Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Галимҗан Ибраһимов 4 страница



 

Актык кө ч белә н тагы бер селкенде, лә кин файда чыкмады, адә м зур чабаталы аяк белә н биленнә н аша басып җ иргә екты, ай яктысында нидер ялтырап калды, шул секундта балта аның муенын чабып ө зде.

 

Эт " һ ең " дип, бер генә эндә шергә ө лгерде, башы белә н гә ү дә се икегә аерылдылар, ак кар ө стендә канап җ ан бирделә р.

 

Йортның кү птә нге дусты Актырнак шулай ә җ ә л тапты.

 

XI

 

Эт бик ябык булды. Аның йоны буй-буй коелган, янбашында, сыртында кайбер сө яклә ре нечкә тирене ертып чыккан иде, тө нлә моны иплә п тунарга кыен иде, Гә рә й иң элек карынын ярды, аннан эчендә ге җ ыен пычрагын ү ткен балта белә н кырып ташлады, арт санын кисеп алды да, тышта калса туң ар, тунап булмас дип гә ү дә не ө йгә кертеп ишек тө бендә ге чө йгә элде, кулындагы кисә ген куна тактасына салып вак кына турады.

 

Тә рә зә дә н ай яктысы тө шә, ө йне бераз яктырта. Балалар аталарының караң гы шә ү лә кебек туктаусыз йө рү енә, ни белә ндер маташуына башларын калкыттылар.

 

– Ә ткә й, ни бар?.. Ә ллә ашарга буламы? – диештелә р.

 

Гә рә й зур чү лмә ккә суын сала биреп:

 

– Йокламагыз, балалар, мин ә зрә к ит алып кайттым, хә зер мичкә куям, – диде.

 

Зә йни малай ә крен генә кузгалды, атасының янына килде дә, дә шми-аптырап карап торды. Яң адан сең лесе янына барып акрын, хә лсез тавыш белә н:

 

– Нә фисә, ә ткә й ашарга алып кайткан! – дип ятты.

 

Сабый кыз дә шмә де. Гә рә йнең су белә н тулы ө лкә н чү лмә генә кү з салды. Атасы чыгып китте. Кү ршенең бу йортка караган читә не кү птә н ягылып беткә н иде инде. Гә рә й балтасын тотып тө рле җ иргә кагылды, лә кин ватып ягарлык нә рсә тапмады. Кү птә н мичтә янган урам капкасының таза имә н баганасы ялгыз утыра иде. Калын иде. Аны кисеп вакларлык кө чне ү зендә сизмә де. Кире ө йгә борылып керде. Сә ке киң. Аның һ ә ммә такталары исә н. Шулардан иң е ике карыш, калынлыгы бер илле, буе ө ч аршын чамасы берсен тартып алды да, яргалады. Ә йбә т коры утын булды.

 

Учакта тирә н кө л эчендә чаткыны бетерми саклау гадә т иде. Ике кирпеч ө стенә чү лмә кне утыртып, утыннарны шуның астына иплә п салды да, кө лдә ге чаткылардан, ө реп, нечкә чыраларны кабызды. Сә кенең еллар буенча кибеп яткан такта кисә клә ре тиз арада дө рлә п янып киттелә р. Ут яктысы Нә фисә белә н Зә йнигә дә бераз җ ан бирде. Алар урыннарыннан тордылар, кабердә н кайткандай кыяфә тлә ре белә н мич каршысына килделә р. Малайның апасы вакытында пешереп ашалган алабута апарасы хә терлә нде.

 

– Ә ткә й, – диде, – апалар кайчан кайталар икә н, ә?..

 

Гә рә й кү мерлә рне рә тлә п, яң адан чыралар салды.

 

– Кайтырлар, балам, арба юлы тө шкә ч тә кайтырлар, – диде.

 

Тә рә зә дә кү лә гә кү ренде. Зур буйлы, кара чикмә нле бер адә м акрын атлап, урам капка ягыннан боларның йортына таба ү тте. Кемдер ишекне ачты. Дә шми-тынмый керде дә, сә кенең аягына сө ялеп идә нгә утырды.

 

Бу – теге кө нге егет – Гыйльман иде. Бераз торгач кына аның ә ллә кайдан кысылып чыккан тавышы ишетелде:

 

– Аптырап сиң а... килдем... берә р рә тең... юкмы... икә н... дип...

