Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Сәүбәнова Л. И., Тайсин Ә. С.



 

Л. И. Сәүбәнова Ә. С. Тайсин

ФИЗИК
ГЕОГРАФИЯ БУЕНЧА
ТЕСТЛАР

Татар урта гомуми белем мәктәбенең
6 сыйныфы өчен

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы
тарафыннан тәкъдим ителә

Казан
«Мәгариф» нәшрияты
2001


УДК 373.167.1

ББК 74. 262.6я72

С93

Охраняется законом РФ «Об авторском праве и смежных правах». Воспроизведение всей книги или ее части на любых видах носителей запрещается без письменного разрешения издательства.

Сәүбәнова Л. И., Тайсин Ә. С.

С93 Физик география буенча тестлар: Татар урта гомуми белем мәкт. 6 с-фы өчен.— Казан: Мәгариф, 2001.— 47 б.

ISBN 5-7761-0904-3

Бу ярдәмлектә 6 сыйныф укучылары өчен «Физик география» курсы буенча тестлар тупланган. Алар һәр тема буенча укучылар­ның белемнәрен тикшерергә һәм курсның йомгаклау дәресләрен үткәрергә ярдәм итәчәк.

БЗ—9(68) — 55 —2002/2003

     
 


ГЕОГРАФИК КАРТА ЬӘМ ГЕОГРАФИК КООРДИНАТАЛАР

1 нче вариант

1.Әгәр картаның санлы масштабы 1:30 000 булса, исемле масштаб ничек языла?

1. 1 см да 3 км.

2. 1 см да 300 м.

3. 1 см да 30 м.

2.Әгәр картада исемле масштаб «1 см да 50 км» дип күрсәтелсә, санлы масштаб ничек языла?

1.1 : 50 000.

2.1 : 500 000.

3.1:5 000 000.

3.Географик киңлек —ул ...

1. экватордан алып бирелгән ноктага кадәр төньякка яки көньякка таба сузылган дуганың градуслар белән күрсәтелгән зурлыгы.

2. башлангыч меридианнан бирелгән ноктага кадәр көнчыгышка яки көнбатышка таба сузылган дуганың градуслар белән күрсәтелгән зурлыгы.

4.Географик озынлыкны картада яки глобуста кайсы сызык буенча билгелиләр?

1. Параллель буенча.

2. Меридиан буенча.

5.Географик координаталар һәм географик объектлар арасындагы тәңгәллекне күрсәтегез:


     
 

6.Яңа Гвинея утравы Австралиядән кайсы якка таба урнашкан?

1. Көньякка.

2. Төньякка.

3. Көнбатышка.

4. Көнчыгышка.

7.Лимпопо елгасы Африканың кайсы өлешендә ага?

1. Көньяк өлешендә.

2. Төньяк өлешендә.

3. Көнбатыш өлешендә.

4. Көнчыгыш өлешендә.

8.54° т. к., 59° кч. оз. географик координаталарына кайсы географик объект туры килә?

1. Братск шәһәре.

2. Владивосток шәһәре.

3. Магнитогорск шәһәре.

9.Кордильер тауларының уртача биеклеген ачык­лагыз.

1. 1000 м дан тәбәнәгрәк.

2. 1000 м—2000 м тирәсе.

3. 2000 м дан биегрәк.

10.Түбәндә саналган диңгезләрнең кайсы тирәнрәк?

1. Кара диңгез.

2. Охота диңгезе.

3. Япон диңгезе.


1.Әгәр картаның санлы масштабы 1:2500 булса, исемле масштаб ничек языла?

1. 1 см да 25 км.

2. 1 см да 250 км.

3. 1 см да 25 м.

2.Әгәр картада исемле масштаб «1 см да 6км» дип күрсәтелсә, санлы масштаб ничек языла?

1.1 : 60 000.

2.1 : 600 000.

3.1:6 000 000.

3.Географик озынлык — ул ...

1. экватордан алып бирелгән ноктага кадәр төньякка яки көньякка таба сузылган дуганың градуслар белән күрсәтелгән зурлыгы.

2. башлангыч меридианнан бирелгән ноктага кадәр көнчыгышка яки көнбатышка таба сузылган дуганың градуслар белән күрсәтелгән зурлыгы.

4.Географик киңлекне картада яки глобуста нинди сызык буенча билгелиләр?

1. Меридиан буенча.

2. Параллель буенча.

5.Географик координаталар һәм географик объект­лар арасындагы тәңгәллекне күрсәтегез.

     
 


 


6.Утлы Җир утравы Көньяк Америкадан кайсы якка таба урнашкан?

3. Көнбатышка.

