Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ФИЗИК ГЕОГРАФИЯ» КУРСЫ БУЕНЧА ЙОМГАКЛАУ ТЕСТЫ



«ФИЗИК ГЕОГРАФИЯ» КУРСЫ БУЕНЧА ЙОМГАКЛАУ ТЕСТЫ

1 нче вариант

1.Җир шарында 6 нчы материкның ачылуы кайсы сәяхәтченең исеме белән бәйле?

1. Ф. Магеллан.

2. Дж. Кук.

3. Ф. Ф. Беллинсгаузен һәм М. П. Лазарев.

2.Түбәндә бирелгән санлы масштабка исемле масш­табны тәңгәл китереп җавап бирегез.

Санлы масштаб:              Исемле масштаб:

1. 1 : 10 000 000.           А. 1 см да 1 км.

2. 1 : 100 000.                Б. 1 см да 10 м.

3. 1 : 1000                      В. 1 см да 100 км.

3.Түбәндәге географик координаталарда урнашкан шәһәрләрнең баш хәрефләре җавапта бирелгән бер шә­һәрнең исемен тәшкил итә. Россиянең физик картасын кулланып, бу шәһәрнең исемен атагыз.

     
 


1. Орел. 2. Омск. 3. Орск.

4.Еш кабатлана торган көчле җир тетрәүләр кайда була?

1. Кавказ тауларында.

2. Урал тауларында.

3. Көнбатыш Себер тигезлегендә.

5.Түбәндәге җавапта күрсәтелгән тау токымнарының берсеннән башкасы утырма тау токымнарына керә. Бу үзгә тау токымы ...

     
 

 

6.Океан агымнары барлыкка килүнең төп сәбәпчесе нәрсә?

1. Географик киңлек.

2. Суны кояш нурларының җылытуы.

3. Даими җилләр.

7. Әгәр дә елга бассейнында явым-төшемнәрнең ел әйләнәсендәге бүленеше графикта күрсәтелгәнчә булса, бу елгада су ташу елның кайсы вакытында күзәтелә?

1. Кыш көне.

2. Яз көне.

3. Җәй көне.

4. Көз көне.

8.Кышкы муссон кайсы юнәлештә исә?

1. Океаннан материкка таба.

2. Материктан океанга таба.

9.Гыйнварның уртача айлык температурасы t, = -10,2°С, июльнеке tB = +18, ГС булганда, Мәскәү шәһәрендә һава температурасы тирбәлешенең еллык амплитудасы күпме була?

1. 28,3°С. 2. 38,4°С. 3. 7,9°С.

10.Түбәндәге илләр арасыннан коры җир чикләре булмаган дәүләтне сайлап алыгыз.

1. Франция.

2. Япония.

3. Россия Федерациясе.

2 нче вариант

1.Дөнья тирәли беренче сәяхәтне оештыручының исемен атагыз.

1. Христофор Колумб.

2. Фернан Магеллан.

3. Марко Поло.

2.Гренландия утравы Төньяк Америка материгыннан кайсы якка таба урнашкан?

1. Төньяк-көнчыгышка.

2. Төньяк-көнбатышка.

3. Көньяк-көнчыгышка.

4. Көньяк-көнбатышка.

3.Түбәндәге географик координаталарда урнашкан шәһәрләрнең баш хәрефләре җавапта бирелгән бер шәһәр­нең исемен тәшкил итә. Җир шарының сәяси картасын кулланып, бу шәһәрнең: а) исемен табыгыз, б) кайсы ил башкаласы икәнен билгеләгез.

     
 


1. Осло. 2. Санс. 3. Сана.

4.Абсолют биеклеге буенча Көнбатыш Себер тигез­леге — ...

1. Түбәнлек.

2. Калкулык.

3. Яссы таулык.

5.Түбәндәге җавапта күрсәтелгән тау токымнарының берсеннән башкасы — метаморфик тау токымнарына керә. Бу үзгә тау токымы — ...

1. Гнейс.         3. Мәрмәр.

2. Комташ.     4. Кварцит.

6.Кайсы океан яр буйларында «цунами» дигән таби­гый күренеш ешрак күзәтелә?

1. Төньяк Боз океаны.

2. Тын океан.

3. Балтыйк диңгезе.

7.Әгәр дә елга бассейнында явым-төшемнәрнең ел әйләнәсендәге бүленеше рәсемдә күрсәтелгәнчә булса, бу елгада су ташу елның кайсы вакытында күзәтелә?

1. Кыш көне.

2. Яз көне.

3. Җәй көне.

4. Көз көне.

8.Җәйге муссон кайсы юнәлештә исә?

1. Океаннан материкка таба.

2. Материктан океанга таба.

9.Ел әйләнешендә торак пунктның уртача айлык һава температуралары: t, = 25,9°С, t = 25,4°С, tM = 26,7°С, ta = 27,6°С, tM = 27,5°С, tHH = 27,0°С,  =”27,ОС,

ta = 269°С, tc = 27°С, t0 =Н26,6°С, ta = 26,4С,             = 26,0°С

булганда, уртача еллык һава температурасын исәпләп чыгарыгыз һәм дөрес җавапны табыгыз.

1. 25,4°С.   2. 26,66‘С.   3. 25,82°С.

