. Сәхнәдә җырлап йөргән артистлар да халык күңелен күтәрәм дип җырлыйлар, җырлыйлар, ә эшләгән эшләре күренми. Сез дә кешене каршыгызга утыртып куеп, сөйләшәсез, сөйләшәсез, тик нәтиҗәсе юк бит!

Чү. Бу койманы бүген сүтәргә кирәкми иде. Зөбәрҗәтнең чире көчәеп китүе бар.

Камил. Зөбәрҗәткә ни булган? Сау-сәламәт ул. Холкы гына бозылды. Бәлки, элек тә шундый булгандыр, мин генә игътибар итмәгәнмендер.

Чү. Синең хатыныңда “бред ревности” чире.

Камил. Бред ревности?

Чү. Икенче төрле әйткәндә, Отелло синдромы. Тормыш иптәшеңне ашыгыч дәваларга кирәк! Вакытыңда ярдәм күрсәтмәсәк, Шамил абыең кебек булачак. Ә сине Энҗебикәнең язмышы көтә...

Камил. Чү! Бу кадәр күп беләсең икән, ник кешеләрне дәваламыйсың? Табиб һөнәреннән баш тартып, умарталыгыңда ятасың!

Чү. Намусым кушмый...

Камил. Институтында, интернатурасында шул гомер укып, эшеңне ташла инде! Һич аңламыйм!

Чү. Ул көн минем соңгы эш көнем булды. Дежурда идем. Кырык яшьләрдәге хатынны китерделәр. Эче авырта, күпкән. Клизма эшләттем. Хәле яхшырган кебек булды. Кайтарып җибәрдем. Өенә кереп җитә алмаган... бусагасында йөрәге туктаган. Ә бит аның гомерен саклап калып була иде. Миңа бары тик ЭКГ үткәрергә кирәк булган, тик мин җиңел генә очрак дип, артык игътибар бирмәдем. Аяк өсте инфаркт кичергән хатынның өч баласы ятим калды...

Камил. Йөрәк авырта дип зарланмаган бит. Эч авырта дигән. Кайдан барысын да беләсең инде?!.

Чү. Инфаркт булганда, эч тә авырту ихтималын уйлап җиткермәгәнмен, тоймаганмын.

Камил. Табиблар хатасы синеке белән генә чикләнмәгән. Көн-төн ялгыша алар. Ак халат ияләре берәүгә ярдәм итә алмасалар, меңләгәннең гомерен саклап калалар бит. Ә син бер очрак аркасында күпме кешене үз ярдәмеңнән мәхрүм итәсең!

Чү. Чү! Бер генә очрак түгел шул! Икенче курста укыганда ук, Шамил абыеңда “бред ревности” икәнен аңлаган идем инде мин. Әмма беркемгә дә әйтмәдем. Шул ук хәл янә кабатлана. Зөбәрҗәт авыру! Бу юлы кисәтәм сине!

Камил. Авыру түгел ул. Кылана гына. Эчендәге усаллыгы чыга. Бертуган сеңелесеннән көнләшеп утыра. Энҗебикәне авырлы, ди. Тукта!... Күзенә күренәме соң?

Чү. Параноя.

Камил. Юк, юк. Уф! Болай да ни уйларга белмәгән чак, син дә күңелгә шом саласың.

 

Уф керә.

 

Уф. Мине чакырдыгызмы? (Энҗебикәнең тәрәзәсенә чиртеп үтә.) Ярый әле, эш беткәч кенә чакыргансыз!

Чү. Нигә Энҗебикәне борчыйсың? Ничә тапкыр әйтергә була?

Уф. Ник кенә Энҗебикәгә өйләнеп куймыйсың син, ә? Ах, онытканмын! Син Зөбәрҗәткә өйләнергә теләгән идең бит! Хәтерлисеңме, Камил? (Йөгереп китә, егыла язып). Их, шушы тискәре пималары!

Чү. Куып тотсам, бар шайтаныңны куам! (Артыннан йөгерә, китәләр.)