 

Гә рә й казанга кү рсә тте:

 

– Мондарак кил... Җ ылынырсың, – диде. Гыйльман сү зсез-нисез болар янына килде. Мич ялкынланып яна. Эт сө яклә ре белә н акрын гына кайнаган чү лмә ктә н кү злә рен ала алмыйча дү рт кеше дә шми-тынмый карап утыралар.

 

XII

 

Тә рә зә дә н тагы кү лә гә кү ренде. Ай яктысында ниндидер бер гә ү дә ө йгә таба йө гереп ү ткә ндә й булды. Ә йлә неп карарга да ө лгерә алмадылар, ишектә н бер адә м нечкә тавыш белә н елап килеп керде. Беренче карауда моның ирме, хатынмы икә нен аеру читен иде. Башында ирлә р бү реге, ө стендә капчыктан, чыптадан тегелгә н кү лмә к-бишмә т.

 

Гә рә й урыныннан кузгалды.

 

– Сиң а ни булды, Фатыйма, ник елыйсың? – диде.

 

Бу – аның кө з кө не ү лгә н сең лесенең кызы иде. Хә зер ү зенең туган агасы Габдуллада тора. Фатыйманың елавы кө чә йде:

 

– Инде кая барыйм? Ә ллә нинди бер ү ткенчегә ун кадак онга саттылар, – дип ү кереп, ү з тавышына ү зе буылды.

 

Аны мич алдына ут каршысына китерделә р. Кыз ө шегә н, калтыранган, йө гереп хә ле беткә н. Туң ган кулларын җ ылыта-җ ылыта ү з язмышын сө йлә п бирде.

 

Аны кө з кө не Намаҗ ан картка бирергә уйлаганнар. Лә кин хакына килешмә гә ннә р: ул ун кадак алабута, ун кадак арыш оныннан арттырмаган, агалары бер пот сораганнар. Фатыйма зифа буйлы, сылу йө зе, ү ткен, уң ган кыз булганга, ү ткә н-барганның кү бесе аны сатулашмый калмый икә н.

 

Менә бү ген нә рсә лә рдер тө ягә н ике атлы бер юлчы килгә н. Фатыйманың ү зенә тел ә йтеп караган. Кыздан җ ылы җ авап булмагач, агалары белә н пышы-пышы сө йлә шкә ннә р дә, эшне бетергә ннә р. Хакы дү рт кадак арыш, уналты кадак алабута оны икә н.

 

Фатыйма боларны ә йтеп бетерде дә:

 

– Оннарын алганнар булса кирә к, бү ген кич мине ул адә м белә н йокларга кө члилә р, мин чыктым да качтым, – дип, тагы ү ксергә тотынды.

 

Балалар аны таныйлар, кайчандыр ү з апалары кебек якын кү рә лә р иде. Җ ә й кө ннә рендә яланда бергә -бергә ү лә н, яфрак, башак җ ыеп та йө ргә ннә р иде. Лә кин бү ген артык елышмадылар, читтә н карап аптырап тордылар. Гыйльман да дә шмә де.

 

Гә рә й кү беклә неп ташый башлаган чү лмә кне кашык белә н бутады да:

 

– Я, җ итә р, елама юкка! Ү земдә кал!.. Ү лсә к, бергә ү лә рбез!.. Менә балалар да ятимсенә лә р. Аларның апалары булырсың! – диде.

 

Кыз тынычланып ук китте.

 

Бу ө йнең рә тен белә иде. Чыра яндырып алды, шү рлектә н кашыкларны, агач савытларны эзлә п тапты. Бизә ге, тө се калмаган кара керле ашъяулыкны җ ә йде.

 

Ул бө тенлә й егылырлык хә лдә тү гел икә н ә ле. Мондагылар арасында иң җ анлысы булып чыкты.

 

Мичтә н чү лмә кне ул алып куйды, балаларга ү зе салып бирде.

 

Сү зсез, тавыш-тынсыз һ ә ммә се савытларына капланып, ашарга тотындылар. Актырнакның сө яклә рен йотлыгып-йотлыгып чә йнә ргә керештелә р.

 

Берничә минуттан чү лмә к бушады, кашыклар, савытлар яланды.

