Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ИКЕНЧЕ АКТ. БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



ИКЕНЧЕ АКТ

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Яңа йорт койма белән уратып алынгач күренми. Флэшбэк.  Иске йорт ихатасы.

Миләш астында атынгычта Камил белән Энҗебикә.

 

Энҗебикә. Өй каршындагы миләшләр, аңлагандай теләкне, чакыралар бушатырга сагыш тулы йөрәкне. Миләшләрем, миләшләрем, Сез минем сердәшләрем. Йөрәктәге сагышлардан түгелә күз яшьләрем.

Камил. Энҗе, ник һәрвакыт моңсу җырлар җырлыйсың син?

Энҗебикә. Мин түгел, ә күңел җырлый. Җил иссә, биюгә төшкән яфраклар шикелле, ниндидер бер дулкын минем дә күңел кылларын чиртә. Аннан эчемнән җырлый башлыйм.

Камил.Яратам!!! Яратам... шушы миләшләрне! Яратам!!!

Энҗебикә. Миләшләрнең ачы булуын да онытма!

Камил. Ачы булса соң? Матур бит! Син дә матур!

Энҗебикә. Әбием әйтмешли, язмышың ачы булмасын.

Камил(китапларын алып).Мә китабыңны.Рәхмәт!Чак укып чыктым.

Энҗебикә. Ә мин бер кичтә елый-елый укыдым. Без дә яшь гвардиячеләр кебек шундый кыю була алыр идекме?

Камил. Ник булмаска? Мин сине һәрвакыт дошманнан якларга әзер! Хәтта үземне синең өчен корбан итә алам!

Энҗебикә. Сөйләмә инде! Абыеңнан да куркасың бит син! Садыйка апа чыбыркы тотып чыкса, урамда бер малай-шалай калмый. Чулпан Сезнең йорт янына якын да килми.

Камил.Чулпан бит ул кызлар кебек. Исеме дә – кызларныкы.

Энҗебикә.Чулпанга сүз тидермә син! Акыллы малай ул. Ә менә Туфан абый?..

Камил. Туфанга ни булган?

Энҗебикә. Чукынчыкның, әбием әйтмешли, хатыны бик чибәр. Тик кулларына әллә ниләр төшереп беткән. Күрдеңме?

Камил. Ә аркасында елан сурәте бар.

Энҗебикә. Син нәрсә?

Камил. Елга буенда су коенганда күрдек. Мин генә түгел, Чулпан да бар иде. Син анда әллә ниләр уйлама!

Энҗебикә. Уйламыйм!

Камил. Без аны күзәтмәдек. Туфан белән икәү иделәр. Сөйләшеп тордык. Шәһәр кызы бит. Безнекеләр үз итми инде үзен.

Энҗебикә. Туфан абый да җир кешесе түгел!

Камил. Айдан төшкәнмени?

Энҗебикә. Әбием аның турында “Шайтанның арт аягыдыр бу бала”, я “Шайтан алыштырган бала”, дип әйтә иде. (Җирдә яткан чыбыркыны алып). Тагын өлеш эләктеме әллә үзеңә?

Камил. Кичә әни чыбыркысына үрелгәч, көлештек кенә. Хәзер безгә көче җитми! Әти булмагач, шушы чыбыркы үстерде инде безне...

Энҗебикә. Үсеп буй җиттегез, әбием әйтмешли, һаман эт белән мәче кебекме сез? Сагынмадыңмыни абыеңны?

Камил. Армиясеннән кайтканнан бирле, төне буе йөри, ярты көн йоклый. Әни дә сүз әйтми, ичмасам.

Энҗебикә. Бәлки, син абыеңның яхшы якларын белеп бетермисеңдер.

Камил. Безнең әти бик начар кеше булган, дип уйлыйм. Әтигә охшаган ул. Ә әни безне, әтиләре кебек булмасыннар дип, кыйный-кыйный үстерде.

Энҗебикә. Ә без әнисез үссәк тә, әбием иркәли безне!

 

Садыйка чыга.

Садыйка. Балалар, шауламагыз! Тыныч кына укуыгызны карагыз. Абзыегыз йоклый.

Камил. Көн кызуына кадәр йоклый. Кайда карама эш кайный. Ә аңа барыбер!

Садыйка. Мөмкинлек булганда, йокысын туйдырсын! Берсекөнгә колхозга эшкә чакырдылар.

 

Шамил чыга.

 

Шамил. Әни! Безнең көчек шулай өрергә өйрәнгәнме ул?

