|
|||||||||||||||||
ИРДӘГЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫҖИРДӘГЕ КЕШЕЛЕК ДӨНЬЯСЫ 1 нче вариант 1.Җир шарында кеше иң күп яттти торган материк — ... 1. Евразия. 4. Көньяк Америка. 2. Африка. 5. Антарктида. 3. Төньяк Америка. 6. Австралия. 2.Түбәндәге билгеләрнең кайсы раса вәкилләренә хас икәнен дөрес сайлап җавап бирегез: тәннәре ак яки кара- кучкыл, чәчләре аксыл яки кара; коңгырт-кара күзләрдән башлап зәңгәр күзләргә кадәр төрле төстәге күзләр хас; яңак сөяге алга чыгып тормый, борыннары тар, иреннәре нечкә яки уртача калынлыкта. 1. Европеоид раса. 2. Монголоид раса. 3. Экваториаль раса. 3.Түбәндәге дәүләтләргә аларның башкалаларын тәңгәл китереп җавап бирегез: Дәүләтләр: 1.Япония. 2.Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) 3.Кения. 4 Колумбия. 4.Җир шарында мәйданы буенча иң зур ил — ... 1. Канада. 2. Кытай. 3. Россия Федерациясе. 5.Бу ил Атлантик океанның көнбатышында Антиль утрауларының берсендә урнашкан. Башкаласының географик координаталары: 23,5° т. к., 82° кб. оз. Бу ил — ... 1. Ямайка. 2. Куба. 3. Мексика. 2 нче вариант 1.Җир шарында кеше иң аз яши торган материк — ... 1. Евразия. 4. Көньяк Америка. 2. Африка. 5. Антарктида. 3. Төньяк Америка. 6. Австралия. 2.Түбәндәге билгеләрнең кайсы раса вәкилләренә хас икәнен дөрес сайлап җавап бирегез: тәннәре карасу, чәчләре кара һәм бөдрә, күзләре коңгырт-кара; башка раса вәкилләре белән чагыштырганда алар калын иренле һәм киң борынлы. 1. Европеоид раса. 2. Монголоид раса. 3. Экваториаль раса. 3.Түбәндәге дәүләтләргә аларның башкалаларын тәңгәл китереп җавап бирегез.
саны буенча иң зур дәүләт — ... 1. Канада. 2. Кытай. 3. Россия Федерациясе. 5.Бу ил Африканың төньяк өлешендә урнашкан. Кайчандыр аның территориясендә борынгы Карфаген дәүләте урнашкан булган. Ул — көнбатышта Алжир, көньяк-көнчыгышта Ливия илләре белән чикләшә, ә аның төньяк һәм көнчыгыш чикләрен Урта диңгез сулары юа. Башкаласының географик координаталары: 33° т. к., 13,5° кч. оз.. Бу ил — ... 1. Мисыр. 2. Тунис. 3. Марокко. 3 нче вариант 1.Кайсы материкта дәүләтләр юк?
2.Җир шарында иң күп санлы раса — ул — ... 1. Европеоид раса. 2. Монголоид раса. 3. Экваториаль раса. 3.Түбәндәге дәүләтләргә аларның башкалаларын тәңгәл китереп җавап бирегез:
4.Җир шарында халык саны буенча иң зур шәһәр — ... 1. Нью-Йорк. 2. Мехико. 3. Шанхай. 5.Бу ил Евразия материгының көньяк өлешендә урнашкан һәм территориясендә 4000 еллар элек борынгы цивилизацияләр булуы билгеле. Илнең хәзерге башкаласы — җир шарындагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе, аның географик координаталары: 28° т. к., 78° кч. оз. Бу ил — ... 1. Пакистан. 2. Һиндстан. 3. Непал. ♦ 4 нче вариант 1.Бу материкның халкы күп гасырлар буе коллар чыганагы булган. Бу материк — ... 1. Евразия. 4. Көньяк Америка. 2. Африка. 5. Антарктида. 3. Төньяк Америка. 6. Австралия. 2.Түбәндәге билгеләрнең кайсы раса вәкилләренә хас икәнен дөрес сайлап җавап бирегез: тәннәре сары, күзләре кысынкы, чәчләре туры кара һәм яңак сөяге чыгып тора. 1. Европеоид раса. 2. Монголоид раса. 3. Экваториаль раса. 3.Түбәндәге дәүләтләргә аларның башкалаларын тәңгәл китереп җавап бирегез:
4.Бу шәһәрдә дөньяның иң зур мәйданы булып саналган Тяньаньмынь мәйданы урнашкан. Бу шәһәр — ... 1. Токио. 2. Пхеньян. 3. Пекин. 5.Бу ил Африка материгының төньяк-көнчыгышын- да урнашкан. 3000—4000 еллар элек бу ил территориясендә урнашкан борынгы цивилизация безгә үзенең гаять зур пирамидалары белән таныш. Илнең хәзерге башкаласының географик координаталары 30,5° т. к., 31° кч. оз.. Бу ил — ... 1; Мисыр. 2. Эфиопия. 3. Судан.
|
|||||||||||||||||
|