 

Фатыйма аш савытларын юарга тотынды, балаларга җ ан керде, алар яң а апалары белә н дә, ирлә р белә н дә юк-барны сорашып сө йлә шергә итә башладылар. Зә йни малай бигрә к ачылды:

 

– Безнең апай арба тө шкә ч кайта, – дип, Фатыймага сө йлә п бирде. " Шулай бит, ә ткә й, кайта бит" дип сорап, " кайта, балам, кайта" җ авабын алгач, аның теле тагын җ итезлә нде. Арбадан җ ә йгә, аннан язга, аннан башка нә рсә лә ргә кү чеп такылдарга тотынды.

 

Эчкә бераз җ ылы ризык кергә ч, аның кечкенә башы тагы ү зенең элекке хыялларына китте: ә ткә й ә йтә, инде, ди, кыш озак калмады, ди. Шулай бит, ә ткә й, челлә се ү тте бит инде. Менә кү п тормас, кар эри башлар. Урмада сулар-елгалар агып китә р. Аннан соң җ ирлә р кибә р. Без, ди, былтыргы кебек кардан ашлык башаклары җ ыярбыз. Аннан соң агач яфрак ярыр, аны җ ыярбыз. Минем кармагым ә ле дә очырмада ята. Мин балыкка йө рермен. Аннан соң ди, бакалар, йомраннар, кошлар тотарбыз. Аннан соң... аннан соң, ди, яң а ашлык та... җ итә р, ди. Шулай бит, ә ткә й?

 

Зә йни шулай тыкылдаганда, Гыйльман мичкә аркасы белә н сө ялеп тора иде.... ничектер тезе бө гелгә н кебек булды... да идә нгә ауды.

 

– Бу ни хә л? – дип янына килсә лә р, аның тә не суынып бара иде инде.

 

Кү п заманнар буенча ачлыктан кыркылып бө решкә н эченә кинә т ашау ярамадымы, ә ллә аның тә нендә тереклек акрынлап бетә -бетә шулай ү лем җ иткә н чагына туры килделә рме – моны белә алмадылар, белергә дә телә мә делә р. Чө нки бу бик артык гади эш иде.

 

Балалар белә н Фатыйма ө йдә калды. Гә рә й ү лек турында аның йорттагыларына хә бә р итә ргә дип, тышка таба кузгалды.

 

Алар ерак тү гел иде. Ике хатын, бер ир килде, мә етне аркылы агачка салдылар да кү тә реп алып киттелә р.

 

Фатыйма бу ө йдә озак кала алмады. Аны берничә кө ннә н соң җ иң гилә ре килеп алдылар: " юктан качып йө рисең, ү зең телә мә сә ң, сине кем бирсен" дип шелтә лә делә р.

 

Фатыйма телә мә де, шулай да аны бер атнадан соң икенче бер юлаучыга унбиш кадак он бә рабә ренә биреп җ ибә рделә р.

 

Ул гомерендә кү рмә гә н тимер юлларда, вагоннарда булды. Айлар ү ткә ч, Ташкент вокзалында, тулы йө зле, кара сакаллы, чалмалы, яшелле-сарылы чапан кигә н бер адә мгә дү рт пот ак онга сатып җ ибә рделә р. Бу эштә барлыгы биш кеше азмы-кү пме табыш иттелә р.

 

Ул бар чакта Гә рә йнең ө ендә азрак җ ан сизелә иде, хә зер балалар тагы ятимлектә калдылар. Мә гә р малай тиз бирешмә де.

 

Актырнакның ите беткә нгә чә, Зә йни элеккегечә тере булып, туктаусыз сө йлә п, хыялланып йө ренде.

 

Гә рә йнең ә йтерсең теленә таш бә йлә гә ннә р: ул шундый сү зсезгә ә йлә нде. Балаларына да элекке кебек җ ылы эндә шү е калмады. Сорый башласаң, унга бер җ авап кайтара. Нә фисә бер нә рсә дә сизенмә де, мә гә р зирә к малай Зә йни кайбер вакыт атасының кү з карашларыннан куркып китә, кечкенә йө рә генә караң гы шом тө шә иде. Ул тагы ә нкә се исә н, апасы ө йдә вакыттагы кебек калага качу турында уйлана башлады. Элек атасы белә н шә һ ә ргә баргалаган иде. Авылдан авылга сорашып юл табармын, ди иде. Калада ашаталар икә н дип тә белә иде. Мә гә р аны бер нә рсә аптырата – аның ө стенә, аягына бер нә рсә дә юк иде. Ул менә шул турыда баш вата, киң ә шергә кеше булмау, китә ргә ү зе кебек бер малай туры килмә ү дә аны борчый иде. Шулай да ул ү з башыннан каланы чыгара алмады, атасының куркыныч кү з карашларын сизгә н чакларда аның бу уе тагы ныграк кө чә я барды.

