Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Урман янында аккан сулык буйлап Муса белән Марат атлый. Көчкә сөйрәләләр. Марат елый.



Урман янында аккан сулык буйлап Муса белән Марат атлый. Көчкә сөйрәләләр. Марат елый.

Марат: Синең сүзең белән урманга китеп, башка сиңа иярәмме соң?

Муса: Сөйрәп алып китмәдем бит, үзең иярдең.

Марат: Үләм, кибектем мин.

Муса: Бәрәч, без бит үзебезнең чишмә янына килеп чыктык.

Марат: Менә сиңа мә, әйе шул, әнә бит авыл да ерак түгел инде.

 

Йөгерә-йөгерә чишмәгә килеп җитәләр. Икесе дә чишмәдән йотлыга-йотлыга су эчәләр.

Муса: Менә сиңа, мә, чишмәне ничек матурлап куйганнар. Оят булып китте миңа Марат.

Марат: Мин башка беркайчан да мондый этлек эшләмим. Чамала аны синең берәр табигатькә начарлык кылганыңны күрсәм дә күз йомып тормам, чамала аны Муса.

Муса: Әйдә сүз бирәбез, башка беркайчан да яманлык эшләмибез.

Марат: Бу начарлыкны нинди яхшылык белән кайтарырга икән,ә?

Муса: Әйдә, шушы чишмә буендагы тәртипне саклап, гел чистартып торыйк!

Марат: Әйдә!

 

Шулчак Маратның әнисе белән Мусаның әнисе сөйләнә-сөйләнә суга төшәләр.

Мусаның әнисе Сания апа: Карале, Фәния, балалар ничәдә йокларга ятты соң?

Маратның әнисе Фәния: Нинди балалар, алар сездә түгел идемени?

Сания апа: Юуууук...

Фәния: Ничек юк?...Безнеке бит сездә кунам диде.

Сания апа: Ә безнеке сездә!

Фәния: Аһ,боларны.

 

Сания апа малайларны күреп ала.

Сания апа: Әнә, бит ул мошенниклар!

Фәния: Улым Марат, син кайда кундың.

Марат әнисен барып кочаклый.

Марат: Әни без бүген чишмә буенда кундык.

Фәния апа: Нигә?

Муса: Әнә, нидидер әшәке малайлар чишмәгә таш турып киткәннәр, шуларны сагаладык.

Сания апа: Тоттыгызмы соң?

Муса: Тотырсың аларны...

 

Муса белән Марат чишмәдән әниләренең чиләкләренә су тутырып алалар да көянтәгә асып чалыш-молыш атлап авыл ягына кузгалалар. Әниләре гапләшеп арттарак, чишмә буенда калалар.

 

Муса: Марат моннан соң әйдә ант итик, беркайчан да кешегә дә, табигатькә дә зыян салмыйбыз!

Марат: Әйе, ант итик, бүгеннән табигатьне саклыйбыз, беркайчан да алдашмыйбыз, кешеләргә гел ярдәмгә киләбез!

Муса: Ант итәм!

Марат : Мин дә ант итәм!

 

Сәхнә артыннан “Изгелек гимны” яңгырый.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.