Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





ГИДРОСФЕРА. КОРЫ ҖИР СУЛАРЫ



ГИДРОСФЕРА. КОРЫ ҖИР СУЛАРЫ

1 нче вариант

1.«Эчке җир өсте сулары» дигән төшенчәгә нинди сулыклар керә?

1. Океаннар, диңгезләр, култыклар, бугазлар.

2. Елгалар, күлләр, сазлыклар, җир асты сулары, бозлыклар.

3. Газ, су, боз.

2.Җир асты грунт суларына нинди үзенчәлекләр хас?

1.Су үткәрмәүчән катламнар аста гына була һәм аларга бер генә су йөртүчән катлам туры килә.

2.Су үткәрмәүчән катламнар аста да, өстә дә бар, аларга берничә су йөртүчән катлам туры килә.

3.Елгаларның кайсылары Төньяк Боз океаны бассей­нына керә?

1.Сырдәрья, Терек, Кура.

2.Печора, Енисей, Лена.

3.Дунай, Днепр, Дон.

4.57° т. к., 33° кч. оз. географик координаталары кай­сы елганың башланган урынын күрсәтә?

1. Идел.         3. Амур.

2. Ангара.      4. Миссисипи.

5.Җир шарында иң озын елга — ...

1. Амазонка.  2. Нил. 3. Янцзы.

6.Рәсемдә «А» хәрефе белән елга үзәне профиленең кайсы өлеше күрсәтелгән?

1. Елга юлы.

2. Тугай.

3. Елга террасасы.

7.Күбесенчә кар сулары белән туена торган елга кайчан ташый?

1. Яз көне. 2. Җәй көне. 3. Көз көне.

8.Азиядә тирәнлеге һәм мәйданы буенча иң зур күл. Бу күлдә Россиядәге төче суларның 80% ы, ә дөнья төче суларының 20% ы тупланган. Бу күлнең исеме — ...

1. Ханка. 2. Таймыр. 3. Байкал.

2 нче вариант

1. Кайсы диаграмма җирдәге суларның чагыштыр­мача күләмен билгели?

Атмосфера һәм коры җир сулары

2.Катламара җир асты суларына нинди үзенчәлекләр хас?

1. Су үткәрмәүчән катламнар аста гына ята һәм аларга бер генә су йөртүчән катлам туры килә.

2. Су үткәрмәүчән катламнар аста да, өстә дә бар, аларга берничә су йөртүчән катлам туры килә.

3. Елгаларның кайсылары Тын океан бассейнына керә?

1.Дунай, Нил, Конго.

2.Амур, Хуанхэ, Колорадо.

3.Ганг, Тигр, Замбези.

4.29° т. к., 89° кб. оз. географик координаталары кайсы елга тамагын күрсәтә?

1. Идел.            3. Амур.

2. Амазонка.    4. Миссисипи.

5.Җир шарында иң биек шарлавык кайсы елга бас­сейнында урнашкан?

1. Ориноко. 2. Замбези. 3. Конго.

6.Әгәр елга үзәне тар һәм тирән булса, ә елга юлы ар­тык борылмалы булмыйча, үзәннең бөтен төбен алып торса, бу елга — ...

1. Тигезлек елгасы.

2. Тау елгасы.

7.Күбесенчә боз сулары белән туена торган елга кай­чан ташый?

1. Яз көне. 2. Җәй көне. 3. Көз көне.

8.Җир шарында мәйданы буенча иң зур күл — ...

1. Виктория күле.

2. Югары күл.

3. Каспий диңгезе.

3 нче вариант

1.Бөтендөнья су әйләнеше — ул өзлексез процесс. Аның схемасы түбәндәгечә:

1. Океан -> атмосфера -» океан.

2. Океан -* атмосфера -» коры җир -> океан.

2.Татарстан Республикасында җир асты грунт сула­рының биеклеге кайсы сезонда иң югары була?

1. Яз көне. 2. Җәй көне. 3. Көз көне.

3.Елгаларның кайсылары Атлантик океан бассейны­на керә?

1.Сырдәрья, Терек, Кура.

2.Миссисипи, Нил, Дунай.

3.Печора, Енисей, Лена.

4.31° т. к., 79° кч. оз. географик координаталары кайсы елганың башланган урынын күрсәтә?

1. Идел.            3. Днепр.

2. Амазонка.    4. Ганг.

5.Җир шарында иң тулы сулы елга — ...

1. Амазонка.    2. Нил.   3. Янцзы.

6.Рәсемдә В хәрефе белән елга үзәне профиленең кайсы өлеше күрсәтелгән?

1.

Рәс. 2
Елга юлы.

2. Тугай.

3. Елга террасасы.

7.Әгәр елга үзәне киң һәм елга юлы борылмалы булса, бу елга — ...

1. Тигезлек елгасы.

2. Тау елгасы.

8.Әлеге диңгезнең (күлнең) яр буйлары— коры җир­дә иң түбән урын, ә суларының тозлылыгы уртача 270%о гә тигез (максималь тозлылыгы—310%о.) Бу — ...

1. Каспий диңгезе.

2. Арал диңгезе.

3. Үле диңгез.

4 нче вариант

1. Табигатьтә кече су әйләнеше процессы кайсы схема буенча бара?

1. Океан -> атмосфера -> океан.

2. Океан -> атмосфера —» коры җир океан.

2. Җәй көне җир асты суларының температурасы җир өсте сулары белән чагыштырганда ...

1. югарырак. 2. бертигез. 3. түбәнрәк.

3. Түбәндә күрсәтелгән елгаларның кайсылары Һинд океаны бассейнына керә?

1.Амур, Хуанхэ, Колорадо.

2.Дунай, Днепр, Дон.

3.Ганг, Тигр, Замбези.

4. 6°к. к., 13° кч. оз. географик координаталары кай­сы елга тамагын күрсәтә?

1. Һинд.  3. Хуанхэ.

2 Конго.   4. Енисей.

5.Татарстан Республикасындагы барлык елгалар нин­ди бассейнга керә?

1. Төньяк Боз океаны бассейнына.

2. Атлантик океан бассейнына.

3. Каспий диңгезе бассейнына

4. Эчке су агышы бассейнына.

6.Рәсемдә С хәрефе белән елга үзәне профиленең кайсы өлеше күрсәтелгән?

1.

Рәс. 3
Елга юлы.

2. Тугай.

3. Елга террасасы.

7.Тигезлек елгаларының агым тизлеге тау елгалары белән чагыштырганда ...

1. тизрәк.

2. бертигез.

3. әкренрәк.

8.Агымлы күл агымсыз күлдән нәрсә белән аерыла?

1. Барлыкка килүе белән.

2. Мәйданы белән.

3. Даими рәвештә су алмашыну белән.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.