Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ



ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

 

Бала елаган тавыш. Өйдә Садыйканың бишек җырын җырлаганы ишетелә. Бер кочак гәзит, сумка күтәреп, Энҗе кайтып керә. Аңа Камил каршы чыга.

 

Камил. Нигә бу кадәр авыр сумка күтәрәсең?

Энҗебикә. Эшем шул бит! Авылның бер башыннан икенчесенә әбиләремнең көтеп алган гәзит-журналларын таратканда, җиңеләя ул.

Камил. Үзем ярдәм итәрмен.

Энҗебикә. Син имтиханнарга әзерлән. Болай да еш кына бала белән утырасың. Укуыңны калдырма!

Камил. Сиңа да укуны тәмамларга кирәк! Аттестат алгач, эшкә керер идең әле.

Энҗебикә. Бала күтәреп, мәктәпкә йөрергә оялам. Гаилә булгач, ярдәм дә итәсем килә...

Камил. Абый эшләгәне дә җиткән! Ә безгә әле укырга кирәк!

 

Шамил чыга.

 

Шамил. Минем хатын. Нишләргә кирәк икәнен үзебез беләбез! (Энҗебикәнең сумкаларын алып, үбеп ала.)

 

Камил китә.

 

Шамил. Сөйләшмә Камил белән, дидем бит! Кичә сумкаларыңны Чулпан күтәрешкән. Нигә бу көчекләр һаман синең янда бөтерелә?

Энҗебикә. Гөлнара ничек?

Шамил. Аңа нәрсә: ашый да йоклый.

Энҗебикә. Әни арып та киткәндер. Тешләре чыга, көйсезрәк тә.

Шамил. Бала карауның нинди мәшәкате булсын?! Әйдә, гәзитләреңне тарат!

Энҗебикә. Имезим. Елый бит, ачыккандыр.

Шамил. Күп имезәсең! Болай да күкрәкләреңне бозып бетерде! (Сәгатенә карап). Мин карап торам: түбән очка – унбиш минут, югары очка – егерме минут сиңа. Кара аны, беркем янында да туктап, сөйләшәсе булма!

 

Авыр сумкасының берсен алып, Энҗебикә чыгып китә.

Шамил, сәгатенә карап, Энҗебикәне көтә. Өйдә бала елый. Шамил игътибар итми.

Сәгать тавышы.

 

Энҗебикә хәлдән таеп килеп керә. Шамил хатынын сугып ега. Ир ярсу. Әмма кеше ишетмәслек итеп, пышылдап сөйләшә.

 

Шамил. Кем белән булдың?

Энҗебикә. Минсара әбине... гәзиткә яздырдым.

Шамил. Өйдә имчәк балаң елый. Ә син урам буйлап гуләйт итеп йөрисең!

Энҗебикә. Минсара әбинең ... хәле начараеп китте...

Шамил. Мине дивана дип уйлыйсыңмы? Әнә, күлмәк изүең дә ачык!

Энҗебикә. Фельдшер чакырттым... йөгердем...

Шамил. Мине ничек алдарга алдан уйлап куйдыгызмы? Кем? Бу юлы кем?

Энҗебикә(сәдәфен эләктереп). Ашыгып йөгергәндә, тыным кысылды... муенымдагы бер сәдәфемне генә ычкындырдым.

Шамил. Мин сине беренче тапкыр күргәндә дә, әнә шул бер сәдәфең ычкынган иде. Кладовойда көрәк тотып, иелеп-иелеп, бодай әйләндерә идең! Ачык изүеңнән яртылаш ачык күкрәкләрең белән тагын кемнәрне сихерләдең?!

Энҗебикә. Нинди сихер? Ялгыш кына ычкынган булгандыр. Мин бит белмәдем, белмәдем. Гафу ит!

Шамил (Энҗебикәне кочаклап). Юхабикәм! Үзең котыртасың мине, үзең! Аннан мине гаепле итәсең!

 

Туфан керә.

 

Туфан. Ни булды Сезгә? Әллә мимо, әллә бито?

Энҗебикә. Минсара әбигә фельдшер чакырттым. Ашыгып атлап, абындым.

 

Шамил Энҗебикәнең битенә өрә.

 

Шамил. Әйдәгез, чәй эчик. Энҗебикә эштән соң да ашамаган. Шул килеш гәзит таратырга чыгып китте.

Энҗебикә. Түбән оч калды. Хат-гәзитләрне тиз генә таратам да кайтам. (Китә.)

Туфан. Битенә бәргәнем дә, өргәнем дә булмады. Әмма минеке качты.

Шамил. Ни сөйлисең син?

Туфан. Миннән гайбәт яшереп буламы соң? Ә бит һәр өйнең үз сере, үз йозагы бар. Шул йозак ачылса, гайбәттән дә куркынычрак серләр өскә калкып чыгуы бар.

Шамил. Борчылма! Безнең өйнең йозагы ачкычсыз. Бервакытта да ачылмас!

Туфан (Энҗебикә киткән якка карап). Әйттем бит, гүзәл хатын-кызга өйләнмә дип! Авыл урамнарыннан үткәндә, артыннан борылып карап калалар.

Шамил. Уф! Әйт! Кем безнең арага кермәкче?

Туфан. Муеннары кәкрәеп кенә калмагае. Шулар арасыннан эзлә.

Шамил. Сал ташларыңны. Кабахәтнең чын исемен әйт!

Туфан. Кәефең бик шәптән түгел шикелле? Әйдә әле, бер стакан булса да ачы чәй эчеп алыйк!

Шамил. Ташларың кайда соң?

Туфан. Башка бакмыйм. Бер әйбер дә бушка бирелми. Һәркайсысы өчен түләргә кирәк. Бу юлы мәхәббәтем белән түләдем. Хәзер хатын-кызларны күралмыйм хәтта.

Шамил. Синең хәлләр дә шәптән түгел икән...

Туфан. Мәктәптән кумакчылар. Гадать итеп, акча эшлисең, диләр.

Шамил. Мин бит сиңа акча түләмим!

Туфан. Аның каравы, бергәләп эчәбез. Үзең дә юлдан язасың, мине дә яздырасың.

Шамил. Анысы ни дигән сүз?

Туфан. Ташларым шулай бага.

Шамил. Алайса ник син минем белән дус?

Туфан. Ә язмыштан барыбер узмыш юк.

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.