10.Түбәндәге илләр арасыннан диңгез чикләре булма­ган дәүләтне сайлап алыгыз.

1. Һинд стан.

2. Испания.

3. Монголия.

3 нче вариант

1.Һинд станны беренчел әрдән булып барып күргән рус сәяхәтчесе — ...

1. Марко Поло.

2. Афанасий Никитин.

3. М. П. Лазарев.

2.Татарстан Республикасының территориясе Көнчыгыш Европа тигезлегенең кайсы өлешендә урнашкан?

1. Төньяк өлешендә.

2. Көньяк өлешендә.

3. Көнчыгыш өлешендә.

4. Көнбатыш өлешендә.

3.Түбәндәге географик координатларда урнашкан шәһәрләрнең баш хәрефләре җавапта бирелгән бер шәһәрнең исемен тәшкил итә. Россиянең физик картасын кулланып, бу шәһәрнең исемен атагыз.

     


 


4.Өстенлек итүче абсолют биеклеге буенча Урал таулары — ...

1. Түбән таулар.

2. Урта биеклектәге таулар.

3. Биек таулар.

5.Түбәндәге җавапта күрсәтелгән тау токымнарының берсеннән калганы — магматик тау токымнарына керә. Бу үзгә тау токымы ...

1. Пемза.            3. Балчык.

2. Гранит.           4. Базальт.

6.Ни өчен җир шарында су бетми?

1. Океаннар һәм диңгезләр булганга.

2. Елгалар һәм күлләр булганга.

3. Бозлыклар булганга.

4. Табигатьтә су әйләнеше булганга.

5. Туфрак һәм җир асты сулары булганга.

7.Әгәр елга күбрәк кар сулары белән туенса, ул кайчан ташый?

1. Кыш көне. 3. Җәй көне.

2. Яз көне.          4. Көз көне.

8.Җирдә климатның күптөрлелегенең төп сәбәбе — ...

1. Тропосфераның калынлыгы төрлечә булу.

2. Төрле географик киңлекләрдә кояш нурлары төшү почмагы бертөрле булмау.

3. Җирдә атмосфера басымы поясларының төрлечә булуы.

9.Гыйнварның уртача айлык температурасы t = -27,4 °C, ә июльнеке tu = +18,7 °C булганда Чита шәһәрендә һава температурасы тирбәлешенең еллык амплитудасы күпме була?

1. 45,1 °C.      2. 46,1 °C.       3. 8,7 °C.

10.Дәүләтләр саны буенча беренче урында торучы материк — ...

1. Евразия.

2. Төньяк Америка.

3. Көньяк Америка.

4 нче вариант

1.Дөньяның географик картасын беренчеләрдән булып төзегән галим — ...

1.Птолемей. 2. М. Бехайм. 3. X. Колумб.

2.Физик география картасы ярдәмендә нәрсәләр турында белеп була?

1. Авыл яки шәһәрнең мәйданы турында.

2. Төрле объектларның географик координаталары турында.

3. Урманлы урыннар һәм далаларның кайда урнашулары турында.

3.Түбәндәге географик координатларда урнашкан шәһәрләрнең баш хәрефләре җавапта бирелгән бер урынның исемен тәшкил итә. Җир шарының сәяси картасын кулланып, бу географик объектның исемен атагыз.

1. 28° т. к., 87° кч. оз.,     3. 43° т. к., 79° кб. оз.,

2. 38° т. к., 40° кч. оз.,     4. 32,5° к. к., 70° кб. оз.

A. Ганг елгасының чыганагы.

Б. Этна вулканы.

B. Каһирә шәһәре.

4.Татарстан җирлегендә өстенлек итүче рельеф формасы — ...

1. Яссы тигезлек.

2. Калкулы тигезлек.

3. Түбән таулар.

5.Татарстан җирлегендә өстенлек итүче казылма байлыклар — ...

1. Магматик токымнар ясалышына керә.

2. Метаморфик токымнар ясалышына керә.

3. Утырма токымнар ясалышына керә.

6.Россия территориясендәге елгаларның күбесе ...

1. Төньяк Боз океаны бассейнына керә.

2. Атлантик океан бассейнына керә.

3. Тын океан бассейнына керә.

7.Байкал күле казанлыгы ясалуның төп сәбәбе — ...

1. Калкым барлыкка килү.

2. Убылма барлыкка килү.

3. Җир катламының баскыч кебек ярылып аска төшүе.

8.Кайсы яктыртылу поясында төшке кояшны кеше­ләр елына ике тапкыр зенитта күрәләр?

1. Поляр пояста.

2. Уртача пояста.

3. Тропик пояста.

9.Мәсьәләне чишегез һәм дөрес җавапны сайлап алыгыз: тау итәкләрендә t = +16°С, ә тау түбәсендә -14 °C булса, таулардагы кар сызыгы чиге якынча кайсы биеклектән башлана?

1. Якынча 2000 м биеклектән.

2. Якынча 3000 м биеклектән.

3. Якынча 4500 м биеклектән.

10.Дәүләтләр саны буенча иң соңгы урында торучы материк — ...

1. Африка.

2. Австралия.

3. Төньяк Америка.


 


Номенклатурадагы географик объектларны картада шартлы билге­ләр яки саннар белән күрсәтегез.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.