 

XIII

 

Гә рә й хә лсез, уйсыз тә рә зә тө бенә килеп утырды. Тышта каты кышның бераз язга тартым матур аяз кө ннә реннә н берсе иде. Еракта матур таулар кү ренә. Алар артында зур урманнар, киң басулар тирә н кө рт астында яталар. Боларның киң кү крә гендә карларның алмаз бө ртеклә ре якты кояшның салкын нурлары белә н туктаусыз уйныйлар. Боларга карап Гә рә йнең миенә бер уй керде: " Тукта, ник соң минем Зә йнием ү зенең кечкенә куяны белә н шунда бергә уйнамый икә н? Ул куяннарны Актырнак тотып ашадымы икә н ә ллә?.. Тукта, бу ни хә ле? Урамның ары ягындагы каршы ө йлә рдә утлар кү ренә тү гелме? Алар бит каядыр икмә ккә киткә ннә р иде! Берә р нә рсә табып кайтмадылармы икә н?! Ай, берә р сынык икмә к бирсә лә р иде. Ү лә м, ай, ү лә м! Эчемне нә рсә белә ндер боралар, ни белә ндер суырып йө рә гемнең канын эчә лә р".

 

Шулай ярым саташып, тиле хә лсез кү злә рен тө рле якка йө рткә ндә, сә кедә ике ә йбер кү ренде...

 

" Болар кемнә р? Ә, Нә фисә белә н Зә йни яталар икә н. Тукта! Боларның кайсысы итлерә к икә н? Нигә бу ике бала һ аман-һ аман миндә торалар икә н, бичаралар? Кечкенә кызның рә те булмас, буш тире дә сө як кенә чыгар! Ә менә малайның чамасы зарарсыз. Аң арда унбиш кадаклап бардыр. Кө ненә ике генә кадак ашаганда, атнага иркен җ итә ".

 

Гә рә й шул уйлар белә н балаларга карады... " Ә, ә нә нинди йомшак тә ннә р! Шулпага ә йбә т булыр, йө рә кнең канын суырган яман нә рсә лә р дә туктар. Аннан соң яз җ итә р... Яң а ашлык ө лгерер... Кызым Фатыйма да кайтып килер! "

 

Малай Зә йни нидер сизенде. Атасының шашкан, усал, томанлы карашларыннан коты очып сикереп торды...

 

– Ә ткә й, ни эшлисең безне? – дип, ачы аваз белә н кычкырып җ ибә рде.

 

Гә рә й моны кү реп алды да кинә т кузгалып, баланы элә ктерергә омтылды. Лә кин ө лгерә алмады, Зә йни ү лем тырнагына элә ккә н кебек акырып, ишеккә таба атылды.

 

Атасының малай артыннан куып чыгарлык кө че юк иде. Аны уйлый да алмады; ә ле һ аман аптырап, куркынып хә лсез яткан сабый Нә фисә гә барып тотынды: " Тор, кызым, җ итте", – диде. Тирә -ягына ә йлә неп каранды: һ ичкем юк иде, мә гә р мичнең кашагасында пычакның ялтыравы гына кү зенә тө ште. Аны бер кулы белә н генә сузылып алды... Йө зе начар иде, ү тмә с кебек иде. Казанга кайрарга уйлады, анда бушлык иде. Барыбер чарлар дип, чү лмә кнең читенә берничә тартты.

 

Кыз боларны кү рде, кычкырырга тамагы алынган кебек катып торды да:

 

– Ә ткә ем, ни эшлисең мине? – дип, хә лсез акрын тавыш салды. Гә рә й моны ишетмә де. Нә фисә нең йө зен чү прә к белә н каплады да пычакны каты кулдан берничә мә ртә бә бугазга ышкып җ ибә рде. Пычак начар, атаның кулы калтырый, бугазга туры китерә алмады, кыз яртылай киселгә н бугазы белә н ә ллә нинди авыр ү лем астында гырылдый башлады. " Тукта! Бу нигә алай? " – дип, тагын катырак берничә мә ртә бә тартты, муенның яртысы киселде, бала гыг... гыг... гыг... итте дә тынычланды, тә ндә тереклек бетте.

