Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Гади җӨМЛӘ СИНТАКСИСЫ.



 

Г. Ә. Нә биуллина

 

 

Гади җ Ө МЛӘ СИНТАКСИСЫ.

Теория, кү негү лӘ р, тестлар,

МЕТОДИК КҮ РСӘ ТМӘ ЛӘ Р

Казан – 2009

Тө зү че – филология фә ннә ре кандидаты, доцент Г. Ә. Нә биуллина

 

 

Фә нни мө хә ррир – филология фә ннә ре кандидаты, доцент Ә. Ш. Юсупова

Рецензентлары – филология фә ннә ре докторы, проф. Ф. С. Сафиуллина, филология фә ннә ре кандидаты, доцент Г. Р. Мө гътә симова

 

 

Гади җ ө млә синтаксисы. Теория, кү негү лә р, тестлар, методик кү рсә тмә лә р. — Казан, 2009. — 119 б.

 

 

«Гади җ ө млә синтаксисы. Теория, кү негү лә р, тестлар, методик кү рсә тмә лә р» кулланмасы татар теле синтаксисыннан гамә ли дә реслә р ө чен тә къдим ителә. Кулланма гади җ ө млә синтаксисына караган тө п темаларны: сү зтезмә лә рне, җ ө млә кисә клә рен тикшерү, аерымланган кисә клә р, тиң дә ш кисә клә р, экспрессив синтаксик тө зелмә лә рне билгелә ү, гади җ ө млә гә билгелә мә бирү, синтаксик анализ ясауны ү з эченә ала. һ ә р тема башында теоретик материалны кабатлау максатыннан тө п кагыйдә лә р бирелә; тө рлелектә н качарга тырышу максатыннан теге яки бу мә сьә лә гә бә йле методик кү рсә тмә лә р, искә рмә лә р урын ала; тө рле типтагы грамматик биремнә р, белемнә рне тикшерү ө чен сораулар, кү псанлы тестлар тә къдим ителә.

Методик ярдә млек Казан дә ү лә т университетында татар филологиясе һ ә м тарихы факультетының кө ндезге һ ә м читтә н торып уку бү легендә ге студентларга атап тө зелде. Ә леге китаптан шулай ук югары сыйныф укучылары, абитуриентлар да файдалана ала.

 

Беренче бү лек. Сө йлә м һ ә м җ ө млә

Синтаксик берә млеклә р турында гомуми тө шенчә

 

Сө йлә м ул – телнең хә рә кә ттә ге чагы.  

Сө йлә мнең ике ягы бар: эчтә лек һ ә м форма.

Сө йлә м чынбарлыктан, ә йтергә телә гә н фикердә н, сө йлә ү чедә н, тың лаучыдан башка оеша алмый.

Җ ө млә – фикерне оештыра торган һ ә м хә бә р итә торган синтаксик берә млек.

 “Синтаксис ” термины ике мә гънә дә куланыла:

· телнең синтаксик тө зелеше

·  телнең синтаксик тө зелеше турындагы фә н атамасы.

 Синтаксис сү зе грек теленнә н syntaxis – тө зелеш, тә ртип дигә нне аң лата. Синтаксис синтаксик берә млеклә рнең системасын, бә йлә нешлә рен, мө нә сә бә тлә рен ө йрә нү не кү здә тота.

Синтаксис фә ненең нигезендә яткан тө шенчә лә р:

· Синтаксик берә млеклә р системасы

· Синтаксик бә йлә нешлә р

· Синтаксик чаралар (бә йлә ү че чаралар)

· Мә гънә ви бә йлә нешлә р

Синтаксик берә млеклә ргә тү бә ндә гелә р керә:

· сү зтезмә

· җ ө млә кисә ге

· гади җ ө млә

· кушма җ ө млә

· синтаксик бө тен

· текст

Сө йлә мнең барлык ү зенчә леклә рен дә ү зендә чагылдыра ала торган берә млеклә р текст һ ә м җ ө млә.

 

1. Мә кальлә рне укыгыз. Мә каль нинди сү злә рдә н тора? Сезнең чә, сү злә рнең ү зара бә йлә нешендә нә рсә ә һ ә миятле? Сү з турында сез тагын нинди мә кальлә р белә сез?