 

Энҗебикә чыга.

Энҗебикә. Ни булды, Камил? Ник тәрәзә кагасың?

Камил. Мин түгел ул. Бала-чага шаяртты, булса кирәк.

Энҗебикә. Кемнәр генә какмый тәрәзәмне?! Ялгыз хатынны шулай мыскыл итәргә ярый, дип уйлыйлар.

 

Камил онытылып китеп, Энҗебикәнең ачык пальтосына карап тора.

Камил.Зөбәрҗәт апаң сине...

Энҗебикә. Бүген әзрәк сүзгә килештек. Ә койманы юкка сүткәнсез.

Камил. Без - бер гаилә, Энҗебикә. Боек син, моңсу! Соңгы вакытта җырлаганың да юк. Берәр җирең авыртамы?

Энҗебикә. Гөлнара өйдә булганда гына җырлыйсы килә. Ялларга да кайтмый. Мин аны ничек көткәнне сизмимени? Әллә берәр начар сүз җиткерделәр инде үзенә?

Камил. Андый сөйләрлек хәл булдымыни?

Энҗебикә. Булмадымыни? Гөлнара әтисе турында кайчан да сорарга тиеш иде бит.

Камил. Ә кемгә кияүгә чыгар идең?

Энҗебикә. Үсеп буй җиткән балама әти кирәк, дипме?

Камил. Шамил абый кебек холыксыз, минем кебек җебек, Туфан кебек эчкече, Чулпан кебек куркак кешегәме?

Энҗебикә.Хәзер инде кызымның кияүгә чыгып, матур гаилә коруын теләп утырыр чагым.

Камил. Ә икенчесенең әтисе кем соң?

Энҗебикә.Кемнең?

 

Уф кереп тыңлап тора.

 

Уф. Артык кычкырып сөйләшәләр, шайтан колаклары ишетә дип уйламыйлар.

Камил. Карыныңдагы балаң...

Энҗебикә. Мин йөкле дип уйлыйсыңмы?

Камил. Соң кеше сөйли бит.

Энҗебикә. Сөйли. Әмма син дә бу сүзләргә ышандыңмы?

Камил. Сүз сүз, әмма күз дә бар бит! Син бит түгәрәкләнеп тә киткән кебексең.

Уф. Мимо, Камил! Мимо!

Энҗебикә. Үсә...

Камил. Әйтәсең килмәсә, әле әйтмә. Әмма ул баланың әтисе булырга тиеш. Йөзен күрсәтсен, җаваплылыкны үз өстенә алсын!

Энҗебикә. Гөлнара әтисез үсте бит...

Камил. Энҗебикә, син - абыемның хатыны...

Энҗебикә. Абыеңның тол хатыны.

Камил.Әмма авырлы тол хатыны.

Уф. Бито, Камил! Бито!

Энҗебикә(көлемсерәп). Ә, бәлки, мин күлмәк астыннан мендәр кыстырып йөримдер. Мендәргә әти кирәкми ич!

Уф.Мендәр?

Камил. Син алай усал шаяртма! Зөбәрҗәт миннән ДНКга акча таптыра. Балаң миннән дип, акылдан яза. “Өйне сатам”, - дип, әйберләрне җыя башлады.

Энҗебикә. Менә ни өчен баламның әтисен белергә телисезме? Өегез жәлме?

Уф. Да, Камил, мимо. Менә бит, маңгай күзе сукыр булгач, бер-берсенең ни сөйләгәнен ишетмиләр дә. Арага шайтанның керүе дә кирәкми.

Камил. Моннан күченеп китик, дип, низаг чыгара. Әмма бу хәлләр сиңа кагылмый. Барысына да түзәр идең, хәзер әнине сиңа куа башлады.

Уф. Акыллы хатын – Зөбәрҗәт! Каенанасын килендәшенең тупсасына куып, кайда нишләгәнен белеп торырга җыена. Хуплыйм! Бито! Гайбәт таратырга киттем мин. (Китә.)