 

Берничә тамчы кан кү ренде... Гә рә й, тукта, болай ярамый, идә нгә акмасын, дип, ишек тө бендә ге лә гә нне китерде, киселгә н бугазны шуң а тотты, лә кин кан артык юк иде. Ярар, бетте бугай, дип, кызның гә ү дә сен шунда яткан ашъяулык белә н япты да, бер-ике генә тамчы кан тү гелгә н савытны, кеше кү рсә сизә башлар, дип, йортка чыгарып тү кте, аның ө стенә кар сипте, аяк белә н таптады да яң адан ө йгә керде. Кү ң елендә бер тө рле дә газап сизмә де: ә хлак, вө җ дан кебек тышкы тук хә ллә р эчендә туа торган мә гънә лә р, куә тлә р ә ллә кайчан аның җ анында сү нгә н иде инде. Баланың авызы ябылмаган, кечкенә нурсыз кү злә ре ниндидер бер газаплы караң гылык белә н туктап, ачык торалар.

 

Гә рә й моны кү рмә де, ү з исә бе белә н бу ит биш кө нгә җ итә рлек иде, шуң а каратып нечкә, ябык, кансыз гә ү дә не кисә клә п бү лде. Йомшаграк җ ирлә рен шул чи кө енчә кабып, ашыгыч-ашыгыч чә йни башлады. Бү ген туярлык булсын ичмасам, дип, зуррак ө лешне – уң кул белә н бер як кабырганы хә зер ү к пешерергә уйлады. Башкасын, ө йдә торса бозыла башлар, дип, бү тә н җ иргә куйсаң эт-кош тияр, дип, очырмага мендерергә уйлады. Шулай дип, баскычтан ө й тү бә сенә кү тә релсә, Зә йни малай шунда качкан икә н, ул атасының ярым шашкан кү з карашыннан " чер" итеп кычкырып җ ибә рде: мине тере кө енчә ашарга менгә н икә н, дип коты очты, ө йнең тү бә кыек тактасын каерып, елап, акырып, урамга сикереп тө ште дә качты.

 

Гә рә й моң а бераз гаҗ ә псенде, мә гә р ү зенең эшен бү лмә де, ашъяулык чү прә генә тө релгә н итне очырмадагы ә рҗ ә лә р арасына яшерде дә, баскычтан тө шеп, кире ө йгә керде.

 

Сә кенең такталары ягылып бетмә гә н иде ә ле. Шуларның берен тиз-тиз яргалады, чү лмә ккә тутырып су салды, аны мич алдындагы ике кирпечкә куеп, ө стенә утын тезде, кө лне актарып, андагы чаткыларны ө реп чыраны яндырды да, ут кабызды. Монда ялкын кыздыра башлады. Ү зе куна тактаны алып, итне ваклап, йомшаграк кисә клә рен чи кө енчә чә йни биреп, турарга тотынды.

 

" Кү птә н ашаган юк иде... Ә гә р азрак тоз да булса, яхшы буласы икә н! " – дип уйлады. Тоз тә ме татыган юкка айлар ү тте инде. Кү ршелә рдә н сорасаң?.. Аларда да юктыр, булса да бирмә слә р.

 

Ул шулай аш пешерергә хә зерлә нгә ндә урамнан ниндидер тавыш ишетелде. Бу зур шау-шуга ә йлә неп йортка якынлашкан кебек булды... Менә ишек ачылды, ниндидер ябык, ү лек кыяфә тле, кабердә н кайткан тө сле куркыныч шә ү лә лә р, ә ллә нинди ү лем кү лә гә лә ре ө йгә тулдылар... Болар нә рсә гә дер шаулашалар, хә лсез кулларын кизә неп, бер-берен таптап Гә рә йнең ө стенә килә лә р... Ул бу эшне башта ук сизгә н, яртылай туралган итне куна такта белә н сә ке астына куеп, канлы пычакны мич артына ыргытып ө лгергә н иде. Идә нгә тамган бер-ике тамчы кан эзенә аягы белә н басып, яшерергә азаплана иде. Шау-шу кереп ө йне баскангача боларны бетергә нгә ү зенчә бераз тыныч, шулай да аптыраулы йө з белә н халыкка карады. Бер сү з дә дә шмә де, артык куркыну, ү зен гаепле кебек табу да сизенмә де. Тик бу шашкан дулкын эчендә Зә йнинең булмавы гына аны бераз гаҗ ә пкә калдырды. Ул кая икә н, дип уйлады. Кемнә ндер бу турыда сорарга авыз ачты, мә гә р ө лгерә алмады. Ә ллә нинди карлыккан җ ә һ ә ннә м тавыш белә н ташчы Камали:

 

– Убырлы карчык Зә бидә не ү терештең! Инде син, дуң гыз, эт, ү з балаларың ны суеп ашый башладың мы? – дип акырып аның бугазына ябышты. Ә ллә нинди кара ачу катнаш дошманлык белә н котырынып, аны буарга тотынды. Арадан берсе яман кабер тавышы белә н тагын акырып җ ибә рде.