Энҗебикә. Исәнмесез!

Шамил. Безнең авылда шундый чибәр кызлар бармыни? Кичә кладовойда күземә күренәсең, дип уйладым.

Энҗебикә. Ә-ә-ә. Әтигә ярдәмгә барган идем.

Садыйка. Шамил! Син инде эштә дә булдыңмыни?

Шамил. Эштә дип... Туфан янына барган идем.

Камил. Минем классташ бит, абый! Танымадыңмыни?!

Шамил. Кем кызы әле син?

Камил. Безнең Энҗебикә бит!

Шамил. Энҗекәй! Минем кәләш буласыңмы?!

Камил. Нинди кәләш, ди?

Энҗебикә. Безгә... укырга да... укырга әле...

Шамил. Хатын-кызга уку нигә кирәк?!

Садыйка.Улым! Кеше баласын куркытып куйма, сүзеңне уйлап сөйлә!

Шамил. Егет сүзе бер булыр! Армиядән кайткан егетләр өйләнмәсә, карт ишәк, диләр. Карт ишәк көненә каласым юк, вакытында өйләнәм!

 

Туфан керә.

 

Туфан. Өйләнәсең? Кайчан? Кемгә?

Шамил.Әнә Энҗебикәгә!

Туфан. Уф! Чынлап сөйлисең дисәм, шаяртасың икән!

Шамил. Син бит өйләнгәнсең! Нигә миңа өйләнмәскә?

Туфан. Өйләндем дә бит... Еланы эченә үк оялаган булган, чагарга гына тора. Аерылышам, ди.

Шамил. Ә мин кулымнан ычкындырмам! Шулай бит, Энжушка?! Женушка моя!

Энҗе. Энҗебикә мин!

Туфан. Тик син чибәргә өйләнмә! Алар юха тиреле була.

Шамил. Өйләнәм, иң чибәренә өйләнәм! Энҗебикә, син минем Юхабикә булырсың!

Садыйка. Өйләнерсең, улым, өйләнерсең. Әмма Энҗебикә сиңа дигән кыз түгел! Әле апасы Зөбәрҗәт яңа мәктәп тәмамлый. Башта аны кияүгә бирәсе.

Шамил. Миңа нәрсә булган? Миңа дигән кыз нинди булырга тиеш соң?! Кирәк икән: мәктәпне генә тәмамлаганын көтеп торырмын.

Туфан. Көтмә син, әнә Зөбәрҗәткә өйлән! Иң мөһиме: сеңелесе кебек артык чибәр дә түгел...

Энҗебикә. Ни сөйлисез сез, Туфан абый?! Иң гүзәле минем апа!

Садыйка. Әйе, әйе, Энҗебикә дә, Зөбәрҗәт тә - икесе дә эшкә дә, сүзгә дә батырлар. Әнисез дип тормадылар, кечкенәдән җиң сызганып үстеләр.

Камил(Энҗебикәгә). Шаярта гына абый. Син ачулана күрмә, берүк!

Шамил. Шаяртмыйм, бер дә шаяртмыйм! Ә син, мәми авыз, олылар сүзенә кысылма!

Камил. Кем мәми авыз?

Садыйка(Камилгә). Абыең хезмәтеннән яңа кайтты, инде каршы дәшәсең!

Камил. Беләсегез килсә, армиядән кайткач, Энҗебикәгә үзем өйләнәм мин!

Энҗебикә (пышылдап). Син нәрсә?

Туфан. Вот это поворот!

Садыйка. Өйләнү уен эш түгел. Башта – кызның үзенең, аннан әти-әнисенең ризалыгын алырга кирәк.

Туфан.Хатын белән тормыш та уен түгел. Тәҗрибә бар! Шуңа күрә, әйтәм бит, уең, буең җитмәслеккә үрелмә дә!

Шамил. Иртәгә үк МТМга баргач, әтисеннән сорармын. Әтиең машина-трактор паркында һаман да эшли бит, Энжушка, шулаймы?!

Энҗебикә.Әйтмим!(Камилгә).Ник шулай ямьсез шаярта?! Оятка калдыра бит мине!

(Йөгереп чыгып китә.)

Камил. Энҗе! Тукта! Мин сине озатып куям! (Артыннан йөгерә.)

Шамил.Оялдымы?

Туфан. Үпкәләде!