Энҗебикә. Шамил үлгәннән бирле әнинең безнең нигезгә аяк басканы юк. Борчылма, бәлки, озак та калмагандыр.

Камил. Нәрсәгә озак калмаган? Срогың кайчан соң? Бала кайчан туа?

Энҗебикә (эчен тотып). Бу “бала” дигәннән котылып булмаса, өйгә кайтып та булмас ул.

Камил. Ничек инде кайтмыйсың?

Энҗебикә. Анализлар бирдем. Операция ясарга тиешләр.

Камил. Энҗебикә! Баланы төшерү турында уйлый күрмә! Бу балаң сиңа иптәш булачак! Ул бит бәхет!

Энҗебикә. Юк, бәхет – ул, җырдагыча, яшисе килеп яшәү. Ә мин шулкадәр арыдым. Яшәүдән дә арып була икән. Сабырлыгымны җуям. Бүген әнигә дә, апага да каршы дәштем. Менә әле дә әллә нәрсәләр сөйлим.

Камил. Энҗебикә, нинди ярдәм кирәк?

 

Энҗебикә Камилнең иңенә башын куеп елый.

 

Зөбәрҗәт чыга.

 

Зөбәрҗәт(алкышлап).Каһәрем төшәр дип курыкмыйсызмы? (Энҗебикәне чәченнән тартып йөртә). Үтерәм! Уйнаштан туган балагызны үтерәм!

(Энҗебикәне буа башлый).

 

Камил акылдан язган Зөбәрҗәтне Энҗебикәдән читкә тартып ала. Зөбәрҗәт калтырана. Садыйка йөгереп чыга. Тыны кысылып, катып калган Энҗебикәне этеп җибәрә.

 

Садыйка. Нишләттең апаңны? Нишләттең?

Энҗебикә. Минем... бер... гаебем юк... Сез-нең алда!

Садыйка. Икейөзле син! Шамил улымның башына җиттең! Хәзер Камил улымның тормышын астын-өскә китерергә телисеңме? Юл куймам!

Камил. Чү! Абый авыру иде, без генә белмәгәнбез.

Садыйка(Энҗебикәгә карап). Ә кем аның яшәү көчен тартып алды? Кем аның гомеренә кул сузды?

Энҗебикә. Сез хаклы.... Мин... Мин аны яратып, бер тапкыр да кочакламадым. Минем гаеп. Бары үле гәүдәсен кочакладым. Ләкин соң иде.... Мин аңа үлем теләмәдем.

Садыйка. Тик бәхетле булсыннар дип, бар дөньяма сине хуҗа иттем. Ә син улымны юкка чыгардың. Эчкесен дә туктата алмадың! Яратмагач, нигә кияүгә чыктың соң?

Энҗебикә. Мин кияүгә чыгам, димәдем. Үзегез үгетләп китердегез, үзегез килен иттегез!

Зөбәрҗәт(Энҗебикәнең битенә чатнатмакчы). Авырлы булуыңны, бар нәселгә тап төшерүеңне онытма!

Энҗебикә (Зөбәрҗәтнең кулыннан тотып). Мин ул тапны намуслы тормышым белән юдым. Миңа тагын әллә нинди гаепләр тагарга тырышма!

Шамилнең үлгән кичне бу фаҗигадә һәркайсыгыз үз гаебен эзләде.

Әни, Сез: “Балачактан дөрес тәрбияләмәдем, катырак булдым”, - дидегез.

Камил, син: “Абыем белән бер утырып сөйләшкәнем булмады”, - дидең.

Зөбәрҗәт апа, син дә: “Мин гаепле, мин!” – дип еладың. 

Садыйка. Шамилне җирләгәч, әйберләремне дә алмый, Камилләргә бер төн генә кунарга дип кергән идем. Башка үз йортыма аяк басмадым. Зөбәрҗәт үз әниседәй карый мине. Аңа сүз әйттермәм!

