Изгелек гимны. Яшәр өчен кирәк - Яшәү!!!
Изгелек гимны
Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре, Эльвира Гиматдинова музыкасы.
Кояш чыга һәр көн иртән,
Җан рәхәте җирдә яшәү.
Дөнья ямьле булсын өчен,
Кирәк изгелекләр эшләү!!!
Куш-та:Йөрәкләрдән-йөрәкләргә,ь
Күңелләрдән-күңелләргә
Изгелекләр ләйсән яңгыр булып
Яусын җиргә...
Изгелек ул – сәвап эшләү,
Мәңге яшәү, күкрәп яшьнәү!
Дөньяларны яктыртсын ул,
Яшәр өчен кирәк - Яшәү!!!
Куш-та:Йөрәкләрдән-йөрәкләргә,
Күңелләрдән-күңелләргә
Изгелекләр ап-ак карлар булып
Яусын җиргә...
Куш-та:Йөрәкләрдән-йөрәкләргә,
Күңелләрдән-күңелләргә
Изгелекләр ак чәчәкләр булып
Яусын җиргә...
|