Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





АТМОСФЕРА



АТМОСФЕРА

1 нче вариант

1.Наваның барлык массасының 80% ы диярлек ат­мосфераның шушы катлавында тупланган, азот һәм кислород газларына бай, монда һава торышының үзгә­рү процесслары бара, бер километр өскә күтәрелгән саен, температура уртача 6°С ка салкыная. Бу — ...

1. Тропосфера.

2. Стратосфера.

3. Атмосфераның өске катламнары.

2.Җил тизлеген кайсы прибор ярдәмендә үлчиләр?

1. Гигрометр.

2. Анемометр.

3. Осадкомер.

3.Тауның итәгендә атмосфера басымы 735 мм т. б. күрсәтә. Тауның чагыштырмача биеклеге 4735,5 м бул­са, тау түбәсендә атмосфера басымы күпмегә тигез булыр?

1.315 мм т. б..

2.284 мм т. б..

3.250 мм т. б..

4.Гыйнварның уртача айлык температурасы tr = -13°С, ә июльнеке tH = 20°С булганда Казан шәһәрендә һава тем­пературасы тирбәлешенең еллык амплитудасы ...

1. 7°С.

2. 20°С.

3. 33°С.

5.Кышкы муссон кайсы юнәлештә исә?

1. Материктан океанга таба.

2. Океаннан материкка таба.

6. Рәсемдә күрсәтелгән һава хәрәкәте — ...

1. Көндезге бриз.

2. Төнге бриз.

7.2 км дан 8 км га кадәрле биеклектә барлыкка ки­лә торган болытларны атагыз.

1. Катламлы болытлар.

2. Өем болытлар.

3. Каурыйсыман болытлар.

8.Җир өстендәге үсемлекләр, төрле корылмалар һәм башкаларның суынган өслекләрендә тупланучы дымга туенган һава явым-төшемнең нинди төрен барлыкка ки­терә?

1. Чык.

2. Чык, бәс, сыкы.

3. Чык, бәс һәм яңгыр.

9.Кайсы җылылык поясында елның дүрт фасылы да күзәтелә?

1. Тропик.

2. Уртача.

3. Поляр.

10.Төньяк ярымшарда 22 июнь көненә түбәндә күрсә­телгән үзенчәлекләрнең кайсылары хас?

1.Азрак яктыртылган, көн төннән кыскарак, поляр түгәрәкләр белән чикләнгән өлешендә поляр төннәр хөкем сөрә.

2.Күбрәк яктыртылган, көн төннән озынрак, поляр түгә­рәкләр белән чикләнгән өлешендә поляр көннәр күзәтелә.

2 нче вариант

1. Атмосфераның бу катламына түбәндәге үзенчә­лекләр хас: бу катламның өске чиге 50—55 км биек­лектә, һава сирәгәйгән була, өскә күтәрелгән саен тем­пература да арта, су парлары бөтенләй юк диярлек. Бу - ...

1. Тропосфера.

2. Стратосфера.

3. Атмосфераның өске катламлары.

2. Һаваның дымлылыгын кайсы прибор ярдәмендә үлчиләр?

1. Гигрометр.

2. Анемометр.

3. Осадкомер.

3. Тауның түбәсендә һава температурасы -12°С. Тау­ның чагыштырмача биеклеге 5500 м булса, аның итә­гендә һава температурасы күпмегә тигез?

1. 45°С.

2.15°С.

3.2ГС.

4.Ел әйләнешендә Мәскәүдә уртача һава темпера­турасы t = -10°С, t = -9°С, tM= -4°С, ta= 5°С, tM= 13°С, tu= 16’C,rtu= 18°С, ta= 17°С, t" = 1ГС, to= 5°С, tH= -2°С, 1д=-8°С булганда, уртача еллык һава температурасын исәпләп чыгарыгыз.

1. 4,3°С.

2.1,2°С.

3. 9,8°С.

5.Җәйге муссон кайсы юнәлештә исә?

1. Материктан океанга таба.

2. Океаннан материкка таба.

6. Рәсемдә күрсәтелгән һава хәрәкәте — ...

1. Көндезге бриз.

2. Төнге бриз.

7.2 км биеклеккә кадәр барлыкка килә торган болыт­ларны атагыз.

1. Катламлы болытлар.

2. Өем болытлар.

3. Каурыйсыман болытлар.

8.Түбәндә күрсәтелгән явым-төшемнәрнең кайсыла­ры болытлардан ява?

1. Кар гына.

2. Кар, яңгыр һәм боз.

3. Кар, яңгыр һәм чык.

9.Нинди җылылык поясында ел буена эссе климат күзәтелә?

1. Тропик.

2. Уртача.

3. Поляр.

10.Кайсы ярымшарда 22 декабрьдән җәй башлана?