 

Сү з бер кө нлек, тел гомерлек.

Авыз кү рке - тел, тел кү рке – сү з.

Сү знең башыннан элек ахырын уйла.

Яхшы сү з балдан да татлырак.

Ә йткә н сү з – аткан ук.

Сү з сү зне тарта.

Сү з - сү знең ыргагы.

Сү з канатсыз, лә кин оча.

Сү зне сатып алмыйлар.

2. Кү ренекле язучыларның сө йлә м һ ә м җ ө млә турында ә йткә н фикерлә рен укыгыз. Бу фикерлә ргә таянып, тел, сө йлә м һ ә м җ ө млә гә хас ү зенчә леклә рне аң латыгыз.

1. Туган тел – Тукай теле, татар теле, татар ә дә биятыбызның теле. Менә Тукай теле нинди киң мә гънә дә кулланыла бездә... Бө тен язганнарың ның ахыр чиктә рухы бит телдә... (С. Хә ким).

2. Кирә к икә н шагыйрь халык сө йлә шендә ге формаларны, җ ө млә ә йлә нешлә рен дә шигырьгә шул килеш алып куя, буйсынмаса, буйсындыра, тел аның ихтыярында, шигырь могҗ изалар ярата... (С. Хә ким).

3. Язучы Мин Шабай белә н очрашу истә калган. Матбугат йорты алдында ә рле-бирле йө ри бу, иреннә рен кыймылдатып, ү залдына нидер пышылдый. Хикә я язуы икә н. Тукталды да, кем ө чендер ә рнеп, кем белә ндер бә хә сне дә вам иткә ндә й:

– Сү знең бит аның җ аны бар. Авырттырып ничек җ ө млә нең тиешсез, җ айсыз тө шенә куясың? – диде (Ш. Галиев).

4. Кү ң елгә ә ледә н-ә ле шундый чагыштыру килә: язучы ө чен дә сү злә р, билгеле бер дә рә җ ә дә, стройдагы солдатлар кебек торырга тиешлә р тү гелме соң?.. Һ ә м, гомумә н, җ ө млә дә сү злә рнең ү зара татулыгы, кардә шлеге ни дә рә җ ә дә? Ахыр чиктә, җ ө млә нең эчке музыкасы, кө че һ ә м “мускулы” ә нә шуннан – җ ө млә эчендә ге сү злә рнең берсе икенчесенә гармоник ябышып ятуыннан килеп туа бит инде (Ф Хө сни).

5. Хикмә т шунда ки, ә йтә се һ ә м кү рсә тә се килгә н бө тен нә рсә - фикер һ ә м хистә н алып, тө скә һ ә м искә хә тле – ү зенең иң дө рес, иң тө гә л сү зен табарга тиеш. Язган чакта нә къ менә шуны, ягъни ә йтергә телә гә нең белә н кә газьгә тө шкә н сү знең бер-берсенә ничек тә туры килү ен ө злексез кү зә теп барырга мә җ бү р буласың да инде. Лә кин эш моның белә н генә бетми бит ә ле, телнең, һ ичшиксез, яхшы телнең ү зенә генә хас табигый агышы, аһ ә ң е һ ә м ритмы да булырга тиеш – язганда, шуны гел генә тоеп, чамалап бару да язучыдан шулай ук нык талә п ителә (Ә. Еники).

6. Татар ә дә би теле хә зер сү з хә зинә сенең муллыгы, аһ ә ң лек мө мкинлеклә ре, синтаксик чараларының байлыгы белә н телә сә нинди нечкә һ ә м тирә н психологик кичерешлә рдә н башлап катлаулы философик тө шенчә лә ргә кадә р барысын да тасвирлап бирә ала (Г. Бә широв).

 

3. Җ ө млә лә рнең урыннарын ү згә ртеп, бә йлә нешле сө йлә м оештырыгыз.

