Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





сөйләшә-сөйләшә бер агач астында йоклап китәләр)



(сөйләшә-сөйләшә бер агач астында йоклап китәләр)

Таң ата. Муса Маратны уята.

 

Муса: Марат, торыйк әйдә, таң атып килә, яктыда ничек тә юлны табарбыз, туңдырды, тамак кипте...

Марат: Син юләргә ияреп китеп, әниләр күзенә ничек күренермен. Романтика имеш, компасың да юк!

Муса: Кара әле монда ниндидер сулык, эчәргә ярыймы икән.

Марат: Эч, кәҗә бәтиенә әйләнмәссең әле.

Муса: Юк, куркам теләсә кайлан су эчәргә ярамый диде укытучы Римма апа.

Марат: Әйдә шул су юлы буйлап барыйк әле, кайда хәтле алып барыр икән.

Муса: Ярый, әйдә.

( Су агымы буйлап бара башлыйлар.)

 

Чишмә буе. Бер төркем балалар, укучы абыйлары белән чишмәне чистарта.

Кызлар көянтә-чиләк тотып суга килгәннәр. Араларында Алсу да бар.

Чынгыз: Рафис абый, чишмәне рәнҗеткән кешегә нәрсә була?

Укытучы Рафис: Нәрсә булсын, кеше бит сусыз яши алмый. Бервакыт ул яман затларның исләренә төшәр әле. Бер тамчы су күрергә тилмерерләр. Алла бай барсын да күрә ул.

Чынгыз: Белмим шул күрер микән?

Рафис абый: Ә безнең Марат белән Муса кайда соң әле. Бу шулар эше түгелме икән?

Чынгыз: Белмим, мин күрмәдем.

Чишмәне чистартып бетерәләр, улакка чиста салкын чишмә суы ага башлый.

Рафис абый: Кызлар әйдәгез бирегез чиләкләрегезне,тутырып бирәм.

Алсу: Әй, Рафис абый бик тә изге эш эшләдегез инде балалар белән, сәвабы булсын үзегезгә.

Рафис абый: Менә балалар барыгыз да үсәрсез, туган авылдан читкә китәрсез. Ә менә шушы туган авыл чишмә суларының тәме беркайчан да онытылмый. Шуңа да бер чишәнең суын эчкән авылдашлар бик тә якын була. Менә бу чишмәләрне төзекләндерәсе бар, матур эскәмияләр куеп, буяп, чын ял итә торган урын ясап куярга иде.

Чынгыз: Үскәч мин үзем төзәтәчәкмен аны Рафис абый, менә әйтте диярсез.

Рафис абый: Ярар Чынгыз, ышанам мин сиңа. Юк, чыннан да бу Марат белән Муса тәки күренмәделәр бит, шикле егетләр болар. Өйләрендә микән алар белешергә кирәк.

Алсу: Ярар әниләреннән соарамын да Рафис абый сезгә әйтермен.

 

Кызлар чишмә буена матур чәчәкләр утырталар. Аннары чиләкләренә су алып җырлый-җырлый кайтыр юлга кузгалалар. Малайлар алар артыннан кайта.

 

                                   4 нче күренеш:

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.