Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ГИДРОСФЕРА. ДӨНЬЯ ОКЕАНЫ



ГИДРОСФЕРА. ДӨНЬЯ ОКЕАНЫ

1 нче вариант

1. Җир шарында су бетмәүгә нәрсә сәбәпче?

1. Океаннар һәм диңгезләр булу.

2. Елгалар һәм күлләр булу.

3. Бозлыклар булу.

4. Грунт һәм җир асты сулары булу.

5. Бөтендөнья су әйләнеше булу.

2. Океан төбенең кайсы өлешендә тирәнлек 0 м дан 200 м га кадәр була?

1. Материк сайлыкларында (шельф).

2. Материк сөзәклекләрендә.

3. Океан казанлыкларында.

4. Желобларда.

3. Архипелаг нәрсә ул?

1.Коры җирнең бик зур участоклары.

2.Коры җирнең зур булмаган участогы.

3.Утраулар төркеме.

4.Океан агымнары барлыкка килүгә төп сәбәпче бу­лып нәрсә санала?

1. Географик киңлекләр.

2. Суны кояш нурларының җылытуы.

3. Даими җилләр.

5.Яр буйлары дүрт океан суы белән юыла торган ма­терикның исемен атагыз.

1. Евразия.                               4. Көньяк Америка.

2. Африка.                             5. Антарктида.

3. Төньяк Америка.                6. Австралия.

6.Океан белән тоташа торган диңгезләр арасында иң җылы һәм тозлы (42%о) диңгез — ...

1. Кариб диңгезе. 2. Көньяк-Кытай диңгезе. 3. Кызыл диңгез.


1.Гидросфера нәрсә ул?

1. Җирнең каты таш сүрүе.

2. Җирнең су сүрүе.

3. Җирнең һава сүрүе.

2.Океан төбенең кайсы өлешендә тирәнлек 6000 — 7000 м дан артыграк?

1. Материк сайлыкларында.

2. Материк сөзәклекләрендә.

3. Океан казанлыкларында.

4. Желобларда.

3.Диңгез нәрсә ул?

1. Океанның бер өлеше, ләкин аннан суы, агымнары, анда яшәүче тереклек ияләренең үзенчәлекләре белән аерыла.

2. Океанның бер өлеше, киң булмаган су киңлеге, ул ике яктан да материк ярлары яки утраулар белән чикләнә.

4.Диңгездә (океанда) су күтәрелеше барлыкка килү­нең төп сәбәпчесе булып нәрсә санала?

1. Океан агымнары.

2. Айның суларны тартуы.

3. Даими җилләр.

5.Иң салкын һәм мәйданы буенча иң кечкенә оке­анның исемен атагыз.

1. Тын океан.

2. Атлантик океан.

3. Төньяк Боз океаны.

4. Ьинд океаны.

6.Өч дөнья кисәгенең яр буйларын юа торган диңгез

• • • •

1. Беринг диңгезе.

2. Урта диңгез.

3. Кызыл диңгез.

1.Дөньяда су әйләнешенең иң төп сәбәбе нәрсәдә?

1. Салкын һәм җылы агымнар.

2. Җирнең эчке җылылыгы.

3. Кояш энергиясе.

2.Океан төбенең кайсы өлешендә тирәнлек 2000— 3000 м дан артык?

1. Материк сайлыкларында.

2. Материк сөзәклекләрендә.

3. Океан казанлыкларында.

4. Желобларда.

3.Материк нәрсә ул?

1.Коры җирнең бик зур участоклары.

2.Коры җирнең зур булмаган участогы.

3.Утраулар төркеме.

4.Цунами барлыкка килүнең сәбәбе нәрсәдә?

1. Диңгез төбендә җир тетрәү.

2. Даими җилләр.

3. Океан агымнары.

5.Иң җылы һәм мәйданы буенча иң зур океанның исемен атагыз.

1. Тын океан.

2. Атлантик океан.

3. Төньяк Боз океаны.

4. һинд океаны.

6.Бер үк вакытта ике диңгез һәм ике океанны то­таштыра, ә ике материкны һәм ике дәүләтне аера торган бугаз — ...

1. Беринг бугазы.

2. Гибралтар бугазы.

3. Дрейк бугазы.


1.Дөнья океаны дигән төшенчәгә нинди сулыклар керә?

1. Елгалар, күлләр, сазлыклар, бозлыклар, җир асты сулары.

2. Диңгезләр, океаннар, култыклар, бугазлар.

3. Газ, боз, су.

2.Океан төбенең кайсы өлешендә тирәнлек 200 м дан 2 000 м га кадәр була?

1. Материк сайлыкларында.

2. Материк сөзәклекләрендә.

3. Океан казанлыкларында.

4. Желобларда.

3.Утрау нәрсә ул?

1.Коры җирнең бик зур участогы.

2.Коры җирнең зур булмаган участогы.

3.Утраулар төркеме.

4.Физик карталарда океан төбе ничек күрсәтелә?

1. Горизонтальләр белән.

2. Зәңгәр төсне катламлап буяу, изобаталар һәм тирәнлекне күрсәтүче саннар белән.

5.Барлык меридианнар да кисеп чыга торган океан

1. Тын океан.

2. Атлантик океан.

3. Төньяк Боз океаны.

4. һинд океаны.

6.Иң тар бугаз — ...

1. Магеллан бугазы.

2. Гибралтар бугазы.

3. Босфор бугазы.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.