Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Текстны электрон калыпка Гали Мусин күчерде. 1 страница



 

 

 

Аяз Гыйлә җ ев

Дү ртә ү

(повесть)

Текстны электрон калыпка Гали Мусин кү черде.

1944 елның кө зе иде.

Кө зге кыр эшлә ре башлану белә н ү к бозылган һ а­ваның рә тсезлеге бик озакка тартылды. Атна буе пыс­каклап яуган яң гырлар, ә рле-бирле ү теп торган атлылар безнең кечкенә генә авыл урамын чупырдаган ә шә ке сазлыкка ә йлә ндерделә р.

Кө нбатышта каты сугышлар бара. Дошманны тә ­мам кыйнап бетерү ө чен фронт һ ә м дә ү лә т бездә н ик­мә к талә п итә. Ә монда атлар кырылган, кешелә р җ ит­ми, шуның ө стә венә елак кө з иген-таруны бердә м генә җ ыеп алырга ирек бирми. Кө н дә эштә кешелә р, тө н дә...

Кичлә рен авыл урамнары бигрә к тә кү ң елсез була. Кө не буе ә вен сугып, сушилкаларда ашлык болгатып арган кешелә р эштә н кайтуга ук карават, сә келә ргә ташланалар да болай да буш авыл тагын да шык­сызрак булып кала. Лә кин озаккамы?!

Менә тә рә зә каккан тавыш килә:

– Мә рфугаттә й! Ә ү! Мә рфугаттә й! Ындырдагы тары кө шеле кыза башлаган.

Шакучы – кулсыз Фә хри абый, бригадир, артык бер сү з дә дә шми. Юаш кына лептердә гә н яң гыр тавышы астында да аның сак колагы сә ке шыгырда­ганын ишетеп кала. Сугышта разведчик булып йө ргә н кешегә кү п кирә кме ә ллә, Фә хри абыйга шул җ иткә н. Аннары Мә рфугаттә йнең дә шмә ячә ген дә ачык белә ул. Һ ә м Фә хри абый, кү рше йортларга китеп, бердә й пошаманлык белә н йокымсыраган ямаулы тә рә зә лә ргә хә вефле хә бә рне сала башлый.

Тары кө шеле – ул уен тү гел.

Мә гъфураттә й дә, башкалар да моны бик яхшы белә лә р. Бер кыза башласа янып китә ргә дә кү п сорамый ул.

Тә рә зә лә рдә тычкан уты кебек кенә чепи кү зле сукыр лампалар җ емелди башлый. Киптерергә дип салкын мич алдына элеп куйган оеклар, юеш кү лмә клә р киелә.

Кемнә рдер мыдыр-мыдыр сө йлә шеп алалар, комганнар шылтырый. Кешелә р йокысызлыктан сызлаган чигә лә рен салкын су белә н чылаталар да, авыр гына атлап, урамга чыгалар. Алар кү п тү гел, бу ө йдә н берә ү, тегеннә н икә ү. Кү пер тө бе Сә рвә р апа гына, ө ч кызын ияртеп, кечкенә тө ркем булып чыга.

Безнең бә лә кә й авыл урамын җ анландырырга шул да җ итә. Лә кин ул җ анлылык ничектер моң лы, хә срә тле. Шуны сизептерме, кешелә р бер-берсенә дә шмилә р. Бары тик авылның аргы очында Фә хри абыйның карлыккан һ ә м бераз шө бһ ә ле тавыш белә н:

– Гыйльмениса! Ә ү -ү! – дип кычкыруы ишетелә. Ә бу очта урам сазы, шактый кү п чабаталар астында калып, лач-лоч килә.

Хатыннар атлыйлар, дә шмилә р. Ни ә йтсеннә р? Юеш бишмә тлә рдә н, сырмалардан саз исе, кү л исе килә. Итә клә рдә н, нә зек җ еплә р булып, су тама.

Авыл башындагы зират ө стендә ак каеннар акрын гына еламсырыйлар. Ике ел инде бу зиратка ир затыннан бер кешенең дә кү мелгә не юк. Ә шушы ике ел эчендә кү пме хатыннар тол, кү пме яшь кызлар ярсыз, кү пме карчыклар йокысыз һ ә м улсыз калдылар. Зират янында тө ркем тыгызлана, чирә мгә чыккач, атлап бару да бераз җ иң елә еп киткә н кебек була. Юл буенда котырып ү скә н ә рсез тигә нә клә р генә арзанлы ситсыдан тегелгә н, кояш һ ә м яң гыр астында уң ып, сизерә п беткә н кү лмә к итә клә реннә н элә ктереп, җ еп кисә клә ре йолкып калырга тырышалар.