4. Көнчыгышка.


7.Ьиндстан ярымутравы Евразиянең кайсы өлешендә урнашкан?

3. Көнбатыш өлешендә.

4. Көнчыгыш өлешендә.

8.55’ т. к., 74° кч. оз. географик координаталарына кайсы географик объект туры килә?

1. Архангельск шәһәре.

2. Омск шәһәре.

3. Магадан шәһәре.

9.Амазонка түбәнлегенең уртача биеклеген ачык­лагыз.

1. 0—200 м. 2. 200—500 м.    3. 500 м дан биегрәк.

10.Түбәндә саналган диңгезләрнең кайсы тирәнрәк?

1. Балтыйк диңгезе.

2. Баренц диңгезе.

3. Каспий диңгезе.

3 нче вариант

1.Әгәр картаның санлы масштабы 1:400 000 булса, исемле масштаб күпме була?

1. 1 см да 400 м.

2. 1 см да 4 км.

3. 1 см да 40 км.

2.Әгәр картада исемле масштаб «1 см да 750 м» дип күрсәтелсә, санлы масштаб ничек языла?

1. 1:75 000. 2. 1:750 000. 3. 1:7 500 000.

3.Меридиан — ул ...

1. җир өслегендә экваторга параллель итеп шартлы рәвештә үткәрелгән сызык.

2. җир өслегендә бер географик полюстан икенчесенә кадәр шартлы рәвештә үткәрелгән иң кыска сызык.


4.Глобуста меридианнарның формасы нинди?

1. Ярымәйләнәләр.

2. Әйләнәләр.

5.Географик координаталар һәм географик объект­лар арасындагы тәңгәллекне күрсәтегез.

     
 


 


6.Шри-Ланка утравы Евразиядән кайсы якка таба урнашкан?

1. Көньякка.                          3. Көнбатышка.

2. Төньякка.                          4. Көнчыгышка.

7.Гурон күле Төньяк Американың кайсы өлешендә урнашкан?

1. Төньяк өлешендә.            3. Көнбатыш өлешендә.

2. Көньяк өлешендә.            4. Көнчыгыш өлешендә.

8.63° т. к., 143° кч. оз. географик координаталарына кайсы географик объект туры килә?

1. Төмән шәһәре.

2. Чита шәһәре.

3. Оймякон шәһәре.

9.Урал тауларының уртача биеклеген ачыклагыз.

1. 500—2000 м.

2. 2000—3000 м.

3. 3000 м дан биегрәк.

10.Түбәндә саналган диңгезләрнең кайсы тирәнрәк?

1. Баренц диңгезе.

2. Кйра диңгезе.

3. Лаптевлар диңгезе.

1.Әгәр картаның санлы масштабы 1:1 000 000булса, исемле масштаб ничек языла?

1. 1 см да 100 км.

2. 1 см да 10 км.

3. 1 см да 1 км.

2.Әгәр картада исемле масштаб «1 см да 2 м» дип күрсәтелсә, санлы масштаб ничек языла?

1. 1:20 000.

2. 1:2 000.

3. 1:200.

3.Параллель — ул ...

1. җир өслегендә экваторга параллель итеп шартлы рәвештә үткәрелгән сызык.

2. җир өслегендә бер географик полюстан икенчесенә кадәр шартлы рәвештә үткәрелгән иң кыска сызык.

4.Глобуста параллельләрнең формасы нинди?

1. Ярымәйләнәләр.

2. Әйләнәләр.

5.Түбәндәге географик координаталар һәм географик объектлар арасындагы тәңгәллекне күрсәтегез.

     
 


 


6.Мадагаскар утравы Африкадан кайсы якка таба урнашкан?

1. Төньяк-көнчыгышка.

2. Төньяк-көнбатышка.

3. Көньяк-көнчыгышка.

4. Көньяк-көнбатышка.


7.Анд таулары Көньяк Американың кайсы өлешендә урнашкан?

1. Төньяк өлешендә.

2. Көньяк өлешендә.

3. Көнбатыш өлешендә.

4. Көнчыгыш өлешендә.

8.55° т. к., 56° кч. оз. географик координаталарына кайсы географик объект туры килә?

1. Воронеж шәһәре.

2. Уфа шәһәре.

3. Якутск шәһәре.

9.Урта Рус калкулыгының уртача биеклеген ачык­лагыз.

1. 0—200 м.

2. 200—500 м.

3. 500 м дан биегрәк.

10.Түбәндә күрсәтелгән диңгезләрнең кайсы тирән­рәк?

1. Ак диңгез.

2. Балтыйк диңгезе.

3. Каспий диңгезе.




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.