Хелпикс

Главная

Контакты

Случайная статья





Таҗетдин бабайның үкенечле үлеме



Таҗетдин бабайның үкенечле үлеме

1941 нче елның салкын кышында Таҗетдин бабыкай ярты капчык ашлык алып Бәләкәй Томбарлыга тегермәнгә, Рәҗидә сенлесенең хәлен дә белергә дип чыгып китә. Тегермәндә онны тарттырып, Рәҗидәләрдә чәйләгәнче буран чыга, кич якынлаша. Рәҗидә аны кунып калырга кыстый. Бабай: "Ындыр артында яткан сыер тосле нишләп ятыйм монда, өйгә кайтам, онны иртәгә илтерсез",- дип кайтып китә. Иртәгәсен онны илтәләр, ә бабай кайтмаган... Бик озак эзлиләр аны, шулай 1-2 айдан бер чаңгылы кеше Олы Томбарлыга борылган юл читендәрәк бабайның гәудәсен таба: кочле җилләр каткан гәудәне әзрәк ачкан була. Төнлә бабайның гәүдәсе яныңда утырган карчыклар иртән : “ Таҗетдинның гәүдәсенә җен оялаган булган, догалар укыгач, төнлә авызыннан бүрек кадәр болыт булып ухылдап чыгып тышка очты”,-дип сойлиләр. Туңган гәүдә эрегәч авызы ачылып эчтәге салкын куе пар булып чыгып киткәндер инде... Менә шулай үлгән Таҗетдин бабыкай,урыны оҗмахта булсын( Сәлмән кызы Сиринә сөйләде бу хәлне).

2020 елда язылды

 

 

 



  

© helpiks.su При использовании или копировании материалов прямая ссылка на сайт обязательна.