Ындырда тары яна...

Телем-телем телгә лә нгә н кү лмә к итә клә ре шуң а кү рә җ ә һ ә трә к җ илфердилә р. Арык атлар белә н җ ир тырмап чә чеп, сугыш елларында ә рсезлә неп киткә н ә рем-билчә ннә р, шайтан таяклары белә н куллар канланганчы, тырнаклар купканчы сугыша-сугыша саклап калган, ниһ аять, бө ртеклә п, кадерлә п җ ыйган тары бит ул. Инде урылгач, сугылгач, дә ү лә т келә тлә ренә керә дип торганда гына мондый кү ң елсез хә л кешелә рне тетрә теп җ ибә рде.

Шуның ө чен ә нкә йнең берсү зсез җ ыенуына да, тө н уртасында чыгып баруына да гаҗ ә плә нмә дем. Йокыга китә ргә ө лгермә гә н идем ә ле. Кө не буе кө лтә ташыганга билем сызлый, кендегем, каядыр, култык астына шуышып кү чкә н кебек тоела иде. Ә нкә й чыгып киткә ч торып утырдым, юеш тә рә зә гә маң гаемны терә п, аның ишегалдыннан ү теп китү ен кү рергә тырыштым. Кү ренмә де. Яң гырда бө решеп беткә н, ышыкланырга дип ө й нигезенә сыенган кә җ ә бә тиенең ябык, дерелдә гә н гә ү дә се генә кү земә чалынды. Олы кә җ ә безне кү птә н тү гел генә саткан идек. Ә нисе бар чакта алар икә ү лә п ө йалды астына кереп йоклыйлар иде. Ү зе генә калгач керми, ә ллә курка, ә ллә нә рсә. Тө н йокысын бү леп чыгып киткә н ә нкә м белә н шушы бә ти арасында ниндидер бер охшашлык тоеп, мин аларның икесен дә бик кызгандым.

Каралты тү бә сен кышын яккан идек, ә ле яң адан ябарга чират та тигә не юк, салам да таба алмыйбыз. Кө зе болай елак торса яба алмый да калырсың ә ле, саламың кырда ук череп бетә р. Шуларны уйлап, хә срә тлә неп, торып ук бастым.

Кә җ ә бә тие кызганыч аваз белә н мә элдә п куйды. Яң гыр астыннан бер карамчык чыгып тә рә зә гә якынайды. Суланып бү рткә н рамнарны ике куллап этә торгач, тә рә зә не ачып җ ибә рдем.

–  Ә, син йокламыйсың да икә н...

Килү че Фә хри абый иде. Ул сакал баскан бә лә кә й йө зен тә рә зә гә суза, ияген тә рә зә тө бенә терә п, дә шми-тынмый озак кына карап тора.

–  Юк ә ле, йокламадым. Менә, ә нкә йне озаттым.

Мин дә башка сү з ә йтмим. Бу сү зсезлекнең юкка гына тү геллеген аң лыйм, ни ә йтер икә н дип, Фә хри абыйга карап торам. Ниһ аять, тү змим:

–  Ничек сала... Кү кнең тобе тишелгә н ахры, – дим.

Фә хри абый дө м-караң гы кү ккә борыла, нидер кү ргә нсыман башын чайкый:

–  Сала салуын, тик озакка бармас инде! Туктар. Моннан бер ун еллар элек нә къ шушындый хә л булган иде. И яуды, и яуды, кү перлә рне агызды, буаларны ерды. Кар базларына су тулып бетте, коеларга бау-мазар кирә кми башлады: иел дә чумырып кына ал. Яуды, яуды да тора-бара аязды тагын. Шундый матур кө з килде соң ыннан, мин сиң а ә йтим, уҗ ым ө стендә ә ң герә шалкан чә чә к атты, умартачылар, яң адан рамнар куеп, бал суырттылар. Чын, валлаһ и шулай булды. Быел да аязыр, энекә ш. Менә тә ннә рем җ иң елә еп, сө яклә рем ныгып киткә н кебек кү ренә.