Энҗебикә. Әйе, бер-берегезгә сүз әйттермәдегез. Икенче көнне үк: “Ә нигә мин гаепле? Аның хатыны бар бит! Ул гына гаепле”, дип үзегезне үзегез акладыгыз, якладыгыз. Шулай түгелме?

Зөбәрҗәт. Синеңчә, без – кара йөзлеләр, ә син ак һәм пакь җан!

Садыйка. Шамил, алларыма тезләнеп, Энҗебикә хыянәт итә, дип елады. Ул вакытта ышанмадым улыма. Эчке белән акылы томанлангандыр, дип уйладым. Бик соң ачылды күзләрем...

Камил. Энҗебикәне юкка рәнҗетәсез! Гафу ит безне барыбызны да, Энҗебикә!

Зөбәрҗәт. Юкка, дисеңме? Уйнаштан бала көтә! (Камилгә). Синнәнме? Синнән бит!

Энҗебикә. Көтәм! Әйе, көтәм баламны!

Зөбәрҗәт. Ишетәсезме? Мин, мин хаклы бит!

Энҗебикә. Кызымның кайтканын көтәм! Гөлнарамны көтәм!

Садыйка. Кайтмаячак! Сүзләремә колак салган оныгым! Әнисенең кемлеген аңлаган! Соңгы кайтуында: “Нәнәй! Әти ничек үлде?” – дип сорады балакаем. Барысын да сөйләп бирдем.

Камил(чыбыркы алып шартлата). Җитте!

 

Җил-давыл көчәя.

 

Зөбәрҗәт(кызып). Энҗебикәне яклыйсыңмы? Ул кадерлерәкме? Ә без? Без кем синең өчен?

Камил. Зөбәрҗәт! Үз акылыңа кил! Чулпан хаклы: син авыру. Иртәгә үк дәваханәгә барабыз...

Зөбәрҗәт. Мин – авыру?! Мине психбольницага ябып, сөяркәң белән яшәргә телисеңме? Булмас!

 

Зөбәрҗәт сүтелгән коймалар арасында яткан шөреп боргычны алып, Камилгә ташлана.

 

Зөбәрҗәт. Беркемгә дә иремне бирмәм. Ир бирмәк – җан бирмәк!

 

Камил хатынын этеп җибәрә, Энҗебикә араларына керә.

 

Энҗебикә. Апа! Үзем дә белми, ялгышсам, ачуыңны миңа гына чыгар һәм тынычлан!

Садыйка. Балалар! Нишләвегез бу?

 

Камил Зөбәрҗәтнең кулындагы коралны тартып алмакчы, әмма өлгерми, Зөбәрҗәт шөреп боргычны Энҗебикәнең эченә кадый. Камил Энҗебикәне тотып кала.

 

Камил. Гафу ит! Мин гаепле, мин! Мин яклый алмадым сине!

 

Садыйка Зөбәрҗәтне кочаклый. Елый.

 

Садыйка. Нишләдең син, Зөбәрҗәт?

Зөбәрҗәт. Гомер буе минем иремне яратып яшәде... Минекен...

Камил. Түз, түз, Энҗебикә! Син көчле! Бирешмә, зинһар!

Садыйка (Зөбәрҗәтне кысып тотып, Энҗебикәгә). Син беренче булып китәргә тиеш түгел! Энҗебикә! Ишетәсеңме? Мин сине соңгы юлга озатмыйм! Озатмыйм!

Камил. Чү! Чү! Ярдәм итегез!

Садыйка. Син мине соңгы юлга озатырга тиешсең! Энҗебикә! Үлмә, ишетәсеңме, үлмә!

(Зөбәрҗәтне тынычландырырга тырышып). Аллаһы миңа кыз бирмәде. Сезне кызларым кебек яратырга тырыштым. Картлык көнемдә кадерләп, соңгы юлга да озатырлар, дип уйладым. Әмма кызларымны үзем озатырмын дип уйламадым!

 

Җил көчәя. Мунчаның торбасы һәм миче ишелә. Төп нигезнең - иске йортның бер кыегы күтәрелә. Асылмалы йозак ачыла.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.