Садыйка. Камил белән Энҗебикә үпкәләшеп тормыйлар, тиз дуслашалар. Сез генә (Шамилгә) туганың белән сүзгә килешсәгез, дуслаша алмый, фыр-фыр йөрисез!

Шамил. Җиңги итеп алып кайтсам, дуслыкларын да тиз генә онытырлар.

Садыйка. Анысы ни дигән сүз? Син миңа шаяруыңны туктат! (Китә.)

Туфан. Нигә Энҗебикәгә каныктың син?!

Шамил. Әйдә, тимерне кызу чагында сугып куйыйк.

Туфан. Кайда ашыгасың? Эткә сөяк бетми!

Шамил. Сөяк ашамыйм мин! Синең кебек, еланнар нәселен дә яратмыйм! Миңа чибәрләрдән-чибәр кирәк! (Китәләр.)

Энҗебикә белән Камил керә.

 

Энҗебикә. Яклыйм, дигән буласың!

Камил. Энҗебикә! Ачуланма! Сине түгел, мине юри үчекли бит ул!

Энҗебикә.Әтием белеп калса, әбиемә барып җитсә...

Камил.Армиядән кайткач, миңа кияүгә чыгасыңмы соң?

Энҗебикә. Син бит классташ!

Камил. Классташка ни булган?

Энҗебикә. Бергә укый-укый, без бит бер гаилә кебек!

Камил. Ә синең ирең нинди булырга тиеш соң?

Энҗебикә. Чулпан кебек... ихлас, Шамил абыең кебек... усал, Туфан абый кебек башсыз, синең кебек башлы!

 

Энҗебикә шаяра-көлә, йөгерә. Камил аның артыннан китә.

 

Туфан белән Шамил керә. Шамил ачулы.

 

Туфан. Әтисе белән сөйләштеңме әллә?

Шамил. Кайдан беләсең?

Туфан. Маңгаеңа зур хәрефләр белән язылган. Кашларың тоташа язып җыерылган.

Шамил. Бөтен механизатор, трактористлар алдында мыскыл итте.

Туфан. Күрәм: сөяк тә эләкмәгән үзеңә!

Шамил. Минем кызым артыннан йөрмә! Сиңа дип үстермәдек, ди.

Туфан. Уф, дустыңның киңәшенә колак салыр идең!

Шамил. Әнкәй дә миңа дигән кыз түгел, ди.

Туфан. Башкалар әйткәнне дә әзрәк тыңларга кирәк. Бер колагыңнан кереп, икенчесеннән чыгып барганда, кулың белән булса да тотып тор!

Шамил. Алдыма килеп тезләнәчәк әле!

Туфан. Энҗебикәме? Мимо! Тезләнә торганнардан түгел.

Шамил. Әтисе - булачак бабам: “Өйлән кызыма!” дип, килеп тезләнәчәк.

Туфан. Бито... Тик әйтергәме сиңа, әйтмәскәме? Кичәдән бирле уйланып йөрим.

Шамил. Башлагач, дәвам ит.

Туфан. Бер колагыңны нык тот!

Шамил. Егете бармы?

Туфан. Ногыт салдым, сиңа ул кыз белән бәйләнергә кирәкми.

Шамил (ачуланып). Иблис бабаңнан калган сихереңне таратып тик йөрисең.

Туфан. Бабама сүз әйтмә син! Иблис түгел ул! Идрис бабам! Ногыт кына салмаган ул, кот куйган, шайтанын да куган!

Юкка ышанмыйсың? Менә мин дә синең кебек туй алдыннан алар белән (төенчегендәге ташларга күрсәтеп) сүзгә килештем. Хатының ташлап китәчәк, диделәр! Ә мин барыбер өйләндем!

Шамил. Уф, шул ташларың белән саташып яшәсәң, бишенче хатының да табанын ялтыратыр!

Туфан. Ә син беләсеңме: кызлар ничек таш салдырырга ярата? Әбиләре, әниләре әрли тора, ә алар миңа чират тора. Энҗебикә салдырмады, Зөбәрҗәт салдырды. Ә менә аның язмышы никтер синеке белән бәйләнгән. Хәтта юлларыгыз кисешәчәк!

Шамил. Кисешә инде! Анысын синең сукыр ташларыңнан да башка да беләм. Туганлашабыз без!

Туфан. Тиккә генә минем ташларны ачуландырасың! Начарын юрап куюлары бар!

Шамил. Көлдермә! Курка торган күлмәгем юк минем! Өстемә таш яуса да, Энҗебикәгә өйләнәчәкмен!

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.