1. Төньяк ярымшарда.

2. Көньяк ярымшарда.

3 нче вариант

1.Тропосфераның максималь калынлыгы нинди киң­лекләрдә күзәтелә?

1. Экваторда.

2. Уртача киңлекләрдә.

3. Поляр киңлекләрдә.

2.Атмосфера басымын кайсы прибор ярдәмендә үлчи­ләр?

1. Термометр.

2. Барометр-анероид.

3. Флюгер.

3.Тауның итәгендә атмосфера басымы 723 мм т. б. күрсәтә. Тауның түбәсендә басым 315 мм т. б. булса, тауның чагыштырмача биеклеге якынча күпмегә тигез?

1. 4284 м. 2. 2335 м. 3. 7128 м.

4.Наваның температурасы 0°С ка, ә чагыштырмача дымлылыгы 80% ка (температурасы 0°С тигез булган ва­кытта 1 м3 туенган һавада 5 г су бар) тигез булса, 1 м3 һавада ничә грамм су булыр?

1.1 грамм су.

2. 4 грамм су.

3. 2 грамм су.

5.Түбәндәге картосхемада уклар белән нинди җилнең юнәлеше күрсәтелгән?

1. Кышкы муссонның.

2. Җәйге муссонның.

6.Көндезге бриз нинди юнәлештә исә?

1. Күл өстеннән (елгадан) коры җиргә таба.

2. Коры җирдән күл өстенә (елгага) таба.

7.8 км дан 18 км га кадәрле биеклектә барлыкка ки­лә торган болытларны атагыз.

1. Катламлы болытлар.

2. Өем болытлар.

3. Каурыйсыман болытлар.

8.Су парларыннан су тамчылары барлыкка килсен өчен нинди шарт кирәк?

1. һава җылынырга тиеш.

2. Нава суынырга тиеш.

9.Нинди җылылык поясы чикләрендә ел буена сал­кын климат күзәтелә?

1. Тропик.

2. Уртача.

3. Поляр.

10.Кайсы ярымшарда 22 июньнән кыш башлана?

1. Төньяк ярымшарда.

2. Көньяк ярымшарда.

4 нче вариант

1. Атмосфераның минималь калынлыгы нинди киң­лекләрдә күзәтелә?

1. Экваторда.

2. Уртача киңлекләрдә.

3. Поляр киңлекләрдә.

2. Җилнең юнәлешен кайсы прибор ярдәмендә билге­лиләр?

1. Гигрометр.

2. Барометр-анероид.

3. Флюгер.

3. Тауның итәгендә һава температурасы 24°С. Тау­ның түбәсендә температура -15°С булса, тауның чагыш­тырмача биеклеге якынча күпмегә тигез?

1.5000 м.

2.6500 м.

3.3200 м.

4.Ел әйләнешендә Казанда уртача һава темпера­турасы t = -13°С, t = -12,ГС, t =-6,3°С, t = 3,9°С, tM = 13°С,\ = 17,6°С, tH = 20°С, ta = 17,6°C, tc=ll,3°C, t*= 3,8°С, tH = -3,8°C, 1д= -10,6°С булганда Казан шәһә­ренең уртача еллык һава температурасын исәпләп чыга­рыгыз.

1.5,2°С

2. -2С.

3. 3,3°С.

5.Түбәндәге картосхемада уклар белән нинди җилнең юнәлеше күрсәтелгән?

1. Кышкы муссонның.

2. Җәйге муссонның.

6.Төнге бриз нинди юнәлештә исә?

1. Күл өстеннән (елгадан) коры җиргә таба.

2. Коры җирдән күл өстенә (елгага) таба.

7.Коеп ява торган яңгыр кайсы төр болытлардан барлыкка килә?

1. Катламлы болытлардан.

2. Өем болытлардан.

3. Каурыйсыман болытлардан.

8.Һаваның юнәлеше ничек үзгәргәндә, анда булган су парлары су тамчыларына әйләнә?

1. Һава өскә күтәрелгәндә.

2. һава аска төшкәндә.


9.Татарстан Республикасы территориясенә нинди типтагы климат хас?

1. Диңгез.

2. Уртача континенталь.

3. Кискен континенталь.

4. Муссонлы.

10.Төньяк ярымшарда 22 декабрь көненә түбәндә күрсәтелгән үзенчәлекләрнең кайсылары туры килә?

1. Азрак яктыртылган, көн төннән кыскарак, поляр түгәрәкләр белән чикләнгән өлешендә поляр төннәр хөкем сөрә.

2. Күбрәк яктыртылган, көн төннән озынрак, поляр түгәрәкләр белән чикләнгән өлешендә поляр көннәр күзәтелә.


 




  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.