 

  1. Шомыр куагы тирә сендә бал кортлары очып йө ри.
  2. Бал кортларының тату гө жлә ве, куанычлы бә йрә м ясап, аларның чә чә ктә н чә чә ккә очып-кунып йө рү лә ре җ анга рә хә т сала.
  3. Шомырт чә чә к аткан.
  4. Алар басынкы гына шатланып гө жлилә р.
  5. Баскыч тө бендә ге тирә кнең баллы яфраклары кояшта ялтырап торалар.
  6. Иртә н явып ү ткә н кояшлы яң гыр бал тө шереп киткә н.
  7.  Авылны хуш ис чорнап алган. (М. Юныстан)

 

4. Синтаксик берә млеклә рне сү зтезмә лә ргә һ ә м җ ө млә лә ргә аерып, таблицага номерларны дө рес итеп урнаштырыгыз.

 

Сү зтезмә лә р  
Җ ө млә лә р  

 

1) мин сезгә килдем

2) килгә ч кү решү

3) кү решер ө чен килү

4) тә рә зә дә н карау

5) йорт тә рә зә се ачык

6) абыем кебек акыллы

7) абыем – программист

8) татар язучысын

9) язучының ә сә ре

10) дә реслектә ге кү негү лә р

11) йортыбыз таштан

12) хатны җ ибә рү

 

5. Ө зеклә рне укыгыз. Текстта ничә җ ө млә һ ә м сү з бар? Сү злә р һ ә м сү з формаларының бергә бә йлә неп, сө йлә м оештыруын аң латыгыз. Җ ө млә лә рнең бирелеше ягыннан һ ә р ике текстны чагыштырыгыз.

1. Чишмә янына тө шү гә, мондагы матурлыктан, кө меш дулкын булып талгын җ илдә тибрә лү че талларның лепердә веннә н, челтерә п аккан чишмә җ ырыннан йө рә гем кысылып куйгандай булды. Ирексездә н ү зебезнең авылны, тау астындагы чишмә лә рне, уйнап ү скә н болыннарны, авылдашларымны искә тө шердем. Кеше кулы тимә гә н саф табигатътә була торган шундый кабатланмас гү зә ллекне тагын кайда да булса кү рә алырмын дип, башыма китергә нем дә юк иде. Кү рә сең, кү ң ел тамырлары белә н туган ягына береккә н кеше башка якларда да ү з ягына охшаш матурлыкка битараф кала алмый торгандыр. Ул синдә иң газиз, иң самими кичерешлә рне яң артып, ү зең нең тормыш, чишмә ң башланган җ ирне онытмаска чакыра, мең нә рчә кү зә нә клә рең ә сең гә н туган җ ир моң ын сү ндермә скә ө нди торгандыр. Һ ә р кеше ү зе бер чишмә тү гелмени?! (Ф. Латыйфи)

2. Кө зге авыл… Ишегалды — минем олы дө ньям. Монда һ ә ммә җ ан иясе ү з гамендә … Кө р сыерның мө грә п куюы. Тук казларның, утырган җ иреннә н генә тү шен биетеп, борын эченнә н генә гаң -гаң килеп гаплә шү е. Юеш танаулы сарыкларның мекер-мекер печә н уртлавы. Гө нҗ ә лә * койрыклы ә тә чнең кү рше тавыкларын койма ярыгыннан кү зә теп, баскан урынында тә катьсез** тыпырдавы… Мендә р ө стеннә н уянып чыккан песинең ак тә пилә ре белә н салкын җ иргә басарга телә мичә, баскыч биеклегеннә н ә леге малларга — «кара халыкка» тү бә нсетеп карап торуы. ә нә шулай ишегалды яши, озын кышка ә зерлә нә. Кышкы аклыкка кү зне иялә штерер ө чен, кү ктә н кө меш сыкы*** тузаны сирпелә. Нинди рә хә т... (М. Галиев. ).

*гө нҗ ә лә – эрлә гә ндә гө нҗ ә лә таягына бә йлә ү ө чен ә зерлә нгә н яки бә йлә нгә н бер тө ргә к йон сү с

** тә катьсез - тү земсез

***сыкы – кышкы салкында сыек томан булып кына җ емелдә п кү ренә торган кар бө ртеклә ре

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.