Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Чишмә үз юлын таба



                         Чишмә үз юлын таба

                                  Рәзинә Сәетгәрәева

    (Үсмер балалар өчен 4 күренештән торган сәхнә әсәре)

Катнашалар: Таңсылу – чишмә бәйрәмен алып баручы;

                     5 сыйныф укучылары – Муса, Марат, Чынгыз;

                    70 яшьлек Хәлимә әби;

                    12 яшьлек кыз - Алсу, Хәлима апаның оныгы;

                     Рафис абый – тарих укытучысы;

                     5 нче сыйныф укучылары;

                     Сания апа – Мусаның әнисе;

                     Фәния апа – Маратның әнисе.

 

                                1 нче күренеш:

Чишмә буенда бәйрәм гөрли. Авыл халкы: кызлар, егетләр, апалар, абыйлар бар да бәйрәм итәләр, җырлыйлар, бииләр.

 

Бәйрәмне алып баручы Таңсылу: (сәнгатьле итеп чишмә турында шигырь сөйли)

 

Тирә-юньне сихри нурга күмеп,

Җырлап ага изге чишмәбез.

Чишмә челтерәвен тыңлар өчен,

Пар чиләкләр асып төшәбез.

 

Ургый-ургый тула чиләкләргә,

Җанга шифа бирер бәрәкат.

Чишмәләргә гомер биргәннәргә,

Иңсен иде күктән мең рәхмәт!!!

 

Гөр килеп кул чабалар. Сүзне – тарих укытучысы Рафис абый ала:

 

Рафис абый: Менә, балалар бүген безне изге Таулык чишмәбез җыйды, рәхәтләнеп бәйрәм итәбез. Чишмәбез дә безнең белән җырлый кебек, челтер-челтер ага. Бу чишмә буенда күпме яшь парлар кавышкан. Бу матур милли йола инде гомер буена бара. Чишмә ул- яшәеш, тереклек символы. Чишмәләрнең юлын беркайчан да, күпме генә тырышсаң да туктатып булмый. Ул үз юлын барыбер таба. Чишмәләр - күллекләргә, күллекләр – елгаларга, ә елгалар – диңгезләргә ага. Әмма чишмәләрнең кибү очраклары да бар, менә монысы куркыныч. Безнең Таулык чишмәсе мәңге яшәсен, авыл халкын, килгән кунакларны, юлчыларны, мосафирларны мәңге тәмле суы белән сыйласын. Чишмәләрне карап, чистартып тору мәслихәт. Безнең бу изге эшне инде менә ничәмә-ничә еллар Гариф абый җитәкли, аңа без дә булышабыз. Әйдәгез, Гариф абыйга рәхмәт әйтеп, гөрләтеп бер кул чабыйк әле.

( кул чабалар)

Таңсылу: Кадерле авылдашлар, хәзер 5 нче сыйныф укучылары башкаруында Гариф абый өчен җыр яңгырый.

(Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итә, әкренләп бар да өйләренә таралалар. Кызлар көянтә-чиләкләренә су ала, җырлый-җырлый, тезелеп кайтып китәләр)



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.