Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Килеп әбисенең битеннән үбә)



(Килеп әбисенең битеннән үбә)

 

Җырлый-җырлый чишмә буена төшә һәм кинәт тукталып, бүелгән чишмә суын, аның тирәсендәге тәртипсезлекне күреп сүзсез кала.

Алсу: Абау, кайсы юньсезе эшләгән бу эшне?

 

Чишмә янындагы олы ташларны кузгатмакчы була, бернәрсә дә килеп чыкмый. Буш чиләкләр белән кайтып китә. Юлында Муса белән Марат очрыйлар.

 

Муса: Алсу апа, син нәрсә чишмәдән буш чиләкләр белән кайтып барасың, ә?

Марат: Егетен уйлап онытылып йөридер, чишмәгә нигә төшкәнен онытып кайтып барадыр ул (көләләр)

 

Алсу: Юк, егетләр, монда әле көлке эш юк, Кайсыдыр вәхшиләре чишмәне ташлар белән томалап куйган. Берәр олы кешегә әйтеп чистарттырмыйча булмас.

 

Муса белән Марат аның артыннан көлеп, чыш-пыш килеп калалар. Алсу өйләренә кайтып керә.

Хәлимә апа: Бәрәч кызым, бик тиз кайттың, әллә суы да юк инде.

Алсу: (елый) Әни, чишмә, чишмә...

Хәлимә: Ходаем әллә чишмәбез кипкәнме? Гомер бакыена авыл халкын туендырган Таулык чишмәсенә ни булган?

Алсу: Аны әллә нәрсә эшләткәннәр, әни су алып булмый аннан, улагын да җимергәннәр.

Хәлимә: Хәзер үзем төшеп карап киләм әле, нәрсә эшләтеп булышлы икән, аннан сельсоветка кереп чыгармын. Төзәтү җаен карарга кирәк. Берүк суы кача күрмәсен.

(чишмәгә төшеп китә)

 

                                             3 нче күренеш:

 

(Мусалар йорты. Муса белән Марат нәрсәдер киңәшәләр. Маратның аркасында рюкзак. Муса да рюкзагына әйберләр тутырып чыга. Авыл капкасыннан урманга таба юл тоталар.)

 

Муса: Мин әнигә сездә кунам дип әйттем. Качырып кына ашарга күп итеп тутырдым. Урманга бүген барып җитсәк, учак ягырга дип шырпы да алдым.

Марат: Ә мин сездә кунам дидем. Бүген синең туган көнең дип алдадым.

Муса: Беркая да алып бармыйлар әле үзләре, бакчада чүп утыталар да чөп утытылар, туйдырңылар инде, кызык итик әле.(көлешәләр)

 

Төн җитә. Урман янәшәсендәге аланлыкка килеп җитәләр. Бер уйсу җиргә килеп урнашалар да учак кабызып җибәрәләр. Рюкзакка тутырылган ризыкларны ашап бетергәч су эчәселәре килә башлый, әмма икесенең берсе дә су алмаган булып чыга.

 

Муса: Әйдә Марат ашап алыйк. Менә әни пешергән күмәчләрне эләктердем әле, ашыйк рәхәтләнеп. Черкиләр дә чыкты. (черкиләрне куа)

Марат: Без бүген кайда йоклыйбыз соң.

Муса: Йолдыз юрганны ябынабыз да йоклыйбыз инде, әйдә бер төн йокламаганнан үлмәссең.

Марат: Кая су бир әле, эчәсе килә бик.

Муса: Мин бит су алырга оныттым, син алгансың дип белдем.

Марат: Менә хәзер нәрсә эшлибез инде?

Муса: Урман эчендә бер чиш9мә булырга тиеш, әйдә шуны карап чыгыйк!

Марат: Әйдә.

(Бик озаклап чишмә эзләп йөриләр, караңгы төшә, төрле җанварлар тавышына куркына башлыйлар, чыгар юлны адашалар.)

Муса: Без бит әнә теге юлдан кердек.

Марат: Юк, без әнә тегеннән кердек, әнә агачлар ята торган юлсыз җирдән.

Муса: Ай, куркыныч икән монда төнлә.

Марат:Тамак кипте үтереп су эчәсе килә.

Муса: Их, авыл чишмәсе искә тәште, без дураклар нигә будек инде аны.

Марат: Безгә шул чишмә үпкәләгәндер күрәсен.

Муса: Их, исән-сау кайтсак иң беренче эш итеп шул чишмәне рәтләргә барыр идек тә, оәхәтләнеп суын эчәр идек, әйме.

Марат: Идек, идек... без бит адаштык инде хәзер, әйдә бер агач төбенә барабыз да шунда утырып йоклыйбыз, мин ардым.

Муса: Мин дә ардым, безне аюлар ашамаса ярар иде инде.

Марат: Безне югалтып авыл халкы эзли чыкса, ну эләгә инде безгә.

Муса: Ярар лучше аюлар ашасын алайса.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.