Мин, тә рә зә кашагасына сө ялеп, Фә хри абзыйның эчкә баткан кү злә ренә, чә бә лә нгә н сакалына карап торам. Тавышы кү тә ренке булса да, йө зе сү рә н, арган. Ү зе, нигә дер, мине дә ртлә ндерергә телә п сө йли дә сө йли. Ә ллә кө не буе йомып йө ргә н авызы сө йлә шү не сагынганмы? Кинә т Фә хри абыйның тавышы ерагайганнан-ерагая башлый, кү з кабакларым авыраеп йомылалар, аякларым йомшара...

Бригадирның буылып-буылып йө ткергә не генә мине сискә ндереп, уятып җ ибә рә:

–  Сезгә дә юлга чыгу яхшы булмас идеме икә н?

Шулчак Фә хри абыйны кызганып куйдым. Ул, ү зенә хас ныклык белә н, безне, һ ичшиксез, юлга чыгарырга дип килгә н инде, ә ү зе киң ә ш иткә н кебек кенә ә йтеп алды. Мин рә химсез караң гылыкка текә леп беравык дә шми торам. Аның «юлга чыгарга» дигә н сү зе кү ң елгә ү к барып җ итмә гә н ә ле, бимазалап, колак тө бендә генә чың лый. Авыр, газаплы юлга чыгу кү ң елне куркытканга, аны кү з алдына китермә скә тырышу балалык булгандыр инде.

–  Кайчан чыгарга?

Фә хри абыйның чырае аз гына яктырып киткә ндә й булды.

–  Хә зер ү к дип торам. Иртә гә кичке якка барып җ итә алсагыз, шә п булыр иде. Бу бишкө нлектә юньлә п җ ибә рә алганыбыз да юк. Безгә моның ө чен рә хмә т ә йтмә слә р. Атлар да хә л алды, яң гыр да туктар сыман. Сушилкадан дү рт йө к тө ясә гез, тарыга да урын бушар иде. Кыза бит, ә рә м була.

–  Кө ндез ү к җ ылына башлаган иде инде, – дидем мин.

–  Йә, ярар алайса, энекә ш, – диде Фә хри абый, – мин сушилкага киттем. Арба ө стенә ябарга кабыкларың ны алырга онытма.

Ө злексез тыпырдап, биеп торган яң гыр тавышы Фә хри абыйның аяк чупырдатуын бик тиз ишеттермә с итә. Авылның хә срә тен, моң ын, фә кыйрьлеген яшереп торган тө н эченә кереп киткә н бу тынгысыз, ә йбә т кешегә карата минем йө рә гемдә бер сызлану ишетелә. Кө нне-тө нне, сә гатьлә рне-минутларны кү птә н оныткан, һ ә рбер кешегә олы йө рә геннә н татлы сү з, акыллы киң ә ш таба белгә н бу кешенең ничектер ү зен иркә лисе, яратасы килә.

Кә җ ә бә тие тагын кычкыра башлады, ә ллә елый, ә ллә ашарга сорый.

Юл хакында уйларга телә мә сә м дә, җ ыенырга вакыт. «Атлар хә л алды», – ди Фә хри абый. Мескен, мин борчылмасын, курыкмасын, дип кенә ә йтә инде ул! Без бү ген ул атлар белә н, тә мам кү з бә йлә нгә нгә кадә р, ә венлеккә кө лтә ташыдык. Кузгатмыйча җ ирдә яткырсаң, кө лтә лә р ү рә башлыйлар. Майланмаган арбага тө ялгә н чи кө лтә лә рне пычрак басуда сө йри-сө йри атларның җ ыгы чыкты. Ә кешелә р? Кешелә р дигә не – без инде аның. Без дү ртә ү. Сугыш елларындагыча ә йтсә к – зур егетлә р, йорт башлары, колхозның терә клә ре. Ә болай ә йткә ндә, безнең барыбызга да унө чә р яшь.

Вакыйф арада иң ө лкә небез, ул ел башындарак туган. Ә нисе һ ә м ә бисе белә н генә торганга тормышлары да авылда чибә ррә к, арурак иде. Шуң а кү рә ул буйга да шактый калку, кү рер кү згә дә таза малай булып ү сте.

