Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Көн кичкә авыша, халык төркеменнән аерылып артка калган өч малай чишмә тирәсендә кайнаша.



Көн кичкә авыша, халык төркеменнән аерылып артка калган өч малай чишмә тирәсендә кайнаша.

 

Муса: Әйдәгез бу чишмәнең юлын ябабыз да куябыз.

Марат: Нәрсә белән?

Чынгыз: Нигә тиясез тик торган чишмәгә, аннан бит бөтен кеше су ташый. Минем әбием дә чәйне шушы чишмә суыннан гына эчә.

Муса: Әнә бит Рафис абый чишмәләрне томалап булмый ди, ник булмасын, без көчле, барыбер суын туктатачакбыз, әйдә телегезгә салынып торганчы ташлар, балчыклар ташыгыз.

Марат: Әнә теге олы ташны куярга кирәк иң элек.

Чынгыз: Мин бу эшкә катнашмыйм, кайтам мин, киттем.

Муса: Безнен бу эшне эшләгәнне башкаларга эйтсәң, чамала аны Чынгызхан дип тормабыз үзеңне, я энекәшең Тимерханга эләгер, чамала аны!

Чынгыз : (эчтән генә мыгырдый) Көн саен бер юньсезлек эшләмәсәләр йоклый алмыйлар бугай инде бу ике шакал һәм әкрен генә авыл юлына таба кузгала)

 

Муса белән Марат үзләренең кынгыр эшләрен эшли.

 

Муса: Уф, пычранып беттек, тәки будык бит, бәрмәсен өчен әнә теге олы ташны да алып килеп куй әле Марат.

Марат: Әйе, оста син үзе су белән генә уйнап утыра, ә миңа олы ташлар ташыта.

Муса: Мыгырдама, хәзер берәрсе чишмәгә төшсә, колагыңнан умырырлар, әйдә эшне тәмамлыйк та шудык авылга.

 

                                        2 нче күренеш:

 

Хәлимә апалар йортының ишек алды. Оныгы Алсу көянтә-чиләкләр асып чишмәгә суга төшәргә йөри.

 

Хәлимә: Кызым, чиләкләреңне бик тутырма, авыр булыр, кичә дә түбәләмә итеп алып кайткансың. Әле бит синең үсәсең бар, бөкерең чыкмасың тагын авыр күтәреп.

 

Алсу: Әй, әби, бигрәк яратасың инде син мине. Миңа бит инде 12 яшь, нинди бөкерем чыксын ди (көлә)

 

Хәлимә: Алай да кызым, көянтәнең муен тирәсенә берәр йомшак чүпрәк урыйм әле, без үсмер чакта әниләр шулай итә торган иде.

(көянтәнең муен турына чүпрәк урый)

Алсу: Рәхмәт әбием, киттем, кайткач тәмле судан чәй куеп чәй эчәрбез, яме.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.