 

– Нигә ә йтмисең?! Кызың ны кая куйдың?

 

Ө йне тутырган ач, хә лсез шә ү лә лә р, Гә рә йне тарткалап, идә нгә ташлап таптарга, изә ргә омтылдылар. Ү злә ре ү лем, кабер тавышы белә н туктаусыз кычкырыналар:

 

– Нигә ә йтмисең? Кечкенә кызың ны кая куйдың? Суеп ашадың мы? Безгә улың Зә йни коты очып елап килде. Ә йт, ә йтмә сә ң, шул җ ирдә бетерә без!

 

Шау-шу, кычкырыш, шашкынлык бө тен ө йне, йортны басты. Барган саен тагын яманрак котыру тө сенә керде, мич буенда такта шү рлек бар иде, берсе ашыгып, куркынып шуны актарырга кереште дә, койрыклы тере шайтан тоткан кебек коты очып кычкырып җ ибә рде:

 

– Менә! Менә таптым! Менә каны да кипмә гә н!

 

Саргаеп, корышып кипкә н йө зле, ялангач гә ү дә гә иске ертык чикмә н ябынган Фә ррах сә ке астыннан куна тактаны тартып чыгарды, карлыккан җ ә фалы тавышы белә н идә нгә нә рсә дер ыргытып бә рде:

 

– Җ ә мә гать, менә кулы, менә кабыргасы! – диде дә, ү з-ү зенә, ү з тавышына буылып, кулындагы бала сө ягеннә н шашып, арты белә н мичкә сө ялеп катты. Акрын-акрын идә нгә чү гә лә де, аны таптап, тагы Гә рә йгә ташландылар. Бө тен ө йне шашкан томан, ерткыч караң гылык каплады. Куркыныч ү лем шә ү лә лә ре ү злә рен-ү злә ре, дө ньяларын оныталар, хә лсезлеклә рен сизмилә р, кара ерткыч дулкын белә н акылларыннан язып, ү з баласын ү зе ашаган крә стиә нгә – балтачы Гә рә йгә тагы да яманрак акырышып, һ ө җ ү мгә тотыналар, кул белә н, аяк белә н кыйнап, кү крә клә рен, битлә рен чабаталы аяклар белә н таптыйлар, изә лә р.

 

Шул ерткыч ү лем, куркынычлы дулкын эченә кайдадыр бер сү з ташлана, тышта кемдер кө лү катнаш саташу белә н акырырга тотына:

 

– Йө клә р килә, сә вит йө клә ре килә! Бә рә ң ге килә, алабута килә! – дип ү зе кычкыра, ү зе карга бата-бата, тагы егыла, тагы акыра:

 

– Бә рә ң ге килә, сә вит атлары йө к белә н кайталар, ит бар, алабута бар, икмә к бар!

 

Бу гаҗ ә п тавышны ишетү гә кыйналып, имгә теп ташланган Гә рә йнең ө енә тулган ач ү лем, крә стиә н шә ү лә лә ре кинә т нә рсә недер искә тө шергә н, нә рсә недер кинә т аң лаган кеше кебек башларын кү тә реп, җ ансыз багана кебек хә йранлыкта катып туктыйлар. Тыштан килгә н саташулы, тир хасталы тавыш тагын кө леп кычкыра:

 

– Бә рә ң ге дә бар, алабута да бар, ха-ха-ха... ашыйбыз гына! – ди.