Ә аның белә н рә хә т иде! Дө рес, ул бераз кыдрачрак булса да, малайлар арасында ә тә ч кушаматын тагып йө рсә дә, без аның белә н шактый дус идек. Быелга кадә р җ ә й саен, аның белә н икә ү лә п, безнең сарай тү бә сендә печә н тутырылган чанада йоклый идек. Кичке уеннан сә гать ничә дә кайтканың ны да сизмилә р. Урам буйлап яшел тавыш белә н (малайларда башка тавыш була микә н? ) «һ аваларда йолдыз»ны сузып кайтабыз да, безнең турыга җ иткә ч, шып булабыз. Шым гына печә нлеккә мен дә тү н! Бакчаларда кыяр-шалканнар ө лгергә ндә безнең сарай тү бә се тә мам штабка ә верелә иде. Керфек тә какмыйча, тынгысыз хуҗ аларның йокыга китү лә рен кө теп ятабыз да ярты тө н авышуга, шыпырт кына бакчаларга!.. Без кыярларны сабакларын измичә генә, хуҗ алар ү злә ре дә сизмә слек итеп ө зә идек. Вакыйфларның ү з бакчаларына да кергә лә гә н чакларыбыз булды.

Андый тө ннә рдә сарай тү бә сендә кунарга Ә кмә л белә н Барый да менгә ли иде. Җ ыйнаулап ду килә идек...

Малай чак белә н егет чак чиген сизми дә калдык. Сугыш башланды. Ә тилә р китеп барды, ә тилә ргә абыйлар иярде. Безнең җ илкә гә иң элек гаилә авырлыгы, шуның белә н бергә ү к колхозның иң авыр эшлә ре ө елеп калды. Ат җ иккә ндә, кө ч җ итмә гә ч, чө елдерек бавын ө чә ү лә п-дү ртә ү лә п тарта идек. Тора-бара кү негелде, ә ллә ү зебез ү стек, ә ллә камыт баулары, мунчала белә н алышынганга, җ иң елрә к тартыла башлады. Тө ннә рен дә бик йоклап ү ткә рергә туры килми хә зер...

Мин караң гылыктан кемнедер табарга телә гә ндә й һ аман ишегалдына карап торам. Киртә казыгына элеп куйган иске чү лмә к (кә җ ә киткә ч, аның да кирә ге бетте), кешегә охшап, миң а тешен ыржайткан кебек була. Ү релеп кү ккә карыйм да ихтыярсыз кү злә ремне йомам. Ө й кыегыннан чырылдап аккан су кү ң елгә шом сала. Кү ктә Фә хри абый вә гъдә иткә н аязуның эзе дә юк. Сукыр лампага ут кабызып саркырга куйган чабатамны мич авызыннан барып алдым. Бө тенлә й эштә н чыккан, мыекларын тырпайткан, ө ч-дү рт җ ирдә н ялганган киндерә се кыска гына калган. Моң а ышанып ерак юлга чыксаң, яланаяк кайтырсың. Чормага менеп, яң а чабата алып тө штем. Чабаталар да аз калган, кышлык юкә дә тунаган юк ә ле. Бә ла ө стенә каза дигә ндә й, эш тә эш, яң гыр да яң гыр.

Чормадан тө шкә ндә:

 

Килә ява, килә ява,

Иялә нде бер болыт, –

 

дип шың шып куйдым. Ә ткә й шушы җ ырны кө йлә ргә бик ярата иде...

Ян сә кедә изелеп йоклаган энем Тә лгатьнең ө стен рә тлә брә к яптым да киенеп чыгып киттем. Дерелдә п, кү шегеп беткә н кә җ ә бә тиен кү тә реп ө йалдына керттем. Ә йдә, пычратсаң пычратырсың, тө нең не корыда ү ткә р! Мин чыланып йө ргә н дә бик җ иткә н.

Мин тө шкә ндә сушилка янында ике ат бар иде инде. Яң гыр астында моң аеп кына, танауларын җ иргә тидерә язып торган атлар янына мин дә ү земнең Озын ялымны туктаттым. Сушилка ишеге тө бендә менә сү нә м, менә сү нә м дип янган фонарь яктысында Фә хри абый басып тора иде. Ул, минем якка караштыргалап:

–  Килдең ме, энекә ш? Вакыйф кү зең ә чалынмадымы? – дип сорады.

