Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ЛИТОСФЕРА



ЛИТОСФЕРА

1 нче вариант

1. Җир кабыгының иң калын урыны кайда була?

1. Таулар астында.

2. Тигезлекләр астында.

3. Океан төпләрендә.

2. Мәрмәр, кварцит, кристаллик сланецлар, гнейс нин­ди тау токымнары төркеменә керә?

1. Магматик.

2. Метаморфик.

3. Утырма.

3. Ниндидер урынның географик координаталары 53—66° т. к., 65—85° кч. оз. Бу урынның исемен атагыз һәм биеклеге буенча рельефның нинди формасына ту­ры килүен әйтегез.

1.Түбәнлек.

2.Калкулык.

3.Яссы таулык.

4.Ниндидер вулканның географик координаталары 4° т. к., 9° кч. оз. Бу — ...

1. Орисаба вулканы.

2. Кракатау вулканы.

3. Камерун вулканы.

5.Шушы материкта җир шарындагы иң биек тау түбәсе урнашкан. Ул материк — ...

1. Көньяк Америка.

2. Австралия.

3. Евразия.


1.Мантиянең уртача калынлыгы күпме?

1. 70—80 км.

2. 2900 км.

3. 3500 км.

2.Известьташ, тоз, гипс, балчыклы сланецлар нинди тау токымнары төркеменә керә?

1. Магматик.

2. Метаморфик.

3. Утырма.

3.Ниндидер урынның географик координаталары 0—8° к. к., 48—75° кб. оз. Бу урынның исемен атагыз һәм биеклеге буенча рельефның нинди формасына туры килүен әйтегез.

1.Түбәнлек.

2.Калкулык.

3.Яссы таулык.

4.Ниндидер вулканның географик координаталары 36° т. к., 138° кч. оз. Бу — ...

1. Килиманджаро вулканы.

2. Ключи Сопкасы вулканы.

3. Фуҗияма вулканы.

5.Кайсы материкта уртача абсолют биеклек 500— 1000 м дан артмый, ә иң биек тау түбәсе 2228 м га гына җитә?

1. Көньяк Америка.

2. Австралия.

3. Евразия.

3 нче вариант

1.Җир кабыгының иң юка урыны кайда була?

1. Таулар астында.

2. Тигезлекләр астында.

3. Океан төпләрендә.


2.Базальт, гранит нинди тау токымнары төркеменә керә?

1. Магматик.

2. Метаморфик.

3. Утырма.

3.Ниндидер урынның географик координаталары 50—55° т. к. , 35—38° кч. оз. Бу урынның исемен атагыз һәм биеклеге буенча рельефның нинди формасына туры килүен әйтегез.

1.Түбәнлек.

2.Калкулык.

3.Яссы таулык.

4.Ниндидер вулканның географик координаталары 37° т. к. һәм 14° кч. оз. Бу — ...

1. Килиманджаро вулканы.

2. Этна вулканы.

3. Везувий вулканы.

5.Кайсы материкта иң озын тау системасы урнашкан?

1. Көньяк Америкада.

2. Австралиядә.

3. Төньяк Америкада.

4 нче вариант

1.Литосфера нәрсә ул?

1. Җир шарының җир кабыгы һәм мантиядән торган катламы.

2. Җир шарының җир кабыгы һәм мантиянең өске өлешеннән торган катламы.

3. Җир шарының мантия һәм төштән торган катламы.

2.Көчле җир тетрәүләр кайда була?

1. Кавказ тауларында.

2. Амазонка түбәнлегендә.

3. Идел буе калкулыгында.

3.Ниндидер тауларның географик координаталары 8° т. к. -50° к. к. , 65—80° кб. оз. Аларның исемен ата­гыз һәм биеклеге буенча рельефның нинди формасына туры килүен әйтегез.

1.Тәбәнәк таулар.

2.Урта биеклектәге таулар.

3.Биек таулар.

4.Ниндидер вулканның географик координаталары 3° к. к. , 38° кч. оз. Бу — ...

1. Килиманджаро вулканы.

2. Ключи Сопкасы вулканы.

3. Кракатау вулканы.

5.Рельеф формалары буларак калкулыклар һәм яс­сы таулыклар өстенлек иткән материкны атагыз.

1. Африка.

2. Антарктида.

3. Төньяк Америка.

5 нче вариант

1.Абсолют биеклеге 200 м дан 500 м га кадәр булган тигезлекләр ничек дип атала?

1. Түбәнлек.

2. Калкулык.

3. Яссы таулык.

2.Убылма иңкүлекләр арасындагы калку урын ничек дип атала?

1.Калкым.

2.Убылма.

3.Ниндидер тауларның географик координаталары 52—67° т. к., 57—67° кч. оз. Аларның исемен атагыз һәм биеклеге буенча рельефның нинди формасына туры килүен әйтегез.

1.Тәбәнәк таулар.

2.Урта биеклектәге таулар.

3.Биек таулар.

4.Ниндидер вулканның географик координаталары 41° т. к. һәм 15° кч. оз. Бу — ...

1. Килиманджаро вулканы.

2. Этна вулканы.

3. Везувий вулканы.

5.Җир шарында иң биек материкны атагыз (аның океан өсте тигезлегеннән уртача биеклеге 2000 м дан ар­тык).

1. Африка.

2. Антарктида.

3. Төньяк Америка.

6 нчы вариант

1.Абсолют биеклеге океан өсте тигезлегеннән 500 м дан артык булган тигезлекләр ничек дип атала?

1. Түбәнлек.

2. Калкулык.

3. Яссы таулык.

2.Җир кабыгында як-ягы баскычсыман булып күтә­релгән калкулар арасындагы аска иңгән өлеш ничек дип атала?

1.Калкым.

2.Убылма.

3.Ниндидер тауларның географик координаталары 28—32° т. к., 73—92° кч. оз. Аларның исемен атагыз һәм биеклеге буенча рельефның нинди формасына туры килүен әйтегез.

1.Тәбәнәк таулар.

2.Урта биеклектәге таулар.

3.Биек таулар.


4.Ниндидер вулканның географик координаталары 18° т. к., 98° кб. оз. Бу — ...

1. Орисаба вулканы.

2. Кракатау вулканы.

3. Камерун вулканы.

5.Хәзерге вакытта ата торган иң биек вулкан кайсы материкта урнашкан?

1. Көньяк Америка.

2. Австралия.

3. Евразия.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.