 

XIII

 

Бө яне кинә т ерган язгы ташкын кебек ач крә стиә н тө сендә ге кайсы кипкә н, кайсы шешенгә н хә лсез ү лем шә ү лә лә ре барлыгы берьюлы, бер-берен таптап, егылып, урамга таба бә рә ң ге, алабута, ит тавышы килгә н якка ташландылар. Кыйналып, изелеп ыргытылган Гә рә йне онытып, аны ө ендә ялгызын калдырдылар. Ү злә ре ерак каладан килә торган юлга, куе зур урманның бу кечкенә караң гы авылга таба караган ягына йө герештелә р. Бө тен җ ә й яң гыр таммады, бер бө ртек иген ү смә де, ү лә н-яфрак корып кипте, хайваннар туфраклы тамыр кимереп кырылдылар, кү се, йомран, эт, мә че ә ллә кайчан ашалып бетте, бу кечкенә караң гы тормышта мыжгырдаган крә стиә ннә р ачыгып хә лдә тайдылар. Шулай да икмә кле йө клә р килә дигә н тавыш аларның актык кө члә рен чыгарды, алар арыйлар, атлаган саен егылалар, карга чумалар, һ аман да бер-берен таптап, берьюлы бер-бере ө стенә ө чә р-бишә р кеше ө елгә лә п, тагы торып китә лә р. Куркыныч кө лү катнаш саташулы тавыш ялган булмады, анда – ерак-ерак каладан килә торган юлда урманнан чыгып боларга таба кузгалган чаналар кү ренде, крә стиә ннә р актык кө члә рен җ ыеп, шул йө клә ргә генә барып җ итә алсак иде, аннан котылыр идек, дигә н җ ылы ө мет белә н ыргытылдылар.

 

Анда зур йө к тө ялгә н сигез чананы, арык, ябык сигез ат бер туктап, бер кузгалып кыенлык белә н карлы юлдан болай таба ө стерилә р. Чаналарга каршы барып, ни нә рсә дер тө ялгә н капчыкларны кү рү белә н, ач крә стиә ннә рнең милә ре капланып, йө рә клә ре туктый язды. Ташчы Камали тү зә алмады, ат янында килә торган чыбыркылы юлаучының сү зенә колак салмастан, иң алдынгы чанага барып егылды, куллары белә н кочаклап, тешлә рен батырып бер капчыкны тартырга, ү зенә таба ө стерә ргә, ө зә ргә, чишә ргә ашкынды. Йө кчелә р җ аваптан куркып, моны аерырга, читкә этә реп ташларга тырыштылар.

 

– Болай ярамый, килгә н кире качмас, сә вит ө енә барып җ итсен. Пешкә ч ашарсыз, – дип, сү з белә н аң латырга телә делә р, лә кин моны ишеткә н кеше булмады, ач кү лә гә лә р бер-берен таптап, алдагы чаналарда кар сырып бетергә н капчыкларны берә м-берә м ө стерә п тарткалап, җ иргә, кар ө стенә тә гә рә ттелә р, хә лсез куллары, зә ң гелә дә н йомшарган тешлә ре белә н газапланып капчыкларын ө згә лә делә р, ертып-ертып җ ибә рделә р, чана тирә се бә рә ң ге белә н тулды. Карга туң, чи бә рә ң гелә р сибелде. Ташчы Камали, моны кү ргә ч, алтын тавы тапкан кеше кебек шашып кычкырып җ ибә рде, кар катыш туң, чи бә рә ң гелә рне авызына ашыгып-ашыгып тутыра, йотлыгып чә йни башлады. Башкалар һ ә ммә се дә җ иргә ташландылар, ертык капчыкка тыгылдылар, каушап калтырап, карлы бә рә ң гелә р белә н авызларын тутырдылар, дө ньяларын онытып, йотлыгып ашарга атылдылар. Ачлар туң бә рә ң ге белә н азапланганда йө кче татарлар бү тә н капчыкларын ныграк бә йлә п, тизрә к авылга керү ягын карап кузгалдылар. Алар артыннан халык та калмады, җ иң нә ренә, куеннарына, кесә лә ренә тутырган, чи туң бә рә ң гелә рне гаҗ ә п бер лә ззә т белә н кимерә -кимерә шул азык йө клә реннә н аерылмый, ике як белә н каравыллап, сә вит ө енә чә бергә килделә р. Рә ис ү зе атналар буенча бер нә рсә капканы юк, аяклары, гә ү дә се шешенә башлаган иде. Шулай да тү змә де, ө стерә леп чыкты, бераз карап катты, аннан кинә т капчыкка ташланып, чи бә рә ң генең таш-кабыгын чикмә н җ иң е белә н сө рткә лә де. Тә млә п ашый башлады. Алда торган зур эш аның тә нендә ге актык кө члә рен суырып кузгатты, ул яң а килгә н йө клә рне бушаттыру чарасына тотынды.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.