–  Ул килмә демени ә ле?

–  Юк шул. Нишлә п ята торгандыр. Сугылып чыгасың калган икә н.

Шул вакыт ишектә н Ә кмә л килеп чыкты. Ул кулына нечкә генә бау тоткан, кү злә ре йокыдан ачылып та җ итмә гә н. Фә хри абыйның сү злә рен ишетеп, безнең янга килде дә черелдек нечкә тавыш белә н:

–  Килмә де Вакыйф һ ә м килмә с тә, – дип куйды.

Мин арбадан кабыклар тө шереп маташа идем. Ә кмә лнең сү злә ренә артык исем китмә де. Кирле-мырлырак сө йлә ргә яратса да, Ә кмә л ул юл ө чен бик кешелекле, уң ган иптә ш. Кү ң еле саф, кулы эш сө ючә н ул малайның.

Ә мма ул бү ген гадә ттә гедә н ныграк кызган иде, ахрысы.

–  Бө тен авылны ә йлә неп бер аркалык таба алмадым. Ә алтмыш чакрымлык юлга чыгарга кирә к, җ итмә сә тө нлә. Җ иде чакрым урман ү тә се бар. Бу яң гырда сбруең тү гел, муеның да чыдамас. Аркалык урынына киндерә бә йлә ргә кушалар, – дип сукранырга кереште ул.

–  Кем куша? – дидем мин.

–  Койрыклы җ ен! – диде Ә кмә л, ачуланып.

–  Алай бик барырга телә гең булмаса, мин сине кө члә мим, Ә кмә л, – диде Фә хри абый. – Берә р хатын-кыз табылыр ә ле...

Ай бу Фә хри абыйны, ничек чеметергә белә дә соң инде! Чыннан да Ә кмә л коры чыбыкка тө рткә н ут кебек кабынып китте:

–  Хатын-кыз, хатын-кыз! Тапканнар бер сү з! Тагын атка камыт суктырып кайтарыргамы? Бу юлга ышанып хатын-кызга кем ат тоттырып җ ибә рә! Без, тилелә р, кушкач барабыз инде, ә ул менә аркасын мичкә терә п җ ылытып ятар.

Барый ул арада арбасын сушилка янындагы кечкенә тө з лапас астына кертте. Кырык ямаулы иске чыбылдыгын җ ә еп куйды. Җ ыйнаулашып аның арбасына бодай тө йи башладык. Кулымны йө ккә тыгып карадым. Җ ып-җ ылы! Мондый ашлык явымлы кө ндә сү рә нлә неп, дымланып китә, тагын элеваторда кабул итми азапланып тең кә гә тиярлә р инде. Нишлисең, кө тә р хә л юк.

Ә кмә л икенче булып атын кертте. Ашлык киптерү че Нурҗ иһ ан апа аның, бер сү з дә дә шмичә, борчылып йө рү ен кү ргә ч:

–  Алай чә пчергә ярамый, улым. Юлга чыгар алдыннан ә йбә т булырга кирә к. Аркалыгың юк икә н, нигә аны моң арчы ә йтмә дең? Чоланда бер яшел тасма уралып йө рү ен кү ргә н идем. Мә рхү м Сибгатьтә н ү к калгандыр инде. Ү тешли шуны кереп алырсың. Ә нкә йгә «Нурҗ иһ ан апа кушты дип ә йтсә ң, бирер», – диде.

Ут яктысына Барый килеп чыкты.

— Нурҗ иһ ан апа, ул тасма озынмы? – диде.

— Озын дип, бик кыска да тү гел бугай.

— Ике аркалыкка җ итә рме?

— Синең дә аркалыгың юкмыни?

–  Бер юлга ә йлә неп кайтыр кайтуын да, бик тузды.

–  Икегезгә дә җ итә р. Тигез итеп бү легез, – диде Нурҗ иһ ан апа.

Ә кмә л арбасын тө яргә керештек. Сушилкада шактый җ ылы иде. Бишмә тлә ребезне салып бер почмакка ө еп куйдык. Без зур агач кө рә клә р белә н бодайны калай ө стеннә н ишеккә таба этә без, Фә хри абый читлә ре кыршылган, чукланган тимер подауканы сың ар кулы белә н генә кү тә реп ү лчә ү гә сала. Тулгач – ү зенең генә кө че җ итми – бергә лә шеп ү лчә ү гә асылынабыз, шау-гө р килеп, аны янтайтабыз, һ ә м арбага вак кына җ ылы бодай ага башлый. Нурҗ иһ ан апа лапас баганаларының берсенә кү мер белә н тагын бер таяк сызып куя. Яң адан кө рә клә ргә барып тотынабыз.

Ә кмә л арбасын тө яп бетергә ндә, мин Фә хри абыйның тынычсызланып, авыл ягына кү з салганлыгын кү реп калдым. Ул, подаукасын куеп, лапасның аргы башыннан бер ә йлә неп тә килде. Борчылуының сә бә бе билгеле булганга, без беребез дә дә шмә дек. Вакыйф һ аман килми, килү е-килмә ве дә билгеле тү гел. Юлга йө ри торган дү рт аттан берсенең ө йдә калуына Фә хри абый һ ич риза булачак тү гел иде. Мин Вакыйф ө чен борчыла башладым. Ә кмә лнең йө ген тө яп бетереп, чыбылдыгын шырпыладык. Ө стенә кабык ябып бә йлә п тә куйдык. Фә хри абыйның тү земе бетте ахры.

–  Мин Вакыйф яныннан бер ә йлә ним инде, энекә шлә р, – диде, – сырхаулап-нитеп китмә деме икә н?

Моң арчы шым гына йө ргә н Барый, ө зек-ө зек кенә итеп, бераз тотлыгыбрак ә йтеп куйды:

–  Йө рмә, Фә хри абый! Барыбер бармас. Вакыйф кебек кире беткә н нә рсә... Башка кеше тап. Берә р хатынны утырт шунда. Атын ү зебез карап йө ртербез.

–  Нигә бармасын? – дип, мин аң а каршы тө штем, – барыр.

Вакыйф хакында ә йтелгә н сү злә р минем йө рә гемне авырттырып, кузгатып җ ибә рде. Фә хри абый икелә нгә н кебек тоелгач, мин тү змә дем:

–  Ү зем барып килим ә ле, Фә хри абый? – дидем.

Малайлар мыгырдашсалар да, ул берсү зсез риза булды. Озын ялымны ү лчә ү янына китереп, чыбылдыгымны җ ә еп куйдым да авылга менеп киттем.

Тә рә зә лә рен озак кына шакылдатсам да, җ авап бирү че булмады. Чабата ү кчә се белә н бү рә нә гә дә тибеп карадым. Нигезгә сыланган юеш кызыл балчыклар гына кубып тө ште. Җ илкапкадан кереп, ишегалды яктагы тә рә зә лә рен кагып та бер нә тиҗ ә чыкмагач, ө йалды ишеге янына килдем. Келә сен кү тә реп караган идем, юка ишек шыгырдап ачылып та китте. Кармаланып ө йгә кердем. Борынга, ә че катык исеме, ә чкелтем-тө чкелтем бер ис бә релде. Курка-курка гына тавыш бирдем. Сә ламемне алмадылар. Шулчак Вакыйфның ә бисе кү рше авылдагы кардә шлә ренә утырмага китү е хә теремә тө ште. Ян сә кедә Вакыйфның тигез генә тын алуы ишетелә, мич арасында ә ллә кара тараканнар, ә ллә тычкан явызлар кыштырдый. Мин ныграк итеп:

— Вакыйф! — дип эндә штем.

Җ авап булмады.

— Вакыйф! — дидем мин яң адан һ ә м дустымның ө стеннә н юрганын тартып тө шердем. Уянмады. Иң башыннан элә ктереп алып, озак кына селкетеп тордым. Вакыйф, ниһ аять, башын кү тә рде:

— Ә -ә, — диде ул.

— Ай-яй каты йоклагансың. Ө егезне кү тә реп китсә ң дә уяначак тү гелсең. Нигә ишегең не биклә мә дең?

— Этем керсенмени монда? Ә нкә й эшкә китте, биклә п кал, дигә н иде, йоклап киткә нмен.

— Йоклап киткә нсең, ә йтерең бармы.

— Арылган, малай.

— Ә нкә ң эшкә киткә н, ә син?

— Нә рсә мин! Кү рә сең ич...

— Фә хри абый кердеме? — дидем мин, ачуым килә башлап.

— Кергә н иде. Йокы аралаш ни сө йлә гә нен дә аң ламадым.

Инде чын-чыннан ачуым чыкты. Кө ткә н булабыз тагын! Тавышымның да, сү злә ремнең дә кинә т ү згә ргә нлеген чамалап, Вакыйф торып ук утырды.

— Минем ни сө йлә вемне аң лыйсың мы син, ә ллә һ аман мышлыйсың мы?

— Аң лыйм.

— Аң ласаң, менә шул, без йө клә рне тө яп бетердек.

— Ә кмә л Дә ме? — Вакыйфның соравында ниндидер бер шө бһ ә лә нү бар иде.

—     Ә кмә л дә, — дидем мин. — Кая, йө гә нең не, сбруйларың ны бир. Берә рсе барыр ә ле.

Караң гыда Вакыйфның кү злә ре ялтырап киттелә р.

— Бирмим, — диде ул усал тавыш белә н. — Ансат кына алыр идегез бугай. Мин ул сбруйларны бер ел җ ыйдым. Белә м, белә м, минем шлеяга, чуклы йө гә немә кү птә н кызыгасыз! Барыбер сезгә тә темә с!

— Алайса, ә йдә ү зең тө ш.

— Ү зем дә тө шмим. Мондый тө нне яхшы хуҗ а этен дә ишегалдыннан кумый.

— Ә икмә к? — дидем мин, нә рсә ә йтергә белмичә.

— Менә кө ннә р ә йбә тлә нер, юл саркыр. Җ итеш-мә безмени?

Вакыйф соң гы сү злә рен аермачык бер икелә нү белә н ә йтте. Торып киенә башлады һ ә м без, җ итди уйга чумган зурлар кебек, урамга чыктык.

— Бармасаң бармассың, Фә хри абый янына тө шеп ү зең сө йлә ш, — дидем мин.

Авыл белә н сушилка арасында җ ә ен-кө зен чыпчык тезеннә н генә кала торган Чү ке елгасы ага. Язгы кар киткә ндә, явымнар кү бә йгә ндә, елга шә бә еп ярларыннан ташып чыга иде. Без сү зсез генә шул елгага җ иттек. Болганып һ ә м ямьсез мыгырданып аккан су аркылы салынган иске кү пер ө стенә кергә ч, Вакыйф туктап калды.

— Ә Нурҗ иһ ан апа андамы? — дип сорады ул.

— Анда булмыйча кайда булсын.

— Ишеттең ме? Аларның олы малайларының ү лү хә бә ре килгә н.

— Кичен Сә рвиҗ амаллар ә йтеп торганнар иде шул. Тагын беравык дә шми тордык. Аяк астыбызда һ аман иске кү пер калтырана, менә китә м, җ имерелә м дип дерелди, яр буендагы биек ө янкелә рдә ялкау гына яң гыр шыбырдый. Бишмә т җ иң е белә н битемне сө ртеп алдым да иптә шемне ашыктыра башладым:

— Фә хри абый ындырга китә м дигә н иде, тизрә к булыйк.

Вакыйф авыл ягына борылды, миң а карамыйча гына тө шенке тавыш белә н:

— Син бар. Фә хри абыйга хә зер килә дип ә йт. Мин бик тиз тө шеп җ итә рмен, — диде.

Мин аны-моны ә йтергә дә ө лгермә дем, ул авыл ягына чабып та китте. Ындырлар артыннан боргаланып ү ткә н тар юлда аның гә ү дә се бер кү ренде, бер кү мелде.

Сушилкага кайтып җ итсә м — малайлар минем йө кне дә тө яп бетергә ннә р, чыбылдыкны шырпылап, кабыкларны бә йлә п торалар иде. Ерык авызымны җ ыя алмыйча, аларга бер генә сү з ташладым.

— Килә! — дидем дә ү зем Озын ялымны муеныннан сыйпап куйдым.

Вакыйф килмә гә ч, бодайны ү лчә ү янына китерми торганнар икә н, тиз-тиз генә аның эшен бетердек. Ашлыкны ү лчә ү гә салып, Фә хри абый тә мә ке кабызгалаганчы, бө тен су буен яң гыратып сызгыра-сызгыра атын куалап, Вакыйф та